Социаль челтәрләр тиз арада халык тормышының аерылмас бер өлешенә әйләнде дә куйды. Инде 50-60 яшен тутырган кешеләр дә шул сайтларда «язышу» белән мәшгуль.
Руслар - чит илдән, ә татарлар - руслардан үрнәк ала дигәндәй, социаль челтәрләр популярлашу белән бер-бер артлы татарча танышу, аралашу сайтлары да барлыкка килә башлады. Озак та үтми, алар татар яшьләре арасында популярлашып өлгерде. Сайтны эшләүчеләр социаль челтәрләрнең төп максатын - Җир шарының төрле почмакларында яшәүче татарларны берләштерү, аларның үзара аралашу, дуслашуы өчен шартлар тудыру, дип билгели. Тик соңгы арада әлеге сайтларның эшчәнлеге бөтенләй бүтән юнәлеш алды кебек.
Татарча социаль челтәрләр - бер төнлек мәхәббәт эзләү урыны?
Танышларым-дусларым арасында әлеге сайтларда утыручылар байтак. Кагыйдә буларак, монда теркәлү узган егетләр - кызлар белән, ә кызлар егетләр белән танышырга тели. Араларында нәкъ менә әлеге сайт аша танышып табышкан, матур гаилә корып гомер итүчеләр дә юк түгел. Шулай да, соңгы арада бу социаль челтәрләрдә «бер көнлек мәхәббәт» өчен генә теркәлүчеләр артканнан-арта кебек. Иң кызганычы, күпләр моны яшереп тә тормый, танышу максатларын статусларына кадәр үк чыгарып язып куя. Ә инде уй-фикерләрен бөтен кешегә фаш итәргә «читенсенүчеләр» исә, фотосы ошаган берәр кызны очрашуга чакырып «чакыру» җибәрә.
Төнге очрашуга да чакыралар, бозым да салып бирәләр
Соңгы ике ай эчендә генә дә бер танышыма шундый эчтәлектәге 4 хат килгән. Икенче бер танышым исә ике шундый чакыру алгач, сайттагы битен тиз арада юкка чыгарган. «Соңгы арада ул сайтта утырырга курка башладым. Әллә нинди оятсыз смслар җибәрәләр. Моңа кадәр андый эчтәлектәге хәбәрләрне телевизор экраннарыннан һәм радио аша гына ишеткәнем бар иде. Үзебезнең татарлар арасында да тулып ята икән бит андыйлар. Әле җитмәсә, бер апаең, «яраткан егетеңә яки кызыңа бозым салырга булышам - мәңгегә синеке булачак», дип хат салган. Шундук сайттагы битемне бетереп аттым», - дип сөйләгән иде ул ачынып.
Татар яшьләре оятсыз мәзәкләр ярата?
Чыннан да, кайсыбер телевидение каналларында эфирга чыга торган кыска вакытлы очрашу, танышу турындагы игъланнарга күнегеп беттек бугай инде. Радио аша телефон номерларын әйттереп, тиз генә танышып, «аралашырга» теләүчеләргә дә игътибар итмибез - бер колактан керә, икенчесеннән чыга. Ә менә татар сайтларындагы шундый хәбәрләр турында ишеткәч, әллә нишләп милләтебез өчен оят булып китә.
Шунысы үкенечле, татарлар арасында әхлаксызлыкны хуплаучы «җәмәгать эшлеклеләре» дә юк түгел. Татар дискотекаларының кайбер алып баручылары яшьләрне билдән түбән мәзәкләр сөйләп көлдерә, татар җырларына ярымшәрә кызлар «go-go» биеп рәхәтләнә. Татар яшьләрендә әхлаксызлык тәрбияләүне, аларны юлдан яздыруны максат итеп куйган татарча сайт та бар, хәтта. Татар яшьләренә бу кызык, алар билдән түбән мәзәкләргә мохтаҗ, без аларга көннәрен күңелле һәм рәхәт итеп уздырырга ярдәм итәбез, янәсе.
Әлбәттә, татар яшьләрен барысын да бер калыпка салырга ярамый - араларында төрлесе бардыр. Аларны гаепләү, «сез шундый, сез мондый, бусы ярый, тегесе ярамый», дип лекция уку да дөрес булмаячак. Шулай да, татар сайтлары, танышу, аралашу өчен социаль челтәрләр яшьләрне әхлаксызлыкка өндәргә түгел, ә, киресенчә, аларда әхлак тәрбияләргә тырышырга, дөрес яшәү рәвешен пропагандаларга тиештер, мөгаен.
Рәмзия ЗАКИРОВА
в„– | 04.02.2013