Соңгы елларда Яңа ел бәйрәме күпләр өчен шампан шәрабе, өстәл тулы ризык, төне буе уйнап-бию булып күңелдә кала. Бала-чага бакчада, мәктәптә Кыш бабай, Кар кызы белән очраша. Әкрен генә чит ил традицияләре дә ныклап урнаша башлады. Мәсәлән, кайберәүләр бүләкләрне чыршы төбенә күмеп куялар.
Яңа елны каршылау йолаларының да заман белән үзгәрүе – табигый күренеш. Ләкин үзебезнең татар халкына гына хас йолаларны гасырлар бүләге итеп саклыйсы иде. Элекке елларда Яңа елны каршылау гореф-гадәтләре бүгенгеләргә охшаганмы? Аларда аерма бармы? Безгә генә хас йолалар яшиме әле? Шул максат белән Аксубай районының Яңа Үзи авылына барып анда яшәүче әби-апалар белән очрашасы иттем.
Геройларымның яшьләре бик җитди: Сибгатуллина Фатыйма Минвәли кызына 92 яшь, Вәлиәхмәтова Миңнеруй әби Шәфикъ кызы 87 яшендә. Узган гасыр башында туган кешеләр. Бу әбиләр үзләренең олы яшьләре, озын гомер итүләре белән генә дә зур хөрмәт уяталар. Аларда ниндидер күңел чисталыгы, гел шөкер итеп яшәүләре белән үзләренә тартып торалар. Яңа ел турында сорауларыңа җавапны гомер юлларының бихисап вакыйгаларына бәйләп сөйлиләр.
Фатыйма әби бүген ялгызы гына, чиста, матур өйдә гомер итә. Аны күршеләре Наҗия һәм Рамил Исакаевлар карап торалар. Сап-сары кәрәз төсендәге, бернинди буяуга батырылмаган ап-ак чиста җылы өйдә, дөньясына шөкер итеп, күршеләренә, авылдашларына рәхмәт укып яши әбекәй. Минем Яңа ел турындагы сорауларым әбекәйнең хәсрәтләрен дә кузгатты бугай. Аның өч баласы булган, өчесе дә нарасый вакытларында ук үлгәннәр. Олы баласын табар вакыт җиткән көннәрдә – Яңа ел тирәсендә кер чайкарга төшкәч, аягы таеп китеп, Идел елгасында уелган бәкегә чума ул. Якында эшләүче урыс агайлары тартып та чыгаралар, тик сабые гына исән туа алмый. Ире Шәяздан абый исә сугыштан әйләнеп кайтмый.
– Сугышка хәтле Ленинградтан ары Северостройда тордык. Яна елны төрле халык төрлечә каршылый иде. Без – татарлар тыйнаграк идек шул, – ди әбекәй.
1914 елда туган кешенең бала чагында ниндирәк булды икән соң ул Яңа елны каршылау? Балачак Яңа еллары әби күңелендә инде тоныкланган. Алай да бәйрәм рухы сеңгән мизгелләр аның хәтерендә җемелдәп алды. “Пешеренә-төшеренә иде әниләр, безгә –бала-чагага тәм-том бирәләр иде”, – диде Фатыйма әби.
Миңнеруй әби Үзи авылының фельдшеры булып эшләүче кызы Гөлнур Фатыйховада яши. Мин кергәндә әби дисбесен тартып укып утыра иде. Әбисен, әнисен тамашачы итеп Яңа ел шигырьләрен сөйләүче, Кыш бабай, Кар кызы булып уйнаучы оныгы Нургизә дә бар. Кызыкай икенче сыйныфта гына укый. Әле әбисе, әле әнисен барып үбеп, колакларына нидер пышылдап, бәйрәм шатлыгы белән очынып йөри ул. Әбисе бала чагындагы Яңа ел бәйрәмен искә төшергәндә аның итәгенә үк менеп, һәр сүзен йотып утырды. 1926 елда туган Миңнеруй әбинең бала чагында узган Яңа ел бәйрәмнәре Фатыйма әбинең истәлекләренә охшаган.
– Яңа елны без әти-әниләр белән догалар укып көтә идек. Догаларны аякка баскан беребез әтиләргә карап өйрәнә идек. Үзебез дә Кыш бабай булып киенә идек. Бүләк алганнарымны хәтерлим. Кыш бабай миңа үзе ясаган чәчәкләр (кар бөртеге) биргән иде. Ул вакытта конфетлар да матур иде. Мин 1927 елда салынган унъеллык мәктәптә укыдым. Мәктәптә чыршы куялар иде. Өйдә чыршы куйганны хәтерләмим. Олылар Яңа елны өйдә каршылый. Алар аны Нардуган бәйрәме диләр иде. Яңа елда әни ике таба белән күп итеп мич коймагы, йомырка пешерә иде. Без сеңлем белән әтинең тезендә утырабыз. Безгә савыт белән шул коймакларны тоттыра иде дә: “Барыгыз, тирә-күршегә шушы күчтәнәчләрне өләшегез, киләсе елда тормышлар мул, тыныч булсын”, – ди. Без карга батып, битлек киеп, бөтен күршеләргә йөреп чыгабыз. Ә күршеләр безгә өстенә бәрәңге яккан кабартма, тәм-том биреп чыгаралар. Әни биргән савытларны без тутырып кайтабыз да барыбыз бергә чәй эчәбез. Ә сугыш вакытында әрекмән коймакларын пешереп, әни күршеләрне сыйлый иде“, – дип сөйләде Миңнеруй әби. Менә бу бәхетле минутларны әбинең хәтереннән кырык өч яшеннән кызы кебек тол калып (Гөлнур ханымның ире Рәшит тә вафат булган), колхозның чөгендер, суган басуларында узган авыр хезмәт еллары да юа алмаган.
Бу гаиләнең ишеге һич ябылмый. Әнә күрше чуаш авылыннан авыру ханым Тамара килеп керде. Аңа табындагы бар нәрсәдән өлеш чыгарып, сәдака бирделәр. Мин әби белән әңгәмә корган арада Гөлнур ханым авыру авылдашына барып укол кадап килде. Мәкаләмдәге әбиләрдән безгә – Гөлнур ханым белән минем буыныма, ә бездән исә замана баласы Нургизәгә күчеп килүче, гасырдан-гасырга тапшырылып, татар халкының кунакчыллыгын, татулыгын, рух матурлыгын саклаган матур йоласы –Нардуганы яшәүгә көч биреп, хәсрәтләрне оныттырып дәвам итә.
Миңнеруй ГАЙФУЛЛИНА-ХӘБИБУЛЛИНА
в„–1-2 | 07.01.2013