Хөрмәтле укучыларыбыз, танылган язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла ярыш игълан итә. Түбәндәге сорауларга дөрес җавап биргән укучыны бүләк көтә – язучының имзасы салынган дүрт китап.
Ул китаплар: “Коръән аятьләренең татарча мәгънәләре”, “Әстәгъфирулла” (хикәяләр), “Шайтан таягы” (Тукай, Нуриев, Тинчурин турында тарихи-әдәби кыйссалар), “Яралы бүреләр” (Тукайның иң якын дусты Кәбир Бәкер, Аксак Тимер белән Болгар патшасы Абдулланың кызы Гайшәбикә турында тарихи-әдәби кыйссалар).
1. Хәлле татарлар беркайчан да ат ите ашамаганнар. Ни өчен?
2. “Казачьи отряды, Донские казаки, атлы казаклар” тәгъбирләрендәге “казак” сүзенең килеп чыгышын аңлатыгыз.
3. Бу хикәячек татар газеталары һәм радиолары телендә очрый торган сүзләрдән төзелгән. Сез аны үзебезчә дөресләгез.
“Ул сөйгән кызының кулын сорар өчен кызның ата-анасы янына китте. Аны бай өстәл каплап көткәннәр иде. Өстәл артындагылар булачак кияүгә: ашың тәмле булсын, диделәр. Ата-ана кызның кулын бирергә риза булдылар. Сөенеченнән нишләргә белмичә, хуҗаларга рәхмәтләр әйтеп, ул урамга чыкты. Кинәт аны текә малайлар урап алды. Аны бик каты кыйнап, кәрәзле телефонын алып киттеләр”.
4. “Руль” (машина руле), “отвертка”, “компьютер”, “калькулятор” сүзләренең татарчасын уйлап табыгыз.
5. Мотоцикл, велосипед, зонтик, “бөке” (юллардагы) сүзләренең татарчасын языгыз һәм “браво” сүзенә тәңгәл килешле алкыш сүзен (сүзләрен) үз телебездән табыгыз.
6. Под Казанью находится село под названием Шали.
Ана телебезгә тәрҗемә итегез.
7. Әңгәмәне дөресләп языгыз.
– Сабантуйга кайткалыйсызмы?
– Әни исән чакта кайткалый идем Сабантуйга.
– Әниегез үлдемени?
– Үлде. Теге атнаны күмеп килдек.
– Кайгыгызны бүлешәм.
– Рәхмәт.
– Сез кайсы әсәрегез өчен бу премиягә лаеклы булдыгыз?
– “Таллыктагы мәхәббәт” җырым өчен лаеклы булдым.
– Сезнең кызыгыз да әйбәт җырлый диләр.
– Әйе, җырлый.
– Кызыгыз өстендә кем эшли?
– Кызым өстендә үзем дә, баянчылар да эшли.
– Әңгәмәбезне дәвам иттерәбез! Сезнең тормыш иптәшегез сәнгать кешесеме?
– Юк, ул ысталавайда пешекче булып эшли.
– Сез хәзерге вакытта ни өстендә эшлисез?
– Мин хәзер “Камил һәм Зәйтүнә” мәхәббәт турында җырлар циклы өстендә эшлим.
– Мөмкинчелек булганда эшләп калыгыз, Мортаза Рәфкатыч!
– Абизәтелне!
– Сезгә уңышлыклар телибез. Кызганычка каршы, әңгәмәбез ахырына якынлашты. Кызык интервьюыгыз өчен зур рәхмәт!
Җиңелдән җиңел җиде сорау. Дөрес җавап бирсәң, китабың булыр бер олау!
Җавапларны түбәндәге адреска юллагыз: 420012, Казан шәһәре, Маяковский урамы, 29 б йорт, 1 нче фатир. Рабит Батуллага.
№ |