Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Салават белән Гүзәлем концертларын туктатырга мәҗбүр

$
0
0
22.03.2016 Шоу-бизнес
Җырчыларның концерт графиклары берничә атналар, хәтта берничә айлар алдан төзелә. Әмма, ни кызганыч, дөнья булгач, төрле хәл була, бар да планлаштырганча гына бармый.

"Гүзәлем белән бергә чирләп киттек әле, грипп иярде", - диде Салават Миңнеханов "Матбугат.ру" хәбәрчесенә. Температуралары да югары икән.

Шул сәбәпле концертлары турын туктатып торырга мәҗбүр булганнар. Бүген 22 март көнне Мамадышта һәм иртәгә 23 март көнне Кукмарада буласы тамашалар кичектерелеп тора.

Шулай ук, иртәгә Салават белән Гүзәлем каләм һәм микрофон әһелләрен җыеп, матбугат конференциясе оештырмакчылар иде. Ул да булмый.

Җырлы гаиләгә тизрәк терелүләрен теләп калабыз.

 


---

--- | 22.03.2016

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>