Соңгы вакытта безнең өлкәдә губернатор Валерий Шанцев инициативасы белән авыл хуҗалыгына күбрәк игътибар бирелә, ярдәм ителә башлады. Авыл җирләренә инвесторлар җәлеп итү дә аның казанышы. Нәкъ менә шул темадан Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит СӨЛӘЙМАНОВ белән (фотода) әңгәмә кордык. Шуның бер өлешен сезгә тәкъдим итәбез.
- Халит Мөхәммәтович, быел Сез җитәкләгән милли районга Татарстаннан зур инвестор килә дип ишеттек.
- Әйе, “Алтын Саба” чикләнгән җаваплылык ширкәте белән без бу хакта күптән җитди сөйләшүләр алып бардык. Ниһаять, алар безнең якларга килеп, без тәкъдим иткән инвестицион мәйданчыкларны карап чыктылар. Һәм, әйтергә кирәк, безнең тәкъдимнәр аларга ошады. Шуннан соң без бергәләп өлкә авыл хуҗалыгы министрына әлеге проектка Түбән Новгород өлкәсенең приоритетлы инвестицион проекты статусы бирелүе турында мөрәҗәгать иттек һәм хуплау таптык.
- Проект дисез, ул проект турында җентекләбрәк әйтсәгез иде.
- “Алтын Саба” Яндавишчада юридик теркәлү узды инде. Анда төзелеш материаллары җитештерерләр һәм 1080 баш сыердан торган сөт комплексы төзерләр. Ә елга 12 мең тонна күркә ите җитештерү комплекслары, комбикорм заводы Салганда урнашачак. Күркә итен эшкәртү цехлары Уразавылда булыр дип күздә тотыла. 2014 елда әлеге проект үз продукциясен бирә башларга тиеш.
- Өй куяннары фермасы да Өчкүлдә үсә бара...
- Монысы да районга, авыл җиренә инвесторлар җәлеп итү нәтиҗәсе. Шушы авылдан чыккан эшмәкәр әлеге елның көзенә кадәр куяннар санын 8 меңгә кадәр җиткерәчәк. Районның җитештерүчәнлек көчен инвесторлардан башка үстерү бүген бик кыен. Шуңа күрә, мөмкин кадәр районыбызга инвесторлар җәлеп итәргә кирәк.
Сүз уңаеннан мин Мансур Садековка зур рәхмәтләремне белдерер идем. Быел ул безгә 40 миллионнан артык акчалата ярдәм итте. Шуның исәбенә без оптимальләштерүгә дучар ителгән, әмма саклап калган мәктәпләребезне тотабыз, “Коммунальщик” муниципаль предприятиесенә чүп ташыр өчен зур яңа автомобиль сатып алдык, яңа иҗтимагый мунча төзедек һәм башкасы.
О.ХӨСӘИНОВ
в„–2 | 18.01.2013