22.03.2016 Шоу-бизнес
Казанның танылган шоумены, тамадасы Айдар Садыйков – коллекция җыючы да. Ул Казанның элекке урамнары, биналары, элек яшәгән шәхесләрнең фотосурәтләрен җыя. Моңа өстәп, татар эстрада йолдызларының сәхнә киемнәрен дә җыярга булган әле. – Коллекцияләремне социаль челтәрләрдәге битләремнән күрергә мөмкин, – ди Айдар әфәнде үзе. – Китаплар да җыям. Өемдә китапханәм бар. Мода тарихы белән кызыксынам.
Альберт Асадуллин белән
Ренат Ибраһимов белән
Радик Юлъякшин белән
Кирам Сатиев белән
Лилия Муллагалиевада кунакта
Александр Васильев белән
Эльза ГАЗИЗОВА
--- | 22.03.2016
Казанның танылган шоумены, тамадасы Айдар Садыйков – коллекция җыючы да. Ул Казанның элекке урамнары, биналары, элек яшәгән шәхесләрнең фотосурәтләрен җыя. Моңа өстәп, татар эстрада йолдызларының сәхнә киемнәрен дә җыярга булган әле. – Коллекцияләремне социаль челтәрләрдәге битләремнән күрергә мөмкин, – ди Айдар әфәнде үзе. – Китаплар да җыям. Өемдә китапханәм бар. Мода тарихы белән кызыксынам.
Александр Васильевның “Модный приговор” тапшыруын карыйм. Ул да коллекцияләү эшен алып бара бит! Уйлый торгач, татар артистларының сәхнә киемнәре күргәзмәсен ачу идеясе барлыкка килде. Тере легендалар – Илһам ага Шакировның, Әлфия апа Авзалованың сәхнә киемнәрен карау кызык булмас дип уйлыйсызмы?! Әлбәттә, кызык! Аларның барлык киемнәре диярлек автор эшләнмәсендә башкарылган, ягъни махсус тектерелгән.
Шоуменның тиздән Казанның Халыклар дуслыгы йортында узачак күргәзмәсенә Альберт Асадуллин, Ренат Ибраһимов, Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева кебек артистларның сәхнә киемнәре тапшырылган инде. Лилия Муллагалиеваның иң беренче клибында киеп төшкән кызыл күлмәген дә биредә күрергә мөмкин. Резеда Шәрәфиева өч сәхнә кәчтүме һәм башлык белән түфлиен биргән. Ул киемнәрен үзе тегә торган булган. Шулар арасында бер сәхнә киеменә 20 елдан артык икән. Вероника Кузнецова әнисе белән әбисе бүләк иткән 30 меңлек затлы күлмәген һәм студент вакытта сатып алган, стразалар белән бизәлгән түфлиләрен биргән. Җырчы Радик Юлъякшин да иң яраткан һәм беренче кигән сәхнәгә кәчтүмен тапшырган. – Әлегә 15ләп җырчыдан сәхнә киемнәре алдым, – ди Айдар Садыйков. – Якын арада Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Венера Ганиева, Салават Фәтхетдиновлар белән күрешергә уйлыйм. Алсу Сафина, Чулпан Хамматова, Марат Башаров белән дә сөйләшүләр бара... Башта җырчылар сәхнә киемнәрен бирергә теләмәде. “Нәрсәгә инде ул?” дип аптырадылар. Хәтта юк-барга ышанучылар да табылды. Исемнәрен әйтмим. Бозым ясамаслармы дип курыктылар. Әлеге күргәзмәдә төрле елларда кигән сәхнә киемнәре урын алачак. Күргәзмәгә килгән кеше моданың ничек үзгәрүен күрәчәк. “Аукцион ясап, син аларны сатарга җыенмыйсыңдыр бит?” – дип әйтүчеләр дә булды. Әнә, Майкл Джексонның кәчтүмнәрен миллион сумга саталар. Әмма әлеге татар артистларының сәхнә киемнәреннән торган күргәзмәгә андый максат куймадым. Хәзер исә артистлар үзләре миңа шалтырата. “Нишләп минем кәчтүмне алмыйсың? Үзем китереп бирәм”, – диючеләр дә бар..jpg)





Эльза ГАЗИЗОВА
--- | 22.03.2016