22.03.2016 Шоу-бизнес
31 март көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Эльмира Кәлимуллина концерты була. “Голос” телепроектының финалчысы, ТРның атказанган артисты өчен бу беренче концерт һәм анда Эльмира белән бергә “Голос”та катнашып, җиңү яулаган Динә Гарипова, шулай ук, әлеге проекттан Анастасия Спиридонова, Маргарита Позоян, “Голос.Дети” проектының финалчысы Сәидә Мөхәммәтҗанова катнашуы көтелә. Моннан тыш, тамашачылар Филүс Каһиров башкаруында җырларны да ишетә алачак.
Бу хакта бүген “Татар-информ” МА уздырган матбугат конференциясендә Эльмира Кәлимуллина хәбәр итте. Аның сүзләренчә, концерт программасы бик киңкырлы. Тамашачылар классик музыка, халык көйләрен, авторлык җырларын тыңлый алачак. Җырчы шулай ук көтелмәгән дуэтлар булачагына да вәгъдә бирде. “Минем күптәнге хыялым бар иде. Үземнең беренче концертымны оештырганда, сәхнәдә дүртәү — Маргарита Позоян, Динә Гарипова, Анастасия Спиридонова һәм мин бергә чыгып җырлау”, - диде артист һәм “Пирамида”да узачак тамашада аларны бер сәхнәдә бергә күрү мөмкинлеге булачагын ассызыклады. Әлеге программаны Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт калаларында яшәүчеләр күрергә өлгергән инде. “Залларның тулы булуы мине бик сөендерде”, - дип белдерде Эльмира Кәлимуллина. Журналистлар белән очрашуга Мәскәүдән килгән җырчы Маргарита Позоян сүзләренчә, ул Казанда беренче тапкыр һәм әле каланың матур җирләрендә булырга өлгермәгән. “Мин бу концертта үзем язган җырларны башкарачакмын. Билгеле инде, тамашачыларны сюрпризлар да көтә”, - диде ул. Концертта катнашачак Сәидә Мөхәммәтҗанова да матбугат конференциясенә килгән иде. Ул хәбәр иткәнчә, концертта Эльмира Кәлимуллина белән дуэт башкарачак. “Әлеге җырны Эльмира һәм Пелагея “Голос” проектының финал өлешендә башкарган иде. Концертта без дә шуны җырлаячакбыз”, - диде яшь җырчы кайбер серләрне ачып. Концертта җырчылар “Новая музыка” Казан камера оркестрына кушылып чыгыш ясарга ниятли. Оркестрның дирижеры Анна Гулишамбарова һәм виртуоз-пианиночы Андрей Руденко матбугат конференциясендә әлеге чарада катнашу тәкъдимен бик теләп кабул итүләрен белдерде. “Без мондый тәҗрибәләрдән беркайчан да баш тартмыйбыз. Бигрәк тә мондый дәрәҗәдә музыкантлар җыелганда. Без бик зур кызыксыну белән әлеге эшкә тотындык”, - дип билгеләп үтте Анна Гулишамбарова. “Бу безнең өчен бик кызыклы тәҗрибә һәм Эльмира безгә каршы килә алмаслык тәкъдим ясады. Хәзер безнең бик ныклы, яхшы төркем формалаша. Миңа калса, начар жанрлар була алмый − бары яхшы һәм бик үк яхшы булмаган көй генә булырга мөмкин. Без исә бик яхшы көйләрне генә уйнаячакбыз”, - диде Андрей Руденко.
Лилия ЛОКМАНОВА
--- | 22.03.2016