Казанда узачак Универсиадага ярты гына ел калып бара. Хәзер иң актуаль мәсьәләләрнең берсе - әлеге спорт ярышлары вакытында шәһәрдәге халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү.
Универсиада вакытында Казанга барлыгы 15 мең спортчы, 3 меңгә якын журналист һәм 300 меңнән артык тамашачы килер, дип көтелә. Әлеге чорда шәһәрдә тәртипне 23 меңгә якын полиция хезмәткәре саклаячак.
Бүгенге көндә Татарстанда Универсиада уеннары вакытында кунакларга хезмәт күрсәтәчәк пассажир транспортларын барлау, аларны тиешле җиһазлар белән тәэмин итү буенча актив эшчәнлек алып барыла.
Универсиада алдыннан таксилар махсус теркәү узачак
Әле күптән түгел генә «Казан-2013» Башкарма дирекциясе генераль директорының Универсиаданы тиешле транспорт белән тәэмин итү буенча урынбасары Азат Галиәхмәтов шәһәр кунакларына бары тик махсус аккредитация узган таксилар гына хезмәт күрсәтә алачак, дип белдерде.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта такси хезмәтләре өчен махсус иминлек таләпләре билгеләнгән. Таксилар аккредитациясе, беренче чиратта, әлеге хезмәтнең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк. Әле алай гына да түгел, таксилар хәрәкәтен бердәм диспетчерлар хезмәте вәкилләре күзәтеп торачак. Алар аккредитация узган таксиларның һәрбер адымыннан хәбәрдар булчак, дип планлаштырыла.
Такси бәяләре артмаячак
Бәяләргә килгәндә исә, Универсиада вакытында такси бәяләре кыйммәтләнмәячәк, дип ышандыра җитәкчеләр. Шуның өстенә, шәһәр кунакларына уңайлы шартлар тудыру максатыннан, һәрбер машинага акчаны карта аша кабул итә торган махсус җайланмалар урнаштырылыр, дип көтелә.
Аккредитация узмаган таксилар Универсиада кунакларына хезмәт күрсәтә алмаячак. Алар өчен төрле кунакханә паркингларына, аэропорт территориясенә юл бөтенләй ябыла. Таксиларны теркәү эше исә 2013 елның 21 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Универсиадада куркынычсызлыкны тәэмин итү - зур тәҗрибә
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, әлеге зур масштаблы чарада куркынычсызлыкны тәэмин итү эшчәнлеге республика дәрәҗәсендә генә түгел, ә бөтен Россия өчен зур тәҗрибә булачак. Шуңа күрә бу эш югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш. Татарстан Хөкүмәтендә бу җаваплы эш Татарстан премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәровка йөкләнгән. Май аенда узган киңәшмә вакытында ул шушы мәсьәләне хәл итүгә багышланган җыелышлар бик еш уздырылачак, дип белдергән иде. Чынлап та, алар даими рәвештә булып тора. Универсиада уеннары вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чираттагы киңәшмә бүген Татарстан Хөкүмәте бинасында узды
Рәмзия ЗАКИРОВА
№ | 21.12.2012