Тагын бер күренекле җәмәгать эшлеклесе – “Туган як” милли-мәдәни оешмасының чишмә башында торучыларның берсе, “Туган як” газетасы каршында эшләп килгән тарихчылар клубының алмаштыргысыз әгъзасы, тарихчы, крайны өйрәнүче, Уразавылда яшәүче Фазылҗан Абдулхак улы ГИМРАНОВ вафат булды.
Фазылҗан ага 1926 елда Пильна районы Яңа Мочали авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Хезмәт юлын ул Түбән Новгородның Сормово һөнәри училищесында белем алганнан соң, 1941 елда шушы районда урнашкан суднолар төзү заводында башлый, аннары авылга кайтып, тракторчы булып эшли. 1943-46 елларда армиядә хезмәт итә, Рязаньда авиация инженерларын әзерләүче югары мәктәптә укый.1953 елда педучилище тәмамлап, 25 ел тарих укыта, Яңа Мочали, Суыксу мәктәпләрендә директор, Куйсуы мәктәбендә завуч, район мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли. Ул белемен үстерү өстендә даими шөгыльләнә һәм югары партия мәктәбен тәмамлый.
Кая гына хезмәт итсә дә, Фазылҗан Абдулхак улы үзен аямыйча эшли, тынгысыз җан буларак, җәмәгать эшендә актив катнаша – татар иҗтимагый үзәге бүлеге рәисе, өлкә татар мәдәнияте җәмгыяте рәисенең урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының I Корылтае делегаты итеп сайлана. Аның өлкә татарлары, Кызыл Октябрь районы тарихына багышланган очерклары “Туган як” битләрендә даими бастырылып килде. Ул район тарихына багышланган китабын басмага әзерләп йөри иде, әмма бу изге эшен тәмамлау насыйп булмаган, аяусыз үлем аны безнең арадан тартып алды.
Фазылҗан аганың якты истәлеге безнең хәтердә мәңге сакланыр, ә эшләгән эшләре, саваплы гәмалләре беркайчан онытылмас.
Х.СӨЛӘЙМАНОВ, Р.САДРЕТДИНОВ, Р.МӨХӘММӘТҖАНОВ, Г.ХӘСӘНОВ, Ш.МОСТАФИН, Ф.ХӘЙРУЛЛИН, Т.ЮСИПОВ, Ш.НУРЕТДИНОВ, Н.АБДУЛЛИН, А.ӘХМӘТБАЕВА, Н.ЗАКИРОВА, Р.АБДУЛЛИН, Ч.АЗИЗОВ, В.ШИАПОВ, Р.ИБРАҺИМОВ, А.ОРЛОВ, С.САБЕРОВ, Ф.БЕЛЯЕВ
№51 | 21.12.2012