Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Казанда шартлаудан соң зыян күрүче балконда эленеп калган (ВИДЕО)

$
0
0
27.03.2019 Фаҗига
Казанның Җиңү Проспекты урамы 34нче йортның 8нче катында шартлау тавышы ишетелгән һәм көчле янгын башланган. Янгынны көнкүреш газы шартлаудан, дип фаразлыйлар.
Инстаграмда пәйда булган видеода янгын килеп чыккан фатирдагы кешенең балконда эленеп торганы күренә. Коткаручылар аны коткарган һәм ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар.   Хәзер әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.         Посмотреть эту публикацию в Instagram                  


Тинчуринлылар тамашачыларына бүләк ясады

$
0
0
27.03.2019 Мәдәният
Бүген, 27 март, Халыкара театр көнендә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең яраткан тамашачылары – Казан федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе мөгаллимнәре, ветеран укытучылары, студентлары өчен бәйрәм бүләге – “Син бит минем бергенәм” спектаклен тәкъдим итте.

Шулай ук 2 нче рәт 7 нче урында һәм 7 нче рәт 2 нче урында утыручы тамашачыларыбызга Тинчурин театрыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.


---

--- | 27.03.2019

«Тантана» премиясе жюрие «Ел вакыйгасы» номинациясендә бер спектакльне билгели алмаган

$
0
0
28.03.2019 Мәдәният
«Тантана» театр премиясе жюрие «Ел вакыйгасы»н билгели алмаган. Шунлыктан финалга чыккан дүрт спектакльнең дүртесе дә «Ел вакыйгасы» дип игълан ителде.
Кичә – Халыкара театр көнендә Камал театры сәхнәсеннән республика театрларына «Тантана» театр премиясе тапшырылды. Премия театр артистларына 11 номинация буенча тапшырылды. Шулай ук «Намус һәм тугрылык» номинациясе дә бирелде. Театр премиясенең соңгы номинациясен тапшырырга сәхнәгә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова чыкты. Ул театр әһелләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп: «Бу сәхнә сезнең эшегез генә түгел, ә тормышыгыз», диде.   «Сезнең кәефегезне кырырга мәҗбүрмен. Без фикер алышканда «иң-иң» булган бер генә спектакльне аерып ала алмадык. Бу очраклы түгелдер. Бу премияне башлап җибәргәндә безнең төп максатыбыз театр вакыйгаларын күбрәк итү иде. Безнең хәзер дәүләти булмаган театрлар да барлыкка килде. Театр тормышы күп төрлеләнде», - дип дәвам итте ул.   Ирада Әюпова киләсе елда «Тантана» театр премиясенә бәйле ике яңалыкны җиткерде, дип яза Татар-информ. Беренчедән, «Ел вакыйгасы» номинациясе булмаячак. Икенчедән, конкрет кеше хезмәте бәяләнәчәк – мәсәлән, сценографлар, гримерларны һәм театрның күп хезмәткәрләре билгеләп үтеләчәк.   «Ел вакыйгасы» дип Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының «Сөембикә» операсы, Казан дәүләт яшь тамашачылар театрының «Бал. Бесы» спектакле, Камал театрының «Тормышмы бу?» спектакле, “Живой город” заман сәнгатен үстерү фондының «Анна Каренина» иммерсив спектакле игълан ителде.  
---

--- | 28.03.2019

Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары

$
0
0
28.03.2019 Дин
Фән белән диннең ни уртаклыгы бар, диярсез инде. Әмма бүгенге дини вәзгыятьтә шундый хәл урнашты: интернет челтәре ислам үсеше өчен күп мөмкинлекләр бирү белән бергә, аның турында хаксыз мәгълүмат тарату өчен шартлар да тудырды. Аптыраш инде: бүген исламнан ерак булган кешеләр дә челтәрдә фәнни-илаһият мәсьәләләре буенча үз фикерен әйтергә, төрле бәхәсләрдә катнашып калырга ашыга.
Һәм ни гаҗәп, алар үз артыннан шактый гына укучыларны да ияртеп, надан язмалары да күп кенә лайклар җыеп, яшьләр арасында хуплау таба. Башкача әйткәндә, кешенең әйтер сүзе бар, әмма гыйлеме юк...    Мөселманча фәнни бәхәс нинди була?   Билгеле, һәркемнең теге яки бу күренешкә үз фикерен белдерергә хокукы бар. Әмма дини-илаһият мәсьәләләренә килгәндә, хакыйкатьне ачыклау максатында ислам дине мондый рөхсәтне бары гыйлемле затларга, голәмәләргә, ягъни галимнәргә генә бирә һәм гыйлемсезләргә иярүдән кисәтә. Кәлам Шәриф мөэминнәргә: «Әгәр дә сүзегез дөрес булса, дәлилегезне китерегез» («Нәмел» сүрәсе, 64 нче аять), – дип мөрәҗәгать итә. Тагын болай ди: «Иман китереп итагать иткән вә белем иясе булган мөэминнәрне Аллаһы дәрәҗәләргә‎ күтәрер» («Мүҗадилә» сүрәсе, 11 нче аять), «Хакны белүче белән хакны белмәүче бертигез булырмы?» («Зүмәра» сүрәсе, 9 нчы аять). Сахих хәдистә исә әйтелгән: «Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары». Кыскасы, нәтиҗә түбәндәге: фәнни бәхәсләр, дебатлар динебездә фәкать галим кешеләр арасында гына була ала. Моның өчен аларның, бердән, тиешле дәлилләр китерә алырлык белемнәргә ия булулары шарт һәм, икенчедән, алар өммәтне төрле фетнәләрдән, тарткалашулардан саклап калырлык дәрәҗәдә ихлас иманлы булырга тиеш. Имам әл-Газали (рәхмәтуллаһи галәйһи) бу җәһәттән болай дип белдергән: «Гади кешеләр Исламны кабул итәргә, иманга килергә, аның кануннарын үтәргә һәм дин кушканча гыйбадәт кылырга тиешләр, ә фәнне исә галимнәргә калдырырга кирәк». Мондый катгый караш, бәлки, кемнеңдер күңелендә каршылык тудыра торгандыр, әмма шул бәхәссез: табиб кеше укытучы белән педагогика темасына сүз көрәштерә алмый, ә укытучы кешегә табиб белән медицина буенча сүз куертуы бер дә килешми. Һәм шунысы мөһим: белемсез табиб кешенең физик сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин булса, диндә гыйлемсезлек кешене рухи саулыгын имгәтеп, аның ахирәттәге тормышына зарар китерергә мөмкин.   «Кыздырылган» темалар белән – дингә каршы   Шулай итеп, голәмәләр дигәндә – исламның фәнни һәм гамәли якларын яхшы белгән, танылган һәм абруйлы мөселман галимнәрен күздә тотарга кирәк. Алай гына да түгел: исламда иснад дигән төшенчә бар. Исламда галимнәр дип иснадка, ягъни белемнәр чылбырына ия булганнар санала. Ягъни белемнәрне укучы үз остазыннан ала, остаз исә – үзенең остазыннан: «остаз – остазның остазы – остазың остасызының остазы....» һәм шул рәвешле бу чылбыр иң борынгы галимнәргә барып тоташа. Мисал өчен, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәдкә (Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазәт – шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт ала. Аның һәрдаим әйтә торган сүзе бар: «Иснад – ул динебезнең тоткасы, аның аерылыгысыз өлеше». Имам Ибн әль-Мөбәрәк әйткән: «Иснад булмаса, һәркем теләгәнен әйтер иде».   Менә шуларны белә торып, соңгы вакытта мөселман хокукы буенча әзерлексез белгечләрнең дин турында бәхәсләр алып баруы бик тә гаҗәп тоела. Аларның кайберләре чит ил мәдрәсәләре тәмамларга мөмкин, кайсыдыр көнчыгышны өйрәнү факультетларында белем алган, әмма иснады юк, күбесе исә – ислам белеме алмаган интернетта утыручы гап-гади кешеләр. Ислам буенча башлангыч белемнәргә ия булучылар чып-чын фәнни фикер йөртүне батыйльдан аерып алырга сәләтле әле, ләкин безнең җәмгыятебездә, татарларда, динне аңлау дәрәҗәсе төрле, күңелләрендә иманны күз карасыдай сакласалар да, дини-илаһият мәсьәләләрдә, кызыганычка каршы, надан булып кала бирәләр. Нәкъ менә шушы категория дин кардәшләребез арасында абруй казанырга тырышучылар күп бүген. Алар үзләренең ялгыш фикерләре белән мөселманнарны хак юлдан читкә җибәрүләрен, исламга каршы көрәш алып барганын аңлыйдыр, дип уйлыйбыз. Моңа мисал итеп дини темаларга язучы, төгәлрәк итеп әйткәндә, «кыздырылган» темаларны файдаланып үзләренә исем эшләүче блогерларны әйтергә була.   Фәнни бәхәсләр, дебатлар динебездә фәкать галим кешеләр арасында гына була ала. Моның өчен аларның, бердән, тиешле дәлилләр китерә алырлык белемнәргә ия булулары шарт һәм, икенчедән, алар өммәтне төрле фетнәләрдән, тарткалашулардан саклап калырлык дәрәҗәдә ихлас иманлы булырга тиеш.
 Татарстанда Голәмәләр шурасы бар   Шөкер, Татарстанда Диния нәзарәте каршында Голәмәләр шурасы уңышлы эшләп килә. Бүгенге көндә ул мөстәкыйль берләшмә буларак, хәзерге мөселманнарны борчыган мәсьәләләрне – дини генә түгел, иҗтимагый-икътисади мәсьәләләрне дә өйрәнү һәм дини карарлар – фәтвалар кабул итү белән шөгыльләнә. Аларның дини карарлары Хәнәфи мәзһәбе кысаларында кабул ителә. Мисал өчен, Голәмәләр тарафыннан дини йолалар стандартлаштырылды, ислам күзлегеннән чыгып торак-төзелеш кооперативлары, иминиятләштерү компанияләре эшчәнлекләре анализланды, берничә финанс хезмәт һәм хәләл продукция җитештерү буенча технологияләре ислам кануннарына яраклаштырылды. Шунысы игътибарга лаек, Татарстан голәмәләре чит илдә дә югары бәяләнә: 2017 елда Шура әгъзасы Рөстәм хәзрәт Нургалиев фәтвалар буенча Ауразия ислам советының рәис урынбасары булып сайланды.   Голәмәләр шурасына Татарстанның унбиш билгеле дин эшлеклесе керә. Шураның рәисе булып республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тора.   Бары тик чын белгечләргә мөрәҗәгать иткәндә генә, мөселманнар арасында таркаулык, фикер каршылыкларына урын калмаячак, ислам дөньясы бербөтен булып сакланачак, өммәтебез дә үз көчен югалтмаячак.
---

--- | 28.03.2019

Данир Сабиров Илсур Метшинның 80 яшьлек әнисе белән дуэт җырлаган (ВИДЕО)

$
0
0
28.03.2019 Шоу-бизнес
Шушы көннәрдә Казан мэры Илсур Метшинның әнисенә 80 яшь тулган. Роза ханымның юбилеен алып барырга юмор остасы, җырчы һәм пародияче Данир Сабировны чакырганнар.

Данир Сабиров Илсур Метшинның әнисе белән бергә "Олы юлның тузаны" җырын башкарган һәм бу мизгелне видеога да төшергән.

"Роза апа җырлый башлагач, Флюра апа Сөләйманова дип торам. Аларның икесенә дә бу көннәрдә 80 яшь булды. Сәламәтлек телисе килә өлкән апаларыбызга", - ди Данир Сабиров.

          Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

Эмиль Талипов Рөстәм Миңнехановка ПАРОДИЯ ясаган

$
0
0
28.03.2019 Җәмгыять
Кичә Камал театрында 9нчы тапкыр «Тантана» премиясен тапшырдылар. Чара Татарстанның берьюлы биш мәдәният министры катнашуы, шулай ук актер Эмиль Талиповның кызыклы номеры белән үзенчәлекле булды.
Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ясаган чираттагы пародиясен күрсәтте.  

Видео: "Бизнес Online"
---

--- | 28.03.2019

Казанда газ шартлап зыян күргән ир-атны үлемнән алып кала алмаганнар

$
0
0
28.03.2019 Фаҗига
Казанда тугыз катлы йортта газ шартлау нәтиҗәсендә һәм янгында зыян күргән ир-ат бүген Республика клиник хастаханәсендә үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Янгында зыян күргән фатир хуҗасының 2-3 дәрәҗә тәне пешүе дә билгеле.   «Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр Җиңү проспектындагы 34нче йортта көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде.  
---

--- | 28.03.2019

Операция кичергән Айгөл Фазыйлованың улын Якутия һәм Израильдәге гаиләләр тәрбиягә алырга әзер

$
0
0
28.03.2019 Хәйрия
Яман шеш белән авыручы Айгөл Фазыйловага операция ясаганнар. Бу хакта ул «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә хәбәр итә.
«Дуслар, операция уңышлы узды! Ярдәм кулы сузган һәркемгә зур рәхмәт!» - дип язган Фазыйлова.   31 яшьлек ханым дүртенче стадия рак белән авырый һәм яшәү өчен көрәшүен дәвам итә. Ул гыйнвар аенда үзенең алты яшьлек улын тәрбиягә алырга риза булган гаилә эзләгән иде.   Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Фазыйлованың улын Якутия һәм Израильдәге гаиләләр тәрбиягә алырга әзер.    
---

--- | 28.03.2019

Ана теле: Сингармония кануны нигә бозыла? (ДӘВАМЫ)

$
0
0
28.03.2019 Ана теле
Сингармония канунын фәнни нигездә куллану өчен мөмкинлекләребез җитәрлек булса да бозу очраклары да аз түгел, дидек. Мисалларны дәвам иттерик.
Үзен халык алдында сөйләргә хокуклы дип санаган матбугат, радио, телевидение хезмәткәрләре, артистлар,  җитәкче, укытучы, сәясәтчеләр, зыялылар татарга гайре табигый әйтелешле сәлам, дәгъва, әгъза, канәгат дип сөйләүне бернинди гаепкә санамый, киресенчә, “әдәбилек”, “культуралылык” дип исәпли.   Бездә-кый, -хый, -дый дип калын әйтелешле кушымчалар, гарәп әлифбасына буйсынып, традицион рәвештә -ки, -хи, -ди дип тамгалана (тарихи, икътисади, Исхаки һ.б.). Андыйларны әйткәндә “колак торырга”, язылганча түгел, ә законга буйсындырып, калын әйтелергә тиеш – татарның әйтү әгъзәләре шуңа көйләнгән. Юк шул! Әнә Яуширмә (дөресе: Йәүширмә) мәктәбенең татар теле укытучысы, үзе үк Гаяз Исхакый музее директоры язылганча Исхаки дип азапланды. “Иҗтимагый (дөресе: иҗтыймагый) дип күнегә алганбыз ич, ә нигә“икътыйсадый”га күнегә алмыйбыз?! “Ватаным Татарстан” “вазифа”дан ”вазыйфа”га күчте бит. Рәхмәт!     Аралашуда мондый аңлашылмаучылык, каршылык булмасын өчен бер генә шартны үтәү зарур:   ничек әйтелә шулай язарга! Бу хакыйкатьне ата-баба бик яхшы белгән, аны сакларга, үтәргә тырышкан. Борынгы телебездә төп канун язуда да үтәлгән булган– рун язуы аны саклаган. Мең ел буе кулланган гарәп язуында да, берникадәр сынау үткән латин язуында да телнең ул сыйфаты шактый тулы сакланган. Бүген исә без телебезнең канун сыйфатында беркетелгән хәсиятен өлешчә генә  саклый алабыз – шөкер,  табигать биргән тел тоемлау сәләтебез бар. Акрын – әкрен; әтнә – атна; бармак – бәрмәк; бормак – бөрмәк – бирмәк; борча – бөрчә... мәгънә төсмерләрен аерабыз бит.   Тумыштан бирелгән тел тоемлау сәләтең сөйләмеңне  аһәңле итә:  Зөһрә Сәхәбиева җырлый: Әкрен искән җәйге җилләрдә; Әче җилләр, давылларга ничек шулай бирешмәгән; Рафаэл Ильясов җырлый: Син генә миңәерак; Төркия җырчысы сабыйны сәби дип җырлады; Бу мисалларның калын башкарылуын да ишеткәлибез. Чит телдә җырлыйлар диярсең.  Чишмә чылтыравы дип калын әйтелгәндә  чишмә сүзенең аһәңле, көйле, моңлы әйтелеше бозыла.Бу очракта челтерәүгә ни җитә!      Аваз ярашуы  иҗектән үк тоемлана: Васыйл – Вәсилә; Вахыйт – Вәхит;  Татарның үз сүзләрен әйтүдә төртелү-кыенлык юк диярлек (әни, бәбәй, тәбәнәк, түбәнчелек: бабай, зарар,  каршылык), “төер” – алынма берәмлекләрдә. Шагыйрь тәбиѓәт, диде. Айрат Арслан аның шигырьләрен укыганда табигать диде. Радио дикторы, әнә, мәдәниятне дигәннән соң ук әдәбиятатныдиде.     Дәүләттә закон үтәлмәсә, ул җинаять дип атала, аның өчен җәза бирелә. Ә тел законына бу нигә кагылмый? Дәүләткә, җәмгыятькә матди зыяны булмагангамы? Ә әхлакый зарары күпме! Уйлый калсаң, матди зыяны да аз түгел. Кириллица белән яза башлагач (1939 ел) татар матбугаты, нәшриятләре, идарә аппараты, алфавитта і, ѓ (къ, гъ) хәрефләре булмау сәбәпле,  барлык төр язуда    к, г хәрефләренә  калын сузыклар яисә калынлык билгесе (ъ) өстәп, шуннан соң алар калын әйтелмәсен дип шунда ук нечкәлек билгесе (ь) өстәп (әгъза, тәгълимәт, мәгълүмат, Әкълимә, Тәгъзимә,  тәкъдим; табигать, җәмәгать, сәгать, канәгать, Тәлгать, фәкать һ.б.) күпме өстәмә чыгымга дучар ителде. Бер газетны яисә бер китапны алып, артык хәрефләргә күпме  чыгым китүен санап чыгару кыен түгел. Миллиардлар җыелыр.  Моңа юл куймаска тырышып караулар да булмады түгел. Латыйн язуын кайтару, кириллицаны үзгәртү омтылышлары булды. Соңгы чиктә “Сибгат” дип язуга күчелде. Урынсыз нечкәлек билгесеннән “котылдык” та ди. Тик бала бит аны барыбер гат дип укый. Гатада шулай языла бит, аны ничек укырга?     Шулай язарга-укырга дигән кагыйдә генә кирәк югыйсә! Менә-менә...  бөтен бәлә дә шунда инде: юк әлегә бездә андый ышанычлы, іәмил іәѓидә!      Сизәмсез: бу үзенә аерым  җитди сөйләшү темасы. Дөресен әйткәндә, без сингармонизм кануны, аны сөйләмдә үтәү мәсьәләсен кузгатканнан бирле аның сәбәпләрен ачыклаганда әйтү белән язу аермасына төртелә килдек. Моны махсус ачыклау ихтыяҗы төенләнеп җитте шикелле. Сүз татар әйтүен шул мәгънәсендә, аһәңендә бирә ала торган, татарча кабул ителә торган язу (алфавит, орфография, орфоэпия кагыйдәләре) турында бара. Сингармонизм канунын үтәү тулысы белән шушы тезиска бәйле. Безгә әйтелгәнчә укыла торган язу кирәк.     Әйткәнебезчә, борынгы телебездә төп канун  язуда да үтәлгән булган.  Рун язуы аны саклаган. Әйтик, бүгенге язмабызда “ы”, “ый”, “и” рәвешендә белдерелә торган авазларның үз хәрефләре булган, чөнки алар үзләренә хас мәгънә төсмерләренә ия. Бүген дә булсын иде  шундый тамгалар. Мондый әлифбага омтылыш ясалмаган түгел – милләтебез тел кануннарына ярашлы булсын өчен гасырлар буена хезмәт иткән гарәп графикасын үзенә яраклаштырган, берникадәр гамәлдә булып алган латин язуын  да хезмәт иттергән, кириллица шрифтында дателебезнең асыл сыйфатларын саклау кыйбласында кайбер гамәлләр үтәлгән. Омтылышны дәвам иттерергә генә кирәк.     Монда бер нинди хәлитәлмәслек мәсьәлә юк.   Шәхсән үземә килгәндә, уйлау хәләтендә мин телгә караган  бернинди каршылык, кыенлык тоймыйм –  ничек уйласам шулай сөйлим, үз дәфтәремә, компьютерыма шулай яза алам. Чынлап торып иҗатка керешкәндә Башкортстанда татарча “Кызыл таң” газетында эшли  идем, үтемле, халыкчан итеп язар  өчен  тел законнарын бозмаска, әйтелгәнчә язарга! дигән кагыйдә-максат куеп, моның чараларын күрергә тырыштым:  татар җурналистлары арасында беренче булып язу машинкамны, Башкортстанда кулланыла торган шрифтка көйләттем, Татарстанга кайткач та ярап куйды (машинкам исән-сау, музейга тапшыра алам), хәзер инде менә егерме еллап шул системага көйләнгән ноутбукта эшлим – ничек әйтәм шулай язам. Рәхмәт милләтпәрвәр программистыбыз, компьютер белгече, тарихчы галим Раил Имамовка. Күпләр аның булышлыгында саф татарча алфавит белән эш итә. Шундый мөмкинлек була торып та күпме интернетчыбыз бозык “телдә” азаплана, күпме телеканалларыбыз, рекламнарын тәүлек буе хата белән әйләндереп (Сәлим урынына  – Салыйм, бүген урынына – бугын, Мөхәммәт урнына – Мухамат һ.б. ), балаларның башын катыра... Миннән андый “бозык” язулы текст китми бит... нигә башкалар юл куя?        Чү, кызма! Кайбер китапларым,– акыллы мөхәррирләр кулыннан үткәннәре,– бу кәсәфәттән өлешчә генә булса да котылгалый бит. Мәсәлән, “Ярдәмең берлән синең...” китабымда (Казан: Мәгариф, 2008) нәшрият редакторының  “вазыйфа” дигән сүзгә бирелгән  искәрмәсенә укучым игътибар итми калмагандыр (“Хезмәтнең үзенчәлеген истә тотып, китаптагы күп сүзләрне авторның үз язылышында калдырдык”). Хөрмәтле мөхәрриребез Ләйсән Хафизовага тагын бер тапкыр мең рәхмәт! Барыбыз да шулай тырышса иде...     Мәгълүм ки,  кайбер канунның үтәлү-үтәлмәве аерым шәхесләргә генә кагылмыйча, бөтен җәмгыять “мәсьәләсе” булып кала.  Сингармонизм законын тиешенчә үзләштермәү, аны кулланудагы кыенлыкларны мәктәптә дә, мәгариф, матбугат җитәкчелегендә, хәтта фәндә дә, гадәттә, ике төп сәбәп белән аңлаталар. Беренчесе: татар телендә гарәптән, фарсыдан, урыстан, Аурупа телләреннән  кергән алынмаларның күплеге; Бу телләрдә сингармонизм законының булмавы, шуңа күрә татар телендә аларны әлеге  канунга буйсындыру шактый кыен булуы. Мәсьәләнең куелышы, әлбәттә, урынлы. Инде китерелгән мисаллар ук алынмаларны законга яраклаштыруның гадый гына хәл ителмәвен күрсәтә. Тик бу фактор бернинди чигенүгә, искәрмә, чыгармаларга нигез була алмый – канун үтәлешенә бернинди  киртә булмаска тиеш! Бүген безнең аңыбызда, зиһенебездә, гамәлебездә  бер генә фикер-хакыйкать береккән булырга тиеш: һәр алынма, – бернинди искәрмә, ташламасыз,– татарның сингармонизм законына буйсындырыла!  Моның үтәлерлек, реаль таләп икәнлеге фәндә җитәрлек исбатланган. “...Бездә рус телендәге кебек ике уртада әйтелгән І, Ѓ авазлары юк. Руслардан кергән сүзләрдә без бу авазларны калын иҗектә і, ѓ белән, нечкә иҗектәгеләрен к, г авазы белән әйтәбез. Әлифбабызда І, ѓ хәрефләре ташланмаса, әлбәттә, чит сүзләрдә дә аларны йөртү тиешле (Г.Алпаров. Күрсәтелгән хезмәт, 87 б.);     Тик галимнең чын мәгънәсендә фәнни нигезле  нәтиҗәсенә бу җыентыкның редколлегиясе битасты искәрмәсе бирә: “Хәзерге әдәби сөйләшебез Алпаров өйрәткән юл белән бармый. Колхоз, доктор, банк, газ, агроном, лозунг кебек сүзләрдәге к, г авазларын хәзерге әдәби сөйләшебездә татарча карга, козгын сүзләрендәгечә артык калын итеп, тел артыннан түгел, бәлки рус әдәби әйтелешендәгечә, йомшаграк итеп, чыгарырга тырышабыз, һәм мәктәп тә шулай өйрәтергә тиеш...” Бернинди фәнни анализсыз, төпле дәлилсез, чеп-чи  субъектив фикергә генә таянылган искәрмә. Хәзерге әдәби сөйләшебез Г.Алпаров өйрәткән, фәнни нигезле юл белән генә бара ала.     Сиземлисездер, әйтү белән язу аермасының  сөйләмебезгә тискәре тәэсир итүенә борчылу язмаларыбызда даими искә алына.  Интернетчыларыбызның да борчулы фикерләре бер генә әйтелмәде инде.  Күрдек ки: телебезнең күпчелек кануннарының, беренче нәүбәттә сингармонизм канунының үтәлү-үтәлмәве турыдан-туры әлифбабызга,  орфография һәм орфоэпия кагыйдәләренә кайтып кала. Мәгълүм ки, гомумән дә алфавиттан, орфография кагыйдәләреннән канәгатьсезлек халкыбызның гасырларга сузылган сызлавыгына әверелде инде. Бу хакта хәтта томнар хасыйл иткән фәнни хезмәтләр бар (Г.Алпаров, Х.Курбатов, Ф.Хатипов, В.Хаков, Х.Сәлимов, Р.Абдуллина, И.Низамов һ.б.). Соңгы йөз елда мәсьәлә кискенләнә генә барды, үзгәреш дәверенә кергәч тә аның хәл ителгәне юк. Безнең генә дә бу хакта вакытлы матбугатта, фәнни хезмәтләрдә дистәләп язма дөньяга мәгълүм ителде. Татарстан мәгариф һәм фән министрына язган ачык хатыбыз гына да “Ватаным Татарстан” кебек җитди басмаларда берничә тапкыр басылды. Аннан башка да җитди фәнни басмаларда, күренекле фән әһелләребезнең дәлилле фикерләре аз бәян ителмәде. Архивымда сакланган  берничә дәлилне генә хәтердә яңартам. “Сер түгел, үз телебездә әле дә күп сүзләрне дөрес яза белмибез. Шушы халәттә телне ничек итеп, нинди рәвештә фәнни нигезләү, югары уку йортларында да телне куллануның дәрәҗәсен күтәреп була икән? Иң әүвәл галимнәр язма телебезне, орфографияне дөресләсеннәр иде. Без кайчан сүзләрне дөрес яза башларбыз. Бу җәһәттән берничә мисал китерәм. Диккать, мәгълүмат, гадәт, сәнгать, игътибар, мөстәкыйль, мөрәҗәгать, канәгать, икътисад, фәкать, фәкыйрь, хакыйкать, вазифа, кагыйдә, Нәфыйк, югыйсә, тәкъдим һәм башка бик күп сүзләр... Галимнәребез бүгенге татар телебездә язуны дөресләү, төзәтү өстендә эшләсеннәр иде. Зыятдин Вәлиәхмәтов. (В.Т., 2010, 28 апр.). Уйланыр өчен газетның үтенече буенча Татарстан Фәннәр академиясенең Баш гыйльми сәркатибе филология фәннәре докторы Д.Заһидуллинаның җавабының азагын китерәбез: “Сезнең бу мәсьәләне күтәрүегез урынлы. Без моңа мисалларны башка милләтләр мәдәниятендә дә күрәбез. Ләкин үзгәртү-төзәтүләр телне бозу хисабына булырга тиеш түгел”.     Бүген дә бу кискен пробламаның чишелеш юлы менә шушы җавап кебек томанлы, буталчык, аңлашылмаган килеш кала бирә. Менә тагын бер “чаң”: А.Шәймәрданов. Тагын орфографиябез турында. (В.Хаков укулары – 2010. Казан: Ихлас, 2010. 89–92 б.). Бу язмада татар әйтелеше таләп итеп тә бүгенге орфография кагыйдәләре хәл иттермәгән мисаллар: Әпсәләмев, әдәбияте (-нең, -нә,  -нән, -не, -тә); тәүрәт, Илидә, Бакый, Бәкер (Бакир), Бәкерев (Бакиров), Бәширев (үә), сәләм, сәләмәт, сәләмәтлек, Илсүрә, латыйн, сүрәт, мәдәнияте (-нең, -нә,-нән, -не, -тә); мөхит, мөхтәрият, Рәмил, Рәмилә, рухый, повесте (-нең, -нә, -нән,  -не, -тә); хәләт, хәлбүки, Урманчы, шәрек (ъ); шәрәб (п); ишәрә, вәзгыят, Тәлгат, Сәфәрев, хәтирә (92 б.);       Интернетта бу язмаларыбыз бәян ителгән чорда гына да укучыларыбыздан килгән кайбер фикерләр: Полевая дигән интернетчыбыз: “кайчан тел галимнәре татар орфографиясе кагыйдәләрен бердәм булып утырып эшләрләр икән?  ”Яшь язучы Алмаз Мансуров: “Дөрес язам мин аларны, тик язганны хаталы укыйлар”.       Орфоэпия нормасы бозылган дигәндә, ић башта, аерым торган яисә сњз эчендәге авазларны әйткәндә тынныћ яки басымныћ табигый булмавын, сингармонизм законыныћ сакланмавын књздә тоталар. Шулар аркасында берәмлекнећ әйтелеше гомум кулланылышындагыдан аерылып, аның мәгънә күләме үзгәрә, йә аңа ниндидер бүтән ят үзгәрешләр керә. Орфография һәм орфоэпия кагыйдәләрен камилләү гамәле нидән гыйбарәт булырга тиеш? Нәрсәне үзгәртергә кирәк? 1) Язу белән әйтү арасындагы аерманы тоемларга өйрәтү, хатага тискәре караш тәрбияләү.  Бу  эш   мәктәптә максатчан, методик тәртиптә  башкарылырга тиеш. Татар мәктәбендә үзгә програм белән. Чөнки  бер тљрле язылып та, әйтелүе бүтәнчә булган инглиз, урыс телләрендә мондый  чаралар каралмаган; вода дип языла, вада дип әйтелә, язуда праздник, әйтүдә празник. Ә без бидон дип язабыз да, телне сындыра-бљгә шулай ук дип әйтергә дә азапланабыз. Мондый хәл гадәттә алынмаларда очрый. Омск (Омский урынына), аршин (аршын), мәсәлә(мәсьәлә), тәминат (тәьминәт), низаг (ныйзак), җөрәтяисә җөреәт (җөрьәт). Алынмаларның сингармонизм законына буйсынуын әйтүдә генә түгел, язуда да законлаштыру зарурлыгы. а) Гарәп-фарсы алынмалары мәсьәләсе: Сәлам – сәләм, әгъза – әгъза, хәтта – хәттә, хәбәрдар – хәбәрдәр џ.б.; ә) Бүтән телләрдән кергән берәмлекләрнең әйтелеше дә, язылышы да туган тел законнарына көйләнергә тиеш. (коттедж (каттеж),Вашингтон (Вашинектон); б) І, Fга ияреп килгән сузыкларның дөрес әйтелүен һәм язылуын тәэмин итәргә:сәнгать (сәнѓәт урынына), катгый (кәтѓи) һ.б. Fәт иҗеген урыска тартым итеп гать дип әйтү очрый (мәнфәгать).   Шулай да, әйтү барышында очрый торган үзгәрешләрне норма бозу дип кенә бәяләү һәр урында дөрес тә түгелдер. Аваз үзгәртү белән сүз ясау да элек-электән килгән процесс. “Икенче телләрдән алынган сүзләр алучы телнең сүзлек составында үзләренең элгәреге күренешләрен еш кына төгәленчә саклап тора алмыйлар. Алучы тел, гадәттә аларны үз законнарына җайлап үзләштерә: алынмалар күбесенчә фонетик һәм морфологик үзгәрешләргә дучар булалар. Ишетү юлы белән генә кереп үзләшкән сүзләр аеруча зур үзгәрешләргә очраучан булалар. Гарәп телендәге шәмгъсүзе татар телендә шәм булып, тагам сүзе тәм булып,мәзах сүзе мәзәк булып, салахият сүзе сәләт булып үзләшкән”, ди Ш.Рамазанов (Татар теле буенча очерклар. Казан, 1954, 107 бит). Алынма берәмлекләрдә а авазының төшеп калуын да уңай күренеш дип санарга кирәк. Рам, кукуруз, фанер рәвешендә гарнитур, арматур, газет, реклам, фабрик, програм, телеграм дип дәвам иттерергә кирәк; Алынмаларның икеле-микеле йөрүен дә туктатырга кирәк. Татар теленең соңгы орфография сүзлегендә (Татарстан китап нәшрияты, 1983, 221 бит), мәсәлән, фидәкарь дип тә, фидәкярь дип тә бирелгән.Инкарь, сәнгатькарь сүзләрендә дә төрлелек.     Төрлечә әйтелү алынма берәмлекләр кушымчаларында гадәттәгедән ешрак күренә: частьлар – частьләр, пристаньнар – пристаньнәр, комиссиягә – комиссияга, специальләшү – специальлашу һ.б. Районда җирләрнең 69 проценты яки 66373 гектары югары әчелектә, аларизвестьлауны таләп итәләр. (Тагын берничә юлдан соң). Биш еллык циклга күчү өчен безгә ел саен 13500 гектар җирне известьләргә кирәк. Ә ул бездә әле елга уртача 10000 гектар тирәсендә генә известьләнә (Октябрь юлы, 1988, 19 апр.).   Язу кагыйдәсен тәгаенләгәндә һәр авазның әйтелешен фәнни нигездә ачыклап бетерергә кирәк. Мондый анализны Г.Алпаров башлап җибәргән, утызынчы елларда махсус оештырылган лаборатория шактый тәҗрибә туплаган. “Сүз башындагы й авазы җ һәм й авазларының уртасындарак әйтелгән бер аваз булып чыга. Юк сүзе җук, юк булып ишетелергә мөмкин. Җөмлә эчендә й белән башланган  сүзләр янәшә килгәндә, без аларның берсен җ, берсен й  авазына алмаштырыбрак әйтәбез: җир йиләге, йир җиләге; җакын йиргә, якын җиргә, җангыр ява, яңгыр җава ... кебек”. (Г.Алпаров. Күрс.хезмәт. 81 б.);  Бу тезиска да җыентыкның редколлегиясе бернинди фәнни дәлилсез  искәрмәсен бирә: “Хәзерге орфографиядә болар җир җиләге, якын җиргә, яңгыр ява рәвешендә биреләләр һәм язылганча ук әйтелүләре дә орфоэпик норма итеп санала”.    Бернинди фәнни дәлилсез, сыналмаган, вульгар күрсәтмә генә бит! Орфография кагыйдәләрен камилләү барышында мондый субьектив “фикерләрне” якын да җибәрмәскә! “1929–1932 елларда татар әдәби теле орфографиясендә ындыр, энҗе... кебек сүзләрнең ндыр, нҗе... булып язылып йөрүләре...күпме зыян китерде.  Нәкъ шул ук законсызлыкны татар әдәби теле орфографиясе “і”, “ѓ” хәрефләрен төшереп калдыру аркасында хәзер дә кичерә әле (Лотфи Яфаров. КДУның өлкән укытучысы. “Татар теленең эчке үсеш законнарына карата”. “Совет әдәбияты”, 1954, №4, 88–94 бит).      Мәсьәлә, инде әйткәнебезчә, ике йөз ел буена , язмыш кушуы буенча шулкадәр тәфсилле, колачлы һәм тирәнтен өйрәнелгән ки, монда бүген бернинди аңлашылмаган “төер” калмаган дияргә була, һич бәхәсләшеп, экспериментлар үткәреп торасы юк, тот та фәрман гына чыгар. Ул фәрманнарның берничә  проектлары хөкүмәтнең өстәл тартмаларында әлләкайчаннан ята. 1940, 1958 елгылары. Латин графикасына кайтырга  дип әзерләнгән (2000 ел) проект, ул гамәлгә ашмагач, хәрәкәттәге кирил алфавитына тәкъдим ителгән үзгәреш проекты. Барысы да кәгазьдә килеш тузан җыеп ята бирә.     Филология фәннәре докторы, орфоэпия белгече, татар алфавитының латинга күчү проектын әзерләүдә катнашкан олуг галимебез Х.Х.Сәлимевнең менә бу гыйбарә-тезисын тайпылышсыз әсәси нигез итеп таянырга ярый дип саныйм:  “Орфография фонетик (әйтелгәнчә язу)  принципка никадәр күбрәк нигезләнсә, ул шулкадәр әйбәтрәк, ягъни уңайлырак була... яңа язуыбызның халыкка уку-язу өчен уңайлырак, җайлырак булуын телибез икән; укучы балаларыбызның язма эшләрендә бер сүздә өчәр хата җибәрүләреннән котылырга, хәтта радио-телевидение дикторларыбызның да , сүзләрне язылганча укып, җөмлә саен орфоэпик хата ясауларын ишетмәскә телибез икән; һәм, ниһаять, татар телен өйрәнеп йөрүче башка милләт кешеләреннән “Что за письмо у вас, пишется одна буква, произносится совсем другой звук” дигән канәгатьсез репликалар ишетергә теләмибез икән, яңа орфографиябезне мөмкин кадәр фонетик принципка нигезләргә, ягъни ишетелгәнчә язарга тырышырга кирәк”. (“Татар әдәби теленең орфография кагыйдәләре (проект). Казан, Татарстан Фәннәр академиясе, 2000).       Түгәрәкләп әйткәндә,  биредә бәян ителгәннәр бүгенге орфография һәм орфоэпия кагыйдәләрен яңарту ихтыяҗы өлгергән дигән нәтиҗә ясарга җитәрлек дип саныйбыз. Бу мәсьәлә белән элек-электән республика хөкүмәтенең Мәгариф министрлыгы шөгыльләнгәнгә, бу юлы да шуңарга мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән фикергә килеп, ачык хат әзерләргә карар иттек. Ниятебезне интернетчыларыбыз да хуплар, хатка өстәр өчен фикер, теләк, тәкъдимнәрен безгә җиткерә торырлар дип өметләнәбез.                                                       Илдар Низамов,                                   филология фәннәре докторы.  
Илдар НИЗАМОВ

--- | 28.03.2019

Фоат Галимуллин Раяз Фасыйхов турында: "Чын сәнгать кешесе!"

$
0
0
28.03.2019 Мәдәният
Егерме беренче гасыр башында татар җыр сәнгатендә бик күп җырчылар барлыкка килде. Күбесенең исемен дә отып калып булмый, җырлаулары да бер-береннән әллә ни аерылып тормый. Сине радиодан, телевидениедән, концерт залларыннан туктаусыз яңгыраучы төссез, моңсыз, ниндидер тоташ массаны хәтерләткән җырлар урап ала.

Тыңлаучылар тора-бара моңа күнегәләр, җыр сәнгате шундый булырга тиештер дип уйлый башлыйлар, аларның бу мәсьәләдәге ихтыяҗлары да табигый хәлдән тайпыла. Әмма шул зәвыксыз, бертөсле башкаручылар арасында, ком эчендә сирәк-мирәк алтын бөртекләренә дә тап булынган кебек, чын җырчыларны да очратырга мөмкин. Алар җырны сайлап алуда ук үзләренең сәхнәдәге вазыйфаларына үтә җаваплы карауларын сиздерәләр. Иркен, саф, иң мөһиме – халыкчан тавышлары, башкару осталыклары белән игътибарны җәлеп итәләр. Халкыбызның моң хәзинәсендәге асыл үзенчәлекләрне уңышлы тотып алып, тыңлаучылар күңеленә юл салалар. Сәхнәдәге җырчы белән залдагы тыңлаучы, шул рәвешле, җыр яңгыраган мизгелләрдә фикердәш кенә түгел, моңдаш булып та әверелә. Җыр тәмамлангач, тамашачы тынлык саклауны дәвам итә, чөнки ул әле җыр тәэсирендә кала. Бераздан соң гына, исенә килеп, инде шушы ләззәтне биргән җырчыга рәхмәт әйтергә кирәклекне исенә төшерә, һәм, үз-үзен онытып, кул чабарга керешә.

  Әнә шундый җырчыларның берсе – Раяз Фасыйхов. Мөлаем, ягымлы тавышка ия бу егетнең тагын бер өстенлеге бар, ул шул сыйфатлары өстенә җырлау һәм аралашу культурасы белән дә аерылып тора.   Белүемчә, ул иҗат юлын Татар дәүләт фольклор ансамблендә эшләүдән башлады. Авыл егетләречә шаян-шук итеп гармунда уйнавы, шул ук вакытта оста җырлавы ансамбль чыгышлары вакытында да күзгә ташланмый калмады. Ул әлеге иҗат коллективының аерылмас бөтен бер мохитендә, әнә шулай, матур бизәк кебек, балкып-балкып ала белде. Бигрәк тә теге яки бу номерның иң хәрәкәтчән өлешләрендә гармунны киң итеп тартып, төрле урынлы хәрәкәтләр ясап, гомуми башкарылышка егәрлек өстәп җибәргәләве әле дә күз алдында тора. Ягъни ул фольклор ансамбленең үзәген тәшкил итүче, бөтен моңлы-биюле мохитне оештыручы булып кабул ителә башлады.   Инде эстрадага күчкәч, бәлки аннан да элегрәк, ул үз алдында тагын да зуррак бурычлар торганлыгын аңлагандыр дип уйларга кирәк. Аны шушы иҗат төркемендә күрүне табигый хәл дип санап, яратып өлгергән тамашачылар да борчылып калдылар кебек. Ник дигәндә, аңа хәзер эстрада мәйданындагы йөзләрчә башкаручылар арасыннан үзенә хас сыйфатларны тагын да ачыграк итеп күрсәтергә, тамашачылар тарафыннан үзен яраттырырга кирәк иде. Монысы да аның өчен үтәлмәстәй бурыч булып чыкмады. Ихласлылыгы, тамашачысын яратуы, хөрмәт итүе, халкыбыз моңнарына тугрылыклыгы аны бу юлы да адаштырмады. Репертуар сайлаудагы талымлылыгы, җырлау алымнарындагы профессиональлекнең халыкчанлык белән табигый гармониясе аңа уңыш китерде. Шул ук вакытта сәхнәдә үз-үзен тотышындагы табигыйлек, зәвыклы киеме, хәрәкәтләренең акланганлыгы да уңышның саллы өлешен тәшкил итте. Хәзерге вакытта Раяз Фасыйхов һәркайда көтелгән кунак, яраткан җырчы. Аны Казаныбызның иң затлы залларында, зур илебезнең күп кенә шәһәрләрендә, татар халкы яшәүче авыл җирләрендә дә күрәбез. Әләзәнме, Шәлеме, әллә бер кечкенә генә Чәбия Чүрчи авылымы – ул, башкала тамашачысы алдында чыгыш ясаган кебек, үзен җаваплы тоеп җырлый, бердәй мөнәсәбәт күрсәтә.   Дөнья булгач, без дә йөрибез, күрәбез, ишетәбез бит инде. Авылга ярар дип, хәзерге көннең иң зур афәте “плюсовка” белән авыз ачып кына торган “җырчылар” да бар. Раяз ләззәтләнеп, рәхәтләнеп үзе җырлый, шуннан тәм таба. Шуңа күрә тавышы да торган саен камилләшә, зуррак мөмкинлекләргә ия була бара – соңгы еллар концерт сезоннарындагы чыгышлары шуны күрсәтте. Шул ук вакытта ул һаман кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә гадилеген, садәлеген саклап кала. Бу аның нәсел-нәсәбеннән, гаиләдәге тәрбиясеннән дә килә дип беләм. Дөрес, минем бу яктан әллә нинди мәгълүматым юк, аның каравы әнисе ягыннан бабасы Нәфыйк абыйны яхшы ук беләм.   Эш шунда, илленче еллар урталарында ул безнең Кукмара районындагы “Әсәнбаш” колхозында рәис булып эшли башлады. Ул вакытта “рәис” сүзе оныттырылган, аның урынына авыл халкы председатель сүзен кыска гына итеп “пред” дип йөртә иде. Нәфыйк абый Нәҗипов бездәге менә шундый “пред”ларның берсе булды. Гаиләсе Кукмараның үзендә яши, шуңа күрә аңа еш кына ун чакрым араны кайтып-килеп йөрергә туры килә иде. Моңа кадәр “пред” булып үзебезнең хуҗалык кешеләре эшләде. Нәфыйк абый читтән китереп куелган беренче җитәкче булды кебек. Шуңа башта аңа сагаебрак та карадылар. Ниндирәк кеше булуы маңгаена язылмаган. Шулай да сугышта катнашканлыгы, күкрәгенә тагылган орден планкаларыннан аның фронттагы егетлегенең шактый югары бәяләнгәнлеге күренеп тора.   Моңа кадәрге рәисләр авыл, басу арасында ат җигеп йөриләр иде. Яңа рәис исә өсте брезент белән капланган машина белән чаба башлады. Ул вакытта колхозында полуторка дип йөртелгән бер машина бар иде. Икенчесе – хуҗа йөри торганы. Дөрес булгандырмы-юкмы, анысын да шул фронттагы казанышлары өчен биргәннәр дип сөйләделәр. Менә шушы беренче карашка шактый кырыс, кешеләр белән таләпчән сөйләшә торган абыйны тора-бара авылыбызда үз кеше итеп таныдылар. Ул үзе дә тиз арада кешеләрне белеп, исемнәре белән эндәшә-аралаша башлады. Эшләр әкренләп алга китте, элеккеге “Нати” урынына бер-ике яңа “ДТ-54” тракторы, чәчкечләр, комбайн кайтара алды. Дөрес, олылар сөйләвеннән, без малай-шалайлар боларның әҗәткә алынган акчага кайтарылганын ишеттек. Әмма, Ягъфәр абый әйтмешли, хөкүмәт бурычка акчаны шулай ук теләсә-кемгә тоттырмый икән. Димәк, Нәфыйк абыйны беләләр, кире кайтара аласына ышаналар. Фермалар, ат абзарлары, амбар тирәләре төзекләндерелде, яңалары салынды. Арпаяздагы башлангыч мәктәпкә ремонт ясатулары, түбәсен ябулары хәтердә калган. Шушында эшләүче Гыйният, Гали Нәҗибе кебек абыйларга ул: “Монда безнең балалар укый бит, әйбәтләп ясарга тырышыгыз, малайлар-кызларның күңелләре булсын!” – дип әйткән.   Менә шулай колхозны күтәреп килгәндә, Нәфыйк абыйны эшкә Кукмарага күчерделәр, поселок советы рәисе итеп сайладылар. Ул Кукмараны төзекләндерү буенча да күп эшләр башкарды дип беләм, чөнки ул вакытта мин инде үзем дә Кукмарада мәдәният йортында, комсомол райкомында эшли башладым, Нәфыйк абыйны эш барышында күрергә туры килгәли иде. Аның каравы, без аның улы Илгизәр белән яшьләр оешмаларында бергәләп эшләдек. Соңыннан ул байтак еллар район финанс бүлеген җитәкләде. Менә хәзер Кукмараның урманлы таулары әллә кайлардан күренеп тора. Алтмышынчы еллар башында шәрә тау битләренә агачлар утыртуда Илгизәрләр белән безгә дә турыдан-туры катнашырга туры килгән иде. Шул эшләребезнең матур нәтиҗәләре өчен хәзер дә сөенеп йөрим.   Раяз халык күзенә күренә башлагач, мин аны талантлы җырчы буларак кына бәяли идем. Аның шушы Нәфыйк абый оныгы икәнен белгәч, аерым игътибар итә башладым. Аңарда Нәфыйк абыйның чалымнарын күргәндәй булдым. Булдыклы нәселдән чыккан егетнең үз дигәненә ирешәчәге минем өчен ачык иде, чөнки аның әнисе Илсөяр шушы затлы гаиләдән. Балтач авылының Нөнәгәр авылы егете Наил белән тормыш корып, 5 биш бала үстергәннәр. Расим исемлесен дә ара-тирә сәхнәдә күрергә туры килә. Бу яктан Ләлә әбинең оныкларына тәэсире дә булган икән, аның олыгайган көндә дә җырдан аерылмаганын Балтач ягы кешеләре яратып искә алалар.   Мин үзем Раяз белән ныклап аралашкан кеше түгел. Шулай да бер-ике тапкыр очрашуда ул миндә бик матур тәэсир калдырды. 2005 елны каршылаганда, ТНВ каналы телевидениедән котлау кичәсе оештырды. Ул 31 декабрьдә эфирга чыкса да, берәр ай алдан язылды. Аны тамашачылар белән тулы цирк бинасында төшерделәр. Кызык булсын дигәннәрдер инде, артистлар чыгышы арасында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Айгөл Бариева, Зөбәрҗәт исемле яшь җырчы кыз белән мин дә шушы кичәдә җырларга тиеш булдым. Безгә режиссер Зөбәрҗәт белән өстән – купол астыннан, текә баскычлардан җырлый-җырлый аска төшәргә кушты. Дөресрәге, җырлавыбыз инде алдан язылган, без, җырлаганга салынып, авызны кыймылдата-кыймылдата текә баскычтан әкрен генә төштек. Бөтен уем – сөртенеп егылмасам гына ярар иде дигән хәвеф иде. Халык мул итеп кул чапты. Бу газаптан котылып, манеждан үтеп барганда, каршыма бер егет килеп кулын сузды: “Фоат абый, котлыйм, җырлый-җырлый өстән төшүегез бик матур чыкты...” – диде.   Кем булыр бу елмаеп торучы егет?.. Кинәт хәтерем яктырып китте. Карасана, бу бит теге Татар дәүләт фольклор ансамблендә җырлаучы егет!   Мин аңа игътибары өчен рәхмәт әйттем. Менә бу үзе генә дә кешене матур яктан күрсәтә, бер таныш булмаган кешегә шушындый киеренке вакытта җылы сүз әйтү өчен шулай ук яхшы күңелле булу кирәк.   Икенчесе шуннан соң ун ел үткәч булды. 2015 ел, июльнең беренче шимбәсе. Казан дәүләт педагогия институтының Татар теле, әдәбияты һәм тарих бүлеген 1995 елда тәмамлаган студентлар егерме елдан соң очрашу кичәсенә җыелдылар. Алар биш ел саен шушы көндә очрашып, сагынышып күрешеп, хәл-әхвәлләрен белешеп алалар икән. Мине дә онытмыйча, укытучылары буларак, шушы мәҗлестә күрергә теләгәннәр. Шушы студентларның берсе Рамил Хәмит улы атна-ун көн элек, һич кире какмаслык итеп, чылтыратып әйтте: “Фоат абый, шул көнгә нинди дә булса бүтән бер эш билгеләмәсәгез иде, нык ышанып көтәбез!”   Дөресен әйткәндә, бу чакыруны кабул итәргәме-юкмы дигән уй башыма да килмәде, чөнки әлеге югары уку йортында кырык елдан артык эшләү дәверемдә бу курс минем өчен иң якыннарыннан берсе иде. Алар арасыннан күренекле кешеләр дә байтак үсеп чыкты. Хәзерге көндә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, аның урынбасары Рамил Мирзаһитов, Саба сәләтле балалар мәктәбе директоры Ләйсән Билалова, Кырлай җирле идарәсе башлыгы Газинур Сәфәров һәм башкалар. Күбесе мәктәп директорлары, уку-укыту бүлеге мөдирләре, мәгариф бүлекләре җитәкчеләре... Саный китсәң, бик күп.   Чәй мәҗлесе матур гына башланып китте. Истәлекләр сөйли-сөйли, кайчакта күз яшьләре аша көлә-көлә утырганда, көтмәгәндә җырчы Раяз Фасыйхов килеп керде. Ачык йөзле бу егетнең пәйда булуын барыбыз да сөенеп каршы алдык. Хәл-әхвәл сорашкач, Раязыбыз сөйләп китте:   - Сезнең шушы бүлектә укып чыккан Илназ Бах бу мәҗлескә килергә сүз биргән, әмма бик җитди сәбәп белән килә алмый икән. Шуңа күрә миннән үзен алыштыруымны үтенде. Менә мин монда, алыштыра алсам, әлбәттә...   Өстәл артында утыручылар шаулатып кул чаптылар. Безгә мондый алыштырылу да бик ошый дигән сүз иде бу. Раяз, моны күреп, тагын да яңгыравыклы тавыш белән:   - Мин Илназга әйттем, хуш, анда барырмын да, ә анда беркемне дә белмәсәм, җайсыз булыр. Ә Илназ, син белмәсәң, алар сине беләләр, баш тартма инде син, дустым, диде.   Ул арада Раяз тирә-якка күз йөртеп алырга да өлгерде:   – Биредә мин белгән кешеләр дә бар икән ич. Менә Фоат абый утыра. Арча педколледжында укыганда сезнең башкаруда шигырьләр тыңлый идек, сәнгатькә мәхәббәт уянуда аның да әһәмияте булды дип саныйм. Хәзер менә чыгышларыгызны “Тәртип” радиосыннан тыңлып йөрибез. Болай булгач, бер-ике җыр белән генә котылып булмас.   Оператор булып утырган студентыбыз шулвакыт җырчының минусовкасын тоташтырды. Раяз гадәттәгечә иркен генә итеп җырлап җибәрде, биредәгеләр онытылып тыңлый башлады. Икенче җыры “Исән генә була күрегез” дип атала икән. “Мин аны Фоат абыйга багышлап җырлыйм”, – диде ул.   Әлбәттә, мондый игътибар мине бик дулкынландырды. Әйе, Раяз Фасыйхов бөтен барлыгы белән матур күңелле, чын сәнгать кешесе. Аның бу сыйфатлары тормышының буеннан-буена дәвам итсен, ә гомере яраткан тамашачылары бәхетенә озын булсын. Миңа багышлап башкарган җырында әйтелгән теләкләр үзенә дә рәхмәт хисләре булып әйләнеп кайтсын. Хәер, моның шулай буласына шик юк. Башкаларга яхшы теләктәге кеше гадәттә үзе дә әйләнә-тирәдәгеләрдән күңел сафлыгы, җан сихәте ала. Амин, шулай булсын!   Фоат ГАЛИМУЛЛИН, КФУ профессоры.
---

--- | 28.03.2019

"Кеше ярын тартып ала күрмә, бәхетсезлек шуннан башлана"

$
0
0
28.03.2019 Язмыш
"Әллә язмыш, әллә ялгыш булды гомерем" дигән сүзләрне кабатлап, үткәннәрен искә алучыларны тыңлаганым бар. Тормыш дилбегәсе кем кулында шул. Кайсы булса да тик үзең сайлаган юлың...

Студент чакта безне практикага җибәрделәр. Кырмыскалы районындагы авылларга сибелеп, халык авыз иҗатын, ягъни фольклор җыябыз. Җәйләрен авылда эшнең кызган һәм күп чагы. Ә без йорттан-йортка кереп хуҗаларга мөрәҗәгать итәбез. Икешәргә бүленеп төрле очка юл алдык. Билгеле, барыбызныкы да бер үк булмаска тиеш, ләбаса. Бура янында балта осталары эш белән мәшгуль. "Безне Башкорт дәүләт университетыннан фольклор җыярга юнәлттеләр. Әкиятләр, такмаклар, кызыклы риваятьләр, сездә генә булган халык теленә кергән хәлләр", – дип аңлата башлаган идем. "Сеңелем, дөрес килгәнсез. Нәкъ менә бу өйгә керегез", – дип яшел капкалы йортка төртеп күрсәтте. Өмәчеләр аның сүзен хуплап баш кагып безне озатып калдылар. Шыгырдап капка ачылу белән алдыбызда сиксәннән узган әби пәйда булды. Йортта бер эскәмиягә утырырга чакырдылар. Янә килүебезнең максатын аңлатам. Дикъкать белән тыңлаган әбием: "Бар бездә әкияте тә, җыры да", – дип җыр көйләп җибәрде. Мин куанычымны яшерми, тизрәк блокнот белән ручка алам. "Сөйгән" сүзен көйләү белән әби янәшәдәге бабайны бәрде дә екты. Кулдагы әйберләрне ташлап, бабайга торырга ярдәм итә башладым. Бергә кергән кызым баскан урыныннан читкәрәк китеп каен агачына сыенды. "Менә шушы бәдбәхет, гомер буе йөземнән көлде, өстемнән йөрде", – әбием йодрыгын аның танау төбендә уйнатты. Какча гәүдәле бабай, гаепле елмаеп, акланырга маташты: "Ул бит кайчааангы хәл", _ дип сузды. Елмаерга тырышып, алда калган ике тешен күрсәтеп аңлау табуга өмет баглап безгә бакты. "Әби, җырыңның сүзләрен язып өлгермәдем бит", – дип аны күңелсез хатирәләреннән арындырырга тырышам, янә ручка алып тәүге сүзләрен яздым. Әби тукталган урыныннан җырын сузды. Каһәрең, кушымтадагы "сөйгән" сүзенә килеп җитү белән янә бабайны җиргә аударды. "Бабайның бар җире авыртадыр", – дип кызганып ярдәмгә килдем. "Менә минем дә гомер буе йөрәгем әрнеде, авыртуын баса алмадым. Соңлап кына аңладым. Яшьлегемне кемгә исраф иткәнемне. Кадеремне белмәде. Васыять итеп әйтәм: ирләрне жәлләмә", – дип миңа җитди караш ташлады. Журналист халкына төрле һөнәр ияләренең җыеннарында, чараларда еш булырга туры килә. Берсендә чараның башыннан ахырына кадәр гармун тартып урта яшьтәге ирнең (исемен Ильяс дип алыйк) тик бер җыр сузуын хәтерлим. "Сөям, дип чыкма юлларыма, бәхетем бит минем башкада", – дип йөрәккә үтәрлек итеп, бик моңлы башкарды. Бүтәнне сорасалар, тиз генә аны башкара да, тагын бу җырга әйләнеп кайту ягын карады. Сораулы карашыбызны абайлап хезмәттәшләре : "Игътибар итмәгез. Бу җырны ул күбрәк монда булган Сәидәгә багышлый", – дип гармунчыны гаиләсеннән аерткан хатынга ишарәләделәр. Үзләренең эшләре фаш ителгәч, 2 улын калдырып, яңа бичәгә киткән икән урта яшьтәге ир. Яңа гаиләдә кызлары туган. Ике ара йөрергә форсат булмагач, Ильяс тәүге хатынын Зөлфирәне тәмам юксынып яши икән. Оясын туздырып, кайчандыр үзен сөюче хатыннарының берсенә дә кирәге калмаганын татыган. Бичараның вакытны кире кайтарып, хатасын төзәтә алмавына йөрәге сыза.    Тормыш нәфис фильм түгел, аны икенче тапкыр әйләндереп булмый. Яңа хисләр чыганагы итеп тоелган хатынга да бергә яши башлагач, дөнья малы кирәк була шул. Затлыдан киенеп, ясанып мәхәббәт уенына кереп китү генә түгел лә бергә дөнья көтүе. Ильяс тәүгесенә канатланып очып кайтыр иде, әмма ул күперләрне үз кылыгы белән яндырган. Зөлфирәсен югалтуының сәбәбен Сәидәдән күрә, димәк. "Кеше ярын тартып ала күрмә, бәхетсезлек шуннан башлана", – дип үзе кичергәннәр белән уртаклашты ул җырда. Берничә елдан соң бу пар турында кызыксындым. Сәидәдән күптән аерылган. Тик Ильяска беренче гаиләсенә кире кайту форсаты тимәгән, кабул итмәгәннәр. Ул хатасын аңлаган, әмма йөрәге түзмәгән, фани дөньяны иртә калдырган икән...   Кеше язмышы шундый нечкә төшенчә. Берәүнең киңәше икенчегә ярамый. "Ир хатыны стена түгел, аны этәреп күчереп була", – дип купшы түтиләрнең шаяруы билгеле. Гаиләле ир өчен "запастагы аэродром" ролен үтәүче хатын-кызлар нәкъ үзләре отыла кебек. Кемнеңдер машинасына, байлыгына кызышып, үз гомерләрен сарыф итәләр. Шул вакытта һавадагы торнага өмет итеп кулларындагы песнәктән колак кагалар. Һәркем үз фәлсәфи карашында кала, ә гомер уза бара. Тормыш дилбегәсе дә һәркемнең үз кулында, кайсы якка борасың, шул юнәлештә юлыңны дәвам итәсең. Шуңа язмышың чыннан да үзеңнән тора...  


---

--- | 28.03.2019

Азат Фазлыев: "Кызганыч, бу көннәрдә негатив күп ишетергә туры килде"

$
0
0
28.03.2019 Шоу-бизнес
Азат һәм Алсу Фазлыевлар гаиләсенә бу көннәрдә шактый тәнкыйть сүзләре укып, бик күп негатив ишетергә туры килгән. Тамашачыларның бер өлешенә җырчылар гаиләсендәге күңелсез вакыйгалар артыннан ук концертлар бирүе, алай гына да түгел, өр-яңа машиналы булып куюлары күңеленә тигән, күрәсең. Бу турыда Азат болай дип аңлата (үзгәртмичә бирәбез):

"Хәерле кич барыгызга да. Кызганыч, бу көннәрдә негатив комментарийларны күп укырга, ишетергә туры килде. Янәсе, әнине дәваларга дип җыйган акчага машина алганбыз икән... Акланып утырасы килми, әмма ул машинаның ничек безгә килеп эләгүен тирәнрәк фикер йөрткәннәр аңлагандыр. Ә халыктан җыйган акчаны без мохтаҗ балаларга таратып бирдек. Моның хакта лентада аерым пост бар. Аннары... Янәсе, әниләре үлде, кырыгы да булмады, ә балалары инде җырлап-биеп йөриләр. Беләсез микән, кайгыдан бераз онытылыр өчен сәхнә - бердәнбер чара. Якыннарыбыз да: "Гастрольләрегезне туктатмагыз, эшләгез", - диделәр. Әни үзе дә, миңа калса, күкләрдән безгә карап сөенә генә. Чөнки ул үзе дә эш яратты. Ярага тоз салмагыз, зинхар. Мин сезнең берегезгә дә начарлык теләмим... Тормышыгыз матур, мул һәм имин булсын. Амин," - дип яза Азат.


---

--- | 28.03.2019

Авыл хатыннарының эш сәгатен арттырырга җыеналар

$
0
0
29.03.2019 Авыл
Авылда эшләүче хатын-кызларга эш көнен атнага дүрт сәгатькә арттырырга уйлыйлар. Хәзер алар атнасына 36 сәгать эшләргә хокуклы. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында бу норманы гамәлдән чыгару яки саклап калу мәсьәләсен карыйлар.
Бу мәсьәлә 2019 елның беренче ярты елына Россиянең өч яклы комиссиянең чаралары планына кертелгән. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре бу инициативага каршы чыга. Алар авылда яшәүче хатын-кызларга йорт эшләрен башкару өчен өстәмә вакыт кирәк дип уйлый. Министрлык хезмәткәрләре искергән нормаларны гамәлдән чыгару эшләре бара дип әйтә. Әмма без авылда тормыш сыйфаты сизелерлек күтәрелгәч кенә ташламаларны гамәлдән чыгарырга мөмкин дип уйлыйбыз, — дигән профсоюз оешмасы рәисе урынбасары Галина Юрова.   Хәзер башкалар 40 сәгать эшләгәндә, авылда хатын-кызлар атнага 36 сәгать кенә эшләп тулы хезмәт хакы ала.   Росстат мәгълүматлары буенча, авыл җирлегендә 37,6 миллион кеше яши. Аларның яртыдан күбесе хатын-кызлар - 20,3 миллион. Аларның 63,3 проценты эшли. Шулай итеп, бу яңалык 12,9 миллион чамасы хезмәткәргә кагылачак.   Анна Арахамия фотосы
---

--- | 29.03.2019

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: "Болай булгач, күңелгә бер дә ятмый әле”

$
0
0
29.03.2019 Җәмгыять
Яз кояшына сөенергә дә өлгермәдек, кабат кыш җитте. Көньяк циклон рес­публикага юеш кар һәм буран алып килде. Болай булса, быелгы җәйдән дә әллә ни өмет итәсе түгел, ди синоптик­лар.
Казан дүшәмбе иртәсен “бөке”ләр белән каршы алды. Башкалада транспорт хә­рәкәте бик нык авырлашты. Интернеттан алынган мәгъ­лүматларга караганда, шә­һәр халкы иртән эшкә ашыккан вакытта юллардагы “бө­ке”ләр ун баллга җит­кән. Казанга керү юлла­ры­ның бер­сендә берьюлы уннан артык машина бәре­леш­кән. Очкычларга да буран басылганны көтәргә туры килде. ЮХИДИ вәкил­ләре һава торышы яхшырганчы ерак юлга чыкмаска киңәш итә. Кышкы тәгәр­мәчләрне ашыгып җәйге­сенә алмаштырмаска да кушканнар. Мо­ның өчен һава торышы бер атна дәва­мында 5-7 градус җылы булырга тиеш. Рос­сия Га­дәт­тән тыш хәлләр министр­лыгы­ның Татарстан буенча ида­рәсе бү­ген дә көчле буран турында кисәтте.   Чын яз кайчан җитәр? Балтач районының Яңгул авы­лында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, апрельдә, майда суыклар кабатланачак. Бу буран да соңгысы түгел. “Быел февраль ахырында Афанасий суыклары да, хут суыклары да булмады. Яз иртә башланды. Тик кыш суыклары чигенмәде, алар кире кайтачак. Урман тирә­сен­дәге авылларда яшәү­челәр сыерчыкларны күр­гән инде. Кошлар килә башлаган, димәк. Сыерчык бураныннан соң тагын ике тапкыр буран көтелә. Бу ел 2002 елга охшап тора. Ул елны март буе җебетеп торды да ап­рельдә суытты. Июнь аеның яртысына кадәр чын җәй башланмады. Бакчачыларга начар инде. Борыч, томат үсентеләрен утырттык. Тик аларны тиз генә ачык һавага чыгарып булмаячак. Җәйне кышка карап фаразласак, игенче­ләр­гә яхшы ел кө­телә. Гыйн­варның икенче яртысы буе диярлек көннәр суык торды. Димәк, сабан ашлыклары кояшта өлге­рәчәк. Тик урып-җыю өчкә-дүрткә бү­ленмәгәе. Быелгы җәй бик матур килер төсле иде, болай булгач, күңелгә бер дә ятмый әле”, – ди Әмир Шәрәфиев.
Эльвира ВӘЛИЕВА

--- | 29.03.2019

Радик Юлъякшин: "33 яшьтә өйләнәм!"

$
0
0
29.03.2019 Шоу-бизнес
Уфаны, Казанны, инде Мәскәү белән Питерны да "алган" Радик Юлъякшин яшь талантларны ачуга үз өлешен кертергә уйлый. Планнарында — “Фабрика звезд” тибындагы телевизион шоу ачу. Ләкин әлегә вакыты җитмирәк тора.
Элек Радикның концертларында аның сурәте төшерелгән шоколад, су һәм тушенка сатыла иде. Хәзер Элвин Грейдан бижутерия сатылачак, дип яза Кызыл таң.   Тамашачылар Мәскәүнең иң яхшы остаханәләренең берсендә эшләнгән эксклюзив әйберләр: йөзекләр, алкалар ала алачак. Киләчәктә киемнәр дә тегәчәкләр. Шулай ук, планда: аның исемендәге парфюмерия һәм курчаклар җитештерү.   Кайчан өйләнәсең инде, дигән сорауга 29 яшьлек җырчы "33 яшьтә!" дип җавап бирә.
---

--- | 29.03.2019

“Исемен алыштыргач, үзгәрде”

$
0
0
29.03.2019 Хәйрия
Табиблар бернинди өмет бирмәгән бала, әти-әнисенең үҗәтлеге, туганнарының яратуы аркасында, савыга башлый. Башка иптәшләре кебек йөри алмаса да, әкренләп үрмәләргә өйрәнә. Балтачта яшәүче 5 яшьлек Рания әлегә җөмләләр әйтеп сөйләшә дә белми. Әмма иң кирәкле сүзләрне әйтергә өйрәнгән.
– Баламны алып кайтырга йөргән чаклар иң бәхетле көн­нәрем иде. Иремнең туганнары тарафыннан җылы мөнәсәбәт, әти-әнисенең якын итүе миңа канатлар куйды. Сабыемны тизрәк кулларыма алып сөясем килде. Әмма бала туганда авырлыклар кичердем, – дип сөйли Раниянең әнисе Рузилә. – Сабыемның туганда йөрәге туктаган булган. Аны тиз арада Казан хаста­ханәсенә алып киттеләр. Бер айдан өйгә кайттык. Бар да әйбәт кебек иде. Кызыма Рената дип исем куштырдык. Шатлыгыбызга сөенеп яшәгәндә, кызым кинәт кенә авырый башлады. Тән температурасы югары күтә­релеп аңсызланды. Районның яр­дәмгә ашыккан “ашыгыч ярдәм” табиб­ларына рәхмәт. Хәтта уколларны да әзерләп килгәннәр иде. Кызымны коткарып калдылар. Әмма чираттагы прививкадан соң, сабыемның хәле тагын да начарланды. Әллә ничә төрле диагнозы бар. Менә шуннан соң без баланың исемен үзгәртергә булдык. Рания дип куштык. Ышанасызмы, кызымда алга китеш башланды. Ә бит табиблар да бернинди өметле сүз әйтмәгән иде.   Мәхмүтовлар гаиләсендә кеч­кенә кызның авырый башлавы бөтен туганннарны бер­ләштерә. “Иремнең туганнарына аеруча рәхмәтлемен. Каенатам­ның өч сеңлесе бар. Рания авырый башлаганда, кулымда бер айлык икенче кызым бар иде. Мин бала имезгәч, Ранияне туганнар карады. Апаларым төннәрен килеп кундылар. Әле дә ярдәм итеп торалар. Кызымны барыбыз да ярата. Шул ярату аны яшәтә дә инде, – ди Рузилә. – Баламның бик тә савыгуын көтәм. Ул йоклаган чакта, догалар укып, сәламәтләнүен сорыйм. Аяк-кул­ларына, бармакларына көнгә 40 тапкыр массаж ясыйм. Ра­ния­нең акылына зыян кил­мәгән. Бөтен әй­берне аңлый, сөйләш­мәсә дә, ишарә, ым бе­лән аң­лата. Хәзер инде мультфильмнарны да озаграк карый ала. Күп­тән түгел бер хәйрия фон­ды яр­дәме белән тер­нәклән­дерү үзәгенә бар­ган идек. Балам бө­тенләй икенче төрлелә­неп, уңай якка үзгәреп кайтты. Тагын дәвала­нырга барырга җые­на­быз. Үз­гәрешләрне кү­реп, кы­зымның тере­лә­сенә өмет тагын да артты. Кызымның йөреп китүе күз алдыма килә. Әгәр ул аягына басса, бер бәби алып кайтыр идем, дигән сүзем дә бар. Ләкин баламны савыктырыр өчен бик озак дәвалан­мыйча бул­мый. Мо­ның өчен 360 мең сум акча кирәк.   Рания Мәхмүтовага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен  исәп-хисап реквизитлары:   Карта Сбербанка: 5336 6900 0244 4422. Номер телефона мамы: 89179321120 -привязана.  Получатель: Махмутова Разиля Рашитовна. Счёт получателя: 40817810962003162043. Банк получателя: Отделение "Банк Татарстан" N8610 ПАО Сбербанк г. Казань. ИНН Банка получателя: 7707083893. БИК Банка получателя: 049205603. Корреспондентский счёт: 30101810600000000603. Карта сбербанка: № 5469 6200 1771 0995. Номер телефона мамы: 89179321120 – привязана.  Счёт получателя: 40817810662003504121. Банк получателя: Отделение "Банк Татарстан" N8610 ПАО Сбербанк г. Казань. ИНН Банка получателя: 7707083893. БИК Банка получателя: 049205603. Корреспондентский счёт: 30101810600000000603. QIWI-кошелёк: +79179321120. Яндекс-деньги: №410018642105653. PayPal: paypal.me/razilyaraniya https://vk.com/club169911694
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 29.03.2019

Тинчурин театрында “Логос” Сөйләм неврологиясе төбәкара үзәге һәм “Сила в детях” Хәйрия фондыннан кунаклар булды

$
0
0
29.03.2019 Мәдәният
28 нче март, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Культурный минимум” акциясе кысаларында һәм Театр елы уңаеннан “Логос” Сөйләм неврологиясе төбәкара үзәге һәм “Сила в детях” Хәйрия фондыннан балалар һәм аларның әти-әниләре кунакта булды.

Театрыбыз белән танышу күргәзмәләр залында башланды. Алинә Фәттахова театрның бай һәм кызыклы тарихы белән уртаклашты. “Мәхәббәт баскычы” спектаклен исә безнең кадерле дусларыбыз аеруча яратып кабул иттеләр. 


---

--- | 29.03.2019

«Цифрлы киләчәккә бергә» бәйгесендә Татарстан - лидер

$
0
0
29.03.2019 Җәмгыять
«Цифрлы киләчәккә бергә» VIII конкурсына Идел буе журналистларыннан һәм блогерларыннан 270 эш кабул ителде. Конкурсның региональ этабыннан иң күп гаризалар Татарстаннан килгән.

Төрле номинацияләрндә республика журналистлары һәм блогерларының 58 эше игълан ителгән. 

Журналистлар һәм блогерларның эшләре 2019 елның 31 мартына кадәр кабул ителә. Жюри әгъзалары төбәк этабына апрель аенда, ә федераль дәрәҗәдә агымдагы елның июнь аенда йомгак ясаячаклар.

Җиңүчеләр Стокгольмда Ericsson компаниясенең штаб-квартирасына китәчәк. Тулырак белешмәләр smi.rt.ru сайтында.   Партнерлар яңалыгы
---

--- | 29.03.2019

Татарстанга бураннар килә

$
0
0
29.03.2019 Җәмгыять
30 март көнне Татарстанның кайбер районнары, шулай ук Казанда көчле буран булачак, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.
Буран вакытында күз күреме начарланачак. Юлларда көчле бозлавык саклана.   Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, диелә хәбәрдә. Фото: Татар-информ  
---

--- | 29.03.2019

Халык, ишетәсеңме? Фикереңне көтәләр!

$
0
0
29.03.2019 Җәмгыять
Соңгы вакытта “Татар халкының үсеш стратегиясе” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Нәрсә соң ул? Аның максаты нидә? Бу сорау халыкны бик борчый. Араларында: “Ул документ кына булып калмасмы? Милләтебезне чынлап та үсешкә китерә алырмы?” – дип шикләнүчеләр дә, “Күптән кирәк иде”, - диючеләр дә бар. Бөтендөнья татар конгрессы сайтында урнаштырылган “Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизы белән танышып, конгресска үз тәкъдимнәрен җибәрүчеләр дә шактый икән инде.

Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев февральдән бирле Россия төбәклә-рендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашулар уздырып йөри. Ә шушы көннәрдә Стратегия эскизы белән ул Са-мараның “Металлурглар” сараенда Оренбург, Пенза, Саратов, Самара, Ульян өлкәләре һәм Мордовия Республикасы татарларын таныштырды.

  Татарстаннан килгән делегация моның белән генә чикләнмәде - Самара өлкәсе вице-губернаторы, хокук һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Юрий Рожин белән очрашып, Камышлы районында узачак X Бөтенроссия авыллары Сабан туена әзерлек эшләре турында киңәш тоттылар. Ә бу вакытта Татарстаннан, Идел буендагы төрле төбәкләрдән килгән делегатлар Самараның Җәмигъ мәчете һәм “Яктылык” татар мәктәбе белән танышып йөрделәр. Соңрак алар Самараның “Металлурглар” мәдәният сараена килделәр. Кунакчыл, киң күңелле самаралылар утырышта катнашучыларны, һәрвакыттагыча, бик җылы кабул иттеләр. Әйтерсең лә халык эшлекле очрашуга түгел, ә зур милли бәйрәмгә җыелган иде. Кошки районының Иске Җүрәй һәм Похвистнево районының Мәчәләй авыллары үзешчәннәре, Сама-раның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары килүчеләрне җыр-бию, чәкчәк белән каршы алып тордылар.   Кунаклар “Ак калфак” Самара яшьләре оешмасы активисты Айсылу Әбдиева оештырган “Кем МИН - ТАТАР булмагач” дип аталган флешмобта катнаштылар, “Осталар шәһәрчеге”ндә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, Самара өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре осталары Гөлнара Насыйрова, Миләүшә Завьялова һәм Похвистнево районы Гали авылының “Ак калфак” оешмасы осталарының кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар. Самарада милли туйлар уздыру белән шөгыльләнүче Әлфия Сөләйманова мастер-класс оештырып, кызларны матур итеп мөселманча яулык бәйләргә өйрәтте. Хатын-кызлар бу матурлык белән хозурланып, Самара эшкуарлары Мәүлет һәм Римма Низамовларның бавырсак, чәкчәк һәм башка тәм-томнарын сатып алу белән мәшгуль булган арада, ир-атлар, төркем-төркем җыелып, очрашуның төп максаты турында фикер алыштылар.   - Милләтебез өчен катлаулы бу чорда без үз дөньябызга гына йомылып яши алмыйбыз. Телебезне, динебезне, мәгарифебезне саклап калырга телибез икән, стратегиябез дә булырга тиеш. Ул халыкны берләштерә, куелган максатка алып бара алыр, дип ышанабыз. Аны дөрес итеп язарга гына кирәк.   Без аңлыйбыз, стратегия идеаль була алмый. Тик шулай да, аны нигез итеп алып, кулланырга мөмкин булачак, - дип сөйләде Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан килгән Гомәр Вәлитов. Аның фикере белән күпләр ризалашты.   Ниһаять, чараның төп өлеше башланып китте. Самарадагы чараны уздыруда җаваплы булган өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев, кунакларны сәламләп, ерак араны якын итеп килгән делегатларга рәхмәтен җиткерде. “Бу чара өлкә хөкүмәте тарафыннан да хупланды. Губернатор Дмитрий Азаровка һәм очрашуга килгән өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осиповага зур рәхмәт”, - дип сәламләде Фәхретдин Бәдретдин улы.   Татарстан Республикасының казанышлары турында кыска гына фильм карап үткәннән соң, сүз Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка бирелде.   — Стратегия — ул татар халкын берләштерүче документ. Аны тормышка ашыру үзебездән тора. Ташны суга атканнан соң, су дулкын-дулкын булып тарала. Стратегия турында сөйләшкәннәребез дә шулай дулкын булып таралырга тиеш. Һәркайсыбыз шундый документ эшләнүе, аның бурычлары, максатлары турында туганнарыбызга, дусларыбызга, башка милләт кешеләренә сөйләсә, аңлатса иде. Бүген сөйләшәбез дә, иртәгә оны-табыз икән, җыенның нәтиҗәсе булмаячак, - диде Васил әфәнде. Аның сәгать ярымга сузылган докладында Стра-тегиянең төп юнәлешләре билгеләнде.   Ахырда Васил Габделгаяз улы өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Разия Әюповага һәм оешманың активисты, Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәсимә Алюшевага, татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен, Бөтендөнья татар конгрессының медальләрен тапшырды.   Кызганычка, регионнардан килгән делегатларга чыгыш ясарга мөмкинлек булмады. Шулай да, “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре берничә делегаттан бу очрашу буенча фикерләрен уртаклашуны соралды. Ульян өлкәсе “Өмет” газетасының баш мөхәррире Исхак ХӘЛИМОВ үзенең тәкъдимен эшче төркемгә җибәргән дә икән инде.   - Менә регионнарда эшләп килүче милли-мәдәни автономияләр өчен Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары грантлар бирә. “Татмедиа” агентлыгы да регионнардагы милли басмаларга, радио-теле-видениеләргә шундый грантлар булдырса, бик яхшы булыр иде. Стратегиядә дә бу тәкъдимем чагылыш тапса, шат булыр идек. Өлкәләрдә нәшер ителүче милли басмаларга техник базаларын ныгыту, квалификацияле яңа кадрлар җәлеп итү өчен матди ярдәм бик кирәк, - дип уртаклашты Исхак әфәнде.   Кызыксынган кешегә Стратегия эскизын Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан карарга мөмкин. Тәкъдимнәре булган кешеләр яисә оешмалар теләкләрен шунда ук язып та калдыра ала.   Васил әфәнде дә: “Фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне, тәнкыйтьләрегезне көтеп калабыз. Һәр кеше, милләтебез язмышын йөрәге аша үткәреп, туганнары, дуслары белән фикерләшеп, тәкъдимнәр кертсен иде. Без төп юнәлешне билгеләдек, алга таба халык сүзенә таяначакбыз”, - диде.   Халык, ишетәсеңме? Битараф калма, үз фикереңне әйт!    
Алия АРСЛАНОВА

--- | 29.03.2019
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>