Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Дилә Нигъмәтуллина - РКБда. Ни булган?

$
0
0
22.03.2016 Шоу-бизнес
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәргә Республика клиника хастаханәсендә төшкән фотосурәтен урнаштырган, астына исә: "Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыгыз", дип язып куйган. Бу фотоны күргәч, күпләр "ни булды?" дип Дилә өчен борчыла башлады. Без дә Диләгә шул ук сорауны юлладык.

- Соңгы вакытта башым бик еш авырта башлады, шуңа күрә табибларга күренергә, дәваланырга кирәк, дигән фикергә килдем. Хастаханәгә салмыйлар анысы, Аллага шөкер. Әлегә тикшерү-күзәтү узам, нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Дилә Нигъмәтуллина.

  Диләнең төшенкелеккә бирешмичә, сәламәт булып яшәвен телибез!  
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 22.03.2016

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670