Чит тел сүзләрен кыстырып сөйләшүчеләргә штраф салырга йә аларны, гомумән, эштән куарга кирәк. ЛДПР фиркасе җитәкчесе Владимир Жириновский әнә шундый тәкъдим белән чыкты. Бу мәсьәлә буенча закон проекты да әзерләнә икән. Жириновский әйтүенчә, алар хәтта кулланырга ярамаган чит тел сүзләре исемлеген дә төзергә җыеналар. “Ни өчен әле “арадашчы” дигән сүз булганда, “дилер” дип әйтергә”, – ди партия башлыгы. Ә сезнеңчә, чит тел сүзләрен тыярга кирәкме?
Җәүдәт СӨЛӘЙМАНОВ, профессор, КФУның информацион системалар кафедрасы мөдире:
– Чит тел сүзләренә каршы тору, минемчә, ахмаклык. Чөнки тел шулар исәбенә байый. Ә үз телеңдә булган сүзләр урынына башкасын кертсәң, монысы икенче ахмаклык була. “Тарак” урынына “расческа” дип әйтеп булмый бит инде. Әмма “интеграл” урынына “кәкре таяк” та туры килми. Миңа калса, бу мәсьәләдә ике нәрсәгә игътибар итәргә кирәк. Беренчедән, үзеңдә булган сүзләр урынына чит телдән сүз алуның кирәге юк. Икенчедән, инде андый төшенчә юк икән, тел закончалыкларын исәпкә алырга кирәк. Жириновскийның тәкъдиме аның тарихи рус теленең каян килеп чыкканын белмәвенә барып тоташа. Рус теленең 99 процент сүзе йә Европадан кергән, йә татарчадан күчкән. Әмма чит телдән сүз алмый да мөмкин түгел. Шунсыз без дөньядан артта калабыз. Ат терминнары белән генә яшәп булмый бит. Әмма чит тел сүзләрен татарчалаштырып яңгыратуга игътибар итәргә кирәк. Соңгы 20 ел эчендә татар теленә кергән сүзләрне кулланмыйча, сөйләшә алмыйбыз. Без бит инде “санак” дигән сүзне дә кертеп карадык. Әмма хәзер үзем дә “компьютер” дим. Үзебезчә генә сөйләшеп, үзебезчә генә аралашып булмый.
Роберт МИҢНУЛЛИН, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе:
– Мондый тәкъдимнәр беренче тапкыр гына яңгырамый инде. Берничә ел элек “доллар” дигән сүзне тыю турында да сүз чыккан иде. Әмма бүген долларсыз берни эшли алмыйлар. Аның үзен дә, сүзен дә кулланалар. Чит тел сүзләре – зур проблема ул. Әмма аннан котылып буладыр дип уйламыйм. Әйтик, рус теленең зур өлеше фәкать чит тел сүзләреннән тора. Без менә яңа законнар кабул итәбез. Бигрәк тә финанс һәм икътисад мәсьәләләренә кагылганнары тоташ чит ил сүзләреннән генә тора. Күбесен татарчага әйләндерә дә алмыйбыз. Бигрәк тә соңгы 20-30 елда рус телен чит ил сүзләре басып алды һәм бу процесс кызу темплар белән бара. Миңа калса, Мәскәүдәге лингвистлар, филологлар бу мәсьәләгә кул селтәде инде. Шуңа күрә Жириновскийның бу тәкъдиме дә аптыраган үрдәкнең күлгә арты белән чумуы кебек килеп чыга. Гомумән, соңгы вакытларда Дәүләт Думасы өченче-дүртенче пландагы мәсьәләләр белән күбрәк шөгыльләнә. Мин үзем көнкүрештә чит сүзләрне кулланмаска тырышам. Әмма чыгыш ясаганда, ниндидер терминнар кирәк булганда, бөтен Россия халкы кулланган сүзләрне кулланырга туры килә. Чит телдән кергән бик күп сүзләр эчемне пошыра. Тик телне вата-җимерә әйтергә туры килә инде.
Рәшит САБИРОВ, нәфис сүз остасы, Татарстанның халык артисты:
– Мин үземне татарча чиста сөйләшә торган кеше дип саныйм. Үзем авыл малае, татарча белем алдым. Тик кайчак рус сүзләрен дә кулланырга туры килә. Чит тел сүзләрен бик күп кулланучылар да бар. Бигрәк тә телевидениедә. Әңгәмә барышында татар кешесе татарча сөйли алмый. Берничә генә чит сүз кыстырып җибәрсәләр, түзәргә була әле. Тик болар сөйләгәннәренең 70 процентын русча әйтә. Моңа эч поша, җыерылып-куырылып куям. Нигә аларны эфирга чыгаралар микән? Әмма үземнән дә рус сүзләре чыгып китә. Кайчак аларны сәхнәдән кеше көлдерер өчен дә әйткәлибез. Жириновский штраф тәкъдим итә инде. Тик тормышта алай гына булмый шул.
в„–13-14 | 25.01.2013