Сугыштан соңгы елларда авыл халкы бер-берсе белән бик тә аралашып яши иде. Минем бала чагыма туры килгән алтмышынчы елларда да бу күркәм гадәт югалмаган иде әле.
Без, бала-чагалар, кышын-җәен урамнан кайтып кермичә, әллә нинди уеннар уйлап табып, шуның белән мавыгып, көн үткәрә идек. Мыек чыгарган яшь егетләр, буй җиткергән сылу кызлар язгы, җәйге матур кичләрдә бергә җыйналышып, тирәкле болыннарда, хәтфә яшел чирәмле иркен тыкрыкларда җырлы-биюле уеннар оештыралар иде. Көз көне, кыш башында каз өмәләре, сугым мәҗлесләре башлана иде. Яшьләр авыл урамнарында гармун тартып җырлап-биеп, егетләрне армиягә озаталар. Китәсе егет дуслары арасында үз кадерен белеп, киң күкрәген киереп горур атлый, капка төбенә озатырга, күреп калырга чыккан карт-коры, егетләргә ияреп чапкан бала-чага белән саубуллашып, сөйгәненең кичтән үк биреп куйган чигүле кулъяулыгын болгый. Озын кышкы кичләрдә җиткән кызлар чиратлап оештырган аулак өйләрдә гармун тавышы, җыр-биюләр тынмый. Армия хезмәтен тәмамлап кайткан “гөрнәдир”дәй нык, чибәр егетләр шул аулак өйләрдә үзләренә яр сайлый. Авылда туйлар, аш-сулы күңелле мәҗлесләр китә. Кышкы кичләрдә әби-бабайлар да моңсуланып тик кенә ятмыйлар. Аларның урыны – мәҗлес түрендә. Мәҗлессез кичләрдә картлар намазга билгеләнгән йортка җыйналалар. Намаздан соң кордашлары белән ил-көн хәбәрләре турында гәпләшеп, үткәннәрен искә төшереп сөйләшеп кич утыралар. Кич утыру дигәннән, авылның сугыш арты кызлары, тол аналар, тол апалар да кимен куймый иде. Эшләп үткән җәйдән соң бер-берләренә чиратлап җыйналышып, күңелле итеп кич утыралар иде. Җырлыйлар, бииләр, бәетләр, мөнәҗәтләр әйтешәләр. Башларыннан узганнарны искә төшереп, елашып та алалар.
Кышкы озын кичләрдә, мич артындагы сәндерәгә ятып, шул апа-әбиләрнең “иҗат җимешләрен”, тормыш тарихларын тыңлап үстем мин. Аларның авыр, хәсрәтле язмышлары турында сөйләүләрен үсмер йөрәгем белән бик авыр кичерә идем. Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, әгәр шуларны язып барган булсам, шуларны әдәби яктан әйбәтләп эшкәртә алсам, том-том романнар, повестьлар чыгарырга җитәр иде.
Бер тол әбинең бәхетсез күрше карчыгы турында сөйләве күңелемә аеруча уелып калды. Әби аны күрше карчыгы үзе сөйләгәнчә хикәяләде.
– Ирем сугышка киткәндә өч яшьлек кызым белән сәләмә-җимерек өйдә калдык. Үз ягымнан әти-әнием күптән тиф авыруыннан үлделәр, бер туганым да юк. Ир ягыннан да каенатам сугышка чаклы үлгән, каенанам бүген-иртәгә үләсе, бик авыр хәлдә ята. “Үз нигеземдә үләм”, – ди, көн саен иртә-кичен барып, аны карыйм. Аның да йорты төртсәң ишелергә тора. Азык запасы көннән-көн бетүгә таба бара. Колхоз да ярдәм итми. Барысы да фронтка диләр. Кыш башында “ирегез үлде” дигән хәбәр алдым. Көне-төне күземнән яшь кипкәне юк. Ничек яшәргә, бу баланы ничекләр үстерергә? Хәсрәтләрне уртаклашырга яраган бердәнбер якын кешем – каенанам да үлеп китте...
Ачлы-туклы колхоз эшендә таңнан-таңга чиләнеп йөргән көннәрнең берсендә колхоз рәисе кәнсәләргә чакыртты.
– Окоп казучылар исемлегенә керттек, фәлән районга окоп казырга барасың, – ди.
– Минем бит дүрт яшь тә тулмаган балам бар, аны кемгә калдырыйм? – димен.
– Теләсәң кемгә калдыр. Ил, партия кушканны үтәми булмый, – ди. Үзе миңа карап мут елмая. Заманында матур идем, чая идем. Кыз вакытымда шул рәис, миннән шактый өлкән булса да, гашыйк булып, өйләнергә теләп йөргән иде. Бу юлы ачыктан-ачык:
– Менә шулай, Сәлимә (исеме үзгәртелде). Яки минем яшьлек мәхәббәтемне кабул итеп җариям буласың. Балаң белән тук булырсың, зыян-золымнан саклармын үзеңне. Яки ил, партия кушканны тыңларга туры килер, – дип чыгарып җибәрде.
Ни әйтергә белмичә, күз яшемә төелеп чыгып киттем. Дәшмәвемне ризалык дип уйлаган күрәсең, шул кичтә үк килеп җитте елгыр рәис. Бер пот чамасы он, зур гына кисәк тана ите, тоз, шырпы, чәй кебек нәрсәләр алып килгән. Ни хәл итим, власть аның кулында. Шул кичтә үк бирелдем. Беләм, иремнең, ата-аналарымның рухлары каршында гөнаһлымын. Рәиснең хатыны, балалары каршында да гаеплемен. Тик нишлим соң?! Баламны ач үлемнән саклап каласым килде. Тормышның кырыслыгыннан, кешеләрнең ерткычлыгыннан күңелем катты. Рәискә йөзем елмайса да, күңелем елмаймады. Аннан туган балаларны да кызганмадым. Тугыз ай корсак тутырып, исән-имин балалар тапсам да, туган берен мендәр каплап үтерә бардым. Мәетләрен бакча башында ызанга илтеп күмдем. Бәйләп-чорнап йөргән корсагымны авылдашларның кайсы сизде, кайсы юк. Белгәненә үле туды дидем, белмәгәне төпченмәде. Ул кыямәт көннәрендә һәркемнең үз хәле хәл иде шул. Шул авыр заманда рәиснең җариясе булганга балам белән тамагым тук, өстем бөтен булды. Сугыштан соң йорт төзетте үзебезгә. Үзе белән йөргән чорда дүрт бала тапканымны белде бит. Барысы да үле туды дигәнемә дә ышанмагандыр. Шулай да үзе үлгәнче ташламады мине. Бакча башымны зират итүем, зина кылып яшәвем, дүрт баламны үтереп күмүем белән бәндәләр каршында да, Алла каршында да чиксез гөнаһлымын. Менә шуңа да җан бирә алмый газапланам...
Авылда кич утыручыларның икенче төркеме дә бар иде. Аларын әбиләр “гөнаһлар төркеме”, “алласызлар”, “Шайтан кавеме” дип атыйлар иде. Болары шул авыр заманда комсорг, парторг, укытучы булып эшләгән “актив яшьләр”, шул ук әбиләрнең урактан, ындыр табагыннан кайтканда ыштан бөрмәләре, култык асларыннан яшерелгән ашлык бөртекләре эзләүчеләр. Шул “тырышлыклары” белән шактый гына толларны, солдатларны тимер рәшәткә артына озатучылар. Сугыш афәтләрендә үзләре дә ирләрен югалтып тол калган апалар, кылган гөнаһларын “мәскәүский” яки самогон белән “юып”, артельләрендәге ир-атлар белән ашап-эчеп, җырлашып утыралар иде. Менә шундыйлардан башланган динсезлек, күңел ачу мәҗлесләре халык арасында тамыр җибәреп, бүген инде чәчәк атып уңышларын бирә. Динсезләр тарафыннан изелгән, әмма иманына, диненә тап төшермәгән, сөйгәненең рухына, биргән вәгъдәсенә тугры калган ак әбиләребез, тол апаларыбыз күптән гүр ияләре булды. Җанын, тәнен пычраткан, динсезлек юлыннан китеп, гөнаһ сазлыгына батканнар да күптән мәрхүм инде. Әмма Ислам диненә капкалар ачылып, аек, матур киләчәккә бару юлы иркен вә киң булса да, халык гөнаһлы шайтан сазлыгыннан чыгарга теләми. Тамырларына чаклы агулангач савыгулар кыен икән шул...
Казан.
Мансур ИСХАКОВ
№ |