Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Тәкъдимнәрнең 90 проценты хупланган #7102

$
0
0
18.12.2012 Мәгариф
РФ “Мәгариф турында”гы закон проектының икенче укылышы узды. Соңгы вакытта, беренче укылыштан соң тәкъдим ителгән төзәтмә­ләрнең күбесе исәпкә алынмаган икән, дигән сүзләр ишетелә башлады. Бу чыннан да шулаймы соң?

– Закон проекты безнең комитетка кергәннән соң, 1760 төзәтмә кертелеп, шу­ның 340ы кире кагылды, 290ы кабул ителде, калганнарын исә карап бетерергә кирәк. 600гә якын төзәтмә кабул ителеп, проект 60-65 процентка яңар­тылыр дип кө­телә, – дип бел­дергән парламенттагы тү­бән палата­ның мә­гариф комитеты рәисе Александр Дегтярев матбугат киңәшмәсен­дә.

 

Шулай ук комитетка 40 мең коллектив мөрәҗәгать­лә­ре, 500 меңләп гражданнар хатлары кергән. Алар гадәттә социаль гарантия, укытучыларга кагылышлы ташламаларны саклауга бәйле.

 

Мәгълүм булганча, без­нең парламент Дәүләт Думасына 17 төзәтмәне исәпкә алырга тәкъдим иткән иде. РФ пар­ламентының мәгариф комитеты әгъзасы, депутат Илдар Гыйльметдинов бел­дер­гәнчә, мәгариф комитетында тәкъ­димнәрнең 90 проценты хуп­ланган. Алар бары тик башкачарак вариантта кабул ител­гән. Депутатлар төзәт­мәләрне хокукый нормаларга туры китереп ре­дакция­ләгән. Кире кагылганнары да бар. Болар – югары уку йортлары тә­мам­лаган яшь бел­гечләрне юллама бе­лән авылларга җи­бәрү, мәк­тәпләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүне муниципаль берәмлек­ләргә тапшыру турындагылары. Ә менә туган телгә кагылышлы мәсьә­­­­лә ничек хәл ителәчәк икән соң? Татарстан туган тел­ләр­не өйрә­нү буенча гамәл­дәге законда каралмаган өс­тәмә нормалар тәкъ­дим ит­кән иде. Алар исәпкә алынмаган. “Халык телләре турын­да”гы Закон, Конституция ни­гезендә төбәкләргә дәүләт телен расларга бирел­гән вәка­ләтләр хәтта аерым мад­дә булып билгеләнде”, – ди Ду­мада рес­публика мән­фәгатьләрен як­лаучы Илдар Ирекович.

 

Ә менә авыл мәктәпләрен үзгәртү авыл җыены ярдә­мендә хәл ителергә тиеш, дигән төзәтмә хупланып кына калмыйча, юридик яктан тагын да камил һәм тулырак итеп шәрехләнгән. Шулай ук моңа кадәр төбәкләргә югары уку йорты ачу хокукы би­релмәгән булса, хәзер алар аны оештыра алачак.


Сәрия САДРИСЛАМОВА

№249-250 | 18.12.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>