Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Бирикме, юкмы? #7414

$
0
0
15.02.2013 Авыл
Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан ике ил арасындагы үзара килешү нигезендә Германиягә йөзләрчә мең тонна ашлык озатыла. Амбардагы ашлыгы кырып-себереп диярлек алынган авыл кешеләре шыпырт кына шул хакта җырлаган ул чакта.

Татарстаннан йөз мең гектар җир “кодалап” йөрүче Мексика меннонитлары ( протестантлыктан башлангыч алган тәгълимат тарафдарлары) турында ишет­кәч, балачактан хәтергә кергән шушы юллар искә төште.

Россия Федерациясенең әле бер, әле икенче төбәгендә уңдырышлы җирләрне чит ил байларына сату бүген дә дәвам итә анысы. Турыдан-туры ук булмаса да, Россия законнарын урап үтү юлларын яхшы белә алар. Кем әйтмешли, кырмыска борынын кашырлык гаеп калмый.

Бер караганда, Россия күлә­мендә үзгәртеп кору елларында гына да 43 миллион гектарга якын менә дигән уңдырышлы җир­ләр чәчү әйләнешеннән тө­шеп калган бер вакытта, аларны чит ил кешеләре булса да эш­кәртә икән – бусы да зыянга түгелдер. Кемнәрнеңдер айныганын көтеп ятканчы, дип әйтүем.

Тик моның икенче ягы да бар шул. Әйтик, сан ягыннан илле меңләп булган Мексика меннонитлары Татарстанның бер тө­бәгенә килеп урнаша башласа, кемнәргәдер каравыл кычкырырга туры килмәсме? Әйтүләре буенча, Мексиканың Чиуауа штатында нибарысы 7 процент җир­ләре булган бу кабилә өлешенә үзләрендә җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продук­циясенең 80 проценты туры килә икән! Әле бит гаять катлаулы табигать шартлары була торып. Тикмәгә генә Татарстан җирен­дәге елга-суларны, инеш-күл­ләрне, урман-кырларны күреп, меннонитлар бездәге табигатьне оҗмах шартлары белән чагыштырмыйдыр шул инде. Уңдырыш­лы җир­ләрнең арзан булуы да чит ил кешеләренең йөрәгенә май булып ятадыр.

Меннонитларның ата-ба­балары Россия патшабикәсе Екатерина чакыруы буенча Самара өлкәсендә эшләп киткән кешеләр икән. Ни өчен ул заманнарда ук урнашып калмаганнар? Һәм ни сәбәпле туган җирләрен башка урынга алыштырасылары килә? Бу кадәресенә әлегә ачык­лык кертмиләр. Татарстанда исә Саба, Азнакай, Алабуга районнары аларның күңеленә аеруча хуш килгән. Кайберәүләр фи­керенчә, янәшәдә шундый тырыш халык эшләсә, безгә дә үрнәк булыр иде анысы.

Үзебезнекеләргә чит ил иген­че-терлекчеләрендәге мөм­­кин­лекләр бирелсә, меннонитлардан ким эшләмәс идек тә бит. Ул чагында бәлки әле Из­раиль­дән, әле Кытайдан, әле башка ил­ләрдән Татарстанга килеп, йөз­ләрчә мең гектар уңдырыш­лы җир сорап йөрмәс­ләр иде.

Кайберәүләр тикмәгә генә халык мәкален бераз үзгәр­теп, “җир бирмәк – җан бирмәк” дип әйтми­ләрдер. Җир-ана да дибез бит әле. Ананы чит илләргә сату – килешә торган гамәл түгел, билгеле. Шуңа Мексикадан кадәр килгәннәргә дә кырыгынчы еллардагы кебек үзебезчә такмак әйтеп: ”Әй, иптәш меннонит, сиңа бирсәк, миңа нит”, – диясе килә.  


Камил СӘГЪДӘТШИН

в„–--- | 15.02.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>