Quantcast
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Йорт бүлеп, әтисенең башын чапкан

21.11.2014 Җәмгыять
Балтач районының Шеңшеңәр авылы аша узып барабыз. Юлдашларым, бик ныклы итеп чыршы-нараттан салынган, яхшы коймалы, мунча-каралтылы бер йортка күрсәтеп: «Әле дә монда яшәүче юк икән, инде ничә еллар үтсә дә...» – дип сөйләнеп алдылар.

Йортның ишегалдында чыршылар үсеп утыра.

– Ярамый шул, ихатага утырткан чыршы кеше муены калынлыгы булгач, өйдә бер бәхетсезлек чыга дип  әбиләр юкка гына әйтмәгән, – дип өстәде юлдашларның берсе.   Безнең якта да шундый ышану бар: йорт тирәсенә, койманың эчке ягына чыршы, каен утыртырга ярамый диләр. Бу йортта ни булганын сораштырдым. Моннан 10 15 еллар элек салынган булса да, бүген дә бик хәлле кеше генә торгыза алырлык йорт, чыннан да, ничектер боек, капкасыннан кеше кермәгәне сизелеп тора, гомумән, безнең якта әйтелгәнчә, йорт иясездәй булып тоелды.   Бу йорт салынып бетерелгәч, гаиләдәге ата белән уллары арасында каршылык килеп чыккан, нәтиҗәдә, улы... әтисен үтергән икән...   Кайткач та Балтачтагы танышларыма шалтыраттым,бу йортта ни булганын төгәлрәк белергә тырыштым. Ләкин төгәл җавап бирүче булмады. Әллә район халкы әлеге фаҗигане инде оныткан, әллә коточкычлыгы сәбәпле әйтергә теләмиләр – аңлашылмады. Берәүләр сөйләвенчә, йорт төзелеп беткәч, аны бүлешү башлана. Талаш-кычкырыш озакка сузылгач, ата кеше йортка бүкән алып керә дә: «Мә, алайса, чап минем башымны», – дип, улына балта суза. Тегесе газиз атасының башын чабып өзә.   Икенчеләр сөйләвенчә, ата кеше дә бик үк тыныч холыклы булмый. Шул йорт гаугасы вакытында, тагын нидер булып, улы күрше авылдан атасын үтерергә кеше яллый.   Тагын берничә версия бар, тик мин үземә хәлнең ничек булганын төгәл белүне максат итеп куймадым. Чөнки чыны тагын да аянычрак булырга мөмкин. Бөтенесе дә бер сүздә бер булдылар – җинаяте өчен төрмәдә утырып кайткач, малай шул йортта ятып сәбәпсез-нисез үлеп китә...   Йорт бүлешү... Шушы авылдагы хәлләрне ишеткәч, күп нәрсә искә төште. Әле моннан берничә ел элек кенә авылдашым, аталары йортын ремонтлап-карап торган уңган-булган бер ир, бертуган апаларының үзен туган йортка кертмәүләрен, авыру әнисеннән васыятьнамәгә кул куйдыруларын сөйләп утырган иде. Бүген шул ике туган аралашмыйлар. Ул кадәр искитәрлек мал да түгел кебек инде авылдагы йорт, туганлык та кадерлерәк булырга тиеш кебек... Тик менә ата ана йортын бүлешү аркасында бозылышкан туганнар авыл саен диярлек. Нидән бу? Гади комсызлыкмы? Әллә ниндидер принципка барумы? Бу җиргә бер ана карыныннан килгән, шул йортта тәгәрәшеп бергә үскән туганнарның шул нигез өчен җинаятькә дә барырга әзер булуын ни белән аңлатып була? Шул ук Балтачта, нинди булса да, атаны үтерүгә этәрерлек дөнья малымы соң ул?! Никадәр кадерле булса да, йорт  йорт кына ул.   Туксанынчы елларда ук инде Лениногорск каласының халык шәхси йортлар белән яши торган бер бистәсендә сәер бер корылма күреп исем киткәнне хәтерлим. Уртада – кирпечтән салынган, ике катлы тар гына гараж сыман бер бина. Аңа ике яклап иске бүрәнәләрдән буралган ике корылма ябышкан. Тар гына ихатага өч капка. Аптырап, шул йорттан ерак түгел бер капка төбендә утыручы апалардан сораштым бу гаҗәеп бина турында. Баксаң, шушы йортта гомер иткән бабай белән әби өч малай үстергәннәр икән. Алтмышынчы елларда ук әлеге йорт өч бүлмәле итеп һәм бүлмәләр бер бер артлы ялганып салынган. Вафаты алдыннан бабай йортны өч малайга да тигез итеп язып калдырган. Тегеләре дә хәерче түгел, нефтьчеләр, бөтенесе дә акчалы. Бабайдан соң озак та тормый әби дә вафат булган, йорт буш калган. Артык килеп йөрүче дә булмаган инде монда.   – Шунда җыелышып шашлык пешергәлиләр, берничә түтәл суган кишер утырткалыйлар иде инде, – диде әбиләр.   Менә бермәлне уртанчы малайның җиткән кызы кияүгә чыга. Яшьләрнең аерым торасы килә бит инде, ата, туганнары белән килешеп, кыз белән кияүне аталары йортына урнаштыра. Туксанынчы елларда икътисади хәлләрне хәтерләсәгез, аңларсыз – халык өчен акча табу олы бер проблема иде. Монда да туганнардан башка аларның хатыннары, ягъни киленнәр дә бар бит әле. Уртанчы малайның кызы белән киявенең төп нигездә бер тиен түләми яшәүләре турында сүз чыга берзаман. Шуннан китә инде...   Суд аша йортны өчкә бүләләр. Бәхеткә, һәр малайга бер бүлмә туры килә. Күчемсез милеккә ай саен бәяләр артып торган чаклар, йортны сатып акчасын бүлешү турында сүз дә булмый. Бүләләр йортны, алты гына сотыйлы бакчаны да өч тасмага бүләләр, бер малайга ишекле як эләгә, икенчесе тәрәзә урыныннан ишек тишә, уртадагы малай, сирәк кенә килгәндә, алар аша үз бүлмәсенә кергәләп йөрергә рөхсәт сорый. Кая ул – талаша-талаша чын дошманнарга әйләнгән ике туган да ризалашмый моңа. Шуннан уртадагы бүлмә эләккән уртанчы малай бер көнне эшеннән кешеләр җыеп килә дә, «Дружба» пычкысы белән үз өлешен кисеп төшерә. Бөтенләй. Теге ике бүлмә аерым калалар. Аннан, яңадан фундамент ясап, үзенә тигән бүлмә урынына кирпечтән ике катлы, тар гына тавык кетәклеге сыман нәрсә салып куя. Дача инде, ягъни мәсәлән.   – Берсе йортка килгәнен ишетсә, икенчеләре йә үзләре, йә хатыннары килеп җитә, бер-берсенең җиренә кермәсеннәр, янәсе, атна саен бөтен урамга талаш, акырыш болардан. Берсен-берсе харап итмәсәләр инде,– дип сөйләгәннәр иде күп белүче капка төбе әбиләре.   Берничә ел үткәч тә шул турыдан узарга туры килде – йортның хәле үзгәрмәгән иде.   ...Шеңшеңәрдәге йортка карап торам. Күпме көч түгелгән бит моны күтәрер, кеше яшәрлек итәр өчен. Йорт салган кеше анда бәхетле тормыш көтәргә өметләнеп кора аны. Кайлардандыр миллионнар агып тормаганда үз көчең белән йорт торгызуның никадәр авыр эш икәнен бу юлны үзе үткән кеше генә беләдер. Шеңшеңәрдәге йорт буш. Көзге җилдә чайкалган, инде шактый зур булып үскән чыршылар гына бераз җан биреп тора аңа. Кеше – бераз аң бирелгән шул ук хайван, диләр. Алай түгел. Кайвакыт дөнья малы өчен бернинди хайван эшли алмаган нәрсәләргә бара ул кеше дигәнең..  
Илфак ШИҺАПОВ

|

Удмуртиянең “Иман” берлегендә - яңа рәис, яңа бурычлар, яңа өметләр... (ФОТО)

21.11.2014 Милләт
15 ноябрьдә Халыклар дуслыгы йортында Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлеге үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп узды. Бу чара кысаларында милли-мәдәни оешмаларның активистлар мәктәбе дә оештырылды. Анда Ижау, Можга, Воткинск шәһәрләреннән кала, Пермь, Башкортстан һәм Казаннан да яшьләр килгән иде.

Ике көн дәвамында яшьләр үз теләкләре буенча төрле тренингларда булдылар. Милли биюләр буенча мастер-классны “Андан” халык бию ансамбленең алдынгы биючеләре Раушан һәм Рәмис Шәяхмәтовлар алып барды. Милли кием бизәкләре буенча да мас­тер-класс булды. Биредә дизайнер Ксения Матур кызларны милли бизәкләр белән чигеп, яка ясарга өйрәтте. Бизнес белән кызыксынучылар өчен үз эшеңне башлау серләренә багышланган мастер-класс оештырылды. Ә инде милли ризыклар буенча “Вилка” ашханә-студиясендә “Иман” татар яшьләре берлегенең иң оста пешекчесе Рәфис Корбангалиев делегатларны төрле эчлекләр белән кыстыбый пе­шерергә өйрәтте.

Юбилей кысасында оешманың чираттагы Корылтае да узды. Көн тәртибендә төп мәсьәлә - яңа рәис сайлау иде. Яшьләр сайлау конференциясен түгәрәк өстәл артында гына утырып түгел, ә сәхнәдә җырлап-биеп уздырдылар. Төрле милләт вәкилләре җыелуга карамас­тан, Корылтайның рәисе Ринат Фәйзуллин үз чыгышын ике телдә алып барырга тырышты. Ни өчен тырышты гына диярләр күпләр? 2012 елда рәис булып сайланган вакытта Ринат татар телендә бөтенләй диярлек сөйләшми иде. Ике ел эчендә ул туган телебездә үз фикерен җиткерергә, хәтта җыр­ларга да өйрәнгән. Ләкин әле бу юнәлештә Ринатка эшлисе дә эшлисе, ирешелгән кечкенә уңышларда гына туктап каласы түгел.

Корылтайга барлыгы 63 чакырылган делегатның 54е килгән иде. Иң элек, Ринат Фәйзуллин ике ел дәвамында башкарган эшләренә нәтиҗә ясап, “Иман”ның уңышларын санап үтте: “Безнең оешма соңгы елларда бик актив эшли. Һәр чарага бик теләп әзерләнәбез һәм бар күңелне биреп, милләткә файдалы булсын дип башкарып чыгарга тырышабыз. Ике ел эчендә бик күп бәйрәмнәр, ярдәм итү акцияләре уздырдык. Шулар арасында бөтен ил күләмендә уздырылучы Чәкчәк бәйрәме, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе, татар сыйныфларында белем алучы укучылар өчен “Милләтебез хәзинәләре” дип аталган респуб­лика лагеры, татар киносы көне, әти-әни көне, татар яшьләре слеты, балалар йортларындагы сабыйларга хәйрия акцияләрен билгеләп узар идем. Ә иң зур һәм иң уңышлы проектларыбызның берсе - “Татар кызы” бәйгесе. Безнең оешманың эше республика кысаларында гына түгел, Татарстанда да югары бәяләнә. Бу, әлбәттә, горурланырга һәм шатланырга урын бар дигән сүз. Һәр елны Татарстанда узган Россия татар яшьләре өчен оештырыл­ган чараларда Удмуртия татар яшьләренең эшләрен башкалар өчен үрнәк итеп куялар, рәхмәт хатлары тапшыралар. Бу юбилеебыз уңаеннан Германия татарларыннан да рәхмәт хаты алдык”, - дип сөйләде Ринат.    Корылтай барышында кон­троль-ревизия комиссиясе рәисе Гөлназ Корбангалиева: “Оешмабыз үз максатларын тормышка ашыру юлында берьялгызы түгел. Һәрвакытта республиканың Милли сәясәт министрлыгы, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Яшьләр эше буенча министрлык, иганәчеләр матди ярдәм күрсәтәләр”, - дип, ике ел эчендә чаралар үткәрелүгә тотыл­ган акчаларга исәп-хисап ясады.    Воткинск шәһәрендә “Иман” татар яшьләре берлеге бүлекчәсе рәисе Айрат Газимҗанов та үз чыгышында вазифасын икенче кулларга тапшыруы турында хәбәр итте. “Мин Воткинс­кида “Иман” татар яшьләре рәисе булып 8 ел эшләдем. Вот­кинск шәһәрендәге “Иман” татар яшьләре берлеге бүлекчәсе рәисе итеп Айдар Сәлимов сайланганнан соң, оешма яңа сулыш алып эшли башлар дип уйлыйбыз. Чөнки соңгы елларда безнең төп юнәлеш яшьләргә рухи тәрбия бирү иде. Айдар бик җитез егет, татар ансамбле активисты, туган телне бик яхшы белә. Ә бүген исә ике елга нәтиҗә ясау түгел, ә 20 елда ирешелгән уңышларны искә төшереп үтәргә кирәк. Без барыбыз да “Иман”ның үткәнен, бүгенгесен яхшы белергә тиеш. Киләчәкне дә тарихка карап төзергә кирәк дип уйлыйм”, - дип сөйләде Айрат Газимҗанов.    Оешмага, иң элек, Устав буенча 7 кеше составында Идарә Советы сайланды.    Ә яңа рәис Идарә Советына кергән кешеләр арасыннан сайланырга тиеш булганлыктан, Ринат Фәйзуллин Дилия Гатауллина кандидатурасын тәкъдим итте. Дилия - “Татар кызы-2014” матурлык бәйгесендә җиңү яулагын кыз. Аңа 19 яшь. Ул - ИжТУ студенты, булачак тәрҗемәче. Дилия “Иман” татар яшьләре берлеге киләчәген ничек күзаллавы турындагы чыгышында: “Мин берничә телне белсәм дә, үз туган телемне онытмыйм. Мәдәниятебез, тарихыбыз белән һәрвакыт кызыксынып торам. “Иман”га килгәч, бик күп дуслар таптым, күп чараларда катнаштым. Оешманың эше белән якыннан таныш. Үз алдыма оешмабызга тагын да күбрәк яшьләрне тарту һәм туган телебезне яшьләр арасында пропагандалау кебек бурычларны беренче урынга куям”, - диде. Тавыш бирергә хокукы булган барлык яшьләр бертавыштан Дилияне рәис итеп сайладылар.    Корылтайның рәсми өлеше тәмамланганнан соң, икенче өлеше котлаулар һәм җыр-бию белән үрелеп барды. Башкортстанның “Берлек” яшьләр оешмасыннан килгән кызлар-егетләр матур һәм сәнгатьле итеп саф татарча шигырь һәм искиткеч матур бию бүләк иткәннән соң бүләккә, бавырсак һәм кәрәзле бал да тапшырдылар.   Пермьнән килгән яшьләр дә милли киемнәрдән эчтәлекле биюләре белән сөендерделәр. Ижаулыларга килгәндә, “Андан” һәм “Афәрин!” бию ансамбльләре чыгышларын тамашачылар алкышларга күмделәр. “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле егет­ләре дә үз сәләтләрен күрсәтеп, бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр. Чыгышлар арасында алып баручылар “Иман”ның барлыкка килү тарихын, аның чишмә башында кемнәр торганлыгын искә алдылар. Бу урында оешмага нигез салучыларның берсе һәм аның беренче рәисе Ирек Шәрипов турында да әйтеп үтмичә булмый. Ирек Илдус улы үзе Казаннан кайтып җитә алмаса да, яшьләрнең сөенечен телефон аша уртаклашты. “Минем өчен бүген бик зур бәйрәм. “Иман” барлыкка килгәндә миңа да сезнең кебек үк 24 яшь иде. “Иман” оешмасында рәис, “Яңарыш” газетасында баш мөхәррир булып эшләгәндә мин бик зур тормыш мәктәбе уздым. Шуның өчен мин һәрвакыт сезне сагынып искә алам. Удмуртиягә рәхмәтем зур. “Иман” татар яшьләре берлеге лаеклы, дәрәҗәле оешма булып үсүен телим”, - дип, Татарстан Хөкүмәте исеменнән “Иман” берлеге яшьләрен юбилей белән котлады. Татарстанның “Идел” яшьләр үзәге вәкилләре оешмага, аның актив яшьләренә үзләренең һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы исеменнән рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.    Чакырылган кунаклар арасында Удмуртиянең Милли сәясәт министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре чәкчәк бәйрәменең төп иганәчәсе Илсөя ханым Мөхәммәтшина, “Иман” оешмасының элекке рәисләре дә бар иде. Алар барысы да яшьләрне бәйрәм белән котлап, киләчәктә шушы дәртне сүндермичә, милләт сагында эшләргә чакырдылар.    Үзем дә 2006-2008 елларда шушы яшьләр оешмасының рәисе булганлыктан, “Иман”ның кичәге һәм бүгенгесенә тукталмый булдыра алмыйм. Әйе, иҗтимагый оешмада бары тик үз милләтен, мәдәниятен, телен яратканнар гына эшли аладыр. Юкка гына бу эш иҗтимагый дип аталмый, биредә беркемгә дә хезмәт хакы түләмиләр. Җитәкчегә иң зур бәя - яшьләрнең оешмага килүе, туган телдә сөйләшүе, әзерләгән чараның югары дәрәҗәдә узуы. 10нчы рәисне сайлау Корылтаеннан бүгенге заман татар яшьләренең милли үзаңы көчле булуына шатланып, тик күпләрнең туган телебездә иркен аралаша алмавына көенеп кайттым. “Иман”да татар телендә сөйләшә алмаган, әмма теләге булган яшьләргә үрнәк булырдай милләттәшләребез дә бар югыйсә. Алар - абыйлы-сеңелле Зөлфия һәм Ирек Әхмәтовлар. Зөлфия мин рәис булып эшләгән елларда килгән иде оешмага. Хәзер инде аның абыйсы да бирегә бик теләп йөри икән. Ә аларның әниләре Асия апа Әхмәтова “Иман” берлеге оештырган бер генә чарадан да читтә калмый, һәрвакыт балаларының туган телебездә иркен аралашуларына горурланып утыра. Горурланырлык та шул! Бик күпләргә Зөлфия белән Ирекне һәм аларга милли тәрбия биргән әти-әниләрен үрнәк итеп куяр идем мин. “Иман”да шундый яшьләрнең күбрәк булуын телим. Бәйрәмдә яшьләрнең милли киемнәргә, җыр-биюләребезгә булган мәхәббәтләренә карап сокландым. Чөнки егетләрнең һәрберсе түбәтәйдән булса, кызларның күбесе милли күлмәк, камзул, калфактан иде.   Тагын бер мизгелгә тукталмый һич үтеп китеп булмый. Шушы ике ел эчендә генә “Иман” татар яшьләрен берлегендә танышып, гаилә коручылар саны 8гә җиткән. Әлеге яшь гаиләләрнең балаларын күтәреп килеп, сәхнәдән “Иман”га парларын табарга ярдәм иткәне өчен рәхмәт җиткерүне ишетү икеләтә сөенеч иде. Мондый татар гаиләләре тагын да күп булсын иде. Ә телебезгә килгәндә, теләк булса, Алла боерса, өйрәнерләр дип ышаныйк. Тел яшәгәндә генә, милләтнең киләчәге бар. “Иман” татар яшьләре берлеге оешмасының яңа рәисе Дилия Гатауллинаның шул хакыйкатьне истән чыгармыйча, уңышлы гына эшләвен теләп калабыз.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  1   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  2   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  3
Гүзәл Әгълиуллина фотосурәтләре.  
Гүзәл ШАКИРОВА

|

Татар хатынын эш куркытмый...

21.11.2014 Милләт
Ике ел элек Ульяновскида татар хатын-кызларының беренче өлкә форумы үткәрелгән иде. Быел инде ул, даирәсен шактый киңәйтеп, төбәкара форум дәрәҗeсенә күтәрелгән. Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе hәм «Ак калфак» җәмгыяте тырышлыгы белән оештырылган әлеге чарада авыл районнарыннан, күрше Татарстаннан, Санкт-Петербург шәhәрләреннән килгән ике йөздән артык гүзәл затларыбыз катнашты.

Без дә, Самара шәһәренең “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасы рәисе Винер Нурмөхәммәтов һәм мин, Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова, форумга чакыру алгач, бик теләп юлга чыктык.

Әлбәттә, шушы зур форумга Самара татар хатын-кызлары исеменнән барам икән, ярты ел эчендә эшләгән эшләребез, үткәргән чараларыбыз турында сөйләргә кирәк булыр. Ульянда тугыз ел буе эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы рәисе Асия ханым Мөлекованың, Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың миңа, күптән түгел генә җәмәгать эшенә керешкән кешегә, әйткән киңәшләре, күрсәткән теләктәшлекләре турында да онытмаска иде. Ә иң мөһиме - зур тәҗрибә туплап өлгергән оешманың эшен күреп өйрәнергә, үзебезгә файдалы нәрсәләрне отып алырга кирәк.   ...Ульянга барып җиткәч, безне бик җылы каршылап, чәйләр эчереп, форум залына кертеп утырттылар. Ульян өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин җыелышны башлап,  халык ихтирамын казанган, милләтебез горурлыгы булып танылган Ульяновск өлкәсенең хатын-кызлары белән таныштырып үтте. Алар арасында медицина, мәдәният, мәгариф, сәүдә хезмәткәрләрен күрергә була. Аларның барысы да “Ак калфак” оешмасы тирәсендә кайнаша.  Укымышлы, абруйлы хатын-кызларның җыелышларда әйткән акыллы фикерләре, тәкъдимнәре бик тә үтемле була бит. Безнең Самараның танылган татар хатын-кызларын да барлап, иҗтимагый эшкә тартырга кирәк, дигән фикергә килдем.    Форум делегатларын Ульян өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары - мәгариф hәм фән министры Екатерина Уба сәламлады, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның тәбрикләү сүзләрен конгрессның мәгълүмати-аналитик идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи ирештерде. Ул Ульян татарларының активлыгын мактап, фидакарь хезмәттә танылган Роза Гыйматдинова, Нурия Татлыева hәм Нурия Турковаларга конгрессның Рәхмәт хатларын тапшырды.   Мин дә, алдан уйлап куелганча, ульянлыларның Самара татарларына кылган яхшылыклары турында чыгыш ясадым. Асия ханым Мөлекованың, Рамис һәм Рамилә Сафиннарның Самарага килеп, “Бердәмлек” редакциясен, Халыклар дуслыгы йортын, “Яктылык” мәктәбен һәм Җәмигъ мәчетен карап, кешеләр белән аралашып, Самара татарлары турында репортаж әзерләп, ТНВ каналыннан күрсәтүләре, безне борчыган сорауларга җавап биреп тәҗрибә уртаклашулары турында сөйләгәннән соң, Асия ханым Мөлековага чын күңелемнән рәхмәтләремне әйтеп, бүләкләремне тапшырдым. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы, Самараның “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевның сәламнәрен дә җиткердем.    Форумда чыгышлар күп һәм бик гыйбрәтле булды. Казан кунагы, ислам дине белгече Рамил хәзрәт Юнысов яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирy темасына тукталып: «Ислам диненә кайту - әдәп hәм әхлак сыйфатларын көнкүрешкә кайтару ул. Мөселман хатын-кызларына укырга, гыйлем эстәргә кирәкми, дигән сүзләр дөрес түгел. «Әниләр, үзегезнең балаларыгызга дини тәрбия дә, дөньяви белем дә бирегез, hөнәр өйрәтергә тырышыгыз», - дип әйткән күренекле якташыгыз Закир Кадыйри. Шушы сүзләргә таянып, дәвамчыларыбызны югары әхлаклы кешеләр итеп тәрбияләргә язсын иде», - дип белдерде.     Ульяновск өлкәсенең Милли мәдәниятләрне үстерү үзәге мөдире Нурия Туркова татар-мөселман хатын-кызларының киенү рәвешенә тукталса, Иске Кулатка районы татар автономиясе рәисе Венера Деникаева һәм Новоульяновск шәhәре татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Кәримә Алиуллина, Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Ульяновск бүлекчәсе рәисе Әлфия Санатуллина балаларга милли, рухи-әхлакый тәрбия бирү буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, Димитровград шәhәренең 22 санлы татар мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева милли мәгариф учагының эшчәнлеге hәм ун ел дәвамында ирешелгән уңышлары турында сөйләде.   - Горур вә сабыр, түземле вә гыйлемле татар хатын-кызлары егерменче гасыр башында ук үзләренең хокукларын яклап чыкканнар, җәмәгать тормышында катнашырга хаклы булуларын белдергәннәр, - дип сөйләде Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендeге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Тәэминә Биктимерова. - Араларында Бәдриҗиhан Акчурина, Нәфисә Сәйфуллина һәм Ләмига Иманкулова кебек гүзәл затларның булуы турында беләбез. Алар милләтебез, туган телебез hәм ислам дине үсешенә бәhасез өлеш керткән кешеләр.   Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың чыгышы да гыйбрәтле яңгырады. Яңа туган балага мәгънәле исем кушу, сабыйны дөрес итеп тәрбияләy, катнаш никахларны булдырмаска тырышу, һич булмаса, парыңны яучылар аша эзләү кирәклегенә тукталып үтте ул.   Тугыз ел дәвамында Ульян өлкәсенең «Ак калфак» җәмгыятен җитәкләп килгән, аңа нигез салган хаҗия Асия ханым Мөлекова эшләнгән эшләре турында сөйләгәннән соң, өлкә милли-мәдәни  автономиясе рәисе Рамис Сафин милләтебезгә тугрылыклы хезмәт иткәне өчен аңа рәхмәт сүзләре әйтеп, истәлекле бүләкләр тапшырды. Асия апа Мөлекованың “Ак калфак” оешмасын яшьләргә тапшырып, “Мөслимә” мөселман хатын-кызлары оешмасын җитәкләргә исәбе бар икән. Аның үтенечен канәгатьләндереп, «Ак калфак»ка яңа җитәкче - Новоульяновск шәhәренең татар милли-мәдәни  автономиясе рәисе Кәримә Алиуллина сайланды. Ә Асия Галәүтдин кызы «Ак калфак»ның мактаулы рәисе булып калды. Татар милләте өчен янып-көеп йөрүче олы яшьтәге Асия ханымны шулай матур итеп озату, эшенә тиешле бәя бирү бик күркәм күренеш булды. Безнең Самара өлкәсендә дә җәмәгать эшендә эшләгән кешеләрне шулай хөрмәт итә белсәк, бик яхшы булыр иде.   Форумда бертавыштан Ульян өлкәсенең бөтен татар хатын-кызларына мөрәҗәгате кабул ителде.   Татар хатын-кызларының II төбәкара форумы Мәдәният үзәгенең иҗат коллективы тарафыннан әзерләнгән концерт программасы белән тәмамланды. Ә без бу вакытта юлда идек инде. Самарага кадәр ара ерак булса да, биредәге хәлләр, трибунадан яңгыраган зирәк һәм акыллы чыгышлар, күңелле очрашулар турында уйлана-уйлана кайтып җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Бу чарада мин шуны яхшы аңладым: Ульян татарлары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелер өчен безгә әле бик күп эшләргә кирәк булыр. Эше куркытмый аның, кайчакта теләктәшлек, оешканлык, җитәкчеләрнең кирәксенмәве пошаманга сала...   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Хаҗия Асия МӨЛЕКОВА, Кадрия ИДРИСОВА һәм Разия ӘЮПОВА.  
Разия ӘЮПОВА

47 | 22.11.2014

Әхлак (Өзек)

22.11.2014 Җәмгыять

Хөсет [көнчелек]

Адәмнәрнең кулында булган мал вә нигъмәткә яки дәрәҗә вә мәртәбәгә көнчелек итеп, ул мәртәбәнең аңарда булуын күпсенү – хөсет вә көнчелектер. Бу исә шәригать буенча бик гөнаһлы вә гакыл буенча бик бозык күрелгән вә яман холыклардандыр.    Бәндәләргә дәүләт вә нигъмәт Аллаһы Тәгаләнең бүлеп (тәкъсим итеп) бирүе илә хасил буладыр. Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре үз нигъмәтләрен үз колларының теләсә кайсына теләсә ничек итеп бирер, анда һичкемнең эше юктыр. Шулай булгач, берәүгә Аллаһы Тәгалә биргән дәүләткә көнчелек итү, Аллаһы Тәгаләнең тәкъсименә (бүлеп бирүенә) риза булмау – Аллага каршылык итүдер. Бу исә бик кабих вә бик зур гөнаһлы яман сыйфаттыр.   Кайбер кешеләр берәүнең бай булуына яки дәрәҗә вә мәртәбәсе югары булуына, хәтта аның галим булуына да көнчелек итеп, ул дәрәҗәнең аңардан китүен теләрләр. Болар исә бик олуг чиргә дучар булган авыру кешеләрдер. Бу шундый авырудыр, моңардан дару табылмас. Теге кеше үлми яки аңардан ул дәүләт китми торып, сәламәтләнә алмас.   Балалар, сез моннан бик сакланыгыз, көнчелек илә һич файда итә алмассыз, сез көнләгән илә Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәте дә бетмәс, кимемәс, бәлки ул кешенең янә ахирәттә мәр­тә­бәсе артыр. Пәйгамбәребез: «Көн­че кеше Аллаһның нигъмәтенә дош­ман булган кешедер – аннан сак­ла­ныгыз», – диде. Гакыллы кеше Тәңресенең нигъмәтенә дошман булырмы? Көнче кеше һичвакыт шат булмый, даими кайгыда булыр. Һәм көнче кеше шундый мәшәкатьтә булыр ки, ул мәшәкать өчен әҗер бирелмәс һәм ул шундый хурлыкны муенына йөкләр. Аның өчен һич яхшы сүзләр әйтмәсләр, бәлки хурларлар гына. Көнчелек – иң явыз холыклардан вә иң яман сыйфатлардандыр. Аллаһы Тәгалә явыз шайтаннардан үзенә сыгынырга кушкан җирдә көнчеләрдән дә үзенә сыгынырга кушкандыр. Ул нәрсәдән Аллаһка сыгынабаз.   Тәвазыг (Тәвазыйг)[түбәнчелек, тыйнаклык, әдәплелек]   Тыйнаклылык дип әйтүебез алчаклык* булып, үзен башкалардан түбән дәрәҗәдә күреп, кече күңелле булудыр. Һәркемгә мәртәбәсенә күрә түбәнчелек күрсәтү – пәйгамбәребез вә изгеләр, галимнәр холкыннан булып, Аллаһы Тәгалә каршында кабул булган сыйфаттыр. Кешенең югары дәрәҗә вә мәртәбәләргә ирешүенә беренче сәбәп булыр. Әмма үзебезгә һәрвакыт яхшы фикердә булып, үзебез белән башкаларны чагыштырып, нәфесебезне башкалардан артык булуын сөябез, яратабыз. Бездә кешене һәртөрле хурлау моннан киләдер. Бу исә гакылсызлык, тәкәбберлек һәм дә горурлык галәмәтедер.    Кешене хурлау – ул кеше үзебездән өстен, зур булсын, ким вә кечкенә булсын яки үзебез илә бердәй булсын – һич дөрес түгел. Чөнки бу хурлау кеби начар сыйфатны үзебез илә бер булган тиңдәшләргә дөрес күрмәк гакылсызлыктыр. Шуның өчен тыйнак, тәрбияле, инсаниятле булып, һәркем илә күркәмлек белән эш күрмәк – иң тиешле бер гамәл булып, дөнья вә ахирәт сәгадәтенә ирешергә сәбәптер.    Әмма кешенең тышкы кыяфәтенә карап хөкем итмәкнең соңы – үкен­мәк­тер. Чөнки күп вакытлар адәм, күр­гән кешесенең кигән киеменә карап, әдәплелек күрсәтеп хөрмәт итәр яки хурлар. Зиннәтле, яхшы киемнәр эчендә гакылсыз, инсаниятсез бер адәм булмасмы? Яхшы холыклылык, кәмаләт гадәте простой киемнәр илә уратылган булмасмы? Гакыллы адәмне киеменнән түгел, эш вә хәрәкәтеннән танырлар. Шуның өчен, һәркемгә йомшаклык, түбәнчелек илә эш итмәктә бер зарар булмаган кеби, мең төрле файда булыр.    Әмма үз-үзен зур күреп, тәкәбберлек ит­­кән кешенең, әлбәттә, хурлык, рис­­вайлыкка төшмәке шиксездер. Кыс­­касы, инсанга үзеннән өстен вә ким, түбән булганнарның барчасына тыйнак­лык вә түбәнчелек илә үзен алардан ким тотып, түбән дәрәҗәдә дип белмәк кирәктер. «Адәмнең үз ким­челеген белмәктән артык гыйлем вә мәгърифәт булмас», – дигән мәкальне хәтердән чыгармаска кирәк.   Тәкәбберлек – олугланмак   Адәм баласының үзен олуг күреп, башка кешене түбән вә ким дәрәҗәдә күрүе – тәкәбберлектер. Бу исә бик яман вә чирканыч сыйфаттыр. Ка­ты күңелле, усал кешеләрнең әх-лакыннандыр. Мөселман кешегә тә­кәб­берләнү бөтенләй дөрес булмас. Пәйгамбәребез: «Берәүнең күңелендә тузан кадәр генә тәкәбберлек булса да, оҗмахка кермәс», – димештер. Адәм никадәр олугланса да күккә җитә алмас, олуглану – шайтан фигыледер.    Тәкәббер кеше адәмнәр арасында кадерсез булыр, көлке вә мәсхәрәлеккә калыр. Ул күңелен күтәргән саен аны Аллаһы Тәгалә түбән төшерер. Аллаһы Тәгалә түбән төшерсә, бәндәләр арасында кадере вә хөрмәте калмас, хурлык вә түбән дәрәҗәгә төшәр.    Пәйгамбәрләрнең, олуг галимнәрнең һич үзләрен зур күрми, бик түбән дәрәҗәдәге кешеләр илә тиңсенүен сөйләрләр, алар белән мәҗлестәш булырлар. Вә бик вак нәрсәләрне дә үзләре эшлиләр иде. Әмма моңа карап алар ким дәрәҗәдә булмадылар. Бәлки кечекләнгән саен, Аллаһы Тәгалә югары күтәрде. Алар кыямәткә кадәр олуг исем илә зикер ителәләр. Балалар, сез дә тәкәбберлектән бик саклана күрегез.    Гайбәт   Бер мөселманга кардәшенең ярамый торган эшен кешегә сөйләү – гай­бәт­тер. Гайбәт дигән нәрсә – шә­ри­га­те­без­дә бик зур гөнаһлы хә­рәм вә кабих фигыльләрдәндер. Пәй­гам­бә­ребез гайбәт сөйләүчеләрне адәм ите ашаучылар, димештер. Гакылы бар кеше, әлбәттә, үз карендәше булган адәмнең итен ашауны мәкруһ күреп, аннан сак­ланыр.    Гайбәт сөйләүченең ахирәттә хәле бик мөшкел булган кеби, дөньяда да адәмнәр арасында иң кадерсез, иң ышанычсыз яман кешеләрдән саналыр. Берәүнең хәтере өчен икенче берәүдәге юк гаепләрне бар итеп сөйләр, соңра бу сүзләр ул кешегә ишетелсә, йөзе кызарыр, оятлы булыр. Шулай итеп, халык арасында ышанычсыз булып калыр. Халык аңардан сакланыр, аның алдында сүз дә сөйләмәс.    Гайбәт сөйләп йөрүченең һичбер сү­­зенә ышанырга ярамас, чөнки ул ыша­­нычлы яхшы кешеләрдән булса, үз карендәшенең гаебен сөйләп, яман атын сатып йөрмәс. Бәлки ка­рендәшендә яман сыйфатлар булса, аны кешегә белдертмәскә, халык алдында аны оятлы итмәскә тырышып, ул гаепле эшне карендәшенең үзенә генә әйтеп, гүзәл нәсыйхәт илә аннан тыяр­га тырышыр иде. Берәүнең гаебен сөйләү – ул кешенең гаурәтен ачудыр. Яхшы кеше кайчан кешенең гаурәтен ачсын? Әлбәттә, ачмас. Сез, балалар, мондый яман холыклы булудан бик саклана күрегез! Гайбәт сөйләүченең авызы сасы, күңеле кара, йөзе нурсыз, сүзе ышанычсыз, үзе кадерсез булыр.    *Алчаклык – акык йөзлелек, кече күңеллелек.   1911 ел   Текстны басмага Ленар ГОБӘЙДУЛЛИН әзерләде  
К.БИККОЛЫЙ, Г.ГОСМАНИ

11 |

Уфа трансвеститы полиция хезмәткәрләренең гафу үтенүләрен көтә (ВИДЕО)

22.11.2014 Ир белән хатын
Уфадагы җәнҗаллы хәл, интернетта таралып, бөтен Россияне көлдерде. Юлдагы полиция хезмәткәрләре, гадәттәгечә, чираттагы машинаны тикшерү өчен туктаткан. Машинада исә хатын-кыз киемендәге ир-ат Олег булып чыккан.

Полициейский документтагы мәгълүмат белән Олегның тышкы кыяфәте арасында аерманы шундук күреп алмаган. Аңлагач исә, тиз генә кәгазьләрне тоттырып, трансвеститны чыгарып җибәрү ягын караган. Аннары тыела алмыйча көлгән болар.

Хәзер исә трансвестит Олег полиция хезмәткәрләреннән гафу үтенү таләп итә, ди.

 

 


---

--- | 22.11.2014

Баланы акчага яратып булмый

22.11.2014 Җәмгыять
Ятим калган балаларны тәрбиягә алучылар соңгы елларда бермә-бер артты. Һәр караучысыз калган баланы гаиләгә алу, әти-әниле итү теләге зур булса да, бу мөмкин эш түгел. Ата-анадан җаваплылык, сабырлык, түземлек сорый торган гамәл бу, ә моны бөтен кеше дә башкара алмый. Күпме генә хезмәт хакы түләсәләр дә, бала яратуны бернинди бизмәндә дә үлчәп булмый. Инде менә бу мәсьәләгә яңалык кертергә җыеналар.

Гаиләгә кайту

Тәрбиягә бала алучы ата-аналар янында күп тапкырлар булганыбыз бар. Араларында дүрт-биш баланы берьюлы алып үстерүчеләр очрый. “Бу йортта әти дә, әни дә эчми, өебез җыеш­тырылган, ашарыбызга бар, йокларга тынычлап ятабыз, – дип уйлый белә бу балаларның күбесе, –   шуның өчен генә булса да, без бу йортны, әти-әнине хөрмәт итәргә тиеш”. Чөнки күбесе авыр тормыштан туеп, бирегә килеп эләк­кән, үз әти-әниләрен дә хәтер­лиләр, әмма аларга борылып та карыйсылары килми. Бер Мөслим районында гына да бүген шундый 83 гаиләдә 230 бала тәрбияләнә. Әгерҗе районында исә 154 гаилә шундый 290 баланы үз канаты астына сыендырган. Россия күлә­мендә дә ата-анасыз калган балалар саны кими, гаиләгә алынучылар, киресенчә, арта гына бара. Федераль мәгълүмат банкында октябрь аенда 93 мең ятим бала теркәлгән. Ә 2013 елның башында бу сан 199 меңгә җиткән булган.   Әзерне көтеп яшәргә өйрәнәләр   Ятим балаларны мөмкин кадәр яшьтәнрәк гаиләгә алырга кирәк, дип саный белгечләр. Чөнки балалар йортларында алар әзерне көтеп яшәргә күнегә. Баланы опекага алучылар иң элек шул начар гадәтләреннән биздерергә тырыша. Тәрбия мәсьәләсен дә һәр гаилә үзенчә алып бара. Кемдер укуга, кемдер хезмәткә өстенлек бирә. Ятим һәм ата-ана игътибарыннан мәхрүм калган балалар, кагыйдә буларак, үзенчәлекле категория санала. Алар күп авырлыклар күргән, тотрыксыз гаиләдә яшәп, тормышның шактый кара якларын күз алдыннан үткәргән. Шуңа да андыйларның гадәти нормаль тормышка ияләшүе, адаптация үтүе авырлык белән бара. Алар укуда да артта калырга, төрле күнекмәләрне дә авыррак башкарырга мөмкин, алар­ның сәламәтлекләре белән дә проблемалар еш килеп чыга. Аннан белгечләр балада начар тәрбия күрсәткән ата-ана геннары уйнавын искәртәләр. Акча тота белмәү, урлашу кебек гадәтләрдән биздерү дә тәр­бияви момент­ларның берсе булып тора.   Хезмәт хакы түли башлаячаклар   Баланы опекага алган очракта гаиләгә өч мең сум акча түләнеп барыла. Ай саен бирелә торган әлеге пособие акчасына гына ничек яшәргә була? Ярый әле гаиләдә әти-әнинең берсе педагог яисә медик булса, ул очракта аз гына булса да, өстәп түлиләр. Шуңа да яңа закон проекты күпләр өчен яңалык булыр дип көтелә. Чөнки ятим һәм караучысыз калган балаларны опекага алучы кешеләр хезмәт хакы ала башлаячак. Алар белән хезмәт килешүе төзеләчәк. Хез­мәт кодексында эш үзенчәлекләре язылачак. Белгеч­ләр бу документны күптән көтүләрен әйтәләр. Мондый балаларны тәрбиягә алучылар күп вакыт башка эш белән шө­гыльләнә дә алмый. Моңа вакыт та, көч тә җитеп бетмәскә мөмкин. Әгәр дә инде гаиләгә берничә бала алынса, опекун тулысынча шундый мәшәкатьләргә күмелеп калачак. Инде андыйлар белән хезмәт килешүе тө­зеләчәк, анда ике якның да хокук һәм бурычлары күрсәтеләчәк. Шунда ук тәрбиягә алынган балаларның үсеш программасы да булырга тиеш.   Әлеге килешү ике-өч инвалид баланы, олырак яшьтәге балаларны яисә бертуган абый-сеңелләрне алган очракта опекуннарга башка эш белән шө­гыльләнмәү мөмкинлеге би­рә. Хезмәт стажы да гомум хезмәт стажына кертеләчәк һәм пенсия санаганда исәпкә алыначак. Килешү нигезендә опекунның бөтен социаль хокуклары, түләүле еллык ялы да күрсә­теләчәк. Теләүчеләр булса, хокукый гражданлык килешүе дә төзергә була икән. Килешү опекун, ятим балалар оешмасы һәм ата-анасыз калган балалар арасында төзелә. Проект буенча тагы бер мөһим мәсьәлә күтәрел­гән: социаль тәрбияче­ләр буларак ир белән хатын законлы язылышкан булуы, бергә яшәүләре шарт. Илкүләм ата-аналар ассоциациясе пре­зидиумының җа­ваплы сәркатибе Алексей Гусев әйтүенчә, баланы алган гаилә профессиональ яктан да әзер­лекле булырга тиеш. Әгәр дә кемнең дә булса, бурычларын тиешенчә үтәмәве ачыкланса, килешү шунда ук өзеләчәк.   Баланы кем ала?   Ә баланы опекага бары тик хезмәт хакы өчен генә ала башламаслармы? Алексей Гусев опекуннарны ныклы тикшерү узасын тәк­рарлый. Аларның эш-гамәлләрен социаль хезмәтләр тикшереп торачак, шуңа да мондый начар адымга баручылар булмас дип уйланыла. Әгерҗе муниципаль райо­нының опека бүлеге җитәкчесе Айсылу Баһаветдинова әйтүенчә, баланы гаиләгә матди файда өчен генә алып булмый. Гадәттә, кечкенә сабыйларны уллыкка-кызлыкка алалар. Бу очракта ата-анага 100 мең сум күләмендә бер тапкыр гына бирелә торган пособие түләнә. Ятим баланы әбисе, туганнары да тәрбиягә алырга мөмкин. Аларга мөрәҗәгать иткән ата-аналар арасында балалары үсеп чыгып китеп, берүзләре генә калып сабый алырга теләүчеләр, бер үк вакытта нәзер әйтеп алучылар күп икән. Шулай да гаилә бертуган балаларны алырга куркып кала. Һәр бала өчен җавап бирәсе була ич. Шушы эштә 30 елга якын эшләүче, заманында ике кызга “икенче әни” булырга туры килгән Айсылу ханым юрист та, табиб та булган. “Төнге 12 дә бала чирли, йә кайтмады дип шалтыраталар. Ата-аналарның да төрлесе бар. Берәүләр бөтенләй берни әйтми, икенчеләре һәр адымнарын сөйләп тора. Безнең эштә ял да юк, чөнки без балалар белән эшлибез”, – ди ул.   Тәрбиягә бала алып кайту тарихы да үзенчәлекле Айсылу ханымның. Зур кызлар алырга туры килә аңа. Бала алам дип тә йөрми, үзеннән-үзе килеп туган вакыйгалар этәрә аны бу адымга. Бер гаилә алачак баладан баш тарткан, аны урнаштырасы, ул арада документ тутырырга кирәк була. Үзенә алып кайта ул аны. Икенче кызны да тулай торакта урын таба алмыйча йөдәгәннән соң алырга була. Әнә шулай берничә ел кызлар аларда яши.   Акча бетә, бала кала...   “Күңелең, җаның-тәнең белән кабул итеп, яратмыйсың икән, бала үстереп булмый. Бирелгән акча төкерек кадәр генә кала ул”, – диюләре дә хактыр әти-әни­ләрнең. Балага бирелә торган акча күп очракта җитми дә. Кием кыйммәт, ашау-эчү бәяләре һа­ман артып тора. Балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен генә дә шактый акча түгелә. Бел­геч­ләр соңгы вакытта гаилә­ләргә авыру балаларның күп килүен әйтә. Күбесен һәрдаим табибларга күрсәтеп торырга кирәк. Акыл үсешенең тоткарлануы очраклары арткан. Инвалидлык алган балалар саны да күбәя генә бара. Әле күбесе коррекцион мәк­тәпләрдә укый. Ата-аналар психолог, психиатрга кайчак эшкә барган кебек көн саен диярлек киләләр икән.   Тәрбиягә алынучы балалар укуда да шактый калыша, шуңа да күбесе репетиторга йөри. Математика, химия, инглиз теленнән өстәмә дәресләр алырга туры килә. Акчаны бөтенесенә бүлә башлагач, әле җитми калуына аптырамассың да. “Акча алуга яртысын азык-төлеккә тотыгыз, яртысын чыгымнарга калдырыгыз, дип өйрәтәм”, – ди Айсылу ханым. Күп кенә ата-аналар балаларны диңгезгә алып бара, чит илләр күрсәтәләр. Уртача алганда балага 10-12 мең сумлап акча бүленсә дә, чынлыкта берничә мәртәбә күб­рәк тотыла, моны өендә бала үстерүче һәркем санап бирә ала. Балалар йортларында исә мондый суммага бала карау һич мөмкин түгел. Анда моның кадәр генә акча тотылмыйдыр ул. Балаларны гаиләләргә күбрәк урнаштыру, яңа килешүләр төзү – яңа закон проектны тәкъдим итү әнә шуңа барып тоташмыймы икән?! Аннан өстәмә хезмәт килешүләре төзеп, балалар ала башлау кабат ажиотаж тудырмасмы? Сораулар әлегә ачык кала. Ә баланың һәрберсе әти-әниле булып үсәргә тели.
Рәсимә МУЛЛАЯНОВА

168 | 22.11.2014

«Turkvision-2014» финалыннан ФОТОрепортаж һәм ВИДЕО

21.11.2014 Мәдәният
Бүген Казанның "Татнефть-Арена"сында «Turkvision-2014» җыр бәйгесенең финалы узды. Анда Казахстаннан Жанар Дугалова җиңү яулады. Казан вәкиле Айдар Сөләйман - икенче.

 

 

 

 

 

 

 Айдар Сөләйман чыгышы:

 

Жанар Дугалова чыгышы: 

Image may be NSFW.
Clik here to view.

1

Image may be NSFW.
Clik here to view.

2

Image may be NSFW.
Clik here to view.

3

Image may be NSFW.
Clik here to view.

4

Image may be NSFW.
Clik here to view.

5

Image may be NSFW.
Clik here to view.

6

Image may be NSFW.
Clik here to view.

7

Image may be NSFW.
Clik here to view.

8

Image may be NSFW.
Clik here to view.

9

Image may be NSFW.
Clik here to view.

10

Image may be NSFW.
Clik here to view.

11

Image may be NSFW.
Clik here to view.

12

Image may be NSFW.
Clik here to view.

13

Image may be NSFW.
Clik here to view.

14

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 15

 Image may be NSFW.
Clik here to view.

 16

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 17

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 18

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 19

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 20

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 21

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 22

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 23

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 24

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 25

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 26

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 27

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 28

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 29

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 30

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 31

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 32

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


---

--- | 21.11.2014

Шагыйрь Вафа Камалетдинов белән таныш булыгыз

23.11.2014 Мәдәният
Борау сырын хәтерләтеп, Барадыр дөнья әйләнеп. Бер төшеп, бер күтәрелеп Диңгездәге дулкын кебек.

Бу шигъри юллар Сафаҗайда яшәүче якташыбыз, шагыйрь, “Туган як” газетасы каршында күп еллар эшләп килүче шагыйрьләр клубы әгъзасы, газетаның Һади Такташ исемендәге әдәби премиясе лауреаты Вафа Камалетдиновның “Замана галәмәтләре” шигыреннән. Без аның шигырьләрен газета битләрендә даими бастыра киләбез һәм шуңа да шигырь яратучылар Вафа Абдулловичның иҗаты белән яхшы таныш, ә инде редакциянең ул иң якын һәм тугры дусларының берсе. Еш кына безгә килеп йөри, яңадан-яңа шигырьләрен китерә. 

Вафа әфәнде табигате белән бик сабыр, тыйнак, тыныч холыклы кеше, тирән белемле буларак бар нәрсәдән дә хәбәрдар, аның белән теләсә нинди темага әңгәмә корып, сөйләшеп утырулары җанга рәхәтлек, күңелгә тынычлык өсти.   Вафа Абдуллович Сафаҗайда туып-үскән, мәктәпне тәмамлагач, Горький төзү институтында югары беләм алган һәм берничә ел өлкә үзәгендә эшләгән. Әмма шәһәр тормышы кызыктырмаган аны, туган авылын гел сагынып яшәгән һәм 1977 елда туган нигезенә кайтып төпләнеп, район үзәге Пильнада төзү оешмасында өлкән инженер булып хезмәт иткән.   Беренче шигырен ул 6 класста укыган чакта язган. “Безне татар теле һәм әдәбияттан Тәнзилә апа укытты. Ул Татарстаннан юллама белән килеп, Сафаҗайда төпләнеп калды. Мин аның дәресләрен бик яраттым һәм шигырь яза башлавыма апаның да йогынтысы булгандыр, әлбәттә”, - ди Вафа Абдуллович. Мәктәпне тәмамлаганда аның 100гә якын шигыре булган инде, тик, кызганычка каршы, алар кая да басылмаган һәм сакланмаган да. 1980 нче елларда авылга кайткач кына яңадан яза башлаган, ә инде “Туган як” газетасы чыга башлауга шигырьләре дөнья күргән, киң аудиториягә танылган. Ул башта туй мәҗлесләрендә укыр өчен язган, аннары 1985 елда авыл советы рәисе булып эшли башлагач, яшь парларны язылышу тантанасында үзе язган шигырьләр белән котлаган. Берничә дистә котлау куплетларына яшьләрнең бөтен нәселләрен кертергә тырышкан.   Иҗаты күпкырлы    Аның иҗаты күпкырлы – мәхәббәт турындагылары да байтак, туган авылына, аның гүзәл табигатенә багышлап язганнары бик күп, илдәге үзгәрешләрне, төрле вакыйгаларны тасвирлаганнары да бар, сатирик шигырьләре дә аз түгел. Агымдагы елда без газета битләрендә аның “Соңгы пәйгамбәрнең юлы, тарихы буйлап” дигән бик озын поэмасын бастырдык. Аны язар өчен автор бик күп төрле әдәбият укыган, пәйгамбәрнең тарихын өйрәнгән. Аның бу искиткеч иҗади, тарихи хезмәтенә сокланмаган укучыбыз калмагандыр, редакциягә шалтыратып Вафа Абдулловичка рәхмәтләрен белдерүчеләр, кызыксынучылар аз булмады.   Вафа әфәнде Сафаҗайның бар яктан да үрнәк булырдай иң абруйлы кешеләренең берсе, юкка гына авыл советы рәисе итеп билгеләмәгәннәр аны, аннары 1985 елда администрация башлыгы сайлана башлагач та, халык аңа ышаныч белдергән һәм берничә срок ул авыл башлыгы булып торган. Бу урындагы хезмәт юлы 26 ел. Шундый зур авылның мәнфәгатьләрен кайгыртып тору җиңел булмаган, әлбәттә, әлеге халык белән уртак тел табып эш итүе дә төрле кыенлыклар тудыргандыр, әмма аның тыныч холкы, оештыру сәләте, һәр кешенең күңеленә юл таба белүе бөтен булган киртәләрне җиңеп чыгарга ярдәм иткән.    Авыл өчен ул күп тырышты, күп эшләде. Сафаҗай өлкәдәге иң зур татар авылларының берсе, анда 29 урам, 1100дән артык йорт бар, ике меңнән артык кеше яши. Ул эшләгән чорда авыл берничә тапкыр район күләмендә уздырылган “Иң төзекләндерелгән торак пункт” конкурсында катнашып, беренче урынны алган, газлаштыру да ул авыл башлыгы булып эшләгән вакытка туры килгән, халыкка проектлар төзергә ярдәм иткән, һәр йортка диярлек кереп, кая нинди җиһаз куярга дигән киңәш биргән. Монда инде аңа югары белемле инженер булуы ярдәм иткән, әлбәттә.   Тиктормас  җан иясе   Лаеклы ялга чыккач, Вафа абый бер ел гына эшли һәм дүрт ел элек үз теләге белән китә мәшәкатьле эшеннән. Хәзер ул үзен күбрәк иҗатка һәм тарихка багышлый. Аның язган шигырьләр саны бихисап, хәзер ул авылның күренекле нәселләренең шәҗәрәләрен төзү белән мәшгуль, авыл тарихын яза, 40ка якын мулланың кайсы елларда нинди мәчеттә хезмәт итүләре турында мәгълүмат җыйган инде, арада хәтта бөек шагыйребез Габдулла Тукайның җеназасында катнашучылары да бар икән. Шулай ук авыл советы һәм колхоз рәисләре турында да яза – кайсы елларда эшләгәннәр, алар алдында авылда, колхозда нинди эшләр башкарылган һ.б. Нәсел шәҗәрәләренә килгәндә, ул төзегәннәрнең кайберләре моннан өч-дүрт гасыр элек башланып, бүгенге көнгә тоташа, ә кайберләренең кайсыдыр буында нәсел җебе өзелә – материал җитешми икән. “Менә үзебезнең нәсел шәҗәрәсен дә ахыргача төзегәнем юк, чөнки әни ягы бик тирәнгә китә, бүгенге көнгә тоташтыра алмыйм. Сембер архивыннан 200гә якын нәселнең төбен җибәрделәр, 70ен ялгадым инде, калганнарына шулай ук материал җитми әлегә. 200 еллар элек безнең авылга Мөтеравылдан Быргылар нәселе килеп төпләнгән, алар турында да язам. Авыл зиратына барып кабер ташларындагы язмаларны өйрәнәм, алар буенча кайбер нәсел җепләрен тоташтырып була. Төмән өлкәсендә Кулик, Аслана исемле татар авыллары бар, анда чыгышлары белән Сафаҗайдан булган якташларыбыз күп итеп яши, алар да миңа материаллар җибәрә”, - дип сөйләде әңгәмәдәшем. Аның материалларын күреп хәйран калдым – аларны бөртекләп җыеп, системага салыр өчен күпме көч, вакыт сарыф ителгән, күпме тырышлык куелган. Бер-бер ватман кәгазендәге шәҗәрәләр схемасын күреп кенә дә ис-акылым китте. Аның өендәге бер бүлмәсе архивны хәтерләтә – анда төрле газета-журналларның подшивкалары җыелган, ә “Туган як”ны ул беренче саныннан башлап саклый. Балаларының гына түгел, хәтта үзләренең дә дәреслекләре саклана. Бер уйласаң, ул дәреслекләр бит хәзер музей экспонатларына тиң.   Планнары  зурдан   Вафа Абдулловичның якын киләчәктә планы – хезмәтенең күп өлешен китаплар итеп бастырып чыгару, бу хакта ул Казан, Чабаксар типографияләре белән сөйләшүләр алып бара инде, финанс мәсьәләләрен генә хәл итәсе бар әле. Шәҗәрәләрне китап формасында чыгарырга ниятли, дини темага язылган шигырьләре аерым, бүтәннәре аерым китап булып дөнья күрерләр, авыл тарихына багышланган китабы да планда, Сафаҗайның бүтән шагыйрьләренең иҗатын да аерым китап итеп бастырырга планлаштыра. Күренекле мәгърифәтче, авылдашы Хөсәен Фәезханов турында күп кенә кызыклы материал туплаган, алары да дөнья күрер дип ышанабыз. Ул үзе дә соңгы биш ел инде авылның көндәлеген алып бара – һәр көн кая нәрсә булганны, һава торышын терки анда.   Әлбәттә, гаиләсендә аңлашу-чанлык булмаса, аңа бу эшләрне башкаруы кыен булыр иде. Камалетдиновларның тату гаиләсе аның беренче ярдәмчеләре, аңлаучылары. Хатыны Хания ханым белән алар 35 ел инде пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшиләр, өч бала үстереп, олы тормыш юлына озатканнар, өчесенә дә югары белем биргәннәр. Олылары Ваиз укытучы һөнәрен сайлаган, җирле мәктәптә укыта, хатыны Наилә нәни кызчыклары Камиләне тәрбияли. Яшь гаилә туган йортта әти-әниләре белән яши. Рәис һәм Зөлфия башкалада төпләнгәннәр, Рәис ике бала әтисе инде.    Камалетдиновларның йорт-җир-ләре төзек, бар җирдә дә тәртип. Җылы, иркен өйдә тынычлык хөкем сөргәне килеп керүгә үк сизелә. Хания ханым белән яшь килен Наилә өй эшләре белән мәшгуль, ә иң мөһиме – өйне тутырып, чыр-чу килеп, яшь тә сигез айлык Камилә уйнап йөри. Миңа калса, алар идеаль гаилә өлгесе – яшьләр авылда төпләнеп, олы буын белән бер йортта тыныч кына бер сүздә, бер киңәштә булып яшиләр. Ә инде бу  тыныч тормышның башында, әлбәттә, Вафа Абдуллович тора.    Шушы көннәрдә ул үзенең юбилейлы туган көнен билгеләп үтте – 65 яшен тутырды. Без аны редакция, барлык газета укучылары исеменнән чын күңелдән котлыйбыз, корычтай саулык, гаилә бәхете, озын гомер, иҗади уңышлар телибез. Барлык башлаган эшләрегез, планнарыгыз тормышка ашсын, китапларыгыз дөнья күрсен, хөрмәтле Вафа Абдуллович.    Image may be NSFW.
Clik here to view.
 
Наилә ЖИҺАНШИНА

|

Флюра Низамова: Татарлыгыңа кайт, Марат!

23.11.2014 Җәмгыять
Бер-ике атна элек башта интернетта, аннары Беренче каналда актер Марат Бәшаровның исерек баштан хатыны Екатеринаны кыйнавы турында сюжетлар күренде. «Пусть говорят» әлеге ямьсез гамәлне ике көн рәттән чәйнәде.

Шунысы бигрәк тә аяныч: ояты безгә – татарларга төште. Ник дигәндә, Бәшаровның татар милләтеннән икәненә, алай гына да түгел, мөселман мохитендә тәрбияләнгән ир егет икәненә бик нык басым ясалды. Татарларны хурлаган бер сүз дә булмады анысы, ләкин бит сүз әйтеп хурламый гына да мыскыллап була. Актерның мәрхүмә әнисенең элегрәк төшереп алынган әңгәмәсеннән өзекләр күрсәтеп алдылар. Яулыгын мөселманча бәйләгән татар анасы атаклы улы турында бик яратып сөйли ул кадрларда, бераз гына зарланып та ала: бары тик татар кызына гына өйләнергә тиеш булып та, урыс кызлары, безнеңчә әйтсәк, марҗалар белән чуалуына борчылуын сиздертә. Ә алга таба без кырыкка җитеп килүче актерның өч хатыны белән танышабыз. Дөресрәге, иң элек соңгысы, кыйналганы белән, ә сугышуының сәбәпләрен ачыкларга тырышканда, сүз арасында, элегрәк яшәп алган тагын икесе белән. Законлы никахка бары тик соңгысы белән генә кергән икән. Екатерина үзе дә актриса, Италиядә фильмнарда төшкән, җитмәсә, билгеле актер Эммануил Виторганның туганы да икән әле. Кыскасы, баштарак марҗалар белән сөешкән, берсенә бала да ясап биргән, әле дә булса шул элекке хатыны, аның әнисе (урысча тещасы була) белән үз өендә, бер гаилә кебек иркенләп аралаша, бер бер артлы яңа хатыннары Анна, Екатерина белән яшәгәндә дә беренче хатыны аларга килеп, үз өендәге кебек торып китә торган булган. Маратыбыз бу юлы атаклы яһүдләр белән туганлашкан. Хәзер инде, бу хәлләрдән соң, илдәге төп массакүләм мәгълүмат чараларын үз кулларында тотучы әлеге маһир, оста, талантлы милләт вәкилләре Бәшаровны бергәләшеп фаш итәләр.

Егет жәл инде анысы, ни дисәң дә, үз каныбыз бит әле. Ләкин үзен дуңгызларча тотуы тагын да кызганычрак – урамда машинасына утырып китәргә маташканда, журналист биргән сорауга тупас итеп җавап кайтаруы да, хатыныннан гафу үтенмәве дә жәл. Ләкин иң кызганычы, миңа калса, шул: Маратыбыз – татар булып җитә алмаган, үзебезчә тәрбиягә тиенмәгән, дөп-дөресен генә әйтсәк, урыслашкан тумачабыз. Интернетта яманаты чыгу белән, ачуым килеп, Фейсбукта язып куйдым: Марат, бердән, урыс Иваны кебек аракы чөмерүеңне туктат, татарлыгыңа кайт, яһүдләр белән тылкышып йөрүдән дә файда тапмассың, дидем. Кызулык белән язылса да, уйлап караганда, сүзләремдә хаклык бар бит, әйеме, җәмәгать? Урыска яраган нәрсә – нимесләргә үлем белән бер, диләрме әле? Татарга да урыс аракысының үлем икәнен күптән аңладык шикелле дә инде, тик соңгарак калдык бугай – өлкән быраттан яхшысын гына түгел, начар гадәтләрен дә алып бара торгач, үз милли йөзебезне югалтып киләбез. Бу очракта мин Марат Бәшаровны, Мәскәүдә – урыс иленең тарихи да, сәяси дә, рухи да башкаласында яшәп үскән, укыган, формалашкан, ә бүген инде Русия киносында һәм театрында чын урыс актеры саналучы татар малаеның бу яшендә «үз йөзенә» кайтачагына һич тә өметләнмим, сүз ул хакта түгел. Бары тик, кирәк булганда, аның татарлыгына басым ясап (гәрчә аның чын татар булганы да юк, Казанга акча эшләргә килгәндә, концерт алып барганда гына татар булып кылану аз!), чит ятлар безнең йөзгә кызыллык китерәләр, менә шунысы начар. Безнең милләткә тәгаен генә файдалары булмаса да, Сергей Шәкүровның, Алексей Ягудинның, Белла Әхмәдуллинаның, Софья Гобәйдуллинаның һәм башкаларның татарлыгын тәкрарларга яратабыз. Асылда, аларның берсе дә татар сәнгатенә яки татар спортына хезмәт итми инде, ләкин, талантлы булганга күрә, исем-фамилиясендә татар чалымнары йөрткән бу кешеләр безне бүтәннәр арасында күтәрәләр, йөзебезне ачалар. Бәшаров белән бәйле хәл исә моның нәкъ киресе...   Шушы вакыйгага капма каршы бер күренешне искә төшерәсем килә. Берничә ел элек Татарстанга гына түгел, бөтен илгә танылган җырчыбыз Ренат Ибраһимовның шәхси тормышындагы гаугалы хәлне шул ук «Пусть говорят» тапшыруында бик тәфсилләп күрсәткәннәр иде. Икенче хатыны белән аерылышып, өченчегә өйләнгән көннәре иде аның. Мәскәүгә Татарстаннан алып киткән булса да, җырчының икенче хатынында татарлык бер тамчы гына иде бугай, катнаш гаиләдән дип беләм, һәм ул үзен безнең хатын-кызларга хас булмаганча, бик ямьсез тотты – мескенләнде, аннары җикеренде, Ренатны иске гаиләсен хәерчелеккә дучар итүдә гаепләде. Ренат түзеп, сабыр һәм әдәпле генә итеп, аерылган хатынга каласы мөлкәтне санап күрсәткәч, башта хатынны яклаган студия аңа арты белән борылды. Арадан берәү: «Ә үзегезнең эшкә урнашып карарга исәбегез юкмы соң?» – дип кычкырды, гомере буена ире җилкәсендә генә утырганына төрттереп. Тапшыруда өченче хатынны да күрсәттеләр: ул студиягә килмәгән, видеода гына күренде һәм, әйтергә кирәк, бик сөйкемле, тыйнак булып! Киенүе мөселманча иде, үз үзен тотышы, дингә бәйлеме-түгелме – чын татарча. Шул вакытта мин Ренат өчен сөенеп куйдым: күп җырларын татарча җырласа да, инде татарча сөйләшергә дә өйрәнеп җиткән булса да (бала чагы татар мохитеннән читтә үткән бит), ничә еллар буена татарча гаилә кора алмаган һәм, ишетүемчә, төрле диннәр арасында адашып йөргән кеше, ниһаять, Мәскәүдә күңеле эзләгән парын тапкан! Яшь хатыны иренең гаиләдәге чын урынын аңларга, үзен чын ир-ат, гаилә башлыгы итеп тоярга ярдәм итәчәк дип ышандым. Һәм ялгышмадым шикелле, һәрхәлдә, җырчыбыз һәм аның яңа гаиләсе турында матур хәбәрләр генә бар, алга таба да шулай була күрсен!   Сүз артыннан сүз чыга, ирләребезнең мөшкел хәлгә төшүенең сәбәпләрен күпме сөйләсәк тә, һаман бер күренешкә килеп юлыгабыз – үз йөзеңне югалту дигәнгә. Йөз югалтуның күп төрле сәбәпләрен тәфсилләп тормыйча, аның милли ягына гына тукталасы килә. Катнаш никахлар мәсьәләсе – авырткан җиребез, бу хакта күп сөйлибез, күп язабыз, ләкин динамиканың кем файдасына икәнен саннар күрсәтеп тора, катнаш никахлар артканнан-арта бара. Әйтик, Казанда өйләнешүчеләрнең уртача өчтән бере катнаш никахка керә диләр, ә Татарстанда һәр бишенче гаиләнең милли яктан катнаш икәне ачыкланды. Мәхәббәткә нәрсә мишәйт итми диләр әле – беләсез инде. Шулай ук милли фактор да комачау итә алмый аңа, бусы белән һәркем килешер. Гашыйк буласың да, бетте-китте! Эчке иммунитетың булмаса, алдын артын уйлый белмәсәң, әле өстәвенә үзеңнең татарлыгың да шул Маратныкы чамалы гына булса, бигрәк тә. Беркөнне Русия радиосыннан төрле милли мәдәниятләр темасына тапшырулар коручы Маргарита Лямгены тыңлап утырам. Саратов өлкәсендә яшәүче казах кешесе белән әңгәмәләшә. Казах туганыбыз үз халкының Саратовтагы проблемаларын сөйли, телне, җыр-биюләрен онытмас өчен нинди чаралар кирәклеген тәкрарлый. Сүз катнаш никахларга килеп кагылды. Казах абзые бу күренешнең үз милләте өчен никадәр зарарлы икәнен аңлатырга тырышып карады, ә Маргарита ханым гаҗәпләнеп калды: ничек инде зарарлы булсын, бу бит искиткеч яхшы эш, бер-береңә ихтирам, кызыксыну уята торган гамәл, янәсе. Менә шулай, кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә.   Исемнәребез генә дә хәл-әхвәлебезне сөйләп тора. Мин монда  авылда күбрәк «Юлдаш» радиосын тыңлыйм. Ул башкортча һәм бераз татарча да ягымлы, халыкчан тапшырулар оештыра. Туган көннәр, туйлар уңаеннан котлау хатлары күп укыла, котлаучыларның исем-шәрифләре санап кителә. Ике хатның берсеннән генә түгел, ә һәрберсеннән диярлек балаларның, оныкларның исемнәрен ис-акылым китеп тыңлыйм – Анжела, Виктория, Лилиана, Артем, Виолетта, Элина, Алиналар. Болары әле татар, башкорт дигәннәре. Чәчәкле-чуклы ситсыга кызыккан чегән хатыны кебек, безнең халык нигәдер әнә шундый испан, француз, яһүд исемнәренә кызыга. Психологик сәбәбе татарлыктан, башкортлыктан качарга омтылудадыр дип уйлыйм. Ул исем ияләре инде татар түгел, шул ук вакытта урыс булып та бетмәгәннәр, шундый бер серле милләт кешеләре! Күңелле бит. Урыслар алдында да йөзең якты. Ә инде, киленең Марина, Наташа йә Лариса, кияүләрең Алексей, Николай, Владимир да безнең котлауларга кушыла, дип тезә башласалар, юбиляр Әхмәтҗан бабай яисә Нургаян әбинең ул-кызларының, оныкларының өченче буында урыслашып баруын аңлавы кыен түгел. Бу күбрәк шәһәр күренеше дияр идең, инде авылларыбыз да күзгә күренеп урыслаша. Ел саен авылыбызга өч дүрт урыс гаиләсе йә булмаса әлеге дә баягы катнаш гаиләләр күченеп кайтканга шулай ул. Барлы юклы җитмеш йортлы безнең урамда гына да хәзер алты урыс гаиләсе бар, аръякта унлап булыр. Татар авылына кайтмаслар иде, безнең якларда урыс авыллары күптән бетте. Дус яшибез яшәвен, мин болай, син тегеләй дип тарткалашмыйбыз. Тик шунысы кызганыч: татар теле гел аста калып бара, адым саен чигенәбез. Тел мәсьәләсендә татарлар хәзер бу урысларны «эретә» алмас инде, көчләр тигез түгел...   Хуш, үзебез үшән икән, нишләп соң безне әйдәп баручы «өлкән» милләт вәкилләре – урыслар, үзләренә яр итеп сайлаган иренең йә хатынының теленә, мәдәниятенә хөрмәтле түгел? Нишләп алар баласына шул телне дә өйрәтүне кирәкле эшкә санамый? Сәер сорау, шулай бит. Җавабы әзер инде аның: империядә бүтәнчә була алмый! Ничек инде статуслы милләт кайчандыр үзе буйсындырган милләтләрне тиң күрсен дә  аның мәдәниятен, телен өйрәнеп утырсын ди?! Әнә шул бөеклек чиреннән арына алмый ул, гәрчә Советлар Союзы нәкъ менә элек Русиягә буйсынган ундүрт зур милләтнең теге бөеклеккә ризасызлыгы төкәнгәнгә күрә таралып төште дә бит инде. Без ярый әле республиканы саклап калдык дип сөенәбез, шуннан артыгы безгә тәтемәде, илнең уртасында яшәгәч. Хәзер Кәрим Тинчуринның пьесасындагы кебек, милли яктан да урталыкта калдык – ни алтара, ни пултара дигәндәй. Инде бөтен ышаныч ирләрдә – сакласа, гаиләне дә, телне дә, рухны да алар гына саклый ала. Тик менә шундый ирләрне тәрбияләп үстергән аналарыбызның теле Тукай әйткән әнкәм теле булсын иде. Дәүләттән уңмагач, гаиләдән булса да уңасы иде бит татарга.  
Флюра НИЗАМОВА

|

Татарстанда йөзләп балыкчы бозда агып киткән (ВИДЕО)

23.11.2014 Җәмгыять
Бүген Лаеш районы Кама елгасында Атабай авылы тирәсендә янә балыкчылар агып киткән. Аерылган бозда 50дән алып 80 кешегә кадәр булырга мөмкин, дип хәбәр ителә Татарстан гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында.
Балыкчылар агып китү турындагы беренче хәбәр 11.40 сәгатьтә килеп ирешә. Коткаручылар шунда ук бу урынга юнәлтелә. Хәзерге вакытта 25 кеше ярга кайтарылган инде. Коткару эшләре дәвам итә.   Балыкчылар ваемсызлыгының бу беренче генә очрагы түгел.    


---

--- | 23.11.2014

Нинель Юлтыева вафат

23.11.2014 Мәдәният
Күңелсез хәбәр. Татарстанның халык артисты, мәшһүр балерина Нинель Юлтыева вафат.

Нинель Даутовнага 88 яшь иде. Соңгы вакытта ул авырып торган.

Нинель Юлтыева 1926 елның 3 февралендә Уфада туган. Әтисе - язучы Даут Юлтыев.

Хушлашу вакыты һәм урыны әлегә билгеле түгел. Хәбәр итәрбез.

Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

 

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.


---

--- | 23.11.2014

Казанда Илгәрәй рекламасы белән унлап машина йөри. Кемнәр ул?(ФОТО)

23.11.2014 Шоу-бизнес
Такси машиналарының тәрәзәләренә ябыштырылган төрле игъланнарны күпләрнең күргәне бардыр. Менә ИлГәрәй дә үзен шул ысул белән таныта башлаган. Моңарчы татар шоу-бизнесында мондый хәлне очратканым юк иде әле. Казанда 10лап такси машинасында аның исеме язылган, телефон номерлары да күрсәтелгән.
Тик җырчының телефон номеры дип, кызлар шатлана күрмәсен: машина йөртүчеләрнең телефон номерлары икән. Сүз уңаеннан, ИлГәрәй бу көнгә кадәр 4 машина алмаштырырга өлгергән. Барысын да кредитка сатып ала торган булган. Соңгысы – Volkswagen Jetta маркалысын да шул рәвешле алган.     Image may be NSFW.
Clik here to view.
  – Таксист булып эшләүче якын дусларымның машиналары тәрәзәсендә минем исемем һәм телефон номерлары язылган. Нинди максаттан куелдымы? Әлбәттә, PR өчен. Беркемгә дә сер түгел, мин җырчы буларак кына түгел, ә төрле бәйрәмнәрне алып баручы буларак та халыкка таныш. Такси машиналары исә Казанда да, читкә дә чыгып йөриләр. Минем исемне күргән кешеләр, ИлГәрәй үзе утырмый торгандыр бит дип, үрелеп-үрелеп карыйлар икән. Автограф сораучылар да бар. Руль артында җырчы үзе утыра дип уйлап, кызларның көтеп торган әлеге такси машиналарының берсенә килеп тә утырганы булган. Ни өчен анда үземнең телефон номерларым күрсәтелмәгән? Кайсы таксист дустымның заказы була, алар минем белән туйларга, яки төрле банкет кичәләренә ди-джей булып баралар. Алар иртән – таксист, кичен ди-джей булып эшлиләр. Хәзер тормыш шулай бит: кем ничек акча эшли ала. Кул кушырып утырсаң, күктән төшми ич, – диде ИлГәрәй.   Текә безнең ИлГәрәй! Мәскәүдә яшәп иҗат итүче рус поп-йолдызы Сергей Жуковтан җыр да сатып алган икән. Чираттагы бишенче альбомында “Вспомни 90-ые года” исемле әлеге җыр да урын алыр дип көтелә. Сергей Жуков белән Мәскәүдә берничә ел иҗат итеп килүче яшь талантлы композитор Салават Шәехов аркылы элемтәгә кергән була. Чынлыкта, җырны Катя Лельга иҗат иткән булганнар. Әмма тавышы әлеге җырга туры килмәгәч, ИлГәрәй аны сатып алырга теләвен әйтә. Сүзләрен Салават Шәехов үзе язган булса, көен Сергей Жуков белән бергәләп иҗат иткәннәр.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  – Сергейга шалтыратып, җырны сатып алырга теләвемне әйттем. Ул аны миңа 15 мең сумга сатты. Килешү кәгазьләрен төзеп, почта аркылы без боларның барысын да эшләдек. Соңыннан рус телендә башкарган әлеге җырны Сергейга Интернет аша тыңларга җибәрдем. Бик ошаткан. Бераз әрмән акценты бар дип тә өстәде, - диде ИлГәрәй.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Гаиләсе белән  
Эльза ГАЗИЗОВА

--- | 23.11.2014

«Рифкать окобы»

23.11.2014 Авыл
Тәтеш районы Байраш авылындагы «Яңа юл» хуҗалыгы җитәкчесе Рифкать Заһидуллин үзенең эпотаж чыгышлары белән журналистларга әледән-әле азык биреп кенә тора. Инде тагын бер гаҗәп һәм кызык, мыскыллы һәм куркыныч бер нәрсә эшләп ташлаган: авыл белән терлек фермалары арасына тирәнлеге – ике, киңлеге – метр ярым тирәсе, чакрым ярым озынлыкта чокыр казыткан.
«Ленин бабай исән булса!»   Чокырның шундый куркыныч һәм зур булуына ышанып та бетмәгән идем. Авылга барып үз күзләрем белән күргәч кенә шаклар каттым.   Авыл урамы буйлап барасың хушланып, аяк астыңдагы сазны сөреп. Ике якта йортлар, гадәти бер авыл. Йортлар бетә һәм өч метрдан каршыңда тирән чокыр башлана. Чокырдан соң –шуны казыганнан алынган балчыктан өелгән таучык, таучык өстенә баганалар утыртылган. Шушы каршылыкны үтеп чыга алсаң гына, ферма территориясенә керәсең. Мүкләк сыерлар тыныч кына күшәп яткан ферма хәзер тарих китапларында сурәтләнгән феодал утарын хәтерләтә – монда ни кереп, ни чыгып булмый...   «Рифкать окобы»ннан  иң зур каза күрүчеләр – Ленин урамында яшәүчеләр. Ленин бабай исән булса, үзе исемендәге урам халкын болай кимсетүгә юл куймас иде, юктыр, юктыр... Урамның бер башы авылның мәктәбенә барып төртелә. Бер бик нык акыллы атказанган төзүче мәктәпне шундый проект белән юл уртасына төзеткән, шуңа күрә авыл үзәгенә урау юллар белән чыгасы. Билгеле инде, ул урау юлларга таш түшәлмәгән, пычрак вакытта монда трактор белән генә йөреп була. Язгы ташуда Ленинны су басып, урам икегә бүленеп кала икән. Урам башында яшәгән халык ферма янындагы юллардан файдаланган. Чокыр казылгач, ул яктан берничек тә кереп булмый. Элек урамның бала-чагасы урамнан кайтып кермәгән булса, хәзер аларны чыгармыйлар. Чокырга егылып төшсәң, кеше ярдәменнән башка чыгарлык түгел. Билгеле, терлекне дә чыгара алмыйлар.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
Авыл халкы бу чокырның ни өчен казытылуын һаман аңлый алмый.   Чокыр янына җыелган халык мондый мәгънәсезлеккә барган кешене аты‑юлы белән сүгәр дип көткән идем. Әмма Байрашта бик тәрбияле һәм күндәм халык яши икән. Язмышлары белән күнеккән кебек кенә, үгет-нәсыйхәт тонында сөйләштеләр.   – Яз көне бу чокырны су басачак, балалар, хайваннар батып үләргә мөмкин...   – Халык белән киңәшеп эшләргә кирәк, мондый эш буламыни? Шушында янгын чыкса, янгын сүндерүчеләр ничек керер?   – Бездә 86 яшьлек инвалид әби яши. Без аны хәзер урамга да чыгара алмыйбыз, чокырга төшеп китсә? «Ашыгыч ярдәм» чакыртасы булса, алар каян килә?   – Югары көчәнешле электр челтәре булган баганага кадәр нибары ике метр калган, ә анда ун метрга кадәр казу эшләре алып барырга ярамый дип язылган. Язын җир йомшагач, багана ауса, нишләргә?   Нинди гөнаһларыбыз өчен?!   «Нигә хуҗалык җитәкчесе бу чокырны казыткан?» дигән сорауга авыл халкы җавап бирә алмады. Алар нәрсәдер гөманлыйлар гына:  «Рифкать Заһидуллин үзен хуҗа дип саный, без аңа кирәк түгел. Шуңа күрә беркем белән дә исәпләшми».   Image may be NSFW.
Clik here to view.
Рифкать Заһидуллин әллә төлкеләрдән, әллә караклардан саклана.   «Окоп» Ленин урамының беренче йортында яшәүче Хәбир Саяхфаровның коймаларына орынып диярлек уза. Терлек асрап, сөт сатып көн күргән Хәбир абзый башын кашый:   – Без – шушы чирәмлектә туп тибеп, йөгереп үскән малайлар. Нинди матур урынны харап итте. Мин ничек итеп хәзер печән, салам алып кайта алырмын икән? Техника белән кереп булмый. Сөт сатып алучылар да керә алмый безгә. Пычрак ерып, бидоннарны авыл үзәгенә ташыргамы?   Хәбир әфәнде җитәкче чокырны үч итеп казыткан дигән фикердә. Урамның бу өлешендәге күп кенә кешеләр хуҗалыкта эшләүдән баш тартып, башка җирдә эшлиләр. Хәбир әфәнде исә хуҗалык җитәкчесе белән берничә тапкыр конфликтка кергән. Ул, җир пайларын хуҗалыктан аерып, үз хуҗалыгын булдырган, фермаларны авылга терәп салдыруыннан зарланып, жалу да язган булган.   – Бәлки, хуҗалык җитәкчесе урлашуларга чик куярга теләгәндер? – дим.   – Урлашалар икән, матур итеп койма корсын да  каравылчы куйсын. Мин урламыйм, акчаң булса, китереп бирәләр хәзер. Үзен Алланың кашка тәкәсе дип саный, мин-минлеге бик көчле. Ул безне гел мыскыл итә. Безнең бакча кырыена терәп, силос чокыры ясап куйды (Хәбир әфәнденең кулы бер якка төртеп күрсәтә, анда бомба чокыры кебек ыржаеп тишек карап тора); авылга терәп, ферманың тиресен аударды (кул икенче якка төртеп күрсәтә, анда Салават җырындагы Каратау кебек күккә терәлгән тирес өеме «тирләп» утыра); фермадан аккан суларны авылның коесына ага торган итеп торба куеп калдырды (кул фермадагы «шифалы сыекчаларны» коега юллый торган су юлын күрсәтә); Самарадан шабашниклар китереп, авылга терәп, маллар суя торган «бойня» ясатты, бөтен авыл сасы ис, чебен белән тулды, анда үләксә калдыклары әлегә кадәр ята әле... (Хәбир әфәнденең кулы икенче якка сузыла, анда – җимерек бина).   «Сыер башларын урам читенә аттымыни» дигән ышанычсызлык күрсәткәч, халык, «бойня»ны күрсәтергә дип, мине ияртеп алып  китте. Чалбарларны тигәнәкләрдән «талатып», җимерек бина янына килеп маташканда, бер нәгаләт чүмәләгә сөртендем. Сыер башы икән. Нишләп йөрисең монда дигән кебек, тишек күзләре белән миңа карап тора...   Минем килгәнне авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Гобәевкә хәбәр иткәннәр булып чыкты. Ул да урамнан түгел, ферма ягыннан килде. Машинасын чокырның теге ягында калдырып бу якка чыкты, халык янына килеп, авыр итеп бер сулады. Ал-лай... Шулай икән монда хәлләр... Сөйләшер сүз дә юк, мескенлек һәм чарасызлыктан гаҗиз халык ни әйтсен? Авыл башлыгы җыелган кешеләр белән бергә чокыр янына барып басты.   – Чокыр кирәкми иде, минемчә, – ди авыл башлыгы. – Хуҗалык җитәкчесе белән бу хакта сөйләшү булды. Әмма ул бит бу җирнең хуҗасы. Ул хуҗа икән, димәк, нишләргә дә хакы бар. Хәзер дөнья шул якка таба бара бит. Куркыныч инде... Монда без фәрман бирә алмыйбыз, үзара килешеп, сөйләшеп хәл итәргә кирәк.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  «Ул бик яхшы җитәкче, аның чокыры яхшы...»   Хуҗалык җитәкчесе Рифкать Заһидуллин ул вакытта эш урынында түгел иде, Тәтешкә киттек. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов хуҗалык җитәкчесен үтереп мактады. Хуҗалык гөрләп бара, хуҗалык җитәкчесе Рифкать Заһидуллин – меценат. Районның социаль тормышында актив катнаша, үз тырышлыгы белән мәчет, Казандагы зур урында эшләүче туганы ярдәме белән мәктәп салдырган. Ә, чокырмы? Чокыр нәрсә инде ул? Зур кешеләрнең эшләренә аяк чалучылар була, алдынгы хуҗалык җитәкчесен тәнкыйтьләргә ярамый. Хакимияткә халыкның жалуы күптән килеп ирешүгә карамастан, бер генә вәкил дә авылга барып, кешеләр белән сөйләшмәгән.   Хуҗалык җитәкчесенең версиясен тыңлау белән чикләнгәннәр. Чокырны мин тасвирлап күрсәткәндә, миңа әкиятче бабайга караган кебек карап тордылар, үземне Батулла итеп хис иттем. Шыттыр әйдә, шыттыр, янәсе. Алай да хакимияттән берәрсе чокырны барып карарга тиеш дигән карарга килеп, җир һәм милек мәсьәләләре палатасы рәисе Артем Абрамовны Байрашка җибәрделәр. «Рифкать абыеңны сүгеп язма, ул сине авылда көтеп торачак», – дип үгетләп калдылар хакимияттә.   Артем Абрамов чокырны күргәч, телсез калды...   – Безгә бу чокыр булган урынның кемнеке булуын документларга карап ачыкларга кирәк, аннары ул чокырны нинди документларга нигезләнеп казыган, шуны белергә кирәк. Мин әлегә берни дә әйтә алмыйм, – диде аннан.   – Үз җире булса да, кешенең шушындый чокыр казырга хакы бармы?   – Әгәр дә ул башкаларга куркыныч тудырмаса, казый ала... Мин документларны өйрәнмичә берни әйтмим...   Халык табибы   Рифкать Заһидуллин бик озаклап үзенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре булуы хакында сөйләде. «Атказанган кешеләр сирәк була», – ди ул үзе турында. Аның нинди җитәкче икәнен беләм, хезмәт хакын системалы рәвештә түләмәгәне өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, прокуратура тарафыннан дисквалификацияләнгән булуын да беләм.   – Сезгә зарланып йөргән кешеләр колхозда эшләгән кешеләр түгел алар, ә бу колхозны, бу авылны мин эшләп чыктым. Заһидуллин Рифкать Мостафиевич эшләп чыкты! – диде ул.   Кеше үзе турында өченче затта сөйли башлый икән, кыякларга вакыт дигән сүз. Әмма мин китә алмыйм, сорауларым күп... Чокырны ник казытканын беләсем килә. Тырыша торгач, җаваплар табылды. Ике сәбәп бар икән. Берсе – халыкның караклыгына каршы көрәш.   – Һәрберсенең яшисе килә, мал тоталар, мин колхозга эшкә кушсам, чыкмыйлар, – ди хуҗа кеше.   Икенче сәбәп – котырган төлкеләргә каршы көрәш, имеш. «Котырган төлке» темасына сөйләшү егерме минутларга сузылгандыр, әмма барыбер аңлашмадык. Икебез ике телдә сөйләшәбез. Берничек тә аңлый алмыйм – ни өчен авыл ягына һәм авыл янындагы басу ягына чокыр казылган да, урман полосасы ягына казылмаган? Тәтеш төлкеләре фермага килер алдыннан башта авылга киләләр дә, аннары авыл урамыннан фермаларга керәләрме? Нигә турыдан гына кермиләр? Ни өчен Заһидуллин чокыр ферманы төлкеләрдән саклый ала дип уйлый? Төлке ул бит сыер түгел, метр ярымлы чокыр аның өчен проблемамыни? Сикерә дә чыга, кышын сикерәсе дә юк...     Сорауларыма җавап таба алмадым. Ни өчен җавап таба алмаганымны аңлатыр өчен, әңгәмәбезнең бер өзеген китерәм.   – Мин бу чокырны казытмасам, котыру авыруы тарала да, маллар үлә, мине судить итәчәкләр! Ул очракта мине беркем дә коткармый, сез дә килмәячәксез. Мин – атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, минем үз хуҗалыгымны саклап, киртә корырга хакым бар.   – Әгәр ул чокырга берәр бала егылып төшеп имгәнсә дә, сезне хөкем итәчәкләр.   – Анысын эшлибез аның, мин – атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, куркыныч урыннарга матур гына рәшәткә куймаслыкмыни мин?   Сезгә зарланган кешеләр үзләре дә куя ала иде киртәне. Булышсыннар миңа.   – Алар бу чокырга каршы, нигә сезгә булышсын инде алар?   – Мин бит түлим!   – Чокыр төлкедән саклыймы соң?   – Саклый, машина белән төнлә узып бара идем, чокырдан бер төлке чыкты да йөгерде (!)   – Язын бит чокырны кар суы басачак, ишеләчәк. Тагын да куркынычрак булачак.   – Мин – бик көчле төзүче. Анда бөтенесе дә исәпләнеп эшләнгән. Язын су керми анда...   Бу авылда кар яумыймыни? Кая килеп эләктем мин?   Барыбер әйбәт Рифкать Заһидуллин. Әңгәмә азагында чокырдан зарланып жалу язган авыл халкына үпкәсе юклыгын белдерде:   – Мин үземне табиб дип саныйм. Табибның авыруларга үпкәләргә хакы юк. Табиб бит сырхауханәдәге чирлеләргә үпкәләми. Менә бу авылда да күпме кеше яши, мин бит аларның авыру булганнарына үпкәли алмыйм.   PS. Тәтеш районы прокуратурасы «Байраш окобы»н тикшерә. Без киткәннән соң, киңәшмә булган, Артем Абрамов, телефоннан шалтыратып, чокырның законсыз булуы хакында белдерде. Әмма әлегә «Рифкать окобы»ның  язмышы хәл ителмәгән.
Рәмис ЛАТЫЙПОВ

--- | 24.11.2014

“Кызым куып чыгарды, канәтем...”

24.11.2014 Язмыш
Авыл хуҗалыгы техникумы тулай торагы ишеген-нән, аякларын көч-хәл сөйрәп, үтә дә ябык гәүдәле, сәләмә киемле, чал чәчле, аркасы бөкрәя төшкәнгә күрә, болай да карсак буе тагын да кечерәйгән, тәмам өшәнгән сиксән яшьләр тирәсендәге карчык килеп керде. Хәле бетеп, диварга сөялде. Ул, су кырыена чыгарып ташланган балык сыман, авызын зур ачып, еш-еш сулый иде.

Тукталыштан шактый еракта урнашкан икән шул бу йорт, көчкә килеп җитте. Буыннары сызлап интеккән олы кешенең һәр адымы газаплы инде аның. Җитез-җилле яшьләр генә ул бу араны ике атлап, бер сикереп дигәндәй, 10-15 минутта узып, “общага”га шау-гөр килеп кайтып керә...

Вахтер Әлфия (исемнәр үзгәртелде), берәр студентның ерак авылдан килгән дәү әниседер дип уйлап, кизү будкасыннан чыгып, әби каршысына атлады.   – Иртәләгәнсең, әбекәй, яшьләр укуда әле, – диде ул. – Ике-өч сәгатьсез кайтып җитмәсләр. Әйдә, безнең вахтада утырып ял ит, бераз сулыш алырсың. Юкка гына юл газабы – гүр газабы димиләр. Ничек кыш уртасында йөрәксенеп ерак юлга чыгасы иттең? Оныгыңны бик сагынгансыңдыр, ахрысы. Бәбкәчем калада ач ятмасын дип, тәм-том төяп килгәнсеңдер инде. Монда җылы, бишмәтеңне салып куй. Хәзер чәйнегемне җырлатып алам. Икәүләп рәхәтләнеп мәтрүшкәле-сөтле чәй эчәрбез, үзеңә шундук хәл кереп китәр. Каты димәсәң, оныгың кайтканчы, диванда черем итеп, хәл җыеп алсаң да була, – дип елмайды.   Кортканың үз хәле хәл иде, күрәсең, сүзгә кушылып китмәде. Аның үзәк бәгырендә көйрәгән, чит-ятка сиздермәс өчен җиде йозакка бикләнгән хәсрәт уты тышка бәреп чыкты. “Уф-ф, җеп өзәрлек тә хәлем калмады, бәбкәчем”, – диде ул, авыр сулап. Куе итеп ясалган сөтле чәйне эчеп, кизү хатынга рәхмәт әйткәч, битен сыпырды да, диван читенә елыша төшеп, тынып калды. Күзләрен йомса да, җыерчыклы йөзенә ягылып калган күләгәләр аның җан газабын чагылдыргандай тоелды. “Тәмам өшәнгән, бичара, бетерешкән, – дип уйлады Әлфия. – Килеш-килбәтенә караганда, бер дә рәхәт тормышта яшәүчегә охшамаган. Әллә оныгын үзе генә тәрбияләп үстергән микән?” Табигате белән кызыксынучан вахтер хатын йокымсырап-изрәп киткән карчыкны ныклап күзәтә башлады. Яшь чагында чибәр булгандыр бу. Йөз-бит сызыклары нәфис, рәссамның нечкә кыллы пумаласы белән ясалган сыман. Маңгае биек, борыны төз, иреннәре юка, авызы уймак сыман кечкенә. Картлык үзенекен итеп, битен күпсанлы эрелеваклы җыерчыклар сырласа да, табигый сөйкемлелеге җуелмаган. Куллары бәләкәй, бармаклары төз, беләкләре нечкә, тән тиресе аксөякләрнеке сыман юка, ап-ак. Кызык, пенсиягә чыкканчы кем булып эшләде икән җыйнак гәүдәле бу карчык? Һәрхәлдә, сыер саумаган, иңенә салып икешәр потлы капчыклар, кырык килолы бидоннар ташымагадыр. Гадәттә, авыр эштә чиләнгән авыл апаларының бәдәне нык, йөзе итләч, куллары алагаем зур, бармаклары юан, тиреләре яргаланып беткән, буыннары шешенке, аяклары кәкрәйгән була. Бәлки берәр конторда мазарда счет төймәсе тарткалап утыргандыр? Әллә тәрбияче яки китапханәче булдымы икән? Бу ябык тәнендә җаны ничек эләгеп тора диген? Урыслар мондый әбиләрне “божий одуванчик” дип атый, ә татарчасы ничек була икән? Әлфия үзалдына елмаеп куйды, “Алла тузганагы” дип булмый ич инде. Бәлки безнең карт-корыларга “оҗмах фәрештәсе” яки “Ходай кошы” дию килешә төшәдер? Алай дип әйтергә дә тел бармый, чөнки таушалган шәлгә төренгән, керле киемле бу карчык бүтән татар әбекәйләренә охшамаган. Әнә, Әлфиянең мөлаем йөзле үз әнисе, сиксәнне вакласа да, биш вакыт намазын калдырмады, чиста пөхтәлеге канына сеңгән, кием-салымы һәрдаим ялт иткән була торган иде. Ахирәтләренә ашка барганда, ябык аркасына сузып бәйләгән кершәндәй ап-ак батист яулыгы өстеннән болыттай кабарып торган йомшак мамык шәлен бөркәнгәч, яшел бәрхет күлмәген, ян-яны чигүле арка җылысын, мутон якалы драп пәлтәсен кигәч, үзе әйтмешли, “кәртинкә” кебек була иде. Иде генә шул... Ә бу бичарадан авыр ис килә, аның күптән юынганы юк ахрысы, бәлки берүзенә мунча ягып керүләре читендер... Әлфиянең уйларын карчыкның, йокы аралаш саташып, ачыргаланып кычкырып җибәрүе бүлде:   – Кызым, Зөмәрәкәчем! Зинһар, сукма, үтерәсең бит! Башым болай да бик каты сызлый! Минсез калсаң, бу мәрхәмәтсез дөньяда бер ялгызың нишләмәк буласың?   Әлфия телсез калды. Тукта, Зөмәрә диде түгелме соң? Бик тә таныш исем... Әлфия, яман төш күрәдер дип, шыр сөяк иңнәренә саклык белән генә кагылып, әбине уятырга җыенды, әмма аннан кире уйлады: йокласын инде, мескен, хәл җыйсын. Сәгать көндезге өчне сукканда, тулай торакка студентлар кайтып тулды. “Әбинең монда кергәненә биш былтыр, ә мин аның кем янына килүен дә сорарга өлгермәдем ич”, – дип, үзен битәрләп алды. Аннан:   – Әбекәй, студентлар кайтып җитте бит! Хәзер оныгың янына озатып куям үзеңне. Исем-фамилиясен әйтсәң, ничәнче бүлмәдә торганын журналдан карап, минутта табып бирәм, – дип тәтелдәде. – Авыл күчтәнәчләре белән чөкердәшеп чәй эчәрсез. Монда куна калсаң да сүз әйтмәм. Комендантыбыз бик кырыс, чит-ят кеше керткәнне яратмый. Тик без аңа аны-моны сиздермәбез, шулай бит? Әби торып утырды, аптырап як-ягына каранды. Әлфия кабат эндәшкәч тә, бер сүз әйтмәде, карашын бер почмакка төбәп, терәлеп катты, әйтерсең, мәрткә китте. Вахтер хатын аптырашка калды: нишләргә – комендант күрә калса, бу бүлмәгә чит кеше керткәне өчен, Әлфияне утлы табага бастырып кына калмаячак, айлык премиясен дә кисәчәк. Шул гына җитмәгәние, хезмәт хакы болай да мәче төкереге чаклы гына, җиде мең тәңкәне ай ахырынача ничек җиткерергә белми интегә. Олы кешене караңгы төшкәндә, кышкы салкын урамга куып чыгарып та булмый бит инде... Бераздан әби телгә килде һәм тонык тавыш белән шаккаткыч сүзләр сөйләп ташлады:   – Оныгым юк шул инде минем, – диде ул бәгырь төбеннән чыккан сагышлы тавыш белән. – Анасының ваемсызлыгы аркасында, табиблар тешенә куйган мышьяктан агуланып, алты яшендә үк гүр иясе булды ул. Картым да күптән вафат. Бердәнбер кызым Зөмәрәм бик грамотный судья иде. Башбирмәслеге аркасында харап булды. Көндәшләре наркоманга әйләндерде аны. Хатынын дәвалап ипкә китерә алмагач, ире ташлап чыгып китте. Кызым башта Казан янындагы поселокта төзеткән бер дигән коттеджыннан колак какты. Аннан минем янга фатирга кайтты, ай саен пенсия акчамны талап алды. Тора-бара ул гына җитмәде, өйдәге бөтен нәрсәне сатып бетерде. Шуннан мине кыйнап-куркытып, фатирымны үз исеменә күчертте дә, кара көздә урамга куып чыгарды... Инде кайтып керер җирем калмады, хәерсез наркоман аны да сатып җибәргән. Беркөнне үзенең җылылык торбасы чокырына төшеп барганын күргәннәр. Хәзер бер хәбәре дә юк, исәнме ул, юкмы... Өйдән чыгып киткәч, бераз вокзалда яшәп алдым. Аннан да кудылар. Базар тирәсендәге чүплектә тамак туйдырдым. Подъездларда кунган чакларым булды. Бер ташландык йортның подвалында җан асраганда, үпкәмә суык тидердем. Ярый әле өйдән чыгып киткәндә документлар салынган пакетым бишмәтемнең эчке кесәсендә булган. Юкса, сукбай дип, сырхауханәгә салып дәваламаслар да иде. Шөкер, Раштуа салкыннарын шунда үткәрдем. Ашаттылар, дәваладылар. Инде менә чыгардылар...   – Безнең тулай торак шәһәр читендә диярлек, бу якка ничек килеп эләктең соң? – диде Әлфия.   – Бәхетемә күрәдер инде, тукталыш будкасына ябыштырылган белдерүне күреп алдым, – диде әби, яшьле күзләрен керле җиң очы белән сөртеп. – Тулай торакка идән юучы кирәк дигәннәр. Шул адрес буенча эзләп килдем инде. Карт булсам да, идән генә юа алам әле мин. Чүбен дә түгәрмен. Кирәксә, җирәнеп тормам, бәдрәфен дә чистартырмын. Авыр күтәрергә ярамый миңа, бүсерем чыгып интектерә. Аның өчен аптырап торасы юк, эчемне шәл белән кысып бәйләп куярмын. Суны ярты чиләкләп кенә күтәрермен. Тырышып эшләп, хуҗагызга ярый алсам, миһербаны уянып, миңа берәр почмак та биреп куймасмы дип өметләнәм әле. Ашыйсын ашадым, яшисен яшәдем, бәлки бу фани дөньяда әлләни күп иза чигәсем дә калмагандыр. Ишеген үз ачкычым белән ачып керерлек, бер карават, бер кечкенә өстәл белән урындык сыярлык үз почмагым булса, артыгына өмет итмим, канәтем.   Әлфия, каршында утырган карчыкның җетелеге уңа төшкән, сагышлы моң түгелгән яшькелт-зәңгәр күзләренә күтәрелеп карагач, сискәнеп китте: кая гына күргәне бар соң бу йөзне? Уң як борын канатындагы ясмык чаклы миңенә кадәр таныш кебек дип уйлады, әмма тиз генә исенә төшерә алмады. Әлфиянең мәрхүмә әнисе сымак итеп, мишәрчәләп “канәтем” диюе генә ни тора! Чистай, Аксубай, Әлки якларында туып-үскәннәр, бер-берсен якын итеп, әнә шулай эндәшә. Яшь чагында заводта эшләгәндә, дус кызы Җәмилә белән бергәләп, Октябрь бәйрәменә әнисенең туган ягы Аксубайга кунакка кайтулары искә төште. Икенче көнне аларны күршегә каз өмәсенә чакырдылар. Йорт хуҗасы Зәкиулла абзый район үзәгендә прокурор булып эшли икән. КДУда юристлыкка укучы кызлары да Казаннан кайтып төшкән икән. Тукта, ул да Зөмәрә исемле түгел идеме соң? Аның, кызылга буялган озын тырнакларын сындырудан куркып, казның йонын учлап умырып, түшкәне бозып бетерүе истә калган. Ул чибәркәй һавалырак, беркадәр дорфарак иде бугай. Чая мишәр кызлары аны “чемет-кәләп” алгач, ул, күзләреннән усал очкыннар чәчеп, өмәгә килүчеләргә өстән мәсхәрәле караш ташлап: “Каждому – свое, надан авыл сарыклары, казыгыз белән чәнчелеп китегез!” – дип, түшкәне идәнгә бәреп, ишекне каты ябып өйдән чыгып киткән иде. Әниләре – бөтерчек кебек җитез, ачык йөзле, тәмле телле Кафия апа ул чакта өмәгә килүчеләрне мич алдында каз маенда алсуландырып пешергән, кетердәп торган бик тәмле коймак белән сыйлаган иде. Әлфия бөтен игътибарын бер ноктага туплап, карчыкның йөзенә, дугаланып торган нәзек кашларына, борын канатындагы миңенә терәлеп катты. Хәтер төпкелендә нидер уянды. Булмас ла... Район прокуроры Зәкуанов хатыны түгелдер лә бу әби... Әлфия әбисе Мәскүрәнең үләр алдыннан сер итеп кенә әйткән сүзләрен искә төшерде: “Ул прокурор заманында районны дер селкетеп, бөтен кешенең котын алып яшәде. Сугыш вакытында, ач балаларын үлемнән йолып калу өчен, кесәсенә бер кушуч ашлык салып кайткан тол хатыннарны кан-яшь түктерде, кеше язмышлары белән оятсызларча уйнады, – дигән иде әбисе. – Бик мәрхәмәтсез кыланды. Бәлагә таручы соңгы сарыгын суеп китереп бирмәсә, аны Чистай төрмәсенә озаттырды. Халык ачлыктан шешенгәндә, алабута ипие белән җан асраганда, аныкылар ак күмәчкә бал-май ягып ашады, каклаган каз боты кимерде. Алардагы байлык җиде буынга җитәрлек, Зәкиулланың әпи-тите зурдан булды, хәрам мал дип тормады, умырды гына...”   – Әбекәй, синең үзең белән берәр төрле документың бармы соң? Комендант килгәнче, хәстәрен күрә торыйк мәллә? – дип, чакырылмаган кунакка җайлап кына эндәште Әлфия. Бу вакытта, кайгыртучанлык күрсәтүдән бигрәк, хатын-кыз кызыксынучанлыгы өстен чыкты. Әби эчке кесәсеннән бер төргәк чыгарып, җайлап кына сүтте дә, паспортын Әлфиягә сузды. Вахтер хатын аның беренче битендә “Кафия Габдрахман кызы Зәкуанова” дигән сүзләрне укыгач, үз күзләренә үзе ышанмады. “Менә сиңа мә! – дип уйлады ул. – Зиннәтле йортта яшәгән, кеше кимәгәнне киеп, кеше ашамаганны ашаган, кыйммәтле хушбуйлар сибенеп, аяк битенә чаклы төшеп торган атлас халатлар, берсеннән-берсе затлырак күлмәк-костюмнар, авыл хатыннарының төшенә дә кермәгән затлы туннар киеп, матур итеп күперткән йомшак чәчләре өстенә күксел чәшке береткасын кыңгыр салган горур байбичәне язмыш нинди гөнаһлары өчен тормыш төбенә этеп төшергән, нигә шушы хәлгә китереп җиткергән икән? Кызы гына гаепле микән монда? Әллә сәбәпләре тирәнгәрәк яшеренгәнме? Ай-һай, дөнья куласа, әйләнә дә бер баса дигәннәре шулай була икән ләбаса...”   Әнисен шушы карчык хәлендә күз алдына китереп, Әлфиянең бугазына төер тыгылды, шомырт кара күзләренә яшь бөялде. Урындыгы-ние белән кисәк кенә зырылдап артына борылды да, искәрмәстән, диванга сеңеп, бөкшәеп утырган карчыкны кочаклап алды.   – Кафия апа, канәтем! Синмени бу? Мәскүрә дәү әниемнең уң як күршесе! Кичер, танымадым бит! Каз маенда син чыжлаткан коймакның тәме әле дә тел очымда. Син биргән юл күчтәнәчен – ап-ак каз канатын, әнкәемнең туган авылы төсе итеп, бик озак сакладым. Комендантны күрү кирәкми сиңа! Картаеп беткәч, шакшы бәдрәф юып йөрергә димәгән. Тиздән сменам тәмамлана. Үз фатирыма алып кайтам мин сине. Мәрхүмә әнкәемнең бүлмәсендә, аның йомшак урынында йокларсың. Син гөлләр үстерергә ярата идең бит, рәхәтләнеп шулар белән әвәрә килерсең. Миңа иптәш булырсың. Җан биргәнгә җүн бирә ул, бер дә кайгырма, канәтем...   Бәхетсез җанның соң дәрәҗәдә таушалган йөрәге әлеге куанычлы хәбәрне күтәрә алмады, әби, сул як күкрәген тоткан хәлдә, бер якка авып төште. Ул Әлфияне ишетми иде инде... 
Хәмидә ГАРИПОВА

54 |

Путин 2025 елга кадәр президент булу мөмкинлеген кире какмый

24.11.2014 Сәясәт
Русия президенты Владимир Путин 2018 елда дүртенче тапкыр президент булып сайлану мөмкинлеген кире какмый.

ИТАР-ТАСС агентлыгына интервьюда Путин конституциянең аңа 2018 елда сайлану мөмкинлеге бирүен, әмма бу мөмкинлекне куллану яки кулланмау турында әле карар итмәгәнлеген әйтте. Шул ук вакытта ул гомере буе президент булырга теләмәвен дә белдерде.

Моңарчы Русия президенты 2018 елгы сайлау турында сорауга җавап бирүдән читкә тайпылып килә иде.




| 23.11.2014

Легендар тренер Виктор Тихонов вафат

24.11.2014 Спорт
Бүген төнлә Мәскәүдә Виктор Тихонов үлгән. Виктор Тихоновны дөнья хоккее легендасы дисән дә була. Ул 3 тапкыр олимпия чемпионы, 8 тапкыр дөнья чемпионы, 13 тапкыр СССР чемпионы.

Виктор Тихоновка 84 яшь иде.

Урыны җәннәттә булсын...

Мәрхүм белән хушлашу 27 ноябрь көнне ЦСКА боз сараенда булачак.
---

--- | 24.11.2014

Рөстәм Яхин гимнны яхшырак язган булыр иде... (ФОТО)

24.11.2014 Җәмгыять
СССРның халык артисты, композитор Рөстәм Яхинның туганнары Татарстан гимны авторын искә алу көненә рәсми статус бирергә тәкъдим итә. Күренекле татар композиторының исемен мәңгеләштерү юлында зур проектлар тормышка ашыру өчен алар Рөстәм Яхин фонды төзиячәк.

23 ноябрь - Рөстәм Яхин вафат булган көн. 400дән артык җырлар, романслар, инструменталь әсәрләр белән татар музыка дөньясын баетып калдырган композитор 72 яшендә вафат була. Тумышы белән ул - Казаннан, Бөек Ватан сугышын кичкән, Мәскәү консерваториясен тәмамлап, нибары ике ел гына Казан консерваториясендә мөгаллимлек белән шөгыльләнеп, бөтен гомерен бары тик иҗатка багышлаган шәхес. Рөстәм Яхин Казанның Иске Татар бистәсендәге Татар зиратына җирләнә. Композиторның туганнары аның каберен карап тота.

«Моннан 21 ел элек тә Рөстәм Яхинны соңгы юлга озатканда көн шушындый тыныч, явым-төшемсез, кояшлы иде», - дип искә ала композитор кабере янына чәчәкләр күтәреп килгән Светлана Харитонова. Светлана ханым - Рөстәм Яхинның мирасчысы, аның хатыны Хәлимә Таҗетдинованың бертуган апасының кызы. Хәлимә Таҗетдинова 2004 елда вафат була. Аларның Рөстәм Яхин белән каберләре янәшә, бер чардуган эчендә. «Хәлимә апа да музыкага гашыйк кеше, аның да музыкаль белеме, язган җырлары бар иде. Алар Рөстәм Яхин белән яшьлектән таныш булсалар да, олыгая төшкәч кенә өйләнеште. Хәлимә апа композиторның фикердәше булды», - дип ачыклык кертә Светлана ханым.     Image may be NSFW.
Clik here to view.
  - Без туганнар, балалар белән ел да Рөстәм Яхин каберенә киләбез. Әмма композиторны искә алу көнен бөтен татар җәмәгатьчелеге өчен мөһим чара булуын теләр идек. Аны Чайковский, Рахманинов кебек бөек композиторлар белән тиңләргә мөмкин. Мондый талантлы шәхесләр мең елга бер генә туа. Ул - Татарстанның горурлыгы. Рөстәм Яхин үзенең тапсыз гомере һәм бай иҗаты белән аерым игътибарга, һичшиксез, лаек. Ул тормышта бик тә йомшак, итагатьле, зыялы кеше иде, беркайчан да башкаларга каты сүз белән бәрелгәне булмады. Үзенең туган шәһәре Казанны, туган ягын бик нык яратты, аны чит илләргә чакыручылар да бар иде, әмма тормышын туган иленнән башка күз алдына китерә алмады. Аның кайсы гына әсәренә тукталма, бөтенесе бүген дә яратып кабул ителә. Һәр җырчының репертуарында Яхинның милли моңнар белән сугарылган әсәрләренә дә урын бирелгән. Бәйге-фестивальләргә әзерләнгәндә яки чит илләрдә татар сәнгатен тәкъдим итәргә кирәк булганда, безнең артистлар беренче чиратта Рөстәм Яхин романсларына мөрәҗәгать итә. Соңгы ун елда мин композиторның шәхси архивын рәткә салу белән шөгыльләндем. Эшнең зур өлеше тәмамланды инде, хәзер булган шушы бай материалларны туплап, бастырып чыгару мөһим. Быел үз көчем белән, кредитлар алып, Рөстәм Яхинның фортепиано өчен язылган әсәрләреннән торган ике җыентык нәшер итеп, музыка мәктәпләренә тараттым. Тиздән өченче китап табадан төшәчәк. Кызганычка, мин дә олыгаям инде, бөтен эшкә минем көч кенә дә җитеп бетми. Рөстәм Яхин исемен мәңгеләштерүгә, аны яшь буын арасында танытуга өлгерә алганча, өлеш кертеп калдырасы килә, - ди Светлана Харитонова.   Светлана ханым быел 70 яшен билгеләп үтә, аның мөгаллимлек стажы 50 елга тула. Заманында ул Казанның Мәскәү районындагы Балалар музыка мәктәбен җитәкләгән булса, әле дә шунда балаларны укыта.    - Композиторның архивын рәткә салуда кызым Наталья белән оныгым Диана ярдәм итте. Дианага быел 15 яшь тулды, ул Казан консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбендә 9 сыйныфта укый, фортепианода Рөстәм Яхин әсәрләрен дә яратып уйный. Мин башкарган бөтен эшләрдән ул хәбәрдар. Киләчәктә композиторның мирасын аның кулларына тапшырырга исәп, - ди Светлана ханым.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Рөстәм Яхинның туганнары композиторның җиргә сеңеп авышкан кабер ташын, Казанда Татарстан урамындагы композитор яшәгән 7нче йортта эленеп торучы мемориаль тактаны да күптән яңарту таләп ителүен әйтә. Шушы максаттан алар Рөстәм Яхин фондын оештырырга карар кылганнар. Татарстан урамында Рөстәм Яхин музеен ачу мөмкинлеге турында да уйланалар.    - Татарстанның гимны буларак башкарылган көйне Рөстәм Яхин үзенең Казансу елгасы буенда урнашкан бакчасында иҗат итә. Рамазан Байтимиров шигырен укып, тирә-яктагы гүзәллектән илһамланып, «Туган ягым» исемле романс яза. Күрсәгез,чыннан да ул бакчадан ачылган табигать күренеше таң калдырырлык. Композитор яшәгән ул бакча урынын төзекләндерергә дә җай табылса, бик яхшы булыр иде, - дип фикерләре белән уртаклаша Светлана ханымның кызы Наталья Харитонова.   Узган 90нчы еллар башында «Туган ягым» романсының көе Татарстан гимны итеп сайланганда Рөстәм Яхин исән иде әле. Светлана ханым, шул чакта композитор белән өйдә чәй өстәле артында сөйләшеп утырганнарын хәтерли. Рөстәм Яхин аның әсәрен дәүләт гимны итеп кабул итүләрен ишеткәч, бик уңайсызланган икән. «Гимн булачагын белсәм, бу көйне тагын да яхшырак язган булыр идем», - дигән ул.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Автор фотолары
Лилия ГАДЕЛШИНА

| 23.11.2014

Минем уенчыкларым

24.11.2014 ЯҢА КИТАПЛАР
«Мин өйрәнәм» сериясе. (Дидактик материаллар. Карточкалар)

 

 

 

 

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.


---

--- | 24.11.2014

«Мин өйрәнәм» сериясе. Эльмира Шәрифуллина

24.11.2014 ЯҢА КИТАПЛАР
Китапта авторның балалар өчен язылган шигырьләре, җырлары, сценарийлары, әкиятләре, хикәяләре, табышмаклары һ. б. әсәрләре тупланды. Балаларга аңлаешлы, җиңел тел белән язылган шигырьләр, хикәяләр аша укучы тирә-юньне танып белергә өйрәнә. Маҗаралы вакыйгаларга корылган әкиятләр үсемлекләр, хайваннар дөньясы белән таныштыра. Кызыклы табышмаклар балаларның уйлау, фикерләү сәләтен үстерә. Китапка кергән сценарийлар нәни укучыларга табигать, бәйрәмнәр, язучылар иҗаты, тарихи шәхесләр турында бай мәгьлүмат бирә. Аларны балалар бакчаларында, мәктәпләрдә бәйрәмнәр, кичәләр уздырганда файдаланырга мөмкин.
Китап мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга, ата-аналарга, укытучыларга, тәрбиячеләргә, татар балалар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.       Image may be NSFW.
Clik here to view.

---

--- | 24.11.2014

Фаниль Галеев. На пути к истине (избранные произведения)

24.11.2014 ЯҢА КИТАПЛАР
Книга Фаниля Галеева – своего рода итог многолетней творческой деятельности писателя. Остросюжетный детективный роман, трогательные, подчас откровенно жёсткие психологические рассказы, поэма и стихотворения из истории и жизни татарского народа, актуальные по содержанию памфлеты, очерки, зарисовки – всё это держит читателя в постоянном напряжении и раздумье, открывая ему пути к тайнам человеческого бытия, к истине.

 

        Image may be NSFW.
Clik here to view.

---

--- | 24.11.2014
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>