Владимир Путин Сүриядәге Россия гаскәрләренең төп өлешен чыгара башларга фәрман бирде. Кичә бу эш башланды да инде. Очкычларның беренче төркеме Сүриядәге Хмеймим авиабазасыннан Россиядә даими урнаша торган урыннарына юл тоткан. Бу хакта Россия Оборона министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.
Путин бу карарын хәрбиләр алдына куелган максатларның үтәлүе белән аңлатты. “Безнең Тартуста урнашкан диңгез базасы һәм Хмеймим һава базасы үз эшләрен элеккечә дәвам итәчәк. Алар җирдән, судан һәм һавадан һөҗүм булган очракта ныклап якланган булырга тиеш”, – диде Владимир Путин. Ул шулай ук Россия көчләрен чыгару Сүриядә килешү төзү эшенә уңайлы стимул булачак дигән өметен белдерде. Путин шулай ук Сүриядә низагны туктату буенча солых сөйләшүләрендә Россиянең ролен активлаштырырга кирәклеген әйтте. Россия хәрбиләрен техниканы чыгару турындагы карар Сүрия җитәкчесе Бәшәр Әсад белән килештерелгән.
Сүриядәге хәрби операцияне Россия 2015 елның 30 сентябрендә башлаган иде. Бу беренче чиратта Россиядә тыелган террор оешмасы ДАИШка каршы көрәш дип аталды. Путин исә гаскәрләрнең чыгарылуына аңлатма биреп, террорчыларны көчсезләндерә алдык, диде. Гаскәрләрнең Сүриядән чыгарылуын кемдер көтелмәгән вакыйга дип бәяли, икенчеләр исә, эш шул якка таба бара иде, дип аңлата. “ВТ“ бу белгечләрнең бу хактагы
фикерен белеште.
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, Сүриядә уздырылган хәрби операцияләр Россия өчен мәгънәсезрәк гамәл булды, дигән фикердә. “Гаскәрнең чыгарылуы көтелмәгән дип әйтеп булмый. Бу – Женевада очрашу, Путин һәм Обаманың килешүенең дәвамы. Шуңа күрә гаскәрләрнең чыгарыла башлавы – көтелгән вакыйга. АКШны 37 дәүләт хуплый, ә Россиянең таяныр иле юк диярлек. Сүриядә АКШ та, Россия дә хәрби куәтен, техника, коралын күрсәтте, сынап карады. Ике як та күрде, шуның белән җитәр дип уйлыйм.
Россия өчен бу сугыш кыйммәткә төште. Хәрби операцияләр алып бару акча таләп итә. Бер очкычның гына очуы да күз алдына китерә алмаслык бәягә төшә. Ә алар көненә берничә тапкыр оча, һөҗүм ясый. Россиянең бүгенге хәле масаерлык түгел – икътисад артка тәгәри. Төп максат чит илдә тәртип урнаштыру түгел, бюджетта акчаны саклап калу, арттыру булырга тиеш.
Федераль каналлар Сүриядә Россия гаскәрләренең гамәлен ДАИШка каршы көрәш дип аңлатырга тырышты. Сүриядә тынычлык урнаштыру дип сөйләсәләр дә, анда ни булып ятканы безнең халыкка мәгълүм түгел. Кырым, Украинадагы хәлләр булса, бер хәл – алар безнең чиктә урнашкан, аларны беләбез. Хәтта Төркиядәге вәзгыять белән дә кызыксыну зур, чөнки ике дәүләт арасында элемтә бар, халык азмы-күпме анда ял итәргә йөрде. Ә Сүрия – ерак, безгә таныш булмаган дәүләт. ДАИШ теләсә кайсы илгә үтеп керә ала, аларның юлларын кисү, аларга каршы көрәш алып бару – махсус хезмәтләрнең бурычы. Сүриядә тынычлык тиз генә урнашмас. Оппозицион хәрәкәтләр көчле. Сайлаулар булырга тиеш, кандидатлар арасында инде Бәшәр Әсад булмас дип уйлыйм”, – дип сөйләде Рафаил Хәкимов.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов, гаскәрнең чыгарылуы – көтелмәгән хәл, әмма Россия Сүриядә тәртип урнаштырырга ярдәм итте, дигән фикердә. “Дөресен генә әйткәндә, Путинның бу фәрманы минем өчен көтелмәгәнрәк булды. Әмма бу алдан билгеле булгандыр дип уйлыйм. Сүриягә керү дөрес, кирәкле гамәл булды. Мәхшәр иде бит анда! Россиянең анда катнашуы тынычлык урнаштырырга ярдәм итте. Каршы якларны килештерә алдылар. Кызганыч, очкычны бәреп төшерделәр, хәрбиләребез һәлак булды”, – диде ул.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
--- | 19.03.2016