Энҗе Гасыймова банк системасында эшли. Әмма безне ул башка һөнәре белән кызыксындырды. Энҗе ясаган тортлар күз явын алырлык. Күбесе татарча язулы. Һәр тортның үз тарихы бар икән. Моны безгә Энҗе үзе сөйләде:
- Әлеге тортлар минем өчен хобби. Пешерергә бик яратам. Үз бәйрәмнәремдә күреп, дуслар, танышлар да кызыкты. Аларның да туган көннәренә күтәреп бара башлагач, инде дусларның дуслары сорый башлады (көлә). Заказларым бик күп, тик эшкә чыккач, вакыт җиткерүе бик авыр, күбесен кире борырга туры килә.
- Мондый торт бик кыйммәткә төшәдер?
- Уртача бәясе 500-600 сум. Бер килосы. Гадәттә, 2-4 килога заказ бирәләр.
- Тортлар арасында сәер бизәлешлеләре дә бар.
- Әйе, һәркайсының үз тарихы. Кем заказ биргән? Ни өчен? Бик кызык. Гадәттә, клиент бүләкне төрле кызыксынуларга, хоббиларга, хыялларга бәйли. Әни-каенанага, мәсәлән, бакчадагы кәбестә, кишерләрдән торган композиция ясаганым бар. Һәр торт үзенчә кызык. Менә, үзегез карагыз.
Фото # 1
Фото # 2
Фото # 3
Фото # 4
Фото # 5
Фото # 6
Фото # 7
Фото # 8
Фото # 9
Фото # 10
Фото # 11
Фото # 12
Энҗе Гасыймова
---
в„–--- | 17.01.2013