Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Татарстанда инкассатор үзен таламакчы булган ир-атка аткан

$
0
0
17.03.2016 Фаҗига
Түбән Камада инкассатор үзенә һөҗүм итүче ир-атка карата табельле коралын кулланырга мәҗбүр булган, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте. Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең кизү частена инкассаторга һөҗүм ясалу турында хәбәр килгән.
Полиция тикшерү вакытында инкассаторга, Химиклар проспектындагы 96 йорт янында Бердәм хисап үзәге бинасыннан чыкканда, билгесез ир-атның  һөҗүм иткәнлеген ачыклаган.   Инкассатор сүзләренә караганда, битлек кигән билгесез ир-ат аңа пистолет терәгән һәм акча тутырылган сумканы бирүне таләп иткән. Инкассация хезмәткәре һөҗүм итүченең пистолетын бәреп төшергән, әмма ул сумканы алып йөгерергә өлгергән.   Һөҗүм иткән ир-ат, корал кулланылачак, дип янауга игътибар итмәгән. Һавага ике тапкыр атудан соң да нәтиҗә булмаган. Аннары инкассатор өч тапкыр билгесез ир-ат ягына аткан һәм яралаган.   Шикләнелгән зат Түбән Кама үзәк хастаханәсендә үлгән.   Хәзер һәлакәт килеп чыгу нечкәлекләрен ачыклау чаралары үткәрелә.
---

--- | 15.03.2016

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>