Алексеевск районы Левашово авылында яшәгән 15 яшьлек Рүзәл Хәйбуллинның сәер үлеме турында язган идек.
Шушы хәлләрдән соң, Гөлчәчәк Хәйбуллинаның тәрбиягә алган ике кызын кире балалар йортына алачаклар икән, дигән хәбәр дә таралды. “Бу хакта кызларның үзләренә үк җиткезгәннәр. Олысы өч көн елады. Аларның бездән китәсе килми. Мин дә кызларымны беркая да җибәрмим. Шул балаларның йөрәген боза башладылар. Тыныч кына яшәргә ирек бирмиләр. Рүзәлемнең ник үлгәнен минем дә беләсем килә. Төшләремә дә керми, ичмасам”, – дип өзгәләнә ул.
Тәрбиягә алынган малайның үз-үзенә кул салуы зур гауга куптарды. Материалны (18 гыйнвар, №8-9) газетага әзерләп бетергәч, социаль челтәрләрнең берсендә Рүзәлгә атап ачылган төркемдәге кызлар язуына да тап булган идек. Анда, үләр алдыннан Рүзәл миңа смс җибәрде, дип язылган. Әмма әнисе Гөлчәчәк ханым улының ике айдан артык телефоны булмавы турында сөйли. “Ул көнне иртән Рүзәл йөгереп кенә каядыр барып килгән”, – ди ул. Бу хакта аңа ире әйткән. Мәктәптә гел дус булып йөргән кыз сөйләвенә караганда, алар бер-берсен ошатканнар. “Ноябрь аенда Рүзәл минем янга килде дә, әти-әнием синең белән аралашмаска куша, диде. Шуннан соң бик сирәк очраша башладык. Соңгы мәртәбә ул минем янга 11, 18 декабрьдә килде. Килә дә, хәлләр сораша, ә аннары кызлар белән телефоннан сөйләшеп утыра иде”, – ди. Ә иң соңгы смс алган, районга ярышларга бергә йөргән дус кызы Рүзәлнең гаиләсеннән зарланмавын әйтә. “Беркайчан да әти-әнисе турында начар сүз әйтмәде. Бик акыллы, тырыш, шат малай иде. Ә смс чынлап та башка кеше телефоныннан килде”, – ди ул.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
в„–13-14 | 25.01.2013