Соңгы елларда дәүләт балаларны физик яктан тәрбияләүгә игътибар бирә башлады. Димәк, боз кузгалды. Безнең өлкәдә, мәсәлән, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзелә һәм анда шөгыльләнүче балалар, яшьләр саны көннән-көн арта. Гомумән, мәктәптән тыш спорт чаралары күбәйде. Яңа укыту программасы буенча физкультура дәресләре саны артты.
“Балалар наркотикларга каршы», «Тәмәкегә каршы» кебек акцияләр, флешмоблар еш үткәрелә. Күренекле сәясәтчеләр, атказанган шәхесләр, данлы спортчылар иҗтимагый чаралар аша физкультура һәм спортны, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалыйлар.
Узган атна ахырында шундый чара Спас районында да үтте.
«Лукойл» спорт клубының 15 еллыгына багышланган «Без бер команда» дигән Бөтенроссия хәйрия акциясен тормышка ашыручы атаклы спортчылар, сәяси эшлеклеләр һәм район хакимияте вәкилләре тантаналы рәвештә Спас ра-йонында чаңгы сезонын ачтылар. Илебезнең чаңгы ярышлары федерациясе президенты, олимпия һәм дөнья чемпионы Елена Вяльбе, өлкә бокс федерациясе президенты, дөнья чемпионы Андрей Гоголев, Дәүләт Думасы депутаты Александр Василенко, «Лукойл» спорт клубы җитәкчеләре Владимир Золотухин, Антон Мишин, «Глобал Менеджмент» оешмасының генераль директоры Наил Измайлов яшьләрне спорт белән дус булырга чакырдылар, уңышлар теләделәр һәм спорт инвентарьләре бүләк иттеләр. Хуҗалар исеменнән рәхмәт сүзләрен олы кунакларга район җитәкчеләре Андрей Ганенков, Татьяна Бирюкова, өлкә билбаулар белән көрәш федерациясе президенты Рамил Салихҗанов белдерделәр.
Көндезге 12 сәгать тулуга Спасның үзәк мәйданына шактый күп халык җыелды. Араларында номерлы майкалар кигән чаңгычылар аеруча аерылып торды. “84 чаңгычы катнаша ярышта”, - диде район спорт комитеты белгече. Шул йөзгә якын чаңгы сөючеләр сафында Татар Моклокасы мәктәбе укучылары да бар иде.
Олы кунаклар, район башлыклары чаңгычылар алдында бер-бер артлы чыгыш ясаганнан, уңышлар теләгәннән соң ярыш башланды. Чаңгычылар трассага чыкты… Ә без бәйрәмнең икенче өлешенә, җирле агропромышленность техникумының физкультура - сәламәтләндерү бинасына киттек.
Гимнастика, бокс, билбаулар белән көрәш секциясендә шөгыльләнүче балаларның күрсәтмә чыгышларын (показательные выступления) карап, Спас районында яшь, талантлы спортчылар байтак дигән фикергә килделәр кунаклар.
Билбаулар белән көрәшнең бөтен матурлыгын, көчен Татар Моклокасы көрәшчеләре Илнар Зайцев, Илдар Усманов, Илшат Измайлов, Дамир Жамалетдинов күрсәттеләр. Бокс серләрен өйрәнүчеләр дә бар икән бу авылда, ул -Рушан Арифуллин. Бокс буенча дөнья чемпионы Андрей Гоголев егетләрнең чыгышын караганнан соң болай диде: “Провинция талантларга бай. Россиянең данын спорт дөньясында иң югары дәрәҗәләргә күтәрүчеләр төбәкләрдән, ясалма хоккей кырларыннан, күл өсте бозларыннан, җимерек, җиһазларга ярлы мәктәп спорт залларыннан чыккан самородоклар. Ә билбаулар белән көрәштә киләчәк универсиадада сезне берсүзсез уңышлар көтә”, - диде атаклы боксчы.
Спорт бәйрәменең соңгы һәм иң күңелле өлеше – чаңгычыларны бүләкләү район мәдәният йортында үтте. Призерлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Ә спаслыларга иң мөһим бүләк - атаклы спортчылар белән җылы аралашу, аларның игътибары һәм истәлеккә алган автографлары булды.
Автор фотосы.
Р.СӨННӘТОВ
в„–3 | 25.01.2013