Эстрадага “Син минем янымда” җыры белән килеп кергән Ранил Нуриевны тиз арада “йолдыз” ясап куйдылар. Зәңгәр экраннарда клибын еш әйләндерәләр, интернет челтәрендә караучыларның исәбе юк. Татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре, хәтта шоу-бизнеста кайнаучы, алып баручы Ксения Собчак та игътибарсыз калдырмаган. “Син минем янымда” җырына төшерелгән клипны караганнан соң, уртак танышлар аркылы яшь җырчыны үзенең бер кичәсенә чакырган.
— Кичәләрдә күп йөрим. Мәскәүгә дә еш чакыралар. Ксения үткәргән кичәгә дә теләп бардым. Аның белән күрештек. Сүзне озак тотмады, клип турында фикерен әйткәч, “Татары молодцы!” — диде. Бу яхшы бәя. Гомумән, җыр уңышлы булды, — ди Ранил.
Безнең белешмә:
Тулы исеме: Ранил Данил улы Нуриев
Туган урыны: Казан шәһәре
Туган көне: 23 март, 1986 ел
Белеме: Казан юридик институтын тәмамлаган
Гаилә хәле: өйләнмәгән
— Ранил, сине шушы җыр танытты. Ул ничек туды?
— Мәктәптә укыганда ук җырлар яза идем. Әти-әнием синтезатор алып биргәч, шактый көйләр тудырдым. Әмма, кызганыч, уен коралын сатканда иҗат иткән бөтен көйләрем аның хәтерендә китеп барган. Бик сирәге генә искә төште. Аларның берничәсе репертуарымда бар.
“Син минем янымда” җырына килгәндә, сүзләрен Ләйлә Дәүләтова язды. Кушымтасын үзем иҗат иттем. Машинада барганда күңелдә җыр юллары туа башлады. Шундук композитор Марат Мухинга киттем. Ул көен язды. Бу җыр ике көн эчендә туды. Җиңел дә булды, күңелгә дә ятты.
Клипны Казанда төшердек. Матди яктан кесәгә шактый сукты. Тәүге клип бит, акча кызганмадым, барысы да югары дәрәҗәдә булсын дип тырыштым. Клип өчен фигурист кызны озак эзләдек. Аны башта аквапаркта төшерү идеясе белән чыкканнар иде. Әмма ризалашмадым. Беренче клипта ук ярымшәрә чыгуны хупламадым.
Төшерү процессы 2-3 көн вакытны алды. Көн-төн эшләдек. Шугалакта кешеләр китеп беткәнне көттек, шуның өчен төнге сәгать 3 тә дә эшләргә туры килде. Клип биергә дә өйрәтте әле үземне (көлә).
— Дәүләт хезмәткәре булуың эстрадага комачауламыймы?
— Мәктәпне тәмамлаганда әти: “Ирләр өчен кирәкле, төпле һөнәр сайла, җырларга кайчан да өлгерерсең”, — диде. Үкенмим. Бер-берсенә зыян китерми генә эшлим. Үз эшемдә дә еш кына төрле кичәләр алып барырга туры килә. Кыскасы, бушка эшләнә торган эшләрдә гел катнашып йөрим (көлә). Студент елларында да җәмәгать эшләрендә актив идем. Файдасы тими калмады анысы, тәҗрибә туплана барды, югары стипендия алып укыдым.
— Әти-әниең кайсы өлкә кешеләре?
— Әнием Мөнәвәрә элек төзелештә эшләде. Аннан бөтен вакытын без өч баланы тәрбияләүгә бирде. Әтием төзелеш оешмасында эшләп йөри. Икесе дә матур җырлыйлар. Әтием баянда оста уйный. Чыгышлары белән икесе дә авылдан. Әти — Әтнә, әни Балтач якларыннан. Безнең балачак та авылда узды. Яллар җиттеме, каникул башландымы, салага сыза идек. Андагы барлык эшләрдә катнашып, рәхәтләнеп татарча сөйләшеп, авыл малайлары булып үстек. Хәзер генә сирәгрәк кайтыла, вакыт җиткереп булмый.
Туганнарыма килгәндә, апам Эльмира кияүдә. Ике бала тәрбиялиләр. Сеңлем Ләйсәнгә 20 яшь, студент. Аның үсеп җиткәнен сизмәдек тә. Киләсе елга кияүгә чыгарга җыена.
— Сеңлеңә юл биргәнсең. Үзең кайчан планлаштырасың?
— Берничә тапкыр никахка кадәр барып җитә яздым инде (көлә). Шул хакта сөйли генә башлагач, аралар өзелде. Төрле очракта төрле сәбәп килеп чыкты. Хәзер ашыкмыйм да. Карьера ясап, матди мөмкинлекләрне тагын да җайлыйсым килә. Ә болай кызлар җитәрлек (көлә).
— Сайланасыңдыр?
— Булгалый (көлә). Артык тыйнаклар ошамый миңа. Үзен караган, тәрбияләгән, аралашырга кызык булганнарына өстенлек бирәм. Иң мөһиме татар булсын.
Буйдак тормышның рәхәтен күреп, үз фатирымда ялгызым яшәп ятам. Ашыйсы килгәндә апам гел үзенә чакырып тора, әнине әйтмим дә инде. Өйдә вакыт булганда үзем дә пешерәм. Ач торганым юк (көлә). Уңган булуымны ишеткәннәр, ахры (көлә), “Секреты татарской кухни” тапшыруына да чакырдылар. Анда эченә алма тутырып үрдәк пешердем. Бик тәмле килеп чыкты. Бергәләшеп 5 минутта үрдәкне “бөкләп салдык”. 7 гыйнварда күрсәтергә тиешләр.
— Ранил, атлар фермасы булдыру хыялың барлыгын да әйткән идең. Ул әле дә үз көчендәме?
— Атлар өчен үлеп китәм. Андый ферма булдыру балачак хыялы. Ипподромга йөрим, Арча районының Балыкчылар авылына еш кайтам. Биш яшемдә үк: “Үскәч, үземнең ат фермамны булдырачакмын”, — дип йөргәнмен. Киләчәктә, Алла боерса, моны гамәлгә ашырырга тырышачакмын.
— Яңа елга нинди планнар корасың?
— Дуслар белән бергәләшеп 25 енә билет алдык. Мисырга очарга җыенабыз. Әмма ел азагына хәтле эшләп бетерәсе эшләр исемлеге зур әле. Әгәр өлгермәсәм, бармый калуым да бар. Мин нәрсә телим, шуңа җайлы гына ирешә торган кеше. Быел гына ничектер эшләр авыррак барды. Киләсе ел бары җиңеллекләр алып килсен иде дип телим.
Әти-әнисе һәм сеңлесе янәшәсендә
Бала чагы
"Мин атларга гашыйк"
Лилия ЙОСЫПОВА
№ |