Безгә дигән Канарларга...
Татарстанның халык артисты Равил абый Шәрәфиев гаиләсе һәр Яңа елны бергәләп өйдә каршылый. Модага ияреп чит илләргә барып йөрмиләр икән. Равил абый яңа елны чит илдә каршылауга каршы түгел үзе. «Җылы якка барып кояш күреп кайтсаң, начар булмас иде», – ди. Ләкин... Бу мәсьәләгә карата Равил абыйның хәтта җыры да бар:
Кесәмдәге кульяулыкның
Чит-читләре чигелгән.
Безгә дигән Канарларга
«Тот капчыгың!» – диелгән.
Шәрәфиевлар быелгы Яңа елны да Канар утрауларында түгел, Казанда каршылаячаклар. Равил абыйның беркайчан да ризык әзерләү тирәсендә булашып йөргәне юк икән. Хатыны Раушания апа пешергән ризыкка күбрәк өстенлек бирә. Шәрәфиевлар яңа елының традицион ризыклары – пилмән һәм каз!
Чит ил, дип – өйдә калу
Татарстанның халык артисткасы Римма Ибраһимова шулай ук яңа елны чит илдә каршылауга каршы түгел. Шулай да, әлегә кадәр бу бәйрәмне гел өйдә каршылау гына насыйп булган аңа. «Балалар инде мөстәкыйль яшиләр. Шулай да Яңа елда бергәләп җыелу – традиция», – ди Римма ханым. Бу гаиләдә төп ризык – мичтә пешкән каз икән.
Каз + пилмән = Яңа ел
Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов гаиләсендә дә һәр яңа ел тутырган каз ашаудан башлана. Аннан инде алмашка пилмән көтеп тора. Хәйретдиновлар ел саен ясалма чыршы бизиләр. Исе булмаса да – яме була.
«Шартлыйм дип торам» дигәнче...
Татарстанның атказанган артисты Резидә Шәрәфиева Яңа ел каршылау өчен ризыкны ким дигәндә өч көнгә җитәрлек итеп әзерли. Яңа елга аларга туганнары килә. Бәйрәмне каршылап, туганнары таралышкач, үзләре генә калып, өч көнгә әзерләнгән ризык белән «көрәшәләр» икән. Бу гаиләдә әзерләнә торган ризыклар – тутырган каз йә булмаса индоутка, бик күп санда пилмән, сарык ите, 10-15 төрле салат. Резидә Шәрәфиеваның бу кадәр ризыктан соң зифа буйлы булып кала алуы сәеррәк, кәнишне.
Килсәгез – ярый, килмәсәгез... үзегезгә карагыз
Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров шулай ук плитә тирәсендә йөрми. Анда җәмәгате Люция булаша. Яңа елны каршылау өчен Рөстәм Закировның көче кергән бердәнбер эш – пилмән бөгешү. Шуның белән аның кулинар шөгыльләре тәмамлана. Яңа ел каршыларга дуслары яки туганнары килсә – куып кайтармыйлар. Мәҗбүриләп кунак чакырмыйлар һәм үзләре дә бу көнне өйдән чыгып китмиләр. Закировлар да Яңа ел саен каз пешерәләр.
Татар артистлары Яңа елны йолдызнамәләр кушканча түгел, күренгәнчә, традицион ризыклар белән каршылый. Ат елы килә дип – солы, Куян елы килә дип – кишер, Кәҗә елы килә дип кәбестә ашап утыручылар юк диярлек. Шулай дөрес тә. Бездә Кытай түгел бит... әлегә.
Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
№12 |