Бүген Казан федераль университетында Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтында яңа директорны тәкъдим итәләр. Ул профессор, сәясәт фәннәре докторы Наил Мөхәррәмов.
Искәртеп узабыз, агымдагы елның октябрь ахырында журналистика һәм социология факультеты Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтына үзгәртелгән иде.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына журфакны 11 ел җитәкләгән Васил Гарифуллин белдергәнчә, ул татар журналистикасы кафедрасы мөдире булачак. Ул үзен тулысынча татар журналистлары әзерләүгә багышларга, теория базасын баетырга планлаштыра. Аның сүзләренә караганда, татар журналистикасы тарихы ничектер аерылып калган иде. Ул бу бушлыкны тулыландырырга ниятли.
Наил Мөхәррәмов Казан дәүләт университеты аспирантурасын тәмамлаган, Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы профессоры. Казан энергетика университетында политология һәм хокук кафедрасы мөдире булып эшләгән. Педагогика өлкәсендә хезмәт эшчәнлеге 35 ел тәшкил итә, 193 басма эшләр, 27дән артык уку-методика хезмәтләре авторы.
---
№ | 19.12.2012