Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Төннәр озын, көннәр кыска (“Сәхнә”. 2010 ел, декабрь) #7188

$
0
0
05.01.2013 Җәмгыять
Елның бүтән айлары каршында бер гаебе булмаса да, декабрьне мин өнәп бетермим (гафу ит, декабрь). Төп сәбәбе балачак белән бәйледер. Иртә караңгы төшә, без йокларга ятарга мәҗбүр. Ә минем укылып бетмәгән кызыклы китабым бар. Лампа яндырыр идең, керосин юк. Аннары шунысы да бар әле – мин кечкенәдән үк караңгыны яратмыйм. Элек караңгыдан курка идем, хәзер никтер шомлы. «Караңгыны карак ярата» дигән әйтем миңа бик ошый. Караңгы чырайлы кешеләрне дә яратмыйм. Кара мәче юлымны киссә дә кәефем китә. Хәтта кара кара белән дә язмаска тырышам. Әллә Туфан исемен яки фамилиясен йөрткән кешеләргә кара төс килешмиме икән? Татарның бөек шагыйре Хәсән Туфан да шигырьләрен яшел кара белән яза иде.

Безнең әти дә яратып бетерми иде бугай декабрьне. Стенадагы кадакка элеп куелган числалыкның (бездә календарьны шулай диләр) битен ертып ала иде дә «Кыскара әле», – дип, ертылган битне икенче кадакка «кигезеп» куя иде. Бу сүзне ул декабрь ае буена әйтә иде. Нәрсәнең кыскарганын без белә идек. Хәер, шул ук декабрьдә көннәр озыная башлагач:

– Бүген бер минутка озынайды, – дип елмая иде. Озынайды дигәннән, бер әкәмәт вакыйга искә төште. Өлкәнрәкләрдән үрнәк алып, без дә (14-15 яшьтәгеләр) кышкы аулак өйләргә кич утырырга җыела идек. Бөтен фурмысын китереп утырабыз: үзебезгә күрә күз төшеп йөргән кызларыбыз да бар. Шулар белән чоланга «кәҗә карарга» чыгабыз. (Әй, бүгенге заманның кәттә кызлары, «кәҗә карау»ның ни икәнен белмәсәгез, әбиләрегездән сорагыз). Миңа да бер кыз белән «кәҗә карарга» туры килде.

– Барыгыз, кәҗә бәрәнләмәдеме икән, карап керегез, – диделәр дә, бер кызны алып, чоланга чыгып киттем. Чыгуын чыктык та, нишләргә белмибез. Ишеткән бар анысы – «кәҗә карарга» чыккан кызны кочаклыйсың икән. Безнең заманда кызлар кочаклау зур егетлеккә санала иде. Торабыз шулай. Караңгы булса да, кызның янымда икәнен тоям – җылысы сизелә. Ләкин кочакларга оялам. «Нишлисең, оятсыз», – дип әйтер төсле. Әйтергә сүз табылмый. Шунда әтинең иртән әйткән сүзе искә төште.

– Көн бер минутка озынайды, – дип сүз башладым. Кызымның да теле ачылды:

– Әйдә керәбез, туңам, салкын, – диде.

Шунда, «Җылытыйммы?» дип әйтәсе дә, кочакка аласы гына бит. Их, хәзерге тәҗрибәм булса... Әй, яшьлек! Әллә нинди вакыйгалар онытылган, бу онытылмый. Декабрь елның соңгы ае шул, үткән елга йомгак ясый торган ай. Киләчәктә искә алып сөйләрлек ниләр булды соң әле бу айда? Сәясәткә керәсем килми. Туйдырды, ялкытты. Бәяләр күтәрелә дә күтәрелә. Газга, электрга. Нигә икәнен аңлатып бирүче юк.

– Газга ник күтәрелә? – дип сорасаң,

– Электрның бәясе артты, – диләр.

– Электрныкы нигә артты? – дисәң,

– Газ бәясе артты, – диләр.

Юк, кирәкми, сәясәт тә, икътисад та кирәкми. Декабрь ае иң караңгы ай, якты истәлекләрне искә төшереп юану яхшырактыр. Башка елларның декабрендә нинди истәлекле вакыйгалар булган соң әле?

Уйлап-уйлап тордым да, декабрьдә татар тарихына бәйле зур вакыйгалар булмаган шикелле. Россия тарихында иң истә калганы – декабристлар восстаниесе. Рәсәйдәге тәртипсезлеккә, деспотизмга риза булмыйча, хәтта дворян малайлары баш күтәрә. Баш күтәрүчеләрнең бишесен асалар. Күпләрен Себергә сөрәләр. Болар гаҗәп түгел. Күтәрелгән башны кисү гадәткә кергән нәрсә инде. Ә менә Себергә сөрелгән ирләре артыннан хатыннары китү – монысы гаҗәп. Ул хатыннар бит безнең авыл хатыннары кебек ат урынына җигелеп, ишәк урынына эшләп каешланганнар түгел, аларның нәфис куллары кашык тотса да кабара торган булган. Киткәннәр, ирләре артыннан Себергә – сөргенгә киткәннәр. Димәк, көчле рухлы булганнар. Бүгенге кызларыбыз нишләр иде икән? Хәер, андый сынауны үтәргә язмасын.

Декабрь тагын Россия империясен алыштырган СССР төзелү белән дә истәлекле. Тик бу яңа империянең гомере кыска булды. Истәлеккә «Союз нерушимый» дигән сүз генә калды. Юкә бау белән генә бәйләп куелган Союз тиз өзелде. Россиядәге гарип милли сәясәтнең яшәү сәләте юк шул. Ул сәясәт бүген дә дәвам итә – ахыры ни белән бетәрдер, Ходай үзе генә белә. Бүгенге яшьләр 5 нче декабрьнең кайчандыр бәйрәм көн булганлыгын да белмиләр. Без бәйрәм итә идек. СССР Конституциясен (төп закон) кабул иткән көн иде ул. Патша указлары белән генә яшәргә күнеккән ил төп закон нигезендә көн итәргә тырышып карады. Ләкин ул төп закон эшләмәде диярлек. Декабрь аенда эшләгән эш хәерле булмый, күрәсең. Хәер, декабрьдә кабул ителмәсә дә, Россия Конституциясе дә үз вазыйфасын үтәп җиткерми шикелле. Декабрь ае узган елга йомгак ясау ае да бит. Ничек яшәдек соң әле 2010 елда? Бу сорауга барыбыз да «корылык үзәккә үтте», дияр. Әйе, шулай. Андый афәтне Ходай бүтән күрсәтмәсен инде. Корылыкның кайберәүләргә файдасы да тигәндер. Эшләргә тиешле эшләребезне табигать кәпризләренә сылтап, судан коры чыга белүче илдә яшибез ләбаса. Күбрәк зарлана башладым. Әлеге дә баягы декабрьне өнәп бетермәвем аркасындадыр.

Ходайның биргәненә шөкер, яшибез бит әле. Менә Яңа ел да җитә. Котлашырбыз бер-беребезне. Көннәр дә озынаер, дөнья да яктыра төшәр. Котлы булсын Яңа ел! Котлы булсын!

 


Туфан МИҢНУЛЛИН

№12 |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>