Яңа ел алдыннан башкала мэриясе Казансу елгасының уң як ярында төзелеш эшләре алып бару темасына ачык тыңлаулар үткәрергә карар кылды.
Хакимият биредә мәктәп һәм балалар бакчалары, шулай ук күңел ачу, сәүдә объектлары, офислар, шул исәптән океанариум һәм Универсиада медиаүзәгеннән гыйбарәт яңа торак массивы төзергә ниятли.
Теләгән һәркемгә катнашу мөмкинлеге тудырылган ачык тыңлаулар 27 декабрьдә 15.00 сәгатькә билгеләнгән. Анда шәһәр хакимияте киң катлам җәмәгатьчелек белән 189 гектардан артык мәйданны биләгән территориядә төзелеш эшләре алып бару турында фикер алышырга ниятли. Сүз Декабристлар, Чистай урамнары һәм Әмирхан проспекты белән чикләнгән яр буе линиясе турында бара, билгеле булганча, бу тирәдә аквапарк һәм боз аренасы бар инде.
Проект авторлары күзаллавынча, яр буенча көчле инфраструктурасы булган торак массивы үсеп чыгачак (биш балалар бакчасы, мәктәп, хастаханә, сөт кухнясы, җир асты гаражлары...). Дөрес, моның өчен әле барлыгы 650 квадрат метрны тәшкил иткән шәхси корылмаларны сүтәргә туры киләчәк. Моннан тыш, яр буенда «Казан Ривьерасы» манарасы» комплексы составында эшлекле һәм сәүдә үзәге төзү, 2 мең тамашачыга исәпләнгән океанариум, «Леруа Мерлен» сәүдә үзәге һәм казан рәвешендәге Универсиада медиаүзәген сафка бастыру күздә тотыла. Бүгенге көндә әлеге медиаүзәктә төзелеш эшләре кайный - бинаның бетон каркасы инде әзер диярлек. Ул Казанны бөтен дөньяга танытучы символ булачак. Студентлар уеннары тәмамланганнан соң, бинада шәһәр ЗАГСы урнашачак.
Аңлашыла ки, яңа биналар кору яңа юллар төзүне дә таләп итә. Шул рәвешчә, Сибгат Хәким һәм Бондаренко урамнары озынайтылачак, Декабристлар урамы астыннан тоннель һәм җир асты юл кичүләре барлыкка киләчәк.
Әйтергә кирәк, яр буенда төзелеш эшләре алып бару проектында парк һәм шәһәр бакчалары булдыру да каралган. Аларның берсе медиаүзәк янында пәйда булачак.
Роберт ИСХАКОВ
№ | 24.12.2012