Түбән Новгород өлкәсе төрле дини һәм мәдәни традицияләрнең үзара дуслыкта сакланып килүенә ачык мисал булып тора. Шуны исбатлап, өлкәбезнең Баш ярминкә бинасында барча милли-мәдәни оешмалар Губернатор чыршысында катнаштылар. Төрле милләт вәкилләре өлкәбезнең барча районнарыннан килгән күпсанлы кунакларга үзләренең гадәти аш-суларын тәкъдим иттеләр, өс-киемнәрен күрсәттеләр.
Төбәгебездә үз халкы өчен мөһим эшләр алып барган Нижгар татарларының милли-мәдәни автономиясе дә “Туган як” милли-мәдәни үзәге белән берлектә бу чарада актив катнашты. Автономиянең яшь активистлары, “Мирас” ансамбленең кызлары һәм егетләре милли киемнәрдән кунакларны татар халык ашлары белән сыйладылар. Ә бу хуш исле тәмле ризыкларны автономия активистлары Равилә һәм Адилә ханымнар әзерләгән иде. Теләгән кеше гөбәдия, пәрәмәч, өчпочмак, бәлеш, чәк-чәк, кош теле, талкыш кәлеве, кыстыбый кебек таба ашларының рецептлары белән дә таныша алды.
Гомер-гомердән татарлар игенчелек һәм умартачылык белән уңышлы шөгыль-ләнгәннәр. Шуңа күрә, безнең киң танылган чәк-чәкнең нигезен әлеге продукт-ларның тәшкил итүе гаҗәеп хәл түгел. Беренче карашка, чәк-чәкне әзерләү хикмәтле кебек күренмәсә дә, ул күп көч куюны таләп итә һәм аңа зур игътибар, шактый вакыт кирәк. Шунлыктан аны зур бәйрәмнәргә һәм олы кунакларга гына әзерлиләр. Губернатор чыршысында катнашучыларга чәк-чәкне авыз итү бәхете елмайды, чөнки бу безнең өчен зур бәйрәм иде. Иң күңеллесе – табыныбыз тирәсендә кунаклар бер өзелмәде. Татарлар күмәк яшәгән район башлыклары да безнең ашлардан авыз иттеләр. Пильна районы җитәкчесе Виктор Козлов безнең өстәлгә югары бәя бирде. Сергач районы башлыгы Николай Субботинга да тәм-томнар ошады. “Татарларның пәрәмәченнән дә тәмле берни юк”, - диде ул. Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов табын белән соклануын, татарлар өчен горурлануын яшермәде.
Күпсанлы кунаклар безнең татар стилендә бизәлгән чыршыбызны күреп тә “ах” итте. Сары күлмәк, зәңгәр камзулга “киенгән” түбәтәйле һәм тылсымлы ак итекле “урман гүзәле” яныннан берәү дә битараф узмады.
Р.АХМАДУЛЛИНА, Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары.
Р.АХМАДУЛЛИНА
в„–3 | 25.01.2013