Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Каз өмәсен хәтта Ригада да бәйрәм итәләр (ФОТО) #7119

$
0
0
20.12.2012 Бәйрәм
21 ноябрьдә Латвиянең «Идел» татар җәмгыяте һәм ватандашлар берләшмәсе, «Башкорт Корылтае» Каз өмәсен уздырды. Латвия татарлары һәм башкортлары аралашуга сусаган. Әби-бабаларыбыз жыелышып олы эшләрне күмәк өмә ясап бергә эшләгәннәр. Без дә шул вакытларны искә төшердек. Бәйрәм түрендә, кунакларны каз каршы алды.

Кунаклар белән бергә балачактан таныш «Каз канаты» дигән җыр җырладык. Татар-башкорт халык җырлары яңгырады. Гөлфия Хурамшина - Ригада бердәнбер татар теле укытучысы. Ул шигырьләрен сөйләде.
      
Алып баручы кунакларны каз өмәсенә багышланган табышмаклар белән сынады. Бию көе яңгырагач, бөтен кунаклар да бик теләп биюгә кушылдылар. Бер берсен  бәйрәм белән котладылар  һәм күп җылы сүзләр әйттеләр.

Каз өмәсендә яңа «йолдызлар» да чыгыш ясады. Ахырдан каз бәлеше һәм чәк-чәк белән сыйландык. Татарстаннан еракта үткәрелгән Каз өмәсе – матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы булды.

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Ринат АХУН фотолары.




Каз өмәсе
Гөлфия Хурамшина шигыре

Таралганбыз җир йөзендә
Кайда гына юк татар!
Әйтерсең лә үз илебездә
Дөнья безгә булган тар.
Кайда гына яшәсәк тә
Татар булып калганбыз!
Гөреф-гадәтләребезне
Саклап  кала алганбыз!
Җыелдык каз өмәсенә.
Кан кардәшләр без бергә!
Шатлык та куанычлыкта
Бу очрашу һәр кемгә!
Күз алдымда балачагым
Каз бәбкәсен саклавым,
Бу бәйрәмнән дә татлысын
Бәйрәмне мин тапмадым.
Мәшәкәтле эш булса да,
Бу эш бик шома бара.
Чөнки казларны йолкырга,
Байтак халык җыела.
Яшь егетләр кичтән инде,
Пычакларын хәзерли.
Яшь кызлар матур күлмәк
Һәм алъяпкыч әзерли.
Кызлар аңлый каз өмәсе
Бик зур сынау аларга
Күпләр җыела кызларның
Уңганлыкны сынарга
Һәркем тели киләчәктә
Уңган килен сайларга.
Кызлар әзер бу сынауда
Беренчелекне алырга.
Шул сәбәпле инде кызлар,
Бар тырышып эшлиләр.
Авыр булса да бу сынау,
Ничектә бирешмиләр.
Суйган казларны бик җайлап,
Киянтәгә төзәләр.
Ипләп кенә каз чайкарга
Иңешкә юнеләләр.
Менә шулай бергә, бергә
Бик зур эш башкарыла.
Инде хәзер  кичен зур сый,
Уен көтәргә кала.
Зур өстәлдә, йә идәндә,
Бер зур гаилә булып,
Каз боткасын татый барда.
Хуҗаларга кушылып.
Анан инде уен китә,
Шау-гөр килә  өй  эче
Шушымы соң, шатлык түгел?
Кызлар, егетләр өчен!


Ләйсән БИЛАЛ. Рига, Латвия

№--- | 20.12.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>