Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Телне берәү дә тыймый, әмма үсеше авыр бара

$
0
0
18.04.2016 Милләт
Татарстанда дәүләт телләренә кагылышлы кануннар җитәрлек. Аларны куллануны Мәскәү дә тыймый. Әмма ике дистәгә якын вакыт узса да, татар теле барыбер икенче планда кала. Татар теленең дәрәҗәсе турында соңгы вакытта түрәләр дә, депутатлар да, җәмәгатьчелек тә баш вата. Чынын да, тел турындагы бәхәснең тынганы юк.

Татарстанның “Дәүләт телләре турында”гы канунына тиздән чирек гасыр тула. Әмма тел мәсьәләсе, татар телендә белем бирү, телгә өйрәтү, аны эштә куллану кебек сораулар һаман да бер тирәдәрәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та даими рә­вештә түрәләрне, тел өчен җаваплы кешеләрне, депутатларны да шелтәли. Урын­лы тәнкыйть. 

Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этносоциология бүлеге галим­нәре “Казанның тел ландшафты” дип исемләнгән китапчык бастырды. Казандагы берничә урамның элмә такталарын тикшергәннән соң татар теленең кулланышын бары 5 процент булганын санап чыгарганнар. Бусы да – татарча-русча язылган вариантлар, ә саф татар телендә язылган визуаль мәгълүмат юк диярлек. Андыйлар якынча 1 процент тәшкил итә. Галимнәр әй­түенчә, Казанда чит телнең кулланышы татарныкыннан күбрәк. Хәтта инглиз теленә карата ихтирам зуррак булып чыккан. Элмә такталарын бары тик инг­лизчә генә ясалганы – 6 процент. Урыс теле белән бергә кулланылган инглиз телле элмә такталар – 9,5 процент. Ягъни, бергә 15 (!) процент булып чыга. Ә татарга шул 5 проценты белән юанырга туры килә, әле җитмәсә шыр хаталы!   Аудиовизуаль мәгълү­мат­ны ике телдә бирү бер проблема булса, ачуны кабарта торган тагын бер күренеш – министрлар, эре­ле-ваклы түрәләрнең татар телен үз эшләрендә кулланмавы. Татар теленең дәрәҗәсен күтәрү уңаеннан нинди механизмнарны булдырырга, түрәләрне дә ике­теллелеккә карата мөнәсә­бәтен уңай якка боруның нинди ысуллары бар? Мә­сәлән, штраф сала башласалар, бер телдә генә сөйләшү дә җитә дип уйлаучы тү­рәләр кымшана башламасмы икән? Шушы көннәрдә Татарстан Дәүләт советында узган матбугат очрашуында Бөтендөнья татар конгрессы рәисе, “Татарстан – Яңа гасыр” депутатлар төркеме вәкиле Ринат Закиров: “Бу мәсьәлә бар, Хөкүмәт эшендә татар теле төшеп кала, аны куллану тиешле дәрәҗәдә түгел. Бу вәзгыятьне үзгәртергә мөм­кин. Канун бар, әмма аны гамәлгә ашырыр өчен кирәкле норматив актлар ясалмаган. Бу мәсьәлә хәл ителмәгән”, – диде.   Сүз уңаеннан, татар телен эшендә кулланучылар­ның хезмәт хакларына 15 процент өстәмә түләү дә каралган. Аңа укытучылар, медицина хезмәткәрләре, халык белән эшләүче түрә­ләрнең бер өлеше ия булырга тиеш. Әмма анысы да эшләми. Март башында бу уңайдан Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков та депутатларны шелтәләде. Әмма депутатлар, моңа кадәр өстәмә акча түләүгә икътисадый кризис комачаулады дип аңлатты. Ринат Закиров исә хәлләрнең яхшы якка таба борылуын белдерде. Ул азмы-күпме Татарстанда тел мәсьәләсе хәл ителә, барысын да кара төсләрдә күрергә кирәкми, алга китеш бар, дип әйтте. Әмма милли мәгариф өл­кәсендә мәсьәләләр җитди. Депутат үзе дә БДИдан куркып, ата-аналарның рус телендә белем алуны хуп­лавына аптырый. “Барысы да БДИдан курыкты. Татар теле дә кирәкми! БДИны гына яхшы билгеләргә бир­сеннәр дип фикерлиләр. Мәсьәлә шунда ки, Казанда татар дип саналган мәктәп­ләр дә нинди телдә белем бирүне үзе хәл итә. Ул бер яктан татар белем учагы булып исәпләнә, әмма төгәл фәннәр – русча бара. Гуманитар фәннәргә генә татар теле кала. Татар мәктәбе икән, ана телендә белем би­релергә тиеш. Һәр баланың ана телендә белем алырга хокукы бар”, – диде ул.   Депутатларга, берни эшләмисез, дип әйтү артык каныгу булыр. Мисал өчен, алар шушы көннәрдә Татарстан Хөкүмәтенә Казанда сәләтле татар балаларына гимназия-интернат ачарга кирәклеге турында мөрә­җәгать юллады. Шулай ук химия, физика, математика, биология фәннәреннән татарча укыту, олимпиадалар уздыру, факультатив рә­веш­тә латин һәм гарәп графикасында татар язуына өйрәнү өчен шартлар тудырырга кирәклеге әйтелде. Бу турыда Татарстан Хөкү­мәтенең аерым карары булырга тиеш. Әмма урыс телле кайбер матбагалар факультатив дәресләрне дә күпсенеп, Татарстан 90 нчы еллар башына кайта, мил­ләтчелек арта дип лаф оручы язмаларын тарата башлады инде.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

--- | 18.04.2016

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>