12.02.2013 Матбугат
Р.СӨННӘТОВ
в„–5 | 08.02.2013
Күреп торганыгызча, «Туган як”ның тиражын үстерү мөмкинлеге күп авылларда бар, аеруча Уразавыл, Кече Рбишча, Мәдәнә, Татар Моклокасы кебек зур торак пунктларда. Без бу мәсьәлә өстендә эшләячәкбез, чөки безгә һәр подписчик бик мөһим һәм кадерле.
Авылларыбызда мәктәпләр ябылып туган телебезнең киләчәгенә куркыныч янаган очракта, “Туган як” бердәнбер коткару көймәсенә әйләнеп бара хәзер. Менә шул көймәне катлаулы тормыш диңгезендә дөрес курс белән алга нык баручы караб итәр өчен, сезнең, кадерле милләттәшләребез, “Туган як”ка язылуыгыз сорала.
Кадерле укучылар! "Туган як"ка ел әйләнәсендә язылырга мөмкин. Өлкәдән читтә яшәүче мил-ләттәшләребез газетаны теләсә нинди саннан яздырып алдыра алалар.
Р.СӨННӘТОВ
в„–5 | 08.02.2013