Quantcast
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

"Тантана"да Камал театры 4 номинациядә катнаша

19.03.2016 Мәдәният
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ел саен үткәрелеп килүче "Тантана"(«Триумф») - 2016 театраль премиясенә номинантлар исемлеген игълан итте. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 4 номинациядә катнаша. «Тантана» - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелүче профессиональ премия. Аның акчалата күләме - 50 мең сум.

2016 елда 15 дәүләт һәм 6 дәүләтнеке булмаган театрлардан премияга дәгъвә белән 11 номинациягә 128 заявка килгән.

Шул исемлектән Камал театры 4 номинациядә катнаша:

"Ел вакыйгасы": Ж.-Б.Мольер «Дон Жуан».

"Иң яхшы ир-ат роле": Татарстан Республикасының атказанган артисты Радик Бариев -  Ж.-Б.Мольерның «Дон Жуан» спектаклендә Дон Жуан роле өчен.

"Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле": Татарстан Республикасының атказанган артисты Илтөзәр Мө­хәм­әт­га­ли­ев -  Ж.-Б.Мольерның «Дон Жуан» спектаклендә Дон  Луис роле өчен.

"Дебют": Айгөл Абашева - Ж.-Б.Мольерның «Дон Жуан» спектаклендә Шарлотта роле өчен.

Премияләрне тапшыру тантанасы 27 мартта 16.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә үтә.  Билет алырга: 293-03-74.


---

--- | 18.03.2016

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>