Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Өмет яшәтә мине #7271

$
0
0
21.01.2013 Җәмгыять
Чистайда гомер итүче Сәрия Урманчеева ярдәмгә мохтаҗ. Аңа табиблар “спинальная амиатрофия взрослых” дигән диагноз куйган. 30 елдан артык Чистайның 2нче гимназиясендә балаларга музыка дәресләре укыта ул. Шуның 11 елын мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары да булып торган. “Соңгы арада музыка дәресләре генә укыта башладым. Йөрү авырлашты”, – ди Сәрия ханым.

“Моннан тугыз ел элек кинәттән аксый башладым. Күренмәгән табибым калмады. Әмма ГИДУВка барып эләккәч кенә, миндә ниндидер башка авыру барлыгын  ачыкладылар. Төгәл диагноз куяр өчен Мәскәүгә җибәрделәр. Ә анда исә менә шушы диагнозны куйдылар. Әлеге авыру нәселдән, стресс кичерүдән, организмга инфекцияләр эләгүдән булырга мөмкин икән”, – дип сөйли Сәрия Шәриповна.

Сәрия ханымга – 51 яшь. Мус­куллары кыскарып, аяклары йөрми башларга мөмкин икән аның. Үзе  авыруы турында барысын да белә. “Моннан өч ел элек  чирем турында белешә башладым. Интернетка кереп мине дәвалый алырлык клиникалар эзләдем. Бар ул андый клиника. Мәскәүдә урнашкан.  Күзәнәкләр куеп аякка бастырмакчы булалар. Әмма анда барыр өчен 1 мил­лион сум акча кирәк. Ке­шедән беркайчан да ярдәм сорамадым. Бу юлы да бик уңайсызланам. Әмма бер нишләп булмый. Яшисем, те­реләсем, үз аякларымда йө­рисем килә. Әле бит балаларым да башлы-күзле түгел. Дәү әни, әби шатлыкларын кичерәсем килә. Безнең гаилә өчен әлеге сумма күтәрә алмаслык. Без 10 ел буе 10 мең акчаны читкә куеп барсак та, аны җыеп бетерә алмыйбыз бит. Газета укучылар арасында мәрхәмәтле кешеләр булмасмы дип “Ватаным Татарстан” укучыларына мөрәҗәгать итеп карадым”, – ди ул.


Реквизитлар:

Получатель: Урманчеева Гельсария Шарипжановна

Наименование банка: Сбербанк России ОАО Чистопольское отделение №2555/053 г. Чистополь, ул. Ленина, д. 2а

Банк получателя: Волго-Вятский банк СБ РФ

Кор. счёт 30101810900000000603

Расч.счёт 30301810942006006215

БИК 042202603 КПП 165202001

Код КОНХ 96130 ИНН 7707083893

Код ОКПО 02821853

 

1

2


Гөлгенә ШИҺАПОВА

в„–8-9 | 18.01.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>