Ни пычагыма кирәк булды икән хөкүмәткә коммуналь түләүләрне электронлаштыру? Кемгә файдалы икән ул яңалык? И-и, элек тәмле йокылар йоклый идем. Айның урталары җитәрәк соңгы елда манма тиргә батып уянам: бүген акча түлисе көн!
Акча чыгудан түгел, түли алмый интегүдән стресска юлыгырсың!!! Чөнки терминал дигән терминатор уйлап таптылар. Мисал өчен: без яши торган Айдаров урамында Россия саклык банкының бердәнбер филиалы бар. Анда да гел чират булгач, Мәскәү базарына барып түләштергәләдем. Инде Айдаров урамындагысын бөтенләй бикләп куйдылар. Почтада түләр идең, процент алалар. Халыкта бит “әндри казнасы” юк. Әле җитмәсә, пенсия биргән көннәргә туры килү сәбәпле, почта лаеклы ялдагылар белән мыжгып тора. Чиратсыз кергәнеңне сизсәләр, әби-бабайлар, Сталинны искә ала-ала, сине туфрак белән бергә чәйнәп төкерергә мөмкиннәр.
Мескен халык (бигрәк тә эш кешесе) кая барырга тиеш икән соң? Элек җайлы иде, тере кешегә – кассир янына килеп акчаңны түләп сдача ала идең. Хәзер “түгәрәкләү” гамәлен искә төшердек. Мәсәлән, газ өчен 303 сум килде ди. Терминалга 310 сум итеп түгәрәкләргә кирәк. 300 генә түләр идең – куркыта, чөнки икенче айга сиңа пинә язарга мөмкиннәр. Яисә, өй телефоны өчен 917 сум килгән дип алыйк. 920 сумга кадәр түгәрәкләр идең – унлыклар юк! Бөтен кибетләрне урап ай башыннан ук йөзлек, иллелек, унлыклар туплый башлыйм – күзгә кырып салырлык бер кәгазь унлык табышлы түгел. Хет ятып ела... 950 тәңкә итеп түлисе килми. (Эшләп тапкан хәләл акча бик кадерле була). Бөтен кибетләргә хәзер тимер унлык тутырдылар. Ә тимерне бит, гафу итегез, терминал кабул итми. Шушы хәлләрне уйлап карагач, безнең дәүләт әллә юри халыкка мәшәкать чыгару өчен бу адымнарны тормышка ашыра микән дигән көфер уйлар башка килә. Алла сакласын!
Без бәяләр артуга, коммуналь чыгымнарның күтәрелә баруына күнектек. Шулар өчен түләүне дә катлауландырмасыннар иде инде. Пәйгамбәребез дә авырайтмагыз, җиңеләйтегез, дигән. Чиратта 80 яшьлек әбиләр иза чигә. Кассадан киңәш биреп тору өчен куелган кызлар да кайчак аңлатып-булышып җитешә алмый, һәркемнең үз эше җитәрлек бит. Шундый кызларның берсенә ачу килгән чакта:
– Ник кенә бу геморройны уйлап чыгардыгыз соң? – дидем.
– Өйрәнергә кирәк, апа, урамда ХХI гасыр! Рәсәй Президентының боерыгы шундый, – ди.
– Әбиләрне интектерәсез бит...
– О-о-о! Ул әбиеңнәр Сездән кәттәрәк эш итәләр электрон ысул мәсьәләсендә, артларыннан җитешеп булмый...
Юк, килешмим. Элек барыбер җиңел иде. Хәзер проблема өстенә проблема: акча вакларга (таба алсаң), эшли торган терминал эзләргә һәм, кертә алсаң, акчаңны кертергә. 4-5 төрле түләүне аңышып башкарганчы 5-10 минут үтә, арттагы кешеләр кыбырсый, сине әкрен уйлауда, тормозлыкта гаепли башлый. Ә еш кына тоткарлык ясаучы – компьютер-терминал булып чыга. Элек бер сәгатьтә хәл итә торган түләүләр буенча бүген бер атна йөрергә кирәк! Ә вакыт бит ул үзе дә акча, җәмәгать!
Архивларны да электронлаштыру турында сүз бара. Әгәр шулай була калса, бөтен тарихи мирас юкка чыгарга ихтимал. Кәгазьдәге тарихи информация, барыбер, ышанычлырак. Ә монда бер вирус керде исә, “Хуш, авылым!” Галәмнән ниндидер электр-магнит дулкыннары җиргә килеп афәт чыгару мөмкинлеге турында да фикер йөри. Әгәр рас килсә, бөтен электрон система, энергетика гамәлдән чыга дигән сүз бу. Исән кала алган бәндәләр урамда казан асып аш пешерә торганга әйләнә. Бер Аллакаем саклый күрсен, шул хәл килеп чыкса, коммуналь түләүләрнең дә хаҗәте калмаячак.
Минем сүзем шул: йә кәгазь унлыкларны кайтарыгыз, йә долой терминалыгызны!
Гөлҗиһан ГАЛЛӘМОВА
в„– | 26.01.2013