Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Эзләмәгез, мин фитнеста #6815

$
0
0
22.10.2012 Спорт
Минем дә фитнес-клубка йөрисем килә. Бөтен халык кырылып спорт залларына, бассейнга, фитнес-клубларга йөргәндә, нишләп әле мин өйдә утырырга тиеш ди? Фитнес белән шөгыльләнү хәзер модада бит! Моннан бер ел элек мин шулай уйлап йөрдем.

Иртәгә барам, икенче атнаның дүшәмбесенә һичшиксез спорт залына язылам, дия-дия көннәр-айлар үтте. Ә мин һаман да иртән һәм кичен, кибеттән сатып алган махсус коврикка ятып, физик күнегүләр ясыйм. Бүләк итеп бирелгән гантельне күтәрәм. Бу да үзенә күрә бер спорт анысы.

 

Тик үзеңне гимнастика ясарга мәҗбүр итү генә авыррак. Аннан син ул физик күнегүләрне дөрес итеп ясыйсыңмы әле? Кайсы күнегүнең аркага, кайсының билгә, аяк-кулларга икәнлеген белмичә үзеңне генә ардырып ятмыйсыңмы диюем. Алга таба да шулай барган булыр иде. Аркам белән билем авыртып, табибка күренгәнче. Ә ул нәрсә киңәш итте дисезме? ЛФК, ягъни мәсәлән, лечебно-физическая культура. Өйдә дә шөгыльләнәм мин дип әйтеп карыйм, ә ул нинди күнегүләр ясыйсың дип сорый. Мин сөйләп күрсәткәч, ул һәр авыруның үзенә бер күнегүе булуын, ә мин иртә-кич ясый торганнары организмны тонуста тотар өчен генә икәнлеген аңлата. Күндерде ул мине ЛФКга йөрергә. Танышым эшли торган үзәктә дә бар икән курслар. Тик анда фәлән көннәрдә һәм сәгатьләрдә генә. Ә мин аның өчен эштән китә алмыйм. Аннары анда гел әби-бабайлар гына шөгыльләнә, алар арасында мин нишләп йөрим? Бердәнбер юл кала – фитнес-клуб эзләргә. Анысын чынлап та эзләргә туры килде. Иң беренче чиратта өемә якын булганын карадым. Үзебезнең йорт янында гына да бар ул фитнес-үзәк. Әмма анда бик кыйммәт. Берничә тукталыш кына барырлык урамда да бар фитнес-клуб. Анысы әлегә яхшылап эшләп китә алмый. Бәясе ярый анысы, әмма анда күрсәтелә торган хезмәтләр шул бәясенә таман гына туры килә. Саунасы, мунчасы юк. Төркем дәресләре өчен каралган зал кечкенә. Юк, миңа монда ошамады.

 

Эзли торгач, үземә кирәклесен таптым бит. Аллага тапшырып, шунда йөри башладым. Фитнеска йөрүемне белеп алган танышларым, син болай да кечкенә-ябык, анда нишләп йөрисең? Фитнеска йөреп, аяктан егыласың бит инде, дип мине жәлли. Менә шунда инде аларга фитнесның мода түгеллеген, ә сәламәтлек икәнлеген, анда ябыгу максатыннан гына йөрмәүләрен яхшылап аңлатырга туры килә. Чөнки аңладым, халык монда модага ияреп түгел, ә сәламәт, матур булыр өчен йөри. Акчаңны әрәм итеп йөргәнче, өеңдә генә шөгыльлән диючеләр дә бар. Аларга инде, бармагымны бөгә-бөгә, югарыда язып киткәннәремне сөйлим. Дөрес, фитнес дигәч, күпләрнең күз алдына тренажер заллары, штанг, гантельләр килә. Юк шул, фитнес-клубларда аңардан башка төркем дәресләре дә бар. Әйтик, калланетика, пилатес, йога, велоаэробика, бию, аэробика класслары, көч таләп итә торган класслар... Соңгылары үзләре әллә ничәгә бүленә. Ирләр өчен ирекле көрәш, армрестлинг, боксинг, кик-боксинг. Болардан кала, хамам, ягъни төрек мунчасы, фин саунасы, инфракызыл сауна, душ каралган. Бөтен җирдә дә чиста-пөхтә. Заллары якты, иркен, җиһазлары яңа. Аякка бахил кидерәләр. Мунчадан чыгучыларга сөлге бирәләр. Ятып хәл дә алырга була. Ашыкмыйча чәчеңне киптерергә, зур көзгеләр каршында ясанып-бизәнергә мөмкинлекләр бар. Фитнеска йөрүчеләрнең күплегенә караганда (әйтүләренчә, монда көн дәвамында 400-700 кеше йөри) фитнес-клуб бик популяр.

 

Бәяләренә килгәндә исә, болайрак: бер айга лимитсыз абонемент – 2000, өч айга – 4500, ярты елга – 6000, бер елга – 10000 сум (аларның сөлгеләрен файдалансаң, икешәр меңгә кыйммәтрәк). Бер тапкыр керү – 500 сум. Көннең теләсә кайсы вакытында сәгать иртәнге тугыздан кичке унга кадәр расписаниедә каралган теләсә кайсы дәрескә килеп шөгыльләнә аласың. Тренажер залы сәгать 7дән төнге 12гә кадәр эшли. Мунча, саунасы инде бушка. Пилатес, йоганың, армрестлинг, боксингның, биюләрнең кайбер төрләре түләүле. Абонемент алган кешегә бер коммерцияле дәрес – 100 сум. Студентлар өчен тагын да кулай вариант бар: иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр йөргән очракта ярты ел – 4000гә, ә бер ел 6000гә генә төшә. Монда ук балалар фитнесы да бар. 5-13 яшьлекләргә төркем дәресләре бер айга – 1500, бер елга 7500 сум тора. Монда аларны көрәшергә өйрәтәләр. Теләүчеләр аэробика, йогага, нәфис гимнастикага, заманча биюләргә йөри ала. Пилатес, калланетикага хатын-кызлар гына йөри. Ул ирләр өчен генә икән дип ялгышмагыз. Берничә егет кереп шөгыльләнеп карады, әмма андагы мускулларны тарттыру күнегүләренең авырлыгына түзә алмыйча чыгып киттеләр. Юкка гына бер сәгатьлек калланетика бер тәүлек аэробика белән тиңләштерелмидер.

 

Миңа монда бик ошый. Вакытым булган саен барырга тырышам. Ни өчен дигәндә, аның файдасын күрә дә башладым. Акчасын түләдем, бармый булмый инде дип түгел, теләп йөрисең. Аннан чыккач, үзеңдә көч-энергия сизәсең, кәефең күтәрелә. Авылга кайтмаган атналарның шимбә-якшәмбеләрендә дә мунчасыз калам дип борчылмыйсың. Шөгыльләнгәннән соң иркенләп хамам керәсең, саунада утырасың. Сезгә дә киңәш итәм, ошамый калмас. Көзнең эчпошыргыч елак көннәрендә фитнеска барып, җиде кат тир чыкканчы велотренажерда, йөгерү тренажерында шөгыльләнеп, мунчада да парланып утырсаң, соңгы вакытта модага кергән депрессия турында да онытып торырсыз.

 

Фитнес-клубны сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

 

Иң беренче чиратта, өйгә яки эшкә якын булганын сайлагыз. Башта шул тирәдәгеләре белән танышып чыгыгыз. Машиналылар өчен фитнес-клубның үз парковкасы булу да яхшы.

 

Киенү-чишенү бүлмәсенә дә күз салыгыз. Иркен раздевалка теләсә кайсы клуб өчен зур плюс, әлбәттә. Тик монысы иң мөһиме түгел. Иң мөһиме – аның чиста булуы.

 

Теләсә кайсы клубның үз медицина белгече булырга тиеш. Сәламәтлегегез турындагы мәгълүматны карап, ул сезгә кирәкле фитнес төрен тәкъдим итә. Тренерлар составының квалификациясе белән дә танышырга иренмәгез. Нәрсә дисәң дә, сәламәтлегеңне алар кулына тапшырасы бит.

 

Фитнес залларында вентиляция системасы яхшы булырга тиеш. Андагы җиһазларны, идән өслеген карап чыгыгыз. Җиһазлар җитәрлекме, бик тузмаганмы, гомумән, алар шөгыльләнерлек дәрәҗәдәме.

 

Һәр көнне залда кизү торучы инструктор куелырга тиешлеген дә истә тотыгыз. Ул куркынычсызлык техникасы турында сөйли, тренажерларда эшләү тәртибе белән таныштыра. Инструктор кирәк вакытта ярдәм итү, булган сорауларга җавап бирү өчен һәрвакытта залда булырга тиеш.

 

Тагын бер мөһим пункт: фитнес-клуб хезмәтенең бәясе. Аларның күбесе клуб карталары алырга тәкъдим итә. Айлары күбрәк булган саен, бәясе дә кимрәк. Тик баштан ук берәр елга алып куярга ашыкмагыз. Бәлки, ул сезгә ошап бетмәс яки янәшәдә генә яңа клуб ачып куярлар.


Дилбәр ГАРИФ

№ | 22.10.2012

Үзе сайлаган язмыш (Равил Тумашев хакында) #6816

$
0
0
22.10.2012 Мәдәният
«Алма агачыннан ерак төшми», «Оясында ни күрсә, очканында шул була...» Халкыбызның моңа охшаш мәкаль-әйтемнәре шактый. Гаҗәпмени, мисаллары да җитәрлек бит. Бу очракта сүзебез шундый мисалларның берсе – танылган режиссер, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил абый Тумашев турында булыр.

Шагыйрь әйтмешли, башта «еракка китеп карыйк» – режиссерның тамырларына, әти-әнисенә, аларның бормалы-бормалы тормыш сукмакларына.

 

Равил абыйның әнисен – Балтач төбәгендәге Нөнәгәр авылында туган кечкенә Кәшифәне баласы булмаган тутасы белән җизнәсе биш яшендә Өркет (Иркутск) каласына алып китә. Сәүдәгәр апа-җизнәләре, әлбәттә инде, аны үзләренә дәвамчы итеп үстерергә тели: кибеттәге төрле эшкә дә йөгертәләр, исәп-хисапны белсен дип, воскресный школада, соңрак җәдиди кызлар мәдрәсәсендә дә укыталар. Ә кызның бик тә укытучы буласы килә!

 

Ул арада дөньялар үзгәреп китә. 1917 елгы февраль революциясеннән соң Кәшифә, частный гимназиянең экстерн бүлегенә кереп, аны да уңышлы тәмамлый. Аннары – Октябрь революциясе була, гражданнар сугышы кабына... Колчак гаскәрләре җиңелеп, Өркеттә совет власте урнаштырылгач, анда беренче мөселман театр труппасы оештырыла. Труппаның режиссеры Рәхим Тумашев була. Кәшифә дә шул труппада эшли башлый. Андагы беренче хатын-кыз артист буларак, Зауральская псевдонимы белән дистәләгән рольләрдә уйный.

 

Бераздан алар Семипалат шәһәренә күченәләр. Хәзер инде татар труппасы Луначарский исемендәге драма театрына «сыена». Режиссер Рәхим Тумашев театр сәхнәсендә Гаяз Исхакыйның «Зөләйха»сын куя. Төп героиняны, әлбәттә, Кәшифә уйный. Бу вакытта инде Рәхим белән Кәшифә гаилә корган була, шушы шәһәрдә беренче балалары Равил дөньяга килә. Балага өч ай дигәндә, яшь гаилә Казанга кайтып төпләнә.

 

– Әтинең туганнары Закир, Шакир абыйлар, шулай ук Зәйнәп апа, безне каршы алып, кулларыннан килгәнчә урнашырга ярдәм иткәннәр. Мин үземне белә башлаганда, Суконный бистәсендә, чиркәү тирәсендәге йортның бер бүлмәсендә яши идек, – дип искә ала Равил абый. – Якында гына урнашкан базар мәйданында сәүдә гөрләп бара, илдә НЭП хөкем сөргән вакыт. Кинотеатрларда тавышсыз фильмнар да күрсәтәләр. Әти мине «Мир» кинотеатрына «Пат һәм Паташот» дигән фильмга алып барды. Тормышымда ул киноның дәвамы булыр дип кем уйлаган?

 

... Тик аңа кадәр байтак еллар-юллар үтәргә туры килә әле Равил абыйга.

 

Балачак дәвам итә

 

Бөтен яшәешләре театр сәнгатеннән аерылгысыз булган гаилә күпмедер вакыттан соң достоевский урамындагы иркенрәк фатирга күчә. Шунда Равил абыйга гомере буе фикердәш-сердәш булып яшәячәк Зөмәррә исемле сеңелкәш тә алып кайталар.

 

– Зөмәррә үсә төшкәч, икәүләп «театр уйный» идек. Әти-әни үрнәгендәдер инде, без дә үз спектакльләребезне иҗат итәбез, бирелеп уйныйбыз. «Сәхнә»дә без Макар исемле король белән Макарона исемле королева! – дип көлә Равил абый.

 

Тик тормыш кечкенә король белән королевага сынауларын да кызганмаган икән. Үпкә авыруыннан интекән әтиләрен яшьли пенсиягә чыгаралар. Әни ләре, балаларын әтиләре янында калдырып торып, Мәскәүдә ГИТИС ка укырга керә. Ә үзе стипендиясеннән, өстәмә эшләр өчен алган акчасыннан гаиләсенә даими ярдәм итәргә тырыша. Әмма язмыштан узмыш юктыр, күрәсең: остазы да, ире дә, балаларының атасы да булган Рәхимен мәңгелеккә югалтып, 32 яшендә тол кала ул.

 

Көчле ихтыярлы Кәшифә ханым, балаларын үзе белән Мәскәүгә алып китеп, укуын дәвам итәргә карар кыла. Ул вакытта Равил белән Зөмәррә Мәскәүнең Фрунзе районындагы 1нче Пионер йортында яшәп тәрбияләнәләр. Шул ук вакытта әледән-әле үзләрен төрле спектакльләргә, үзе катнашкан репетицияләргә йөрткән максатчан һәм тырыш әниләренең шәхси үрнәге дә аларның күңелендә җуелмас эз калдыра.

 

Яшьлек еллары яшенле...

 

Адәм баласының табигате шундый: еллар үткән саен ул яшьлеген сагынучан, аны якты төсләргә генә манып искә алучан. Ә инде яшьлек елларын сугыш дәһшәте томаласа? Барыбер шул чакларын гомер буе искә төшерәчәк ул. Шул сынауларны үтеп чыгуы белән горурланачак. Равил абый да, әңгәмәбезгә керешкәнче үк, 1943 елның 4 июль төнендә рация буенча мөһим шифрлы радиограмма алуын, аны, тыны-көне бетеп йөгереп, тиз арада командование штабына илтеп җиткерүен сөйләп алды. Ә ул хәбәр немецларның Курск дугасының буеннан-буена артиллерия канонадасы башларга җыенуы турында була. Командованиегә ашыгычлык белән рапорт биргән 20 яшьлек кече лейтенант Тумашевка штабта маршал Рокоссовский белән очрашканын соңыннан гына белдерәләр.

 

– Минем бит Кызыл Йолдыз орденым да бар. Күрсәтимме? – дип, Равил абый үз бүлмәсеннән түшенә бихисап хәрби бүләк колодкалары урнаштырылган, Кызыл Йолдыз ордены белән янәшә Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе медале дә тагылган костюмын киеп чыкты.

 

Бу мизгелдә каршымда туксанга якынлашып килүче өлкән кеше түгел, ә нәкъ менә шул даулы еллардагы япь-яшь, самими егет басып тора иде! Сугыш беткәннән соң Польшада калып, тагын бер ел танк бригадасында хезмәт иткәч, Равил абый туган илгә кайтып төшә. Әнисе Кәшифә апа ул чакта филармониядә һәм мәдәният министрлыгында эшли. Зөмәррә Мәскәүдә ГИТИСта белем ала. Уенда архитектура институтына керү булса да, сеңелесенең киңәшенә колак салып, Равил дә театр институтына барырга карар итә.

 

– Имтиханны Алексей Дмитриевич Попов җитәкчеле гендәге комиссия кабул итте. Пушкинның бер шигырен, Крыловның «Заяц на ловле» мәсәлен сәнгатьле итеп укып бирдем. Польшада хезмәт итүемә ишарәләптер инде, поляк офицеры булып күрсәтүемне сорадылар. Килештердемме-юкмы, белмим, һәрхәлдә, ошаттылар, – дип искә ала Равил абый.

 

Театр институты аның туганнан бирле күңелендә яшәп килгән актерлык, режиссерлык орлыкларына үсеп китү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Курстагы остазлары А.Д. Попов, беренче Станиславский премиясенә ия булган Мария Осиповна Кнебель дәресләреннән теоретик белем үзләштерсә, башкаланың төрле театрларында куелган спектакльләр белән танышып бару булачак режиссерның практик фикерләвен үстерә. Хәтта Алексей Дмитриевич үзе үк аны: «Ул аналитик талантка ия», – дип бәяли.

 

Яшь режиссер диплом эше итеп Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ын сайлый. Ул аны Галиәсгар Камал исемендәге академия театры артистлары белән 1952 елда сәхнәгә чыгара. Спектакль күренешләрен үзе үк фотоларга төшерә, аларга русча аннотацияләр язып, альбом әзерли. (Бүген дә ул аңарда кадерле ядкарь булып саклана.) «Галиябану»дан соң «Отелло»га тотына. Режиссер әнисе янында театр мохитендә үскән кеше буларак, Отеллоны даһи Мохтар Мутин уйнаган чакларны да хәтерли ул, билгеле. Ә Тумашевның Отеллосы – Камал III, Дездемонасы Галимә Ибраһимова була.

 

Яшь режиссерның беренче уңышларына республика җитәкчелеге дә игътибар итә. Партия өлкә комитетының идеология буенча секретаре Хаҗи Рәхмәтуллин, аны үзенә чакыртып, мәдәният һәм сәнгать бүлеген җитәкләргә тәкъдим итә. «Минем әлегә тормыш тәҗрибәм дә, иҗат тәҗрибәм дә юк бит», – дип, Равил Тумашев бу тәкъдимне кире кага. Бераздан өлкә комитетның ул чактагы икенче секретаре С.Батыев театр директоры Кәрим Гыйльманов белән баш режиссер Равил Тумашевка, яңа сезонга репертуар әзерләгәндә, Каюм Насыйри турында спектакль кертү зарурлыгын белдерә. Бу бурычны Х.Уразиковка йөкләргә булалар.

 

– Чөнки мин бит бер генә класс та татарча укымадым. Артистларны өйрәткәндә, үзем дә өйрәндем, – ди Равил абый.

 

Шул рәвешчә, өйрәтеп һәм өйрәнеп, Равил Тумашев Г.Камал исемендәге театрда ун ел буе (1952 – 1962) баш режиссер булып эшли. Соңыннан, пенсиягә чыккан әнисе Кәшифә Тумашева урынына республика дәүләт күчмә театрына (хәзер К.Тинчурин театры) шулай ук баш режиссер булып килә.

 

Тавышсыз кино кайтавазы

 

Өйрәтү, өйрәнү, дидек... Академия театрында ун ел эшләгәннән соң, Равил Тумашевны алты айга Ленинградка, А.С. Пушкин исемендәге театрга стажровкага җибәрәләр. Баш режиссер Леонид Сергеевич Вивьен булган бу театрда... Равил абыйның балачагында калган тавышсыз кино артисты Николай Константинович Черкасов та эшли. Клоун Патны ул уйнаган иде бит! Менә нинди язмыш. Хәзер инде алар бергәләп дүртенче каттагы репетицияләр залында А.С. Пушкинның «Кечкенә трагедияләр»ен сәхнәләштерә. Кинодагы тавышсыз Н.Черкасов монда җаны-тәне белән бирелеп, Саран рыцарь монологын укый.

 

Шул рәвешчә, тәҗрибә уртаклашу белән рәттән, Р.Тумашев балачагы белән дә очрашып кайта.

 

Кайчандыр республика җитәкчеләренә: «Әле минем тәҗрибәм юк», – дип җавап кайтарган режиссерның кай арада үзе белгәннәрне яшьләргә өйрәтер чоры да килеп җиткән! Ул, театрда эшләү белән бергә, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студентларына актерлык осталыгы дәресләрен дә бирә башлый.

 

Күчмә театрдан исә Равил абый лаеклы ялга киткәнче (хәер, аннан соң да) аерылмый. Күбесенчә «тәгәрмәч өстендә» авыл клублары буйлап спектакльләр куеп йөргән театр репертуарына татар кешесенең күңелен кузгатырлык, нигездә, аның үз тормышын чагылдырган әсәрләр сайлана. Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Илдар Юзеев кебек актив иҗат итүче язучы-драматурглар театрга яңадан-яңа әсәрләрен алып килә. Мәсәлән, театрның 60 еллык юбилеен билгеләп үткәндә, андагы иҗади хезмәттәшлеге турында Илдар Юзеев болай сөйли:

 

«...Республика дәүләт күчмә театрының баш режиссеры Кәшифә ханым Тумашева «Резидәкәй»не сәхнәгә чыгарды. Минем яңадан драматургиягә килүемә аның улы, театрда әнисенең фидакарь эшен дәвам иткән Равил Тумашев сәбәпче булды. Театрга тарту өчен ул миннән ике пьеса тәрҗемә иттерде һәм шуннан соң инде ычкындырмады. Башта «Бөркетләр кыяга оялый» комедиясе куелды. Аннары «Сандугачлар килгән безгә», «Кыр казлары артыннан», «Кайтмый калсам, көтәрсеңме?», «Бәхетемнән узып барышлый», «Онытылмас бәет»... Шулай итеп, Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры миңа үз һәм якын булып китте».

 

Туфан Миңнуллин да Күчмә театрга, аның режиссеры Р.Тумашевка үз мөнәсәбәтен белдерә:

 

«Күпчелек әсәрләремне сәхнәгә Равил абый Тумашев куйды (күчмә театрда – ред.). Мин аңа бик рәхмәтлемен, ул бик ихлас, театрга искиткеч бирелгән, тәрбияле, акыллы кеше. «Нигез ташлары»н укып чыккач: «Син язучы буларак нигез таркалуга борчыласың, Гарифулланың улларын авылга кайтарасың килә. Ә бит хикмәт төптәрәк – Гарифулла малайларының кайда яшәвендә түгел, бәлки, ничек яшәүләрендә, кем булуларындадыр!» – дигән иде. Шуннан соң әсәрдәге фәлсәфә бүтән төсмер алды, фикер тирәнәйде, чөнки мин аны кабат карап чыктым. Кәшифә апа, Равил абый Тумашевлар – театрның тарихы...» («Сөембикә» журналы, 1994 ел, №2).

 

Шушы ук театрда эшләгәндә Равил абый Тумашев Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» пьесасын сәхнәләштергәне өчен 1976 елда республикабызның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.

 

Бүген дә Равил абый Кәрим Тинчурин исемендәге театрның кадерле кешесе булып яши. Аның 70 еллык юбилеен Мирхәйдәр Фәйзи әсәре буенча үзе сәхнәләштергән «Ак калфак» спектакле, ә 80 һәм 85 яшьләрен Илдар Юзеев әсәре буенча яңа состав куйган «Сандугачлар килгән безгә» спектакле белән билгеләп үтәләр.

 

Сәләтле кеше – һәрьяктан сәләтле

 

Тынгысыз режиссерның әле дә тик утырырга исәбе юк. Кадерле кешесе – 46 ел бергә гомер иткән хатыны, күренекле галимә, ТР ФА академигы Диләрә Тумашева вафатыннан соң, аның белән бергә корган уйпланнарын тормышка ашырырга өметләнеп яши. Ул да булса: безнең милли театрлар репертуарын бөтендөнья классик драматургиясенең иң яхшы үрнәкләре белән тулыландыру. Шул максатта, мәктәп укучылары өчен татар телендә файдалы һәм мавыктыргыч әдәбият дип санап, Равил абый алты пьеса тәрҗемә иткән һәм аларны Татарстан китап нәшриятына тапшырган да инде. Ул исемлектә (исемнәрен русча китерәбез) түбәндәге әсәрләр:

 

1. Б.Брехт «Кавказский меловой круг»;

2. О.Уайльд «Как важно быть серьезным»;

3. Шудрака (борынгы һинд драматургы) «Глиняная

повозка»;

4. У.Шекспир «Как вам это понравится»;

5. М.Рощин «Седьмой подвиг Геракла»;

6. У.Шекспир «Два веронца».

 

Моннан тыш, Равил абый гаилә әгъзаларының – сөекле Диләрәсенең, балалары, оныкларының портретларын ясый. Ул үзенең автопортретын безнең журналга да бүләк итте.


Фәйрүзә МӨСЛИМОВА

№10 |

Ләйлә белән Фидан “мәхәббәте” #6817

$
0
0
22.10.2012 Мәдәният
Башкортостанның, Татарстанның, Россиянең халык артисты, танылган драма актеры hәм җырчы Фидан ГАФАРОВ белән шагыйрә Ләйлә ДӘҮЛӘТОВАның концертын карарга Самараның сәнгатъ сөючеләре Литвинов исемендәге Мәдәният сарае залына җыелган иде. Билетларны кайберәүләргә Фидан Гафаровның җырлавын яратучы Самара эшкуарлары сатып алып бүләк иткәннәр, дип тә сөйләделәр, моның өчен рәхмәттән башка тагын нәрсә әйтәсең инде?

Фидан Гафаров - Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты, танылган артист. Ул Халисә Мөдәрисова әсәре буенча куелган “Бәхет хакы” дигән спектакльдә төп герой - Зариф ролен башкара. Зариф - бөек композитор, ләкин картайган көнендә ул бер үзе кала. Гаиләсен ташлап, яшь хатынга өйләнгән кеше, исәнлеге беткәч, үлем хәлендә кемгә дә кирәк түгел, хатыны Зарифка яшь кенә бер шәфкать туташын табып бирә. Композитор Зөhрәнең муенына таккан бөтеен күреп, шул кызда бала вакытында ташлап киткән үз кызын таный, ләкин соң инде. Кемдер гомер буе бәхет эзли, ә кемдер бар бәхетнең кадерен белә алмый.

- Темасы буенча да, үзенең табигате буенча да Зариф роле миңа бик якын, - дип сөйләде сәхнәдән Фидан Гафаров. - Спектакльдә минем геройның тормышы күп яклары белән минем тормышыма охшаш. Сәхнәдәге вакыйгаларда минем иҗади hәм гади булмаган тормыш юлым чагыла кебек. Ә “бәхет бәясе” шушымы икән соң?

Бүген Башкорт дәүләт драма театрында Фидан абый белән янәшә мәхәббәт геройларына әйләнгән улы Азамат, килене Алсу да хезмәт итә. Кызганыч, гитарист, композитор, шагыйрь булып танылып киткән җырчының олы улы Айбулат кына янында юк хәзер, ул 41 яшенә җитеп, 2009 елның 13 августында әйтәсе сүзләрен әйтә алмыйча, җырлыйсы җырларын җырламыйча, вафат булган. Бүгенге концертта улының истәлегенә багышлап, җырчы үзе язган “Югалту” дип аталган җырын башкарды.

Тормыш арбасы алга таба тәгәрәсә дә, Фидан Гафаров театрда гына түгел, җырлап та сәнгатькә хезмәт итүен дәвам итә. Җырчыга беренче тапкыр Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” спектаклендәге Искәндәр ролен башкарганда җырларга туры килә. Тора-бара җырчы булуны икенче hөнәре итеп сайлый ул. Самаралылар да аның ничә еллар буе башкарган җырларын, аның ретро концертын тыңларга дип килгән. Аның репертуарында төрледән-төрле җырлар, алар йөрәктән чыкканга, hәрбер тамашачының йөрәгенә үткәндер, дип уйлыйм. Ул безгә “Үз ягыма кайтсам”, “Син гомер агышларым”, “Сиңа килдем, иркәм”, “Мин сине яратам”, “Соң очрадың” кебек яраткан җырларыбызны башкарды. Фидан Гафаровның сагышлануы, мәхәббәттән көйгән кебек моңлануы безнең тамашачыга бик тә ошый икән.

Ә менә Ләйлә Дәүләтова - нинди ул? Гүзәл дә, сылу да, бер минутта ничә төрле була алучан да: шигырьләр дә иҗат итә, “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалында “Адәм белән Һава” тапшыруын да шәп алып бара, сценариен үзе язып, концертлар да оештыра, анда үз шигырьләренә үзе иҗат иткән җырларын да башкара. Менә бу концертта да Ләйлә җырлады да, биеде дә, шигырьләр дә сөйләде.

Программаны үзе гармунда уйнап, җырлап, Фидан Гафаров ачып җибәрде. Аның халык күңеленә керә торган ниндидер серле көче, үз моңы дәрьясында йөздерерлек илаhи тәэсире бар ахры. Ул җырларын күбрәк башкорт телендә җырласа да, аларны безнең тамашачы да аңлады, үз итте. Җырчы, Ләйлә Дәүләтова язган шигырьләрне дә көйгә салып, матур җырлар башкарды. Аның өр-яңа “Ак күлмәкле каеннар” җыры күпләрнең күңеленә үтеп кергәндер.

Фидан абый юмор сөйләп тә тамашачыны көлдерде. “Ләйлә ханым белән гаиләдә 6 ай яшибез инде, тик аның белән тормыш алып баруы бик җиңел түгел”, - диюен тамашачы чын дип тә, шаяру дип тә уйларга белмичә интекте. Концерт барышында аңлашылганча, Фидан Гафаров, Уфадан килеп, Казанда хатын сайлаган икән. Күп кызлар җырчыны үзләренә каратырга тырышсалар да, аны берәү генә ихлас яраткан, ул Ләйлә Дәүләтова. Тора-бара Ләйлә җырчыны да үзенә гашыйк иттерә алган, имеш.

Сценарийда язылганчадыр инде, “яшь парлар” үзара бераз талашып та алдылар. Аннары, хатынымның вакыты юк, шигырьләр яза торгандыр, дип сәхнәгә ул “Мыр-мыр” кушаматлы сөяркәсен чакырды, ә тегесе аңа Көнчыгыш биюләрен биеп күрсәтте. Дөрес, ахырдан биюченең Ләйлә икәнлеге ачыкланды, тик ир белән хатын арасында аңлашылмаучанлык туган иде инде. Шуннан соң Ләйлә үпкәләп, Фиданның чемоданнарын җыеп, куып та чыгарды. Тик бу “Китсәң китәрсең икән, кемне сөярсең икән?” җырын башкару өчен генә эшләнмәдеме икән?

Фидан - Ләйлә концертында әле танылмаган җырчы Илмир Габитов та матур итеп, Ләйләгә багышлаптыр инде, “Мин яратам сине, яратам” кебек мәхәббәт җырларын башкарды. Шәп җырлый егет. Аның кайбер җырларына тамашачы да кушылып утырды.

Ләйлә Дәүләтова сценарий язганда “мөгез чыгару “дан да курыкмый. Ул Илмир белән бергә мәхәббәт турында җыр башкарган вакытта сәхнәгә Фидан килеп чыкты. Ул көнләгән булып кыланып: “Сыерлар су эчкәндә, синең кебек бозаулар боз гына ялый”, - дип әйтеп куйгач, егет барсын да аңлагандай башын иеп кереп китте.

“Киемгә карап каршы алалар", - дигән мәкальне истә тотыптыр инде, Ләйлә сәхнәгә чыкканда киемнәрен гел алмаштырып кына торды. Тамашачы Ләйләнең шигырьләрен тыңлап, моңланып, гаҗәпләнеп, сокланып утырды. Ә шигырьләренең барысы да шәп тә, гыйбрәтле дә итеп язылганнар:

Чит-ят кешенең сүзләрен

Тыңласам да ишетмим.

Бик авыр сүз әйтсәләр дә,

Әллә ни исем китми.

Үз баламның сүзләре бит,

Рәнҗемә, йөрәгем, түз.

Туры йөрәккә кадала

Бала әйткән авыр сүз.

Иркәлектә үскән бала

Сүз әйтә уйламыйча.

Ана кадерен белми шул,

Үзе ана булмыйча...

Ләйлә Дәүләтова үз шигырьләренә язылган җырларны да башкарды. Ул җырлаганда бөтен күңелен биреп җырлый, аның белән сокланмыйча hич мөмкин түгел. Ә инде шигырьләре үзәкне өзеп, күңелнең түренә үк үтеп керәләр.

“Болар чыннан да ир белән хатынмы, әллә шундый оста итеп уйныйлармы гына икән?”- дип тамашачы гел уйланып утырды. Олыгаеп барган иргә гашыйк яшь кыз, сөяркәләр образы шоу-бизнеста яңалык булмаса да, татар сәхнәсендә бу күренеш күренмәгән хәл буларак кабул ителде. Чараны оештыручылар бүтән концертлардан аермалы, үзенчәлекле итеп сценарий язганнар, гел бертөрле булгач, кызыгы юк дигәннәр, күрәсең.

Җырчыларның концерт ахырында парлап җырлавы шулкадәр матур, хисле килеп чыкты ки, залдагы тамашачы үзләрен алкышларга күмде. Күпләр аларның дуэтында кайда чынбарлык, кайда уен икәнен соңга кадәр аңлый алмый утырды. Менә шундый ул Ләйлә белән Фидан "мәхәббәте”. Тамашачыга кызык та, уйланырга сәбәпләре дә юк түгел. 


Гөлләр ХАЛИКОВА

№43 | 20.10.2012

Төнге тынычлык дия-дия тынычлыгым югалды #6818

$
0
0
23.10.2012 Җәмгыять
Үз фатирыңда торсаң да, тормышың еш кына тулай торактан ким түгел: тәүлекнең нинди сәгате булуга карамастан, күршеләрең музыка тыңлый, берәүләре балаларын йокларга яткырмаган, өченчеләре исә урамда шешә тотып, җырлашып, сугышып, мөнәсәбәтләр ачыклап йөри. Шулай кайчак төн үзе бер йокысызлыкка әйләнә.

Казанның хәтта иң кәттә йортларында яшәүчеләр дә төнге тынычлык бозылудан сакланмаган. Бу проблемадан кайбер кешеләрне берничә кат мендәр корткара. Тынгысыз күршеләренә каршы музыка кушу, батарея-стенага шакылдау очраклары да мәгълүм. Интернетта «тынычсызлар»ны туктатыр өчен көчле итеп бала елаган тавыш куярга киңәш итсәләр дә, төнге сәгать өчтә музыкадан уянып китсәң, компьютер яки музыкаль үзәккә үреләсе килмәс бит...

Кичке уннан соң шауларга ярамый!

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Гөлнара Табакчи республика халкының төнге тынычлыгы закон белән саклануын ассызыклый. Ләкин аның фикеренчә, канун 2010 елның гыйнварында ук кабул ителүгә карамастан, ул әле дә үтәлми.

«Гражданнарның төнге тынычлыгын саклау турындагы» республика законы нигезендә 8 сәгать дәвамында тавыш чыкмаска тиеш булса да, ресторан-кафелар, стадионнар соңга кадәр эшли», - ди Гөлнара ханым. Хәзерге вакытта җирле Парламент төнге тынычлыкны саклау турында яңа закон проекты әзерли. Гөлнара Табакчиның бу законның эшләвенә дә шиге зур. Яңа кагыйдәләр буенча кичке унбердән иртәнге җидегә кадәр түгел, ә инде уннан алтыга кадәр шауларга ярамаячак.

Шәһәр халкын тыеп булмас...

Дәүләт Советынының башка вәкилләре исә законның үтәлү-үтәлмәве мәсьәләсенә зарланмый. Аларны бары тик вакыт ягыннан булган үзгәрешләр генә борчый. Әйтик, депутат Илсур Сафиуллин фикеренчә, тавышлануны кичке унда ук тыю шәһәр ритмына туры килеп бетми.

Канунны әзерләгән Законлылык һәм тәртип комитеты исә, үз позициясен дөрес дип санап, урамда шаулашып йөрүче яшен-олысын тизрәк өенә ашыктырырга тырыша. Бәйрәм көннәрендә исә яңа канун буенча тынычлык вакыты берничә сәгатькә артачак. Мәсәлән, ял һәм бәйрәмдә кичке уннан иртәнге тугызга кадәр машина кычкыртырга, музыка тыңларга, ремонт ясарга һ.б. тыела.

Полициягә шалтыратырга тартынмагыз!

 «Күп кеше шаулашкан күршеләренә түзеп яши, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итүдән баш тарта», - дип ассызыклый адвокат Казыйм Зәйналов. Аның сүзенә караганда, тавышланучыларны бернинди дә адым ясасыйча җиңеп булмый. Ләкин хокук саклау органнарын да кайчак бу мәсьәләдә шактый «борчырга» кирәк булып чыга.

Үземнең күршеләрем дә төнлә кычкыртып музыка тыңларга ярата. Төн уртасында йокыдан торып, аралар белән мөнәсәбәтләр ачыклап йөрисе килмәсә дә, беркөн күршеләремне тынычландырырга дип, полиция хезмәткәрләрен чакырттым. Хокук сакчылары заявка биргәннән соң озак көттермәсә дә, алар килергә берничә минут кала күршеләрем музыкасын сүндерергә өлгергән иде. Шуңа бу мөрәҗәгатьне теркәп, полиция хезмәткәрләре әлеге күршеләр турында участковыйга җиткерәсен вәгъдә итте. Ләкин участковый өске күршеләремә килмәгән, ахрысы.

Авыл кешесе биш кат мендәр каплап йокларга да әзер

«Гражданнарның төнге тынычлыгын саклау турындагы» республика законы нигезендә төнлә шаулаганнарны 500 сум штраф көтә. Әгәр бу кешедән берничә тапкыр зарланган булсалар, җәза күләме берничә тапкырга арта. «Штраф 1 ай эчендә түләнмәсә, хокук бозучыны 15 тәүлеккә ирегеннән дә мәхрүм итүләре ихтимал», - дип аңлата адвокат Казыйм Зәйналов.

Безнең халык мондый очракларга әле һаман да битараф. Бер-беребезне хөрмәт итә белмибез диимме... Шәһәр халкы да закон нигезендә күршеләрен тынычландырырга алынмаганны, авылда исә халык тавыштан биш кат мендәр каплап йокларга әзер. Таныш-белешләрен участокка гына алып китмәсеннәр.

Авылда бигрәк тә җәен яшьләр төне буе музыка акыртып йөри, авыл читенә чыгып, дискотека оештыра. Олыраклар, үзләренә иртәнге 3-4тә торырга туры килүгә карамастан, авылдашларына шикаять белдереп ятмый. Алар моны өйгә, каралты курага ут төртеп китүләре, мал-туарга зыян салулары ихтималы белән аңлата. Нәрсә дисәң дә, берәү курка, икенчеләре әле һаман кеше хакы белән санлашмый. 


Миләүшә ЗАКИРОВА

№ | 22.10.2012

Ә сез кыямәт көненә әзерме? #6819

$
0
0
23.10.2012 Җәмгыять
Мәктәп елларында бер укытучым: «Бәйдәге этнең дә үз проблемасы була, ул ничек чылбырдан котылу турында хыяллана», – дип әйтә торган иде. Шуның шикелле дөньяның кайчан бетәчәге дә Адәм балалары барлыкка килгәннән бирле кешелек дөньясын борчып килә бугай. Интернет челтәрендә ахырзаман турында 25 миллиардтан артык сәхифә барлыгы гына да моңа ачык мисал.

Буа буарлык фаразлар

 

Инде минем кыска гына гомерем эчендә дә Җир шарына әллә ничә кат бетү куркынычы «янады», койрыклы кометалар, метеоритлар җиргә сыланырга тиеш иде. Глобаль җылыну сәбәпле дөньяны су басачагы хакында да бертуктамый сөйләп торалар. Ә безгә кадәр җиргә килеп «дөнья бетәчәк» диючеләрнең инде күпмеләре Кыямәт көнен гүрдә көтә, бары тик әйтеп калдырган аңлаешсыз фаразлары гына әле дә күңелләргә шом сала һәм бәхәс объектына әверелә. Менә Майя кабиләсенең календаре бу елның 21 декабрендә тәмамланырга һәм Неберу исемле планета Җир шарына килеп бәрелергә тиеш. Шул уңайдан Рейтер агентлыгы 20 илдәге 16 мең кеше белән социаль сораштыру да үткәргән. Шуның нәтиҗәсе буенча җавап биргәннәрнең 15 проценты Майя календарендагы фаразга ышана икән. Моңа иң нык ышанучылар Төркия һәм АКШта булып чыккан. Анда сораштырылганнарның 22 проценты ахырзаманны алар яшәгән дәвердә киләчәк дип санавын белдергән.

 

Ә Бразилиядәге Терезина шәһәрендә яшәүче һәм 120 тарафдарын «гуру» диненә тарткан Луис Перейра дуз Сантуз дөнья бетүенең быел 12 октябрь көнендә булачагы хакында җиткергән иде. Казан ханлыгы тар-мар ителүгә 460 ел тулган бу көнне ахырзаман җитәчәген ишеткән булсалар, «дөнья беткәнче бәйсезлек ала алмыйбызмыни инде?»- дип, татар милләтчеләре дә хафага төшкән булыр иде, шәт. Тик хәзер «пәйгамбәр»нең үзенә «ахырзаман» оештырулары мөмкин. Шуңа күрә хокук сакчылары сектантларның «Арко» дип атала торган җыйналу урынына барып, халык нәфрәтенә дучар булган Сантузны тоткарларга булган. 21 декабрьгә тиклем ниләр булып бетәчәген әйтеп булмый, тик бу юлы да ахырзаман җитми калса, 2029 елда Апофиз исемле астероид тучны бәрелми кала алмас, мөгаен, әстәгъфирулла, тәүбә!

 

Супердержавалар сугышса...

 

Әле узган елны да бит Япониядә җир тетрәп, атом станцияләре чак кына шартламый калды. Ул чакны тагын бер җир тетрәү яки форс мажор очрагы булса, Җир шарының яртысының көле күккә очарга мөмкин иде бит. Үзебез сакланмасак та, Алла саклады безне бу юлы!

 

Тик менә кысык күзле сары йөзлеләр яши торган ике дәүләт – Япония белән Кытайның үзара 7 квадрат километрлы утрауны бүлешә алмауларын геосәясәтчеләр бүген дә «атом төш коралы булган берәр супердержаваның түземлеге бетеп «кызыл кнопка»га басуына сәбәпче була ала» дип бәяли. Ник дигәндә, берничә ел элек ике чик арасындагы Сен-Каку-Дяоюйдаода 200 миллиард куб метрдан артык табигый газ барлыгы ачыкланган. Сәясәт фәннәре докторы Игорь Понарин әйтүенчә, Якын Көнчыгышта хаос арту, Сүрия белән Иран мөнәсәбәтләре катлаулану Кытайга чимал ташу юлларын НАТО блогы тарафыннан ябып куюга китерергә мөмкин. Ә бу акрынлап дөньяның беренче державасына әйләнә баручы Кытай Республикасын эчтән җимерәчәк һәм көчсезләндерәчәк. Шуңа күрә дә чит-ятларга өметләнгәнче, үз ягулыгыңны булдыру хәерле. Тик бу ягулык өчен Кытайга Япония белән килешәсе бар. Хәрби тарткалаш башлана икән, АКШ, төзелгән килешү нигезендә, японнарга хәрби ярдәм күрсәтергә тиеш була. Ә Кытай белән Россия бер сәяси блокта (ШОС) һәм партнерлык мөнәсәбәтләрендә тора. Ә бу дүрт илнең өчесе коточкыч зур атом төш коралы арсеналларына ия. Менә сиңа кешелек дөньясын юк итә ала торган өченче бөтендөнья сугышы. Алла сакласын!

 

«Исламчылык» һәм «демократия» чәкәләшсә

 

 Дөнья бетү куркынычы яный торган тагын бер фал итеп мөселманнар һәм кяферләр арасында бөтендөнья сугышы башлану ихтималын да атарга булыр иде. Чөнки бүгенге көндә дөньяви җәмәгатьчелек тарафыннан Ислам динен пычратып күрсәтү, аны төрледән-төрле «изм»нар белән бәйләп, халык массасында дингә карата тискәре фикер тудыра торган «исламистлар» дигән төшенчә барлыкка килде. Мөшриклек белән тулган дөнья казаны, Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәр Мәккә шәһәренә әйләнеп кайтып, барлык потларны тар-мар иткәне сыман, бүген дә мөселманнар көчәеп, «демократия» дигән сүз астына яшеренгән җаһиллекне, кяферлекне бетерер дип хафалана. Бу борчылу бигрәк тә Израиль һәм АКШта ачык сизелә. Мәсәлән, быел май аенда АКШтагы «Joint Forces Staff College» хәрби академиясендә офицерларга ел буе «ислам ул традицион була алмый, ислам безгә куркыныч тудыра» дигән аңны сеңдереп ятулары ачыкланган. Бу курс кысаларында офицерларны барлык мөселманнарга каршы аяусыз көрәшергә өндәгәннәр. Ә июль аенда Ирандагы дини лидер Аятолла Али Хаменеи да үз халкын сугышка һәм ахырзаманга әзерләнергә чакырган иде. Ул аларга Кыямәт көне алдыннан кешелек дөньясын коткарып, исламча хакимлекне торгызачак, «яшерен» рәвештә киләчәк 12нче имам Мәһдине көтәргә кушты. «Без үзебезне 12нче имамның сугышчылары итеп саныйбыз икән, дөнья аренасындагы Көнбатыш цивилизациясен җиңәргә әзер булырга тиеш», – дип белдерде ул.

 

«Кол Шәриф»нең манарасы ауган

 

Ахырзаман җитү сәясәттә генә түгел, иҗат дөньясында да киң чагылыш таба. Голливуд дөнья бетү фаҗигасе белән тәмамланучы фильмнарны утлы табасыннан бер-бер артлы төшереп кенә тора. Күптән түгел Казанда яшәүче 15 яшьлек фотошоп остасы Илнар Нифедов та интернетка «Апокалипсис – Казань» дип аталучы ролик чыгарган иде. Ул ролик социаль челтәрләрдә бик тиз популярлашты һәм күпләрдә каршылыклы фикерләр уятты. Чөнки егет дөнья бетү күренешен Казан кирмәне өстенә юнәлдергән һәм «Кол Шәриф» мәчетенең манаралары ишелүне тасвирлаган. «Мин бөтен-дөнья апокалипсисын күрсәтергә теләдем, ләкин моны эшләү бик катлаулы булганлыктан, үз туган шәһәремә тукталырга булдым. Мондый юнәлештәге роликлар инде интернетта бар. Минем иҗат җәмәгатьчелек тарафыннан шундый кызыксыну уятыр дип уйламадым. Үземнең фотошоп белән эшләү осталыгын гына күрсәтмәкче идем», – ди яшь компьютер дизайнеры.

 

Үләсең икән – ахырзаман инде

 

Ахырзаман, Кыямәт көненең җитәчәге турында дини-мифологик инанулар шактый. Тәүрат, Инҗил, Коръән кебек дини китапларда бу хакта шактый мәгълүмат языла. Аллаһ Тәгалә Адәм балаларын Кыямәт көнендә булачак гадел хөкем белән куркыта. Бу көннең киләчәгенә инану Иманның нигезе булып тора. Төрле хәдисләрдә, риваятьләрдә әйтелгәннәрдән чыгып, без Кыямәт көненең кече сыйфатларын хәзер дә күреп торабыз. Мисал өчен, беркөнне шулай «Россия-1» телеканалының иртәнге тапшыруында гарәп чүлләрендә яшеллек үсә башлавын күрсәттеләр. Анда Сахара чүленең чирәм белән каплана башлавы хакында җиткерелде. Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәр: «Гарәп җирләрендә бакчалар үсми торып, Кыямәт көне килмәячәк», – дип әйтә торган булган. Моннан чыгып, Согуд Гарәбстанының бакчалар һәм елгаларга әйләнүе ахырзаманның кече билгесе булып торачагы аңлашыла.

 

Моннан тыш Пәйгамбәребез (с.г.в.) Кыямәт көне килүен билгели торган 10 төп сыйфатны да әйтеп калдырган. Моңа Мәһди атлы 12нче имамның килүе, Үзен Илаһ дип атаячак Дәҗҗалның чыгуы, Дәҗҗал белән көрәшергә Гайсә Пәйгамбәрнең җиргә иңүе, кеше белән сөйләшә торган хайван барлыкка килү, Йәҗүҗ һәм Мәҗүҗ халыклары пәйда булу, дөньяның төтенгә чолгануы, кояшның көнбатыштан чыгуы, ут камалышы, ай тотылу һәм җир убулар һәм соңгысы – Кәгъбәтулланың җимерелүе керә. Ә Майя календарендагы сыман төрле фаразларга ислам дине катгый каршы чыга. Чөнки ахырзаман килүнең төгәл вакытын, Исрафил фәрештәнең сур быргысына кайчан өрәчәген бары бер Аллаһ кына белә. «Локман» сүрәсенең 34нче аятендә бер генә кешенең дә иртәгә ни буласын, үзенең кайда үләчәген белә алмаячагы, Кыямәт көне сәгатен бер Аллаһның гына белүе хакында җиткерелә.

 

Дөресен генә әйткәндә, Кыямәт көненең кайчан килүен белү-белмәү адәм баласы өчен мөһим нәрсә түгел. Чөнки ул көн кайчан килүгә карамастан, моңа әзер булуыбыз күпкә мөһимрәк. Адәм баласы үләр өчен туа дип әйтсәм дә, ялгыш булмастыр. Чөнки Коръәндә телгә алынган берничә пәйгамбәрдән кала бу дөнья йөзеннән үлмичә китеп барган бер генә кеше дә юк әле. Аллаһ Кыямәт көненең кайчан килүен яшергән сыман, адәм балаларының үлем сәгатьләрен дә яшергән. Һәм без Кыямәт көненә әзерләнеп өлгерәбезме-юкмы – белә алмыйбыз. Шуңа күрә кеше үлемгә һәм ахырзаманга һәр көн әзер булып яшәргә бурычлы. Ә әзер булу ул – Иман белән яшәү, Аллаһның барлыгын тану, Аңа буйсыну, тәмуг газапларыннан куркып, оҗмах нигъмәтләренә өметләнеп, Аллаһның тыйганнарыннан тыелу һәм әмерләрен үтәү дигәнне аңлата. Чөнки динебездә үлем кешене бары тик тәненнән генә азат итә һәм исән вакытта кылган гамәлләребез язылган дәфтәрнең ябылуын аңлата. Ә Кыямәт көнендә җаныбыз гәүдәгә кире кайтарылып, Аллаһ каршында җавап тотасы була. Шуннан чыгып, «Үләсең икән – ахырзаман шул инде ул!» дигән фикер белән дә килешергә була. Чөнки Аллаһы Тәгалә ахырзаманның җир йөзенә килеп киткән барлык халыклар өчен дә берьюлы килүен вәгъдә итә, әмма, хөкем үлчәвенә, нигездә, Адәм баласының җирдә яшәгән дәвердә, үлеменә кадәр кылган гамәлләре салына. Ә төп мәсьәләләргә, әһәмиятле проблемаларга игътибар юнәлтәсе урынга, ахырзаманның кайчан килүе хакында фаразлап, сүз куертып утыру иң зур мәгънәсезлекләрнең берсе.


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ

№ |

Корбанга дөя? #6820

$
0
0
23.10.2012 Дин
Быел Казанда корбан итеп чалу өчен сарык һәм үгезләр генә түгел, дөяләр дә саталар. Аларны Корбан гаете өчен махсус якын чит илләрдән китергәннәр. Бер дөя 70 мең сум тора икән.

“Корбан кабул ителсен өчен ниятнең ихлас булуы кирәк. Әгәр дөя итен авыз итеп карар өчен генә алсалар, корбан кабул ителмәс”, – дигән журналистларга аны сатучы. Казанда мон­дый хәл беренче мәртәбә генә күзәтелә. Шулай да дөя сатып алырга теләк белдерүчеләр табылган инде.




№29-210 | 23.10.2012

Мәскәү идеология диктатын торгыза. Казан калышмый #6821

$
0
0
23.10.2012 Сәясәт
Татарстанда дини, милли һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләүче эчке сәясәт департаменты булдырылды. Русиядә ватандарлык тәрбияләү белән шөгыльләнүче яңа идарә барлыкка килде. Кайбер белгечләр моны идеология диктатын торгызу дип атый.

Узган җомга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов яңа департамент булдыру фәрманын имзалады. Бу департамент республикадагы эчке сәясәт мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Дини, милли, иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген үз контроленә алачак. Моңа кадәр республикада эшләп килгән өч аерым идарә – эчке сәясәт идарәсе, ватандашлар җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек идарәсе, дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе берләшеп бер департаментка әйләнә. Элек эчке сәясәт идарәсе башлыгы булган Александр Терентьев бу яңа департаментның җитәкчесе итеп куелды.

 

Белгечләр бу департаментны 19 июльдә Татарстан диния идарәсе җитәкчелегенә һөҗүмнәргә җавап буларак оештырылганлыгын әйтә. Әлеге департамент дини һәм иҗтимагый оешмалар белән эшчәнлекне көчәйтергә җыена.

 

Бу департаментка кергән идарәләрнең җитәкчеләре әлегә расланмаган. Яңа оешмада 40лап кеше эшләр дип көтелә. Терентьев сүзләренчә, милли һәм дини берләшмәләр белән диалогны көчәйтергә, шулай ук республикадагы сәяси тормышны активлаштырырга кирәк. Терентьев “Коммерсантъ”ка биргән әңгәмәдә, департаментның иң беренче чиратта “президент эшчәнлеген нәтиҗәлерәк итү өчен” булдырылганлыгын белдерә.

 

​​Сәясәт белгече Сергей Сергеев, бу үзгәреш, төбәктә вазгыять катлаулангач, президентның милли һәм дини мәсьәләләргә игътибары артачагын күрсәтеп тора, диде. Аның фикеренчә, узган ел декабрь аенда булып узган протест чаралары да бу яңа оешманы булдыруга этәргеч ясаган.

 

Сергеев сүзләренчә, эреләштерү бюрократиянең яраткан эше һәм әгәр алга таба төрле иҗтимагый оешмалар һәм җәмәгатьчелек фикеренә колак салмасалар, яңа департаментта эшләүчеләр санын арттыру гына нәтиҗә бирмәскә дә мөмкин.

 

"Җәмгыять өстеннән контроль көчәйтелә"

 

Миңнеханов бу яңа департаментны булдыру карарын имзалаганның икенче көнендә үк Русия президенты Владимир Путин үз администрациясендә яңа идарә булдыру турында фәрман чыгарды. Идарә ватандарлык тәрбияләү һәм Русия җәмгыятенең рухи-әхлакый нигезен булдыру белән шөгыльләнәчәк дип хәбәр ителә. Фәрман “Ватандарлык тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү” дип атала.

 

Сентябрь уртасында Путин Краснодарда кадетлар мәктәбендә булып ватандарлык һәм рухи тәрбиягә багышланган махсус киңәшмә үткәргән иде. Ул анда алга таба илдә Русия империясендә һәм Советлар берлегендә булган иң яхшы тәҗрибәнең яңача кулланылырга мөмкинлеген дә әйтеп үтте.

 

Рәсмиләр бу яңа оешма халыкта ватандарлык, бу очракта Русияне ярату һәм аның белән горурлану тәрбияләү өчен оештырылганлыгын әйтә.

 

​​РБК dailyга Кремльдәге бер хезмәткәр бу яңа идарә турында: “Бездә яшь буынны тәрбияләүдә системалы эш алып барылмый. Үз илеңә хөрмәтнең гомум нигезе дә булдырылмаган: дәүләт институтларына хөрмәт, иҗтимагый кыйммәтләрне дә аңлау юк. АКШта ватандарлык төшенчәсе бик төгәл – без илне яратабыз, без аның кануннары белән горурланабыз, хакимияткә һәм аның символлары булган әләм белән гимнга хөрмәт белән карыйбыз кебек догмалар бар”, дип белдерде.

 

Мәскәү Карнеги үзәгенең фәнни шура әгъзасы Николай Петров Русия җитәкчелегенең АКШ тәҗрибәсенә таянырга теләвенә гаҗәпләнә. “Бездә система бөтенләй башкача төзелгән. АКШта дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар арасында үзара мөнәсәбәт төрле өстәмә структуралар аша түгел, ә бер-берсенә ачык итеп оештырылган. Бездә, чынлыкта, президент администрациясендә өстәмә идарә булдырып, җәмгыять өстеннән контрольне көчәйтү турында гына сүз бара”, дип белдерде Петров.

 

​​“Нәтиҗәле сәясәт” вакыфы башлыгы Глеб Павловский “президент администрациясенең үзен педагог итеп санавына” канәгатьсезлек белдерә. Илдә ватандарлык юк һәм аны тәрбияләргә кирәк дигән белдерүләрне дә сәясәт белгече үз ватандашларына түбәнсетеп карау буларак бәяли.

 

“Әйтмәсәң дә билгеле, демократик илләрдә генә түгел, һәр дәүләтнең ватандашлары ватандарлар, ә киресенчә була алмый”, ди Павловский. Аның фикеренчә, Русия җитәкчелегенең бу яңа идарәне төзүе, инде элек булганча, идеологиянең катгый диктатын торгызу өчен яңа исем һәм яңа рәвеш кенә уйлап табу булып тора.


Наил АЛАН

№ | 23.10.2012

Журналистика факультетына - 50 ел! #6822

$
0
0
23.10.2012 Матбугат
Безнең Самара өлкәсеннән дә Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаучылар бар. Мәсәлән, шуларның берсе – озак еллар “Волжская коммуна” газетасында эшләгән өлкән журналистыбыз Лилия Шәйхулла кызы Шәфигуллина, мин, менә 23нче ел инде “Бердәмлек” татар газетасын җитәкләүче Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин, Похвистнево район һәм шәһәр газетасының мөхәррире булган Әнсәр Сәет улы Сәмигуллин һәм башкалар.

Ә инде башка милләт вәкилләре арасында Казанда журналистика факультетын тәмамлаган самаралыларның исемнәрен санап бетерерлек тә түгел, чөнки Казанның журналистика факультеты - бөтен Идел буе төбәкләре өчен журналист кадрларын әзерләүче чын “кузница” ул.

Мин үзем Казанда журналистика факультетында укыган 1968 - 1972 елларымны хәзер дә сагынып искә алам әле. Бер парта артына утырып укыган курсташларым - күренекле татар шагыйре булып үсеп җиткән, тик вакытсыз фаҗигале төстә һәлак булган Фаил Шәфигуллин, талантлы язучы һәм журналист Харис Закиров, кафедра җитәкчебез һәм деканыбыз (шулай ук мәхрүм инде) Флорид ага Әгъзамов әле дә хәтеремдә.

Үткән гасырның туксанынчы еллары башында Россия төбәкләрендә татар газеталары нәшер ителергә тотынгач, безнең шул татар басмаларының мөхәррирләрен Казанга чакырып алып, семинарлар үткәрә башлаучылар да Флорид Әгъзамов җитәкчелегендәге журналистика факультеты кафедрасы әгъзалары булды бит. Моны ничек онытасың инде. Шул чакта Флорид ага безнең беренче татар газеталары мөхәррирләрен яратып, “фидакарьләр” дип атаган иде.

Безгә, татар газеталары мөхәррирләренә, зур ихтирам белән журналистика һәм социология факультетының попечительләр советы рәисе Иршат Әминов һәм деканы Вәсил Гарифуллинның юбилей чараларына катнашырга чакыру җибәрүләре дә куандыра. Бәлки, кайберәүләребезгә шушы зур чарада катнашу бәхете дә елмаер әле.

Чын күңелебездән 50 еллык данлы юбилей - уртак бәйрәмебез белән котлыйбыз, коллегалар, каләмдәшләр!

 

 

Рәсемдә: Журналистика факультеты мөдире, декан Флорид ӘГЪЗАМОВ (сулдан уңга), Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, академик Илдус ТАҺИРОВ, Казан дәүләт педагогия университеты ректоры Рүзәл ЙОСЫПОВ, журналистика факультеты һәм “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе инициативы белән үткәрелгән Россия төбәкләрендә нәшер ителүче татар газеталары мөһәррирләренең беренче семинарында катнашучылар (июнь, 1991 ел) – Азат СӘГЫЙТОВ (Төмән, “Яңарыш”), Исхак ХӘЛИМОВ (Ульяновск, “Өмет”, журналистика факультетын тәмамлаган), Илдус ЗАКИРОВ (Пермь, “Саф чишмә”), Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН (Самара, “Бердәмлек”, журналистика факультетын тәмамлаган), Рифат ИБРАҺИМОВ (Түбән Новгород, Сергач, “Туган як”), Шамил БУХАРОВ (Киров - Малмыж, “Дуслык”) белән очрашу вакытында.

 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН

№43 | 20.10.2012

Быел Татарстанда Корбан бәйрәме 25 октябрьгә туры килә #6823

$
0
0
24.10.2012 Дин
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең казыйлар советы мөселман илләренең астрономия обсерваторияләре фәнни тикшеренүләре нигезендә, хәнәфи мәзхәбе мәктәбе өйрәтүләре буенча ясаган исәпләүләрдән зөлхиҗҗә аеның беренче көне 2012 елның 16 октябренә, Корбан бәйрәменең беренче көне 25 октябрьгә туры килә. Шулай ук Корбан бәйрәме бу көнне Башкортстанда, Россиянең күпчелек төбәкләрендә, Төркиядә һәм башка илләрдә уздырыла.

Татарстан Республикасында 2012 елның 25 октябрендә Корбан бәйрәме рәсми рәвештә ял көне  булып тора.

Бу көнне барлык мәчетләрдә иртәнге намаз – сәгать 6:30 да, вәгазь 7:15 тә, 8:00 дә - бәйрәм намазы башлана. “Яңа гасыр” каналыннан туры трансляция сәгать 9.00 дә “Ак мәчет” тән (Спасс районы, Болгар) була. 




№ | 23.10.2012

Казан университетында Ясәвиевне яклап имза җыялар #6824

$
0
0
24.10.2012 Җәмгыять
КФУның журналистика һәм социология факультеты студентлары укытучылары Искәндәр Ясәвиевне яклап ректор Илшат Гафуровка ачык хат язды.

Элегрәк КФУның журналистика һәм социология факультеты деканы урынбасары Искәндәр Ясәвиев “Новая газета” басмасында дөнья күргән "Комплекс кире кайта" дип аталган язмадагы мәгълүматларны тикшерергә сорап Русиянең баш прокуроры Юрий Чайкага хат язган иде. Әлеге язмада КФУ ректоры Илшат Гафуровның Чаллыдагы 29нчы комплекс җинаять төркеменә катнашы булуы турында әйтелә.

 

Шушы хатыннан соң Ясәвиев декан урынбасары вазифасыннан китүе турында игълан итте. "Бу карарга факультет деканы Васил Гарифуллин белән сөйләшкәч килдем. Аңлавымча, минем прокуратурага мөрәҗәгатемнән соң аның белән җитәкчелек арасында авырлыклар барлыкка килгән”, дип аңлатты ул.

 

Ректор исә Ясәвиевнең декан урынбасары вазифасыннан үз теләге белән китүен белдерде. "Ректорның эшчәнлеген тәнкыйтьләгән Ясәвиев декан урынбасары вазифасыннан үз теләге белән китте. Бу табигый карар, 2005 елдан бирле аның ни бары дүрт фәнни хезмәте булган", диде Гафуров соңгы ректорат җыелышында.

 

Ректорның шушы белдерүе студентларның ризасызлыгын уятты. Социаль челтәрләрдә аны яклау кампаниясе башланды.

 

* * * *

 

Әлеге материал әзерләнгәндә КФУ мөгаллиме, галим Искәндәр Ясәвиевне яклап ректор Илшат Гафуров исеменә юлланган ачык хатка теләктәшлек күрсәтүче журналистика һәм социология факультетының бүгенге һәм элекке студентларның саны 180нән арткан иде.

 

Казан федераль университет ректоры Гафуровка юлланган ачык хат http://www.onlinepetition.ru интернет битенә урнаштырылып социаль челтәрләрдә таралды. Без галим Искәндәр Ясәвиевне яклап хатка кул куючыларның кайберләренең фикерләрен белергә булдык.

 

"КФУдагы яшелчәчелек"

 

​​Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультеты студенты Рөстәм Абдрахманов үзенең мөгаллиме Искәндәр Ясәвиевне яклап КФУда сүз әйтә алмавына зарлана.

 

“Ул факультетыбызда иң яхшы укытучыларның берсе. Аның профессионал булуын беркем кире кага алмый. Искәндәр Ясәвиевнең өстен якларын аңлата алмасам да, аның аша социология фәнен яхшы беләм дип әйтә алам. Аның белән күңелсез вакыйга булды. Мин ардым төкерүләрдән. Үземнең өй ишек төбендә тәмәке тартып төкереп йөрүче урам малаена сүз әйтергә курыкмыйм. Аның белән әйткәләшеп күзлек ватылса да кызганыч түгел. Тик нигә минем университетымда төкерүчегә сүз әйтергә батырлыгым җитми? Бәлки мин “яшелчәдер”, ди КФУның журналистика һәм социология факультының V курс студенты Рөстәм Абдрахманов. Бу фикерләрен ул LiveJournal – “Җанлы журнал” аша да белдерә. Язмасын “КФУдагы “яшелчәчелек” дип атаган.

 

"КФУ – сату-алу урыны"

 

Ясәвиевне яклап ачык хатка кул куючы икенче бер әңгәмәдәшебез – КФУның элекке студенты, 2008 елда журфакны тәмамлаган, “Дарвин теориясе” агентлыгының PR белгече Эльнара Фәйзетдинова да Казан федераль университетының дәрәҗәсе төшүе хакында әйтә.

 

​​“Минем өчен Казан университеты – ул иң элек фән сарае. Әмма бүгенге көндә университет исемен генә түгел, төп мәгънәсен дә җуйды. КФУ - ул бүген диплом сату урыны. Безнең укытучыларыбыз хәзерге көндә иң беренче очракта студентларның белеме турында түгел, ә факультетны ничек асрау турында уйлыйлар. Бүген алар коммерсантлар хәленә куелган. Искәндәр Ясәвиев эшсез калмаячак, ә Казан университеты һәм студентлар өчен бу бик зур югалту”, ди Эльнара Фәйзетдинова.

 

"Кыйммәткә төшкән сүз иреге" һәм "теш күрсәтү"

 

“Искәндәр Ясәвиев безне журфакта укытты, бик акыллы, укымышлы мөгаллим. Барлык студентлар диярлек аның дәресләренә бик теләп барды. Чөнки ул кызык итеп аңлата иде, аудиторияне тота белде. Аңа афәрин диясе килә, дөреслекне белер өчен курыкмыйча ачык мөрәҗәгать белән прокуратурага чыга. Сүз ирегенең шулкадәр кыйммәткә төшүе бик кызганыч”, диде журналист Эльвира Шәрәфиева.

 

​​Бу уңайдан журналист Ирек Мортазин “Җанлы журналда” бу гамәлне “Журфак тешен күрсәтә” дип бәяләде. 

 

Интернеттагы теләктәшлекне күреп галим Искәндәр Ясәвиев тә “Контакт”тагы битендә үз фикерен җиткерде.

 

“Хөрмәтле студентлар, коллегалар һәм иптәшләр! Теләктәшлек күрсәтүегез өчен бик зур рәхмәт! Мин декан урынбасары вазифасыннан киттем, тик Казан университеты укытучысы булдым һәм булачакмын”, ди Ясәвиев.


Рөстәм ИСХАКЫЙ

№ | 22.10.2012

Япониядәге беренче мәчетне татарлар төзегән #6825

$
0
0
24.10.2012 Җәмгыять
Океан артында яшәүче япон дустыбыз Юта Хисияма белән аралашуыбызны дәвам итәбез. Исегезгә төшерәбез, Юта Токио каласында яши, татар телен тирәнтен өйрәнүче булачак галим. Татар телендә язып кына калмыйча, хәттә иркен сөйләшә алучы егеттән японнарның ислам диненә карашын белештек.

- Япониянең Токио каласында мөселманнар күп яшиме?

 

- Токиода яшәүче мөселманнар күп түгел. Гомумән, Япониядә яшәүче мөселманнарның саны аз, дип уйлыйм. Ләкин кызыклы фактлар бар. Япониягә Исламны беренче булып революция вакытында безгә күчеп килгән татарлар керткән. Аларның бер өлеше Токиога килеп, анда татар җәмгыятен оештырган. 1938 елда алар Токио мәчетен төзеткәннәр. 1950 елларда аларның күбесе башка илләргә күчеп киткән. 1985 елда Токио мәчете, бинасы иске булу сәбәпле, җимерелгән. 2000 елда Төркия ярдәмендә яңа мәчет ачылган. Хәзерге вакытта Токиода яшәүче мөселманнар анда гыйбадәт кылалар.

 

- Юта, сездә мөселманнарга караш нинди?

 

- Мин аларга нормаль карашта. Мин ислам дине турында университетта өйрәндем. Шуңа күрә минем мөселманнарга тискәре фикерем юк. Ләкин японнарның күбесе ислам динен куркыныч дин дип уйлыйлар. Чөнки Япониядә телевизорда һәм газеталарда булган ислам дине турындагы мәгълүматларның күбесе ислам терроризмы турында. Японнар ислам динен дөрес аңларга, аңа начар карашта булмаска тиешләр дип уйлыйм.

 

- Мәчетегездә төрекләрдән тыш нинди милләт кешеләре гыйбадәт кыла?

 

- Токио мәчетенең рәсми сайтындагы мәгълүматларга караганда, Пакстан, Индонезия, Малайзия, Төркия, Бангладеш, Япония, Урта Азия, Африка дәүләтләреннән эш белән Токиога килгән мөселманнар мәчеттә гыйбадәт кыла.

 

- Япониядә гарәп теле укытылмый дигән сүз дөресме? Дөрес булса, ни өчен?

 

- Дөрес түгел. Япониядә ике университетта гарәп теле бүлеге бар. Башка университетларда да гарәп теле дәресләре уза. Минем берничә дустым да университетта гарәп телен өйрәнә. Хәтта телевизордан да гарәп телен өйрәтүче тапшырулар күрсәтелә.

 

- Юта, японнар үз традицияләрен саклыймы?

 

- Калган традицияләр дә, югалган традицияләр дә бар. Мәсәлән, Япониянең гадәти спортының берсе – сумо көрәше хәзерге вакытта да бик популяр, телевизорда турыдан-туры эфирда күрсәтелә. Япониянең традициональ театрлары - “Кабуки”, “Но” һәм “Кёгэн” хәзерге вакытта да уйнала. Гомумән, аларны карт кешеләр яратып карыйлар. Япониянең төрле төбәкләрендә элеккедән калган фестивальләр үткәрелә. Япониянең элекке башкаласы Кётода ел саен июль аенда үткәрелгән “Гион Фестивале” - иң танылган фестиваль. Ләкин, II Бөтендөнья сугышыннан соң Япониянең икътисад ягыннан бай булуы белән бергә, японнарның яшәү рәвеше европалашкан, шуңа традициональ гореф-гадәтләренең күбесе югалган. Мәсәлән, япон халкының милли киеме кимононы көн саен кимиләр. Хәзерге вакытта, кимононы фестивальләрдә генә күрергә мөмкин. Көн саен японнар ашаган ризыклар да европалашкан. Бүген дөгедән күбрәк икмәк ашый торган кешеләрнең саны артып бара.

 

- Яшьләрегез дингә нинди карашта?

 

- Яшьләр генә түгел, японнарның күбесе дин турында уйламыйча яши. Япония халкының күпчелеге буддизм һәм синтоизм тота. Алар туйларда, бәйрәмнәрдә, җеназаларда гына дин эшләре белән шөгыльләнәләр.

 

-Япония дәүләтен гадәттә башка илләргә караганда ябыграк ил буларак бәялиләр. Сез күбрәк үз казаныгызда кайныйсыз, ягъни башкаларның идеологиясеннән сакланып яшисез, диләр...

 

- Япония - утрау-дәүләт. Һәм 200 ел буенча (1639-1854) ябык ил булган. Шуңа күрә, башка илләр белән чагыштырганда, идеология ягыннан ябык ил дип уйлыйм. Бүгенге көндә Япония икътисад ягыннан да ябык ил булып бара дип әйтүчеләр дә бар. Япон компанияләре японнарга махсус продуктларны сатып килгәннәр. Бу хәл ябык утрауларда үзенчәлекле хайваннар яшәгән Галапагос утрауларына охшаш булганга, Япония “галапагослаша” дип әйтелә. Бөтен дөньяда сату эшләре алып бару өчен япон компанияләре эшкә чит телләрне, дөньяны яхшы белгән яшьләрне алырга тели. Ләкин чит илләргә укырга киткән яшьләрнең саны кими бара. Шуңа күрә, япон яшьләре чит илләргә китми, алар ябык кешеләр, дип санала.

 

- Сездә катнаш гаиләләр бармы? Җәмгыятьтә аларга нинди мөнәсәбәт?

 

- Мондә катнаш гаиләләр юк.

 

- Юта, җавапларың өчен зур рәхмәт!

 

 

1

 

 

2

 

 

3




№ | 24.10.2012

Кайда телим, шунда җырлыйм... Әттәгенәсе! #6826

$
0
0
24.10.2012 Юмор
Җыр яратам мин. Газета-журнал битләрендә җыр тексты күземә чалынса, җилемләнгәндәй, аңа чат ябышам – берәр кайтыш җирен, тыртык-пыртык өлешен, эштер-пештер юлларын күреп алып, шулардан үземчә тәм тапкан булып, җырга җәһәт кенә пародия язарга утырам. Имештер, кайсыдыр ки матур итеп, акча эшләмәктә исәбем. Кү-үп итеп!

Кем әйтмешли, ни-нәрсә хисабына булса да ашарга... тефү лә!.. яшәргә кирәк бит! Радиодан җыр-фәлән ишетелсә, шундук колакларым шомрая. Телевизордан җырлы-мырлы видеоклип карый башласам, онытылып китеп, мыегымны чәйни башлыйм. Кыскасы, зерә нык тәэсир итә миңа җыр. Бервакыт бер видеоклип караган идем. Әллә кайчан ук инде. Биш былтыр бардыр. Шул әле дә булса истән чыкмый. Бик кызык клип. Талбишектә туган бер җегетнең энесе әллә «көччегем» дип, әллә «коччыгым» дип җырлап барган җиреннән кинәт артка чабарга тотына. И чаба бу, и йөгерә... Артка таба чатыр чапкан көйгә сикереп-сикереп тә ала. Әмма дә ләкин ялгыш та егылмый үзе. Валлаһи, мин болай ук булдыра алмасыем. Шушы әкәмәт күренеш миңа искитәрлекский такмак язарга этәрде:

 

Диварга да сөяләмен,

Диванга да ятамын...

Дивана күк артка чабам...

Бу – клип бит, аппагым!

 

Шуннан соң, җыр сәнгатенә миннән дә күркәм өлеш керсен, дип, видеоклип өчен сценарийлар язарга тотындым. Яза-сыза торгач, алар байтак җыелды – тугызау булды. Хәзер шуларны сезнең гадел хөкемгә тапшырам.

 

Янгын сүндерүчеләр җыры

 

Су буе. Учак яна. Учакны бер көтү янгын сүндерүче сырып алган. Үзләре су сиптерә, үзләре болай дип җырлый:

 

Су буенда учак яна,

Кем кабызган ул учакны?..

 

Яңа туган балалар җыры

 

Шул ук су буе. Су – тездән генә. Бер әни биш баласын елгада коендырып мәш килә. Биш баланың да (берсе, нишләптер, шагыйрь Роберт Миңнуллинга охшаган) кулында микрофон. Фонограмма аша җыр яңгырый:

 

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,

Сөн суында юган иң элек...

 

Кер юучы кыз җыры

 

Һаман да шул ук су буе. Бер кыз ак күлмәген кияргә азаплана. Кинәт җил искән кебек була. Күлмәк җиргә төшә дә карала. Кыз, Габделфәт Сафин кебек бер урында селкенгәләп, Габделфәт Сафин тавышы белән болай җырлый:

 

Ак күлмәгем, ак күлмәгем,

Бер киюдә каралттым...

 

Балыкчы карт җыры

 

Бу җырның да алдагы җырлар белән уртаклыгы бар (әйтик, шул ук су буе). Шуңа күрә дүрт видеоклипны Пушкинның мәгълүм әкиятенә нигезләнеп эшләргә мөмкин. Карт балыкчы җырлый (ул җырлаган чакта алтын төсенә буялган уенчык балыкны дулкыннар тибрәтә):

 

Уйный суда, уйный суда алтын балык, алтын балык.

Уйный-чума, уйный-чума алтынланып, алтынланып...

 

Сыер савучы егет җыры

 

Ферма. Ватык транспортер. Җимерек трактор. Алагаем озын итек кигән сыер савучы егет бастырык саплы сәнәге белән тирес чыгара. Үзе болай дип җырлый:

 

Тала, тала, тала, тала,

Тала ике беләгем...

 

Кияүгә чыкмаган кыз җыры

 

Тәрәзә төбе турысында Венера Ганиевага охшаган кыз утыра. Туй күлмәге кигән бер кызның урамнан үтеп барганы тәрәзәдән күренә. Атаклы җырчыга охшаган кыз әле уң кулындагы чебен агуларына, әле сул кулындагы йокы даруларына карап ала-ала җыр суза:

 

Туй күлмәге кигән кыздан

Көнләшеп тә үләрлек...

 

Тау башына менәргә яратучылар җыры

 

Әмәт тавы итәгендә биш-алты ир-ат сибелеп ята. Кайберсе торырга азаплана. Берише үрмәләп маташа. Берсе чалкан яткан килеш җыр суза:

 

Керкәле таулары биек,

Биек булса да меник!..

 

Турист җыры

 

Урман чите. Күктә бөтерелгән вертолеттан тавыш ишетелә: «Урманнарга керү тыела!» Илһам Шакировка охшаган бер турист, сул кулына чебен гөмбәсе тотып, уңы белән бит тирәсендә кайнашкан черки кавемен читкә кугалап, урман эченә таба бер адым ясый да җырлый:

 

Керим әле урманнарга,

Каеннар арасына...

 

Наркотик матдәләр кулланучы җыры

 

Авыл. Бакча. Бихисап чәчәкләр. Арада бер мәк чәчәге дә бар. Ул экранда зур итеп күрсәтелә. Берәү кача-поса бакчага уза. Бик тиз генә эзләп табып, мәк чәчәген өзеп ала да җырлый башлый:

 

Мәк чәчәген өздем ялгыш кына,

Чүп үләне белән бутадым...


Ләммим ЛӘБИБИ

№ |

Казанда аеруча куркыныч җинаятьчеләрне кулга алу буенча махсус операция уза #6827

$
0
0
24.10.2012 Җәмгыять
Казанда Химиклар урамында көч структуралары тарафыннан аеруча куркыныч җинаятьчеләрне тоткарлау буенча махсус операция үткәрелә. Бу хакта ТР Эчке Эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәзерге вакытта җинаятьчеләр Химиклар урамы буенча 25 нче йортның беренче катында кулга алынган һәм актив төстә коралланып каршылык күрсәтәләр. Җинаятьчеләр саны әлегә билгесез.

Махсус операциядә барлык көч структуралары: Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе катнаша. Полиция гамәлләре белән Эчке эшләр министры урынбасары – полиция башлыгы, полиция генерал-майоры Рафаил Гыйльманов җитәкчелек итә. Вакыйга урынына Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин юл тоткан.


---

№--- | 24.10.2012

Далай лама татарларга: "Сабыр, әмма тәвәккәл булырга кирәк" #6828

$
0
0
24.10.2012 Җәмгыять
Кытай залимияте астында нык җәберләнгән тибет халкының рухи юлбашчысы Далай лама 23 октябрьдә Лондондагы Легатум институтында узган сөйләшүдә милли үзенчәлекләрен югалта барган татарларга да киңәшләр бирде.

Сишәмбе көнне британ башкаласында урнашкан фикер үзәкләренең берсе – Легатум институтында (Legatum Institute) Тибетның сөргендәге җитәкчесе Далай лама белән турыдан-туры интернет сөйләшүе узды. Шуның барышында ул Русия федерациясендәге татар-башкортлар хәленә дә кагылып китте.

Азатлык радиосының "милли үзенчәлеген Русиядәге кырыс ассимиляция шартларында сакларга тырышкан татар-башкортларга нәрсәләр киңәш итәр идегез?" дигән соравына Далай лама:" фәкать тырыш хезмәт, тәвәккәллек һәм сабырлык кына", дип җавап бирде.

Далай лама – Кытай хакимияте астында изелгән Тибет халкының читтәге вәкиле, аның яшәгән урыны хәзер Һиндстанда булса да, ул үзенчәлекле тарихы, дине, мәдәнияте булган тибетларның юлбашчысы булып кала бирә.

Шул мәгълүм: рәсми Пекин Тибет үзенчәлеген юк итү өчен зур көч куя, төбәк 1959 елда яулап алынганнан бирле анда кытайлаштыру сәясәте алып барыла: традицион дин эзәрлекләнә, монастырьлар, мәктәпләр ябыла, бер үк вакытта актив  рәвештә Тибет өчен чит милләт кешеләрен, беренче чиратта, хан кытайларын китереп урнаштыру бара. Тибетның икътисади үсешен күтәрү өчен дигән булып Кытай хөкүмәте төбәк башкаласы Лһасага тимер юл сузды, Кытайдан үтеп керү шулай итеп тагын да шәбәйде. Шул ук вакытта Пекин чит ил кешеләрен Тибетка бик чикләп кенә кертә, еш кына хәтта туктатап та тора.

Далай ламаны Кытай хакимияте Тибет сепаратизмын алга сөрүче төп дошманы итеп күрсә дә, Далай лама үзе “без бу мәсьәләдә аерылу җаен эзләмибез, төп максат – Кытай халык республикасы белән бергә калу, әмма безнең үз мәдәниятебезне, үз язмабызга нигезләнгән мәгарифебезне үзебез хәл итә торган тиешле һәм кануни хокукларыбыз булырга тиеш,” дип аңлата. Бу сүзләрен ул Легатум институтындагы сөйләшүдә дә әйтте.

Русиядәге хакимияткә Путин килгәннән бирле федерал хөкүмәтнең татар-башкортларга карата мөнәсәбәте дә Кытайның Тибет һәм Көнчыгыш Төркестандагы кырыс сәясәтен хәтерләтә башлады: Мәскәү милли университет ачуга юл куймады, латин хәрефләренә күчүне рәсмән тыйды, дәүләт имтиханнарын фәкать урысча гына бирүне кертте, бәйсез милли мәгарифне бетерде. Татар-башкортлар яшәгән төбәкләрдә милли басмалар, радиотапшырулар юкка чыкты, миллилекне янә кухняга бикләп, яңа гомумроссиян милләтен кору максат итеп куелды.

 Далай лама Азатлык соравына җавап биргәндә, хәзерге Русия федерациясен советлар чорындагы кебек залим, нык үзәкләштерелгән дип санамавын әйтте. Аның фикеренчә, халыкта хәзер мөмкинлекләр барыбер киңрәк. “Кешеләр фәкать эшләргә, тырышып эшләргә, миллилеге белән шөгыльләнергә тиеш”, дип исәпли ул. “Ниндидер сәяси таләпләр генә куеп түгел, ә шул ук мәгарифне кайгыртып, тирәңдәге тормыш шартларын яхшыртып – (миллилеген ныгыту өлкәсендә) нык итеп эшләргә кирәк”, ди Далай лама.

 Милли азчылыкның үзен якларга тырышуы, ә авторитар хакимиятнең исә моңа каршы булуы, басым ясавы шартларында нәрсә урынлы, нәрсә урынсыз булуы турындагы сорауга Далай лама болай дип җавап кайтарды:

“Әлбәттә, Русиядә әле һаман да кайвакыт проблемнар булып тора, ләкин һәркемдә дә тәвәккәллек, бераз гына сабырлык һәм, минем үз тәҗрибәм күрсәткәнчә, чынбарлыкка нигезләнгән караш булырга тиеш. Еш кына максатыбызга ирешү бер дә җиңел булмый, ул очракта тәвәккәллек – иң мөһим корал.

 Тибетлар, тугыз мәртәбә уңмасаң да – син барыбер тугыз мәртәбә тырышасың, ди. Менә шул тырышу мөһим”, дигән киңәш бирә татар-башкортларга Далай лама. 


Кәрим КАМАЛ

№ | 24.10.2012

Казанда махсус операция тәмам: биш кеше үлде #6829

$
0
0
24.10.2012 Җәмгыять
Казанның Химиклар урамындагы кораллы шикле төркемгә каршы махсус операция тәмам. Бәрелештә террорда шикләнелүче өч кеше үтерелгән. Шулай ук авыр тән җәрәхәтләре алган ике федерал иминлек хезмәте (ФСБ) сугышчысының үлүе хәбәр ителә.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына күрә, җинаятьчеләр коралдан атып каршылык күрсәтә. Аларның берсендә “шәһид билбавы” табылган.

Махсус операциягә ФСБ, эчке эшләр идарәсе, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре җәлеп ителде. 




№ | 24.10.2012

"Һәр бала үз гаиләсендә үсәргә тиеш" #6830

$
0
0
25.10.2012 Җәмгыять
Дүрт газиз балаңны да куеныңнан алып китсеннәр дә, Аллаһы Тәгалә язганнан узып булмый, дип яшәп кара әле син?! Бик авыр булса да түзәргә, сабыр итәргә кирәк. Казан шәһә­ренең Торфяная урамында яшәүче, халык теленә "фәйзрахманчылар" дип кереп калган бу Аллаһ бәндәләре август аеннан бирле әнә шундый билгесезлектә гомер кичерә. Ходай Тәгалә үзе хак юлын күрсәтер әле дип яшиләр.

Балаларны районнарга таратканнар

Кемдер боларны сәер, кемдер акылдан язган, дияр. Дәүләт тарафыннан җинаять эше кузгатылып, үз мәхәлләләрендә яшәүчеләрнең барысын да ата-ана хокукыннан вакытлыча мәхрүм иткәч, аларның 18 баласын Казан шәһәрендәге приютларда гына калдырмаганнар, ә республика районнарындагы балалар йортларына таратканнар.

15 августтан бирле Балык Бистәсе, Питрәч, Алексеевск, Кама Тамагы, Әлки районнарындагы приютларда "коръәнчеләр"нең (алар үзләрен шулай дип атап йөртә) дүртәр, өчәр баласы яши. Питрәчнең "Шатлык" балалар йортына исә бертуган Гыйз­зәтуллиннарны урнаштырганнар. Иң олысы Даутка – 11, Фирдәвескә – 8, ә Нуруллага 5 яшь икән. Ә 3 яше дә тулмаган кечкенә сеңелләре Гайшә Казанның балалар йортында калган.

Әлеге нарасыйларның язмышлары нәрсә булып бетәчәк, аларны башка ата-аналарга бирәчәкләрме, алга таба тормышлары кайсы якка борылыш алачак, дигән күпләрне борчыган сорауларны Питрәч районы "Шатлык" балалар йорты директоры Резедә Халиловага да яудырдым.

– Суд карары чыкмыйча, бер баланы да башка ата-анага бирмиләр, – ди Резедә Василовна. – Мин балаларны начар тәрбия алганнар дип әйтә алмыйм. Белемнәре дә яхшы гына. Математикадан бик көчлеләр. Ә менә рус теле аксыйрак төшә. Чит телләр укытылмаган.

Баштарак "фәйзрахманчы­лар"­ның балаларына гаиләләре белән аралашырга рөхсәт бирмә­гәннәр. Ә хәзер ата-аналар балалар йортына шалтыратып тора икән. Гыйззәтуллиннарның да бит үз әнисе һәм әтисе янына кайтасылары килә. Резедә ханым әйтүенчә, ана белән бала арасында мөнәсәбәтләр бик яхшы. Торф урамындагыларның яшәү шартлары санитария кагыйдәләренә туры килми. Аннан нарасыйларның берсенә дә прививка ясатмаганнар. Балалар хастаханәләрдә исәптә тормаган. Бала белән ананы аеруның төп сәбәбе әнә шул. Әмма Питрәчтә Даут, Фирдәвес, Нуруллага туберкулездан при­вив­ка кадаганнар икән.

Әлки районы Яңа Салман авылында урнашкан "Березка" балалар һәм яшүсмерләр приюты белән дә элемтәгә кердем. Биредә дүрт бертуган Гадел, Гомәр, Айсылу, Әхмәт Галиуллиннар яши. Иң олысы Гаделгә – 16 яшь, ә кечкенә Әхмәткә нибары 3 яшь кенә тулган. Приютның директор урынбасары Эльмира Низамова балаларны гел яхшы яктан гына искә алды. "Белемле, тәртипле һәм бик эшчән­нәр, – диде ул. – Яңа Салман мәк­тәбендә белем алалар. Чаллыда булып узган патриотик тәрбиягә багышланган республика слетында катнаштылар. Спортта да көчлеләр".

Эльмира ханым Галиуллиннарның ата-аналары айга ике тапкыр балалары белән даими аралашуын да әйтеп китте. Бу очракта ул җитәкче вазыйфасында буларак кына түгел, ә әни буларак аларның хәлләренә керә. Дүрт бәгырь җимешеңне күрер­гә, алар белән бер авыз сүз дә алыша алмыйча тилмергән ананың яшьле күзләрен күрүдән дә авыррак тагын ни бар? Дөрес, кайбер районнардагы балалар йортында каты бәгырьле җитәкчеләр бар анысы. Сезгә рөхсәт юк, килмәгез, дип әйтүчеләрне дә ишетергә туры килә һәм, ни кызганыч, безгә террорчыларга караган кебек карыйлар, ди "фәйз­рахманчылар".

Әни назын берәү дә алыштыра алмый

Әлки районындагы "Березка" балалар һәм яшүсмерләр приютында яшәүче дүрт баласын күрер, алар белән аралашу өчен Ландыш Галиуллина Яңа Салман авылында бер атна яшәп киткән. "Бер әбидә тордым", – ди ул.

Сагынуга дәва юк, дип белми генә җырламыйлардыр шул ул. Кечкенә Әхмәт бигрәк жәл бит. Ландыш апаның алар янына барган саен күңеле нечкәреп кайта. Сизәм, минем белән сөйләш­кәндә дә күзләре яшьләнде, тамак төбенә төер утырды аның. "Ничек инде еламыйсың, Алла­һы Тәгалә биргән йөрәк җимешләре бит. Без бит алардан баш тартмадык", – ди ул.

Ярый әле, балалар белән кү­решеп торырга хәер-фатыйха биргәннәр. Шунысына чиксез шатлана ана. Әмма судка бармыйлар, дәүләт җитәкчеләренә сүз катарга җыенмыйлар, бу, алар әйтүенчә, Аллаһы Тәгаләгә баш күтәрү була.

Ландыш ханым да, ире Рушан абый Галиуллин да һөнәр­ләре буенча укытучылар икән. Дистә елдан артык мәктәптә укытканнар. Ландыш ханым – рус теле, ә Рушан абый – физкультура укытучысы. "Безнең балалар томана, надан, дип әйтү­челәрнең сүзләре ялган, – ди ул. – Мәдрәсәгә бәреп кергәндә дә балалар укый иде. Бездә белем бирү беркайчан да тукталмады".

Балаларыгызга прививка ясатмагансыз, приют хуҗаларының барысы да диярлек шул хакта искәртте, дим Ландыш ханымга. "Олы улым Гаделгә бала вакытта прививка ясаттым, – ди ул.– Шуннан соң ул бик каты авырды, үлемнән чак калды. Башка прививка ясатмыйм дидем һәм өч балама да кадатмадым".

Берәүдән дә ярдәм сорарга хакыбыз юк, Аллаһы Тәгалә генә юл күрсәтүче дип гомер кичер­гән бу Ходай бәндәләренең яшәү рәвешендә сәерлек бар, әлбәттә. Үз авылларында хәләл көчләре белән салган йортларында гаилә белән чөкердәшеп яшәргә иде дә бит. Ул вакытта балаларын да алмаслар, ата-ана хокукларын да мәхрүм итмәсләр иде аларны. Ни генә булмасын, ана назы берәүне дә алыштыра алмый. Бигрәк тә райондагы приют хуҗаларының әйткән фикерләре колагыма "эленеп" калды. "Проблемалар бар инде, ләкин аларны чишәргә була, һәрбер бала үз гаиләсендә үсәргә тиеш", – диде алар. Көн саен әти-әнисез калган балалар белән очрашып, сөйләшеп торган кеше­ләрнең бу фикерне әй­тергә тулы хакы бар. Чөнки эчкече, наркоман булып, үз нарасыйларыннан баш тарткан бәдбә­хетләр белән чагыштырганда, Галиуллин, Гыйззәтуллиннарның ба­лалары яхшырак тәр­бия күргән. Болай да ятимнәр бе­лән урам чатлары, приютлар тулган бу җәмгыятькә әти-әнисе булган үксез бала арттыру нигә кирәк? Иртәме, соңмы җи­тәкчелеккә бу карарыннан ваз кичәргә кирәк булачак. Әлеге ишле балаларны ата-ана хокукын мәхрүм итү­дән, кү­рә торып сабыйны ятимлек ачысын татырга этәрүдән бе­рәү дә отмаячак. Киресенчә, авыртмаган башка тимер тарак кына булачак бу. 




№211-212 | 25.10.2012

Мәчәләйне “Восток” күтәрә #6831

$
0
0
25.10.2012 Авыл
Менә көз дә җитте. Авыл халкы, җәй эшләгән эшләренә нәтиҗә ясап, үзенә кышкылыкка кирәген базларга сала, арткан яшелчә-җимешләрен сату өчен, көзге ярминкәләргә йөри.

Менә мин дә үземнең бакчада үскән яшелчәләрне сатарга Самараның “Металлурглар” мәйданындагы ярминкәгә бардым. Авылдашларым да күпләп килгәннәр икән. Тик менә безнең яшелчәләрне, нишләптер, бик начар сатып алдылар. Хаклары да башкаларныкы кебек бит, югыйсә. Барган-барган, бензин бәясен чыгарырга иде дә бит, булмады. Санап карадык та, киләсе елга бу хәтле яшелчә үстерергә кирәкме икән, дигән уйга калдык.

Тик авыл кешесе шундый бит инде ул: “Качып китсәң дә, чәчеп кит”, - мәкале буенча яши. Ничек кенә булмасын, киләсе елга да никадәр җире булса, барыбер шул хәтле чәчә инде...

Үзебезнең шәхси хуҗалыкта үстерелгән яшелчәләрне яхшы бәягә сатып булмаса да, авылыбызның “Восток” хуҗалыгы уңышларына карап куанабыз. Ел уңдырышлыгына караганда, уҗым бодаеның һәр гектарыннан - 14,2әр, сабан бодаен 13,7әр центнер уңыш җыеп алдылар. Киләсе ел турында кайгыртып, 360 гектарда уҗым культуралары чәчелгән, 650 гектарны көзгә сөреп куйганнар. Язгы чәчүгә 630 центнер орлык салынган. Көнбагыш һәм карабодай уңышы да әйбәт кенә чыкты.

Халык аңлады инде, Р. Искәндәров җитәкчелегендәге “Восток” хуҗалыгы бирегә озакка килгән. Җир пайларын шушы хуҗалыкка ышандырган авылдашларга ашлык һәм көнбагыш мае белән түләделәр. Күрше авыллардагы хуҗалыкларга пайларын бирүчеләр дә ялгышлыкларын аңлап, пайларын кире үз хуҗалыкларына кайтарырга йөриләр.

Әйе, күп еллар буе сөрелмичә яткан җирләрне эшкәртүе җиңел түгел. Хуҗалык бухгалтеры Нурия Йосыпова сүзләренә караганда, дүрт тапкыр эшкәрткәч кенә ташландык кырларны иген чәчәрлек хәлгә китереп була. Ә бу өстәмә ягулык та таләп итә бит әле.

Шулай ук техниканы да гел яңартып торырга кирәк. Быел, мәсәлән, хуҗалыкта трактор, чәчү агрегаты һәм культиватор сатып алу планлаштырылган. Баш бухгалтер Екатерина Исмәгыйлева да уфтана: элек алынган кредитларны башта түләп бетерергә кирәк, аннары гына техника турында уйларга була. Җирләрне яңадан кулланышка кертү өчен, өлкә хөкүмәте ярдәме күбрәк булса да ярар иде, дип саный ул.

Хуҗалык механизаторлары Рәшит Иваев, Вәлиулла Субеев, Таһир Яхин, Леонид Йосыпов үзләренең бик булдыклы егетләр икәнлекләрен күрсәттеләр. Ә халык ышанычы булгач, алар тагын да яхшырак эшләп, планканы тагын да югарырак күтәрәчәкләр.

Бу егетләр җир җимертеп эшли дә, матур итеп ял итә дә беләләр. “Восток”ның футбол командасы үткән елда район беренчелегендә икенче урынны яулады. Ә җәйге ял көннәрендә футбол уенын карарга стадионга ярты авыл халкы җыела иде. Анда “Восток” егетләре Самарадан ялга кайткан спортчылар белән көч сынашалар. Авыл спортын күтәрүгә өлеш кертүче спонсорлар да еш кайтып тора. “Восток” егетләре үзләре дә кул кушырып утырмыйлар, техникалары белән стадионны даими яңартып, матурлап торалар.

Көне-төне Мәчәләйнең олы яшьтәге кешеләре, аларга Ходай ярдәм бирсен, дип телиләр. Алар бит авылны уяттылар, үсешкә яңа импульс бирделәр. Авылда яшьләр дә күбрәк кала башлар, дип өмет итәбез. Чөнки мәктәп бинасына, балалар бакчасына зур капиталь ремонт ясалды, балаларга уйнар өчен мәйданчык эшләнде. Бүгенге көндә егермедән артык бала балалар бакчасының ачылуын көтеп тора. Ә балалар бакчасында бала күп булса, мәктәбебез дә ябылмаячак.

Иске Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы. 


Шамил МАМЫШЕВ

№43 | 20.10.2012

Камаллар Пекиннан кайтты (аэропорттан ФОТОрепортаж) #6832

$
0
0
25.10.2012 Мәдәният
Кичә, 24 октябрь көне, сәгать 10 да Камал театры артистлары Пекиннан Казанга кайтты. Ә бүгеннән инде "Мулла" спектакле репетицияләрен башладылар.

Исегезгә төшерәбез, театр 18 октябрьдә Пекин шәһәрендә К.Гоцциның "Хан кызы Турандык" спектакле белән “Данлыклы Европа” дип исемләнгән V Халыкара Кытай милли театры фестивален ачты.

 

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15


---

№--- | 25.10.2012

Журфак юбилееннан ФОТОрепортаж #6833

$
0
0
25.10.2012 Матбугат
Казан. "Уникс". 25 октябрь 2012 ел.

 

 

 

 

 

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Фото # 18

Фото # 19

Фото # 20

Фото # 21

Фото # 22

Фото # 23

Фото # 24

Фото # 25

Фото # 26

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


---

№--- | 25.10.2012

Аграфена ВАСИЛЬЕВА: “Бүген миңа зур сәхнә җитми” #6834

$
0
0
26.10.2012 Язмыш
Аграфена Васильева. Театр һәм эстрада артистының паспортта исем-фамилиясе әнә шулай язылган. Әмма халык телендә ул йә Груша, йә Груня дип йөртелә. Белүчеләр аның тагын башка исемнәре дә бар, диләр. Үзе күп исемнәрен кушамат булып тагылып китә дип аңлата һәм моңа һич тә үпкәләми.

4 ноябрьдә Г. Тукай исемендәге Филармония концертлар залында иҗат кичәсе үткәрергә җыена икән. Менә шушы чара алдыннан редакциягә дә сугылып чыкты ул. Әзерләнгән сорауларга бик исе китмичә, сөйләде дә сөйләде. Әлбәттә, ярты сүз керәшен бәйрәмнәре, йолалары, ул туган авылның матурлыгы, кешеләренең булдыклыгы турында барды. Барысын да кәгазьгә төшереп өлгерә алмаганга, без Аграфена-Груша-Гөрпинә тормышының кайбер сәхифәләренә генә тукталдык.

Чын исемем

– Авылдагы бөтен титуллар белән әйтсәк, Бүре Бәчелие кызы Марҗук белән Җабалак Симонының Унтун кызы Гөрпинә мин. Тугач та шулай атап куйганнар, силсәвиттә исә матур булса да, мондый исемне язмыйча, Аграфена дип теркәп куйганнар. Бәләкәй вакытта, үртәп, Гөрпинә Гөберле Бака дип тә әйтәләр иде. Туган ягым – Түбән Кама ягындагы Келәтле дигән матур гына бәләкәй авыл.

Ырымнарга ышану

– Ышанмаган кая! Мин үзем им-томчы да бит әле. Ырымнар ата-бабаларыбыздан калган. Чөнки аларның һава торышын билгеләргә радио-телевизорлары, дә­ва­ланырга хастаханә­ләре булмаган. Табигатьне күзә­теп, аның белән бербөтен яшәп, ырым, фаразлар туган. Чирләрне исә табигать нигъмәтләре, им-том ярдәмендә дәвалаганнар. Авылда Торойчын дигән матур бәйрәм үткәрелә иде. Ул елга буендагы ялгыз каен агачы янында үтә. Шул каенга халык адарынган әйбер­ләрен китереп элә. Кайсысы терелсәм, кайсы исән-сау бә­биләсәм дип, кайберәүләр башка вәгъдәләрен үтәр өчен ботакларга кулъяулык, тасма ише әйберләр бәйли. Гомумән, керә­шен­­нәрдә ышану-ырымнар да, бәйрәмнәр дә бик күп булган. Ләкин хәзер бәйрәмнәр үзгә, табигать тә кеше кулыннан имгәнгән. Бүген кеше белән табигатьнең бөтенлеге бозылды.

Артистлык юлын сайлау

– Мин кечкенәдән бер генә үнәр (һөнәр) турында хыялланмадым шул. Космонавт та, табиб та, укытучы да, сатучы да буласы килде. Уйларымда кемнәр генә булып бетмәдем мин. Бүген бер төрле, иртәгә икенче төрле хыяллану артистлыкка китергәндер дә әле. Ходай бу бала сәхнәдә бөтен һөнәрләрне үзләштереп карасын дигәндер. Мәктәпне тәмамлап, өйдәгеләргә артистлыкка укырга барам дигәч, берсе дә ризалык бирмәде. Шуннан соң хәйләләргә туры килде. Авылдан йә педагогика, йә медицина юлын сайлыйм дип чыгып киттем. Документларны исә туп-туры театр училищесына илтеп бирдем. Кайткач, серне чишәргә туры килде. Укып кара соң, тора-бара фикерләрең үзгә­рер, диде­ләр. Шулай итеп хыял тормышка ашты. Укып бетергәч тә юллама буенча Күчмә театрда эшли башладым.

Гашыйклык чоры

– Театрга килүгә башлар әйләнде. Фатин Фәтхуллинга гашыйк булып чат ябыштым инде менә. Юкса һай кыз бала, нигә ул өйләнгән, бала атасына күз сала­сың, дип үгетләүчеләр дә шактый иде. Күңелемә хуш килде, нишлә­тәсең бит инде. Җаны теләгән җылан ите ашаган, шулай итеп бергә яшәп киттек. Фатин­ның хатыны Ленинградта калган. Күпме генә чакырса да, провинциаль шәһәргә кайтасы килмә­гән. Ә безнең тормыш көйләнеп китте. Улыбыз Диас туды. Ни өчен Диас дип куштык дисеңме? Чөнки Г. Камал театры артисты Зөлфирә Зарипованың да малае Диас исемле иде. Ул, үзе театрга киткәндә, бала белән утырып тор әле дип, үтенә иде. Минем кебек студент өчен артист баласын карау – дәрәҗә, риза булам. Ә Диас – көйсезрәк бала, елак. Әтисе Сәет Раенбәков, чыгып киткәндә, имиеңне каптыр, шуннан тынычлана ул дия торган иде. Мин аңа ышанып, буш ими каптырам, бала чыннан да тынычлана. Менә шу­лай җанга якын булып кереп калды ул. Балам тугач та телгә килгән беренче исем Диас булды.

Сәхнә артындагы кырыс тормыш

– Камал театрына чакырып алдылар. Бала тапкач суырылып, зифаланып калган идем. Хастаханә­дән чыкканда авырлыгым 38 килога калган. Чөнки бәби тапкач та бер-бер артлы 4 операция киче­рергә туры килде. Мин тернәкләнгәнче баланы каенанам, рәхмәт яусын инде аңа, карады. 42 килоны җыйгач, Марсель Сәлимҗанов шәйләп алды. Дебют эшем «Казан сөлгесе»ндә апа роле булды. Алсу Гайнуллина – сеңел, мин Саҗидә ролен уйнадым. “Кәкре аяклы, бот арасыннан биш фәрештә үтеп чыга алган апа” – бик кызыклы роль иде. Шуннан бүтән характерлы роль­ләр дә булды. Ләкин күбесенчә малайларны, кызларны уйна­дым. Аннан килеп, Камал сәхнә­сендә мин уйнамаган хайван калмады. Эт тә, тәкә дә булдым, баш­­ка киек җанвар да. Сәхнә – могҗизалы җир, әмма театрның эчке дөньясы бик кырыс. Анда бөтен мөмкин­лекләреңнән файдаланып иҗат итәр өчен административ составның да сиңа карата җылы мөнәсәбәттә булуы кирәк. Хәзерге акылым булса, мин катгый сүзләр әйтмәгән дә булыр идем. Кыскасы, театрдан үзем теләп китмәдем. Киткәндә фатирны калдыру мәсьәләсе дә кү­тәрелде. Бала белән урамда калмавым Әсхәт Хисмәтнең як­лап чыгуы аркасында гына булды. Ярый әле миһербанлы кешеләр бар димен. Үзем дә катгый булмас­ка, кеше ниндидер авыр сүз әйтә, ниндидер читен хәлдә кала икән, аның сәбәбе булган дип уйлый башладым. Мине сөймәгән кеше­ләр тормыш укытучыларым булдылар. Аларга рәхмәттән башка сүзем юк.

Тормыш сынавы

Хезмәт биржасына бастым. Аннан да рәт чыкмады. Ә баланы үстерергә кирәк. Чыгам да чүп савытыннан шешә җыям. Аны илтеп тапшыргач, ипи, сөт алып кайтам. Авылдан бәрәңгесе, ите килә. Менә шулай яшәп ятыш. Ярый әле егылып ятканда кул сузучылар, кыйнап киткәндә яраны төзәтү­челәр булды. Яшермим, мин – йомшак холыклы кеше. Авырлыкларны шәраб сөреме белән капламакчы булдым. Шө­кер, вакытында туктап кала алдым. Ирем кино-видео режиссерлыкка укырга китте. Соңын­нан аның белән ике фильм әзерләдек. Аның берсе И. Сәлаховның “Ана тавышы” әсәре буенча кыска метражлы фильм, икенчесе курчак театры әкияте булды. Тормыш тагын көйләнде кебек. Ләкин тагын бер бәла килеп чыкты. Ирем авырый башлады. Шул вакытта Вилдамир Баһау шалтыратып, сәхнәгә чыгасың киләме дип сорый. Каян килгәндер миңа андый тавыш, андый көч: “Килә!”,– дип кычкырдым моңа. Трубканың теге башында азрак тынлык торганнан соң, ник кычкырасың шул кадәр, диләр. Аның белән, эшсез калган бөтен артистны җыеп, авылларга чыгып киттек. Татарстанны аркылыга-буйга гиздек.

Эстрада дөньясы

Бу төркем белән мин эстрадага кереп киттем. Мәсгут Имашев белән дә шактый гына эшләдек, башка артистлар да алып баручы сыйфатында чакырып торалар. Берзаман туй алып барырга чакырдылар. Бөтен шартын китереп алып бардым да “сарафан радиосы” буенча минем тамадалык осталыгым турында сүз таралды. Хәзер бер аягым эстрада сәхнәсендә булса, икенчесе – туйларда. Тамадалык эше бик ­кызыклы. Тик менә яшьләрнең ата-бабадан килгән йолаларны онытып, европача мәҗлес оештырулары пошаманга сала. Безнең бит шулкадәр бай рухи мирасыбыз югалып бара. Кара-каршы җыр әйтешләр, теләк теләшләр, ике кодагыйның кара-каршы җырлаулары, бирнә малы әзерләү, аны күрсәтү йолалары юкка чыккан инде. Эшләп күрсәтсәң, шаккаталар. Шушы җәү­һәрләр югалмасын дип, материал туплый башладым. Берзаман бер калын китаплык булды бу. Китап чыгару артыннан йөри башлаган идем, заманадан артта калуым сәбәпле, хәзер китап чыгаруның машина алу белән бер икәнен белми калганмын. Шулай итеп бу эш әлегә читтә калып торды. Әмма әзер проектлар тынгы бирми, аларны дөньяга чыгарасы килә. Шулай итеп керәшен җәмгыятенә тәкъ­димнә­ремне иреш­терә башладым. Сәхнәгә керәшен бәйрәмнәре менде. Казанда Питрау бәйрәмен уздыруны Керә­шен җәмгыяте рәисе Мария Семенова белән бергәләп без башлап җибәрдек. “Бәрмәнчек” ансамбле­­­­­­­нең башында да торырга туры килде. Геннадий Максимов – директоры, фольклор ягыннан ярдәм итүче – Лена Бичарина, Галина Казанцева, мин постановкалар өчен җаваплы белгеч булдым. Бу да үзенә күрә бер тәҗрибә туплау иде.

Дәвалау

Мәҗүси бабалар хәтере аша миңа килгән бер байлык – үләннәр тану, им-том итү. Ул дөньяга үземә ярдәм итәсе килгәнгә кереп киттем. Начар гадәтләрдән арыну, тынычлану, кешеләрнең халәтен тирәнтен аңлау өчен кирәк иде. Ходай миңа сораганымны бирә торды. Тулысынча ул дөньяга кереп китәсем килми, чөнки сәнгать бик якын. Бүген миңа зур сәхнә җитми. 


Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА

№211-212 | 25.10.2012
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live