Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Сөлек салдырасыңмы? #7099

$
0
0
17.12.2012 Медицина
“Бәкер” шифаханәсенә ял итәргә баргач, анда студент вакыттагы танышым, якташым (Мөслим районының Салавыз-Мухан авылы егете) невропатолог Васыйл Әхмәтҗановны очраттым һәм аның белән сөлек салып дәвалау турында сөйләшеп киттек. Укучыларыбызга да кызыклы булыр дип кордашымның кайбер җавапларын газетага әзерләдем.

– Сөлекне кешенең кайсы төшләренә куясыз?

– Аны бөтен төшкә, бөтен чирдән диярлек салырга ярый. Гадәттә бавырга, оча сөягенә, колак артына салабыз. Урология, гинекология өлкәләре инде бу. Веналардагы кан әйләнешен яхшырта әлеге ысул. Гадәттә өч атна эчендә алты сеанс уздырырга тәкъдим ителә. Беренче атнада – көнаралаш өч тапкыр, икенче атнада өч көнгә ике мәртәбә, өченче атнада тагын бер тапкыр салабыз. Бер курс­ка шушы рәвешле алты сеанс килеп чыга. Белгечләр моны квартал саен кабатларга куша. Бер сеанс вакытында дүрт-биш сөлек салына. Ди­мәк, бөтенесе 24–30 данә бу­ла. Нинди чир бит – ги­пертоник­ларга уналтышарны да куйган бар.

– Сөлек күпме кан суыра?

– Сөлек гадәттә 5 тән 15 миллилитрга хәтле кан суыра. Дөрес, 30–40 миллилитр суыручылары да бар. Кешедә кан күп ул. Аны тиз генә суырып бетерү мөмкин түгел. Бездәге канның яртысы диярлек бавырда, үт куыгында укмашып ята, “эшләми”. Сөлек суыргач, кан әйләнеше яхшырып китә. Яңа кан тәнчекләре – эритроцитлар, лейкоцитлар пәйда була. Гирудотерапиянең бө­тен мәгънәсе шунда: кан суырганда сөлек 120 төрле фермент – актив биологик матдә кертә. Аның төп әйберләре – гирудин, дистаблизадо... Нәр­сә генә юк монда. Галимнәр, гомумән, сөлек 150 төрле актив биологик матдә кертә дип исәпли. Шуларның 120 се инде исбат ителгән.

– Аның нинди дә булса зыяны бармы?

– Кан басымы түбән булганда сөлекне чамалап салырга кирәк. Ә кан оешу начар икән, бөтенләй салмавың хәерле.

– Шифаханәдә сөлек салу белән үзең генә шөгыль­ләнәсеңме?

– Шәфкать туташын да өй­рәттем. Ләм белән дәвалану булмаганда, мөгаен, сөлек салучылар күбрәк тә таләп ителер иде. Көнаралаш ләмгә керәсе бар. Ә сөлек салган урын ике тәүлек диярлек каный. Канагач, кеше ләмгә керә алмый. Ләмгә дә керәселәре, сөлек тә салдырасылары килә бит.

– Сөлекне өйдә дә салдырып буламы?

– Китап буенча, сөлек салдырган урын ике тәүлек чамасы канарга тиеш. Курыкмыйча өйдә дә салып була. Көн­аралаш берәрләп (ике колак артына). Ике-өч мәртәбә сал­дырсаң да, файдасы зур. Оча сөягенә салдыруның да шифасын күрәләр – күп кеше утырып эшли бит. Баш бигрәк тә иртәнге якта авыртса, косасы килсә, бу инде, һичшиксез, баш сөяге эчендәге кан ба­сымының нормага туры килеп бетмәвен аңлата. Моны төгәл ачыклау өчен, әлбәттә, кан юлларына УЗИ ясатырга кирәк.

– Бик олы яшьтәге ке­шеләр дә сөлек салдыра аламы?

– Аларга да салабыз. Әмма аларның хәле яхшырыр дип әллә ни өметләндереп бул­­мый. Әгәр йокы артериясен 70-80 процентка төерләр каплап алган икән, инде ул урынны киңәйтергә яки шул төштәге кан тамырын алыштырырга кирәк. Сөлек салдыру – инфарктны, инсультны кисәтүнең иң үтемле ысулы ул. Бер үк вакытта аспирин ише даруларны да эчәргә кирәк. Төнгелеккә аспи­ринның дүрт­тән бер өлешен эчеп куярга киңәш итәм мин. Канны сыегайту өчен аны көн саен эчәргә кирәк. Бигрәк тә 70 яшьтән соң бик мөһим бу. Безнең кебек 50 яшьлекләргә дә киңәш итәбез моны. Эчмә­сәң, төерләр җые­лып, инсульт, инфарктка китерергә мөмкин.

– Якыннарыңа да сөлек саласыңмы?

– Авылдагыларга, өлкән­­нәр­­гә даими сөлек салам. Хатынга елга бер мәртәбә салырга тырышам. Без – табиблар кешедән, хәлең, кан басымың ничек, дип сорыйбыз. Гадәттә, әйбәт, диләр. Әйтик, бармакка пычак-мазар тиеп киткәндә кан аз чыга икән, бу әйбәт түгел. Кан бер-ике минут кына ага икән, бу – начар. Имеш, канамагач – әйбәт. Киресенчә, нык канаса, каның сыек, димәк, агышы әйбәт, кайдадыр төерләр утырмаган, инсульт, инфаркт янамый. Бармагың суела икән, уртача 3-5 минут канарга тиеш. Зур кан тамыры булмаса, нормага туры килә ул күрсәткеч. Элек безгә Мөслим ягыннан бер абзый килә иде. Аның бер минут та ничәдер секундта каны оеша, туктый иде. Аңа даими сөлек сала, дүрт-биш минут канын суырта идек. Сөлек остехондроздан бик нык булыша. Умыртка сөягендәге бүсерне дә шушы ысул белән дәвалыйбыз. Аяклардагы киеренкелекне бетерү өчен дә салабыз. Китап буенча, геморройны дәвалаганда сөлек салырга ярамый. Ә без салабыз. Кайбер кешеләрдә ул төштә дүртәр-бишәр төер була, бик азапланып йөри. Табиб белән киңәшеп, авырлыгың 40–50 килодан артык булса, кан басымың, гемоглобиның тү­бән түгел икән, геморройга да бер-ике сөлек салдырырга мөмкин. Билгеле, бик нык канаячак. Моны шимбә-якшәмбе көнне эшләргә кирәк. Венага куярга рөхсәт ителми. Без аяк­лардагы кан тамыры киңәю авыруын да сөлек салып дәвалыйбыз. Сөлек венадан бер сантиметр читтә булырга тиеш. Геморройда да шулай – төергә түгел, бер сантиметр читкә салына. Парадонтоздан, теш аңкавы канаудан бик яхшы дәва бу. Кайсы теш төбе каный – шунда салабыз. Авызга, телгә кан күп килә бит. Телгә дә сөлек салабыз. Сөлектәге бөтен актив биологик матдә шундук канга китә.   


Рәшит МИНҺАҖ

№248 | 15.12.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>