Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Кем күпме акча ала #6288

$
0
0
11.07.2012 Икътисад
“Иң күп хезмәт хакын икътисадчы яки финанс белгече ала” дигән фикер хәзер ис­кергән инде. Казан шәһә­рендә бүген иң күп хезмәт хакын сәнәгать җиһазлары сатучы белгеч ала икән. Аның хезмәт хакы – 150 мең сумнан 200 мең сумга кадәр. Бу турыда Superjob.ru порталы хәбәр итә.

Татарстанда күп хезмәт хакы алучылар исемлегендә икенче урында оешма директорының кулдашы (партнер) яки урынбасары тора. Аның эш хакы – 170 мең сум. Өченче урынны теге яки бу урынга товарлар озатучы үзәк директоры вазыйфасын башкаручылар алган. Алар бер айга 90 мең сумнан 130 мең сумга кадәр акча эшли. Дүртенче һәм бишенче урыннарда органик кислоталар сатучы менеджер һәм автотранспорт оешмасы директоры булып эшләүчеләр.

Мәскәүдә исә иң зур хезмәт хакы 500 мең сум тәшкил итә икән. Мондый эш хакын финанслау үзәге директорлары ала. Икенче урында – кү­чемсез милек агентлыклары җитәкчеләре, алар бер айга 400 мең сум ке­ремгә ия. Россия башкаласында тагын IT – мәгълүмати техноло­гияләр өлкәсендә эшләсәң, күп акчалы була­сың. Алар бер айга 300-400 мең сум акча ала. Бу күләмдәге хезмәт хакын тагын “Airbus” экипажы пилотлары һәм командирларына гына түли­ләр.

Россиянең мәдәни мәркәзе Санкт-Петербург шә­һә­рендә иң зур хезмәт хакы – 350-400 мең сум. Мондый сумма күчемсез милек сату бүлеге җитәкчеләренә түлә­нә. Икенче урында – мәгъ­лүмати технологияләр белгечләре. Алар­­ның эш хакы – 300-400 мең сум. Өченче баскычта федераль сату челтәре директоры тора, ул бер айга 250-350 мең сум акча эшли. Тагын бу шәһәрдә автоюллар, күпер, аэродромнарны проектлаштыручылар бәһале, аларга 200 мең сум түләргә әзерләр. 




№137 | 11.07.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>