Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Бәхетсезләр бергә булырга мәҗбүр

$
0
0
23.03.2016 Ир белән хатын
Cоңгы бер елда Россиядә өйләнешүчеләр саны да, аерылышучылар да кимегән. Росстат мәгълүматларына караганда, узган ел илдә 1,1 миллионнан артык гаилә теркәлгән. 2014 елда исә 1,2 миллионлап пар никахын рәсмиләштергән булган. Аерылышу очраклары белән дә шул ук хәл. Узган ел Россиядә 611 мең гаилә таркалган булса, аннан алдагы елда аерылышучылар саны 693 меңнән арткан.
“Икътисадый кризис чорында гөрләтеп туйлар ясап өйләнешү күпләрнең көченнән килми. Шул вакытта бүген иң бәхетсез парлар да элеккечә үк бергә яшәргә мәҗбүр. Ник дисәң, катлаулы чорны үзең генә ерып чыгуга караганда, икәү уздыру җиңел­рәк”, – ди белгечләр уенын-чынын кушып. Россиядә туучылар саны кимүгә дә борчыла алар. Узган ел илдә туучылар саны (1 миллион 944 мең кеше), алдагы ел белән чагыштырганда, 3 мең 200 кешегә азрак булган.   Үлүчеләр исә – 1 миллион 911 мең кеше. Аларның күбесе кан әйләнеше сис­темасы авырулары (924 мең кеше), юл һәлакәт­ләрендә (24 мең), сыйфатсыз аракы белән агулану (9 мең) нәтиҗәсендә бакыйлыкка күч­кән. “Соңгы бер­ничә дистә елда Россиядә үлем очраклары кимү кү­зәтелә. Тик шатланырга иртәрәк. Без моңа кадәр тәгәрәгән упкыннан чыктык. Шул гына. Чынлыкта исә без 50 ел элек булган вәзгыятькә әйләнеп кайттык. Монысы белән дә горурланырлык түгел. Бу яктан башка илләр күпкә алга китте. Ә без һаман бер урында таптанып торабыз”, – ди “Югары икътисад мәктәбе” Милли тикшеренү институтының демография институты җитәкчесе Анатолий Вишневский. Бел­гечләр фике­рен­чә, Россия­дә үлем очраклары 2004 елдан кими башлаган. Тик аның алдыннан 1990 еллар башында һәм 1998 елда бу күрсәткеч кисәк кенә артып алган.
---

--- | 23.03.2016

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>