20.04.2022 Фаҗига
Россия Тикшерү комитетының Транспортта үзәк төбәкара тикшерү идарәсе Татарстанда BELL-407 вертолеты белән авиаһәлакәткә очраган 66 яшьлек пилотка карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлады.
Әлеге фаҗигадә депутат Айрат Хәйруллин һәлак булды. Аннан соң «Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән һава транспорты хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча эш ачылган иде. Тикшерү ачыклаганча, 2020 елның 7 февралендә вертолет белән идарә иткәндә пилот куркыныч һава шартларын игътибарсыз калдырган һәм планлаштырылган маршрутны дәвам итәргә булган. Вертолет түбән төшкән вакытта ул идарәне югалткан, биеклекне күзәтүне контрольдән ычкындырган һәм вертолет Куйбышев сусаклагычы бозы өстенә төшкән. Вертолет Кама акваториясе өстеннән Алексеевск районының Левашово авылыннан Лаешка кадәр маршрут буенча очарга тиеш булган. Вертолет һәлакәттә тяраксыз хәлгә килгән, «Эдельвейс Корпорейшен» АҖ компаниясенә 125 миллион сумнан артык зыян килгән. Фото: Татар-информ
---
--- | 20.04.2022