Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Ильвинаның гаилә хәле турында имеш-мимешләр күбәйде...

$
0
0
18.03.2016 Шоу-бизнес
Татар эстрадасының зәвыклы җырчысы Ильвинаның шәхси тормышы турында төрле имеш-мимешләр ишетелде. Янәсе, ул тормыш иптәше белән бергә яшәми. Моның хакмы-юкмы икәнен җырчы безгә тәгаен әйтте.
– Бу сүзләр дөреслеккә туры килми, бар да яхшы, Аллага шөкер.   – Ильвина, синең буш вакытыңны туры китерү кыен. Эш планын алдан билгеләп, теркәп куясыңмы?   – Гадәттә, эш планы бер атна алдан билгеләнә. Алар арасында эш чаралары да, шәхси шөгыльләр дә бар. Ләкин планлаштырылмаган чаралар да булгалый.   – Кызың Раянага 4 яшь кенә булса да, әллә ничә төрле шөгыле бар икән.   – Хәзерге вакытта Раяна бассейнга йөри, инглиз төрен өйрәнә һәм музыка белән шөгыльләнә.   – Ильвина, иҗатта нинди яңалыкларың бар?   – Артистлар белән бер проект өстендә эшлибез, әмма әлегә ул турыда сөйли алмыйм...   Ильвинаның тормыш иптәше белән яшь аермасы 10 ел. Үзе әйтүенчә, бу күп түгел, хатын-кыз үзен ир артында, ышанычлы хис итәргә тиеш.
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 17.03.2016

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>