Киләчәккә кире кайтып буламы? Бары үткәннәргә генә кире кайту мөмкин дип уйлаучылар, сез ялгышасыз! Чөнки моның шулай булуын “Көлке терапия” дәлилләп күрсәтергә җыена.
Узган гасырның 80-90нчы елларында булган хәлләрне яхшы хәтерлисездер, яхшы хәтерләмәүчеләр дә бар. Ә моннан бер 15-20 елдан соң ни булачагы исә һәркемгә кызык! Шушы ике вакыт аралыгын тоташтырып, сезне үткәннән киләчәк очышына эстраданың иң шәп юмор осталары әзерли: Равил Шәрәфиев, Әбри Хәбриев, Фәрит Галиев, Раил Садриев, Рәшит Шамкай, Лидия Галиева, Рифат Зарипов, Илдар Ямалиев, Мирхәт Гайсин, Рәвешләр, Аманулла, Алсу Фаракшина. Әле аларга “энерджайзер” Мунир Рахмаев, җыры белән бәреп егучы Илсөя Бәдретдинова, “Зө-Ләй-Лә” кызлары, тагын Иркә, Ленар Сәйфиев, Ильмира Нәгыймова да кушылса – һичшиксез, әлеге очыш уңышлы булачак!
Киләчәккә кире кайтканда үткәнегезне онытсагыз да, киләчәктән бүгенгегә кире әйләнеп кайтырга һәм 16 февраль көнне “Көлке терапия”гә килергә онытмагыз!
Димәк, 17:00 сәгатьтә “УНИКС” концертлар залында “Киләчәккә кайту” дип исемләнгән “Көлке терапия”дә очрашканга кадәр!
Белешмәләр өчен телефон: 297-43-77
Билет бәясе: 450-750
№ |