Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Бала күпме тора? #7319

$
0
0
29.01.2013 Җәмгыять
Түрәләр уллыкка бала алган гаиләләргә бирелә торган акчаны арттырырга тәкъдим итә. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре фикеренчә, ата-аналарны табу гадәттәгедән авыррак булган балаларны үзләренә алган кешеләргә 100 мең сум акча түләргә кирәк. Әлегә бу сумма 13 мең сумны тәшкил итә.

Билгеле булганча, узган ел ахырында Россиядә АКШ гражданнарына бездәге ятим балаларны уллыкка алуны тыю турында закон чыкты. Шуннан соң түрәләргә уллыкка алу мәшәкатен җиңеләйтү бурычы йөкләнде. Әлеге эшне Рос­сиянең Фән һәм мәгариф министрлыгына тапшырдылар.  Ата-аналарны табу авыр булган балалар арасына түрәләр инвалидларны, 10 яшьтән олырак балаларны, абыйлары-апа­ла­ры яки энеләре-сеңел­ләре булганнарны кертә. Министрлык әзерләнгән карар проектында әйтелгәнчә, мондый балаларны аерым категориягә кертергә кирәк. Түрәләр фике­ренчә, алар­­­­ны уллыкка алырга теләгән гаилә яши торган то­ракның мәй­данына да игътибар бирү дөрес түгел. Фатир яки йорт санитария һәм техник таләпләргә туры килә икән – шул җиткән. Медицина белеш­мә­ләренең эшкә яраклылык вакытын да өч айдан алтыга җиткерү турында карар кылганнар. Алайса, еш кына башка документлар артыннан йөргән­дә, болары ис­кергән булып чыга икән. Уллыкка алу мәсьәләсендә суд кабул иткән карарның үз көченә керү вакытын да 30 көннән 10га калдырмакчылар.

Әлеге проектлар бәхәс уятырга өлгерде инде. Берәүләр телгә алынган суммаларның бик кечкенә булуын, икен­челәр, гомумән, ятим балалар мәсьәлә­сенең акча белән хәл ителмәс­леген алга сөрә.  Телгә алынган суммаларның вәз­гыять­­не үз­гәртмәячәге белән бел­гечләр дә килешә. Алар фикеренчә, дәүләт беренче чиратта инвалид балаларга кыйм­мәтле операцияләр ясау, аларга даими медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсен хәл итәргә тиеш.


---

в„–16 | 29.01.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>