21.03.2016 Җәмгыять
Яңа Чишмә районының Шахмай авылында яшәүче Ринат Сөләйманов Мәскәүгә барып бүләк алып кайтуына бүген дә ышанып бетми, матур бер төш кебек кабул итә аны. Механизатор кешегә ил башлыгы Владимир Путин үз кулы белән орден таксын әле!
“Сөт иле” – Яңа Чишмә” җәмгыяте белән элемтәгә кергәч, безгә аның бик тыйнак һәм шул ук вакытта булган кеше икәнен әйттеләр. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп эшли торган һөнәр иясе булуын ассызыкладылар. 2008 елда Ринат Миннемулла улына “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” исеме бирелә. Ә аңа кадәр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Район буенча эш күрсәткечләре иң югары булуын күреп, тагын нинди дәүләт бүләгенә тәкъдим итәргә була икән дип уйлана башлыйлар. “Дуслык“ орденына тукталалар. 2014 ел башында документлар җыю эшенә керешәләр. Ринат абый исә үзенә мондый исем бирерләр дип башына да китерми. Кая инде авылның гади бер механизаторына андый дәрәҗә?! Тик көннәрнең берсендә Мәскәүдән телеграмма килеп төшә. Ринат Сөләймановны Мәскәү Кремеленә бүләкләүгә чакырганнар. Баштарак моңа хатыны да, үзе дә ышанмый. Чын түгелдер дип уйлыйлар. “Сөт иле” – Яңа Чишмә” җәмгыяте генераль директоры Наил Сабиров өйләренә килгәч кенә, моның чын булуына ышана ул. – Җитәкчелек Казанга барырга машина бирде, – ди Ринат ага. – Поездга утыртып җибәрделәр. Ә Мәскәүдә безне Татарстан вәкилләре каршы алып, Кремльгә озатып куйды. Бүләкләнгәннән соң кабат вокзалга илттеләр. Монда кайтсак, район тагын машина җибәргән. Без мондый хәлне күргәнмени, шушы берничә көн эчендә уч төбендә йөрттеләр! Уңайсызландым инде. Бик зурладылар, барысына да бик зур рәхмәт. Авылдан беркая да китми, гомер буе җирдә эшләгән Ринат ага бүген дулкынлануын яшерә алмый. Мәскәүгә барып, ил җитәкчесе кулыннан бүләк алу турында ул уена да кертеп карамаган була бит. “Мондый борылыш аласын, Путинның мине кабул итәсен беркем дә көтмәгән иде. Бүләкләү булса да, гадәти шартларда гына үтәр дип уйлаган идек”, – ди Ринат ага. Президент янына чыгуын да томанлы гына хәтерли. “Андый күренекле кеше янында үзеңне ничек тотасын да белмисең бит әле. Исем-фамилиямне әйтү белән чыктым, үземнең шул мизгелдә ниләр кичерүемне сөйләп аңлата алмыйм, бөтен нәрсә томан эчендә, хәтерләмим. Мине озата барган улларым да залда иде. Соңыннан алардан бу хакта сораган идем, әти, борчылма, бик яхшы килеп чыкты, дип тынычландырдылар”, – дип Кремльдә булган вакыйгаларны искә төшерә ул. Кече яшьтән әтисе белән трактор янында кайнашып үскән малай басу-кырга чыккач кына дулкынланмый. Гомере буе техника иярли. Башта “ДТ-75“ тракторына утыра. Әтисе лаеклы ялга чыккач, аның “Т-40“ына күчә. Техника буенча бригадир ярдәмчесе була, аннан бригадир, кабат техникага утыра. 2005 елда колхоз бетеп, “Вамин” килгәннән соң, хуҗалыкка яңа техника кайта. Билгеле инде, аны теләсә кемгә биреп булмый: чит илдә җитештерелгән “Макдон” комбайнына Ринатны утырталар. Беренче мәлдә аны ничек кабызасын да белми механизатор. Ә аннары җаен табып, яңа комбайны белән районда беренче урынга чыга. Ринат абый узган ел лаеклы ялга чыккан. Эшли әле ул. Тәндә егәр барында өйдә тик ятасы килми, ди. Хатыны Нәфисә апа да гомер буе колхозда эшләгән. Бүген ул лаеклы ялда. Ринат абыйның эштән, ике улының, дүрт оныгының кунакка кайтуларына тәмле ризыклар пешереп көтеп тора. Улларының берсе – Чаллыда, икенчесе Яңа Чишмәдә гомер итә. Берсе дә авыл хуҗалыгы тармагын сайламаган. Үзләре теләгән һөнәрне сайларга мөмкинлек бирдек, ди ул. Авылда тырышлар күп булса да, орден бик сирәкләргә генә эләгә...
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
--- | 18.03.2016