Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Сөләйман хәзрәтнең кызы әтисенең ничек югалуы турында Габдерәхимгә сөйләде (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
18.03.2016 Җәмгыять
Петровский бистәсенең югалган имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Зариповның кызы Зөлфия Мифтахова белән аралаштым. Зөлфия Казан медицина көллия­тенең 2 курсында белем ала. Дүрт баласы бар. Хәләл җефете Мөхәммәт белән 16 ел гомер итәләр.

– Зөлфия, Сөләйман хәзрәт белән соңгы тапкыр кайчан күрештегез?

– Китәр алдыннан бер көн алдан, җомга көнне, 5 февральдә. Әтиләремә балалар белән кунакка килдем. Кич буе матур гына, шаярып-көлеп сөйләште ул. Балалар белән уйнады.   – Ниндиерәк әти иде?   – Беркайчан орышканы булмады. Матур итеп аңлата иде. Бөтен кешене ихтирам итә иде. Аның бер сүз әйтмичә югалуы безнең өчен бик авыр хәл.   – Телефонына шалтыратып булмыймы?   – Кайтырга чыкканда 7 февраль көнне соңгы тапкыр әниемә СМС язды: “Без юлга чыктык, догада булыгыз”, – дип. Сәфәргә чыкканда безгә гел шулай яза иде. Энекәшем шул көнне көндезге 11ләрдә шалтыратты, телефоны җавап бирмәде. Дус кешесенә дә шалтыратты, аныкы да җавап бирмәде. 15 минут саен шалтыратып торды.   – Президентка чыктыгызмы?   – Чыктык. Алар беләләр, контрольдә тоталар. Хохорин да, Бастрыкин да белә.   – Путинга хәбәр иттегезме?   – Хат яздык, әлегә җавап юк.    – “Пусть говорят”ка бармыйсызмы?   – Анда барырга кирәк, анысы безнең өчен авыррак. “Жди меня”га яздык, җавап көтәбез.   – Былтыр Сөләйман хәзрәт­нең 21 яшьлек улы Әхмәт үлгән иде бит.   – Әйе, 25 январьда. Ул кайгыдан айнып кына килә идек әле.   Әтием югалган көнендә Суыксу мәчетенә намаз укырга кергән. Шул мәчетнең хәзрәтеннән дә сорадык, көлеп-елмаеп сөйләште, ди. “Чәйгә чакырдым, кермәде. Яктыда өйгә кайтып җитәсем килә”, – дигән. Суыксу авылына да бардык, әтием югалган урамда гел кеше йөреп тора. Көпә-көндез 14:30да ике кешене машинага утыртып алып китәләр, бер кеше дә күрмәгән! Машинасы “Альбина” дигән кибет янында калган. Ул машинаны анда кем илтеп куйган – берәү дә белми.    – Машинасын алып кайттыгызмы?   – Юк. Ул Буа районында, дәлил буларак саклана. Шушы көннәрдә бирәбез, диделәр.   – Төшеңә керәме?   – Бик матур керә. Соңгы тапкырында “Нурулла” мәчетендә кабинетында, имеш. “Әтием, ник монда утырасың, ник безнең якка килмисең?” – дигәч: “Эзләдегезме?” – ди. “Эзләдек. Бик күп кеше эзләде”, – дидем.   – Рәшидә абыстай Исхакый киявенең югалганын беләме, аңа әйттегезме?   – Әйттек. Белә. Сәгать саен: “Берәр хәбәр килдеме?” – дип сорый. “Яраткан кешесенә сынаулар бирермен”, – ди Аллаһы Тәгалә. 
– Көнең ничек үтә?   – Ике баланы бакчага, икесен мәктәпкә илтеп кайтам. Аннары әнием янына барам, берүзе калырга курка. Берүзен калдырмыйм. Әтиемә Коръән укып, дога кылабыз, тәсбих тартабыз. Кеше күп килә. Әтиебезне сау-сәламәт килеш күрербез дип өметләнәбез. Кешеләр яшереп тоталардыр дип әйтәләр, шулай гына булсын. Аның белән булган сириялене дә, игелекле кеше булмаса, Россиягә кертмәгән булырлар иде.   – Әтиегез кайтыр. Алла боерса, Зөлфия. Ахыры хәерле булсын. Аллаһы Тәгалә безне ачы хәс­рәтләрдән сакла­сын иде. Амин.     Сөләйман хәзрәт Зариповның кызы Зөлфия Мифтахова.
ГАБДЕРӘХИМ

--- | 17.03.2016

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>