2012 елның 18 декабрендә Диния нәзарәте тарафыннан үткәрелә торган “Таян Аллага!” әдәби конкурсына йомгак ясалды. Өченче ел рәттән үткәрелә торган әлеге әдәби конкурсны Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән иде. Йомгаклау тантанасында бәйгенең катнашучылары, жюри әгъзалары, каләм әһелләре, Милли китапханә вәкилләре катнашты.
Жюри составында язучы-галим Фоат Галимуллин, филологоия фәннәре кандидаты Фәридә Хәсәнова, “Чын мирас” журналының мөхәррир урынбасары Рамил Ханнанов, шагыйрь Ркаил Зәйдулла, ТР Милли китапханәсеннән Ирек Хадиев булды.
«Таян Аллага!» III әдәби конкурсның җиңүчеләре:
Аерым жанрларны үстерү номинациясе (драматургия):
Рузилә Абдушова
Раилә Галиева
Аерым жанрларны үстерү номинациясе (балалар әдәбияты):
Гөлнур Корбанова
Кызыксындыру бүләкләре (публицистика):
Азат Йосыпов
Кызыксындыру бүләкләре (проза):
Фәнүс Хәбибуллин
Кызыксындыру бүләкләре (иң өлкән катнашучы):
Рафаил Сираҗи
Кызыксындыру бүләкләре (иң яшь катнашучы):
Энҗе Әхмәтҗанова
Кызыксындыру бүләкләре (шигърият)
Гүзәл Сафина
Проза әсәрләре номинациясе:
1 урын – Дилбәр Булатова
2 урын – Зөһрә Вилданова
3 урын – Зөлфия Шәйхетдинова
Шигърият номинациясе:
1 урын - Руслан Сөләйманов
2 урын – Нурфия Халикова
3 урын – Илнар Нотфуллин
Казан федераль университетының филология һәм сәнгать институты студенты Алмаз Мансуров, конкурста шигырь һәм проза әсәрләре белән катнашып, Гран-прига лаек дип табылды.
Бәйгегә килгән әсәрләрдән әдәби җыентык чыгуы көтелә.
№ | 18.12.2012