2015 елның 1 гыйнварыннан Россиядә паспортларны пластик картага алмаштыра башлаячаклар. Кәгазь паспортлар исә 2025 елның 1 гыйнварында тулысынча гамәлдән чыгачак.
Бу турыдагы нигезләмә ике көн элек Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы сайтына урнаштырылган. Документны Россиянең федераль миграция хезмәте эшләгән. Нигезләмәне төзүчеләр кәгазь паспортларны пластик картага алмаштыру кәгазь боткасын киметергә ярдәм итәчәк, юридик яки башка дәүләт хезмәтләре күрсәткән вакытта кыңгыр эшләр башкаруны чикләячәк дип хәбәр итәләр. Алар фикеренчә, пластик карта куллану өчен дә уңайлырак, аңа зарар килү мөмкинлеге дә азрак.
Электрон паспорт хуҗасы турында шәхси мәгълүматларны гына түгел, ә аның үзенә генә хас булган мәгълүматны, мәсәлән, тавышын, бармак эзләрен, язу рәвешен дә үзендә саклаячак. Ул кәгазь паспорт кебек үк 14 яше тулганнарга тапшырылачак. Электрон паспортның гамәлдәге вакыты 10 ел булыр дип көтелә. Картаны алмаштырганда махсус дәүләт пошлинасы түләргә туры киләчәк. Исем-фамилия, туу көне һәм урыны үзгәргән, картага зыян килгән очракта да аны яңасына алмаштырырга мөмкин булачак.
Пластик карталар 2015 елның 1 гыйнварыннан кулланылышка керәчәк. Бу вакытка кадәр карта алып өлгермәгәннәр иске паспортларыннан файдаланып тора ала. Халыкка пластик карталарны тапшыру 2015 елдан соң да дәвам итәчәк. Яңа төр паспортка тулысынча күчеп бетү өчен 10 ел вакыт бирергә җыеналар. 2025 елның 1 гыйнварында исә кәгазь паспортлар тулысынча гамәлдән чыгачак.
в„–17 | 30.01.2013