Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

"Күрми башлагач, шундый авыр булды"

$
0
0
19.11.2020 Язмыш
Барысы да көтмәгәндә була. 20 яшендә юл һәлакәтенә эләгә. Аны тиз арада хастаханәгә илтәләр. Башы тулы пыяла кыйпылчыгы була. Барысын да чистартып теккәч, башы авыртмагач, аны өенә кайтарып җибәрәләр. Ел ярымнан күз күреме начарланганын сизә башлый.

— Светофорны, каршы килгән машиналарны аермый башладым. Хастаханәгә баргач, табиб та аптырашта калды. Күзнең нерв күзәнәкләре үлә, диделәр, сәбәбен аңлата алмадылар, юл һәлакәте аркасында дип тә фаразладылар, — дип искә ала Альберт.

Нинди генә дәвалау ысулларын кулланып карамый ул: гомеопатия алымын да файдалана, дәвалану шарты буларак көннәр буе ашамыйча да тора. Сирәк очрый торган даруларны юнәтә, Казан, Чабаксар, Мәскәү табибларына күренә. Чыгымнар, әрнү, көткән нәтиҗә булмау, күңел төшенкелеге, күз яшьләре...

Хәзер Альбертның күзләре 2 % кына күрә.   — Күрми башлагач, шундый авыр булды. Ярый бергә уйнап үскән иптәшләрем, әти-әнием, энем булышты. Дустым Рамил Минһаҗев: “Сөләйман” мәчетендә күрмәүче инвалидлар өчен тернәкләнү курслары уздыралар икән, шунда бар әле”, — дип киңәш итте. Мәчеттә минем өчен яңа тормыш башланды, — дип сөйли Альберт.   Казанның Левченко бистәсендә урнашкан кечкенә мәчеттә күрмәүче балалар өчен җәйге лагерьлар оештыралар икән. Егетне тәрбияче итеп алалар. Күрмәүчеләрнең хәлен, бу тормышта ялгыз түгеллеген аңларга балалар ярдәм итә Альбертка.   — Үзеңнән авыррак хәлдәгеләргә карап гыйбрәт алырга кирәк. Без күрмибез генә. Инвалид арбасында йөрүчеләр хәрәкәтләнә дә алмый бит. Башта абындым, сөрлектем, ләкин егылмадым бит, дип сөендем, — ди әңгәмәдәшем.   ...Хаҗдан кайтып берничә ай узуга, егет элегрәк танышкан Биектау кызы Миләүшә белән никах укыта.   — Миләүшә белән танышкач, илһам уянды, эчкә җылы йөгерде. Миңа игътибар итүче бар икән, дип сөендем. Берничә ай очрашып йөргәннән соң, Миләүшәгә үз проблемамны, беркайчан да күрә алмавымны аңлаттым. Ул мине кире какмады. Кияүгә чыгарга ризалык бирде. Беркайчан күргәнем булмаса да, хатынымның чибәр, акыллы икәнен беләм. Шөкер, ике улыбыз, бер кызыбыз үсеп килә. Бу — Аллаһның иң олы бүләге, — ди Альберт.   — Хөкүмәт физик яктан мөмкинлеге чиклеләр барлыгын да онытмасын иде. Гади очрашулар, юридик, психологик ярдәм җитми. Төп проблема — кешенең битарафлыгы. Югыйсә күзе күрмәүчегә кечкенә игътибар, шалтыратып хәл белү дә бүләк, — ди Альберт.   Сукырлар өчен иң авыры — җәмәгать транспортында йөрүдер.   — Тукталышларда таблицалар гына эленгән. Анда ачык зәңгәр төс белән автобусның маршруты күрсәтелгән. Транспорт номерлары күрмәүчеләр абайлый торган сары төс белән эре итеп язылса, уңайлырак булыр иде. Транспортта барганда еш кына тукталышлар, ничәнче маршрут икәне әйтелми. Халык та битараф. Таяк белән басып торучы сукырны күргәч, сезгә ярдәм кирәкмиме, ничәнче автобусны көтәсез, дип кызыксынасы урынга, колакчыннарын кияләр дә, дәшсәң дә ишетмиләр, — ди ул.   Кибетләрдә сукырлар өчен кибетчене чакырта торган махсус төймәләр куелса, әйбәт булыр иде. “Уңайлы мохит” программасы буенча республикада шактый эш башкарыла. “Хисап өчен генә түгел, кешегә файдасы тисен дип эшләсеннәр иде, инвалидларның үзләреннән киңәш сорау дөресрәк булыр”, — дип борчыла Альберт.  
Эльвира МОЗАФФАРОВА

--- | 19.11.2020

11 яшьлек бала наркотик сатып ике ай эчендә миллион сум акча эшләгән

$
0
0
19.11.2020 Криминал
Бу гамәлне кыз әти-әнисе кушуы буенча эшләгән. 33 яшьлек хатын һәм 35 яшьлек ир балага адреслар биргән һәм шунда пакетны илтеп тапшыруны сораган. Баланың сүзләре буенча, ул пакетта нәрсә булганын белмәгән.
Кыз чираттагы адреска барганда аны полиция хезмәткәрләре туктаткан һәм аның әти-әнисе кайдалыгын сораган. Арытаба хокук сакчылары пакет эчен тикшергән һәм баланы полиция бүлегенә алып киткән.   Соңрак хокук сакчылары ир белән хатынны тоткарлаган. Тикшерү барышында ачыкланганча, ике ай эчендә җинаятьчеләр бала ярдәмендә миллион сум акча эшләгән. Чыганак Фото: oren.mk.ru сайтыннан
---

--- | 19.11.2020

Быел батырсыз калмабызмы?

$
0
0
19.11.2020 Спорт
Көрәш тамашачысы әнә шулай дип аптырый. Көрәш буенча дөнья чемпионаты узды, илкүләм ярыш уздырырга әзерләнәләр? Татарстан чемпионаты булырмы? Әлеге сорауны республика Көрәш федерациясенең башкаручы директоры Равил Хәйруллинга бирдек.
– Җанатарлар көрәш сезонының башлануын көтә, Татарстан чемпионатының язмышы белән кызыксыналар. Нинди яңалыкларыгыз бар?   – Зур ярышлар уздыру авыррак бүген. Роспотребнадзор таләпләрен барыбыз да белә. Көрәш ярышларын декабрь аена күчерергә киңәш иттеләр. Спорт  министрлыгы белән дә киңәшләштек. Татарстан чемпионатын декабрь урталарында уздыру нияте бар. Башка ярышларны ничек оештыралар дисезме?  Аларда 70–80 кеше чыгыш ясый. Беләсез инде, милли көрәш турнирларында 400–500 кеше җыела. Егетләребез башны-башка терәп көрәшә. Араларында  авыручылар булса? Барысын да уйларга тырышабыз.   – Шулай да, чемпионат декабрь урталарында уза калса, нинди өстәмә таләпләр булачак?   – Команда вәкилләре ярышка өч көн кала коронавируска тест тапшырырга тиеш булачак. Башка таләпләр – елдагыча. Катнашучылар санына килгәндә, анысын вазгыятькә карап хәл итәрбез. Егетләрнең келәмгә ыргылып торганын, тамашачының алыш көткәнен беләбез. Әмма иң элек – сәламәтлек.    – Россия чемпионатын инде декабрь башында ук уздырырга ниятлиләр.  Татарстан турниры булмагач, илкүләм ярышка кемнәр барачак?   – Россия чемпионатына узган ел Татарстан чемпионатын һәм быел Муса Җәлил турнирын откан егетләр барачак. Әйтик, бер көрәшче ике ярышта да җиңгән икән, димәк, ул – беренче номерлы көрәшче һәм ил чемпионатында республика данын ул яклаячак. Әгәр дә ике ярышта бер авырлыкта ике көрәшче откан икән, димәк, алар арасында беренче номерлы көрәшче сайлап алыначак. Кем җиңә,  шул чемпионатка бара. Җиңүчене 25 ноябрьдә сайларга ниятлибез.
– Соңгы арада районнарда көрәш ярышлары узды. Күзәтеп бардыгызмы?    – Әйе, ярыш алдыннан алар безнең белән элемтәгә керә. Гадәттә, анда катнашучылар саны 100дән артмый. Һәр район кагыйдә һәм таләпләрен үзе билгели, үтәлүен дә үзе тәэмин итә.   – Көрәшсез елны көрәшчеләр ничек кичерә?   – Егетләр бу галәмәтнең бетүен көтә. Зарланган кеше юк, барысын да аңлыйлар. Күз алдыгызга китерегез: 500ләп көрәшче, остазлары, җанатарлар – барысын бер залга җыярга кирәк. 1,5–2 мең кеше җыя торган чак түгел.
---

--- | 17.11.2020

Йөз яшенә дүрт көн калгач...

$
0
0
19.11.2020 Җәмгыять
Башкортстан Бөек Ватан сугышының тагын бер ветераны белән хушлаша – Белорет районында яшәгән Леонид Платонович Копытов бакыйлыкка күчкән. Леонид Платонович Копытов үзенең йөз яшен тутыра алмаган, юбилеена нибары дүрт көн калгач вафат булган. Бу хакта муниципалитет башлыгы Андрей Иванюта хәбәр итә.
«Бу атнада мин Югары Абзанда яшәүче кадерле ветераныбыз Леонид Платонович Копытовны юбилее белән котларга әзерләнгән идем. Чәчәкләр белешетек, бүләк әзерләдек. Ветеран үзенең юбилеена дүрт көн калгач китеп барган – бу бик авыр хәбәр», – дип язган район башлыгы.   Копытов Леонид Платонович Югары Абзанда туган. 1940 елда армиягә алынган. Балтыйк буе округында, Литвада хезмәт иткән.   Инженер-сапёрлар бригадасында взвод командиры ярдәмчесе була.   Ржев янындагы алышларда каты яралана. «За отвагу», «За оборону Москвы», «За победу над Германией» медальләре белән бүләкләнгән. Тыныч вакытта Леонид Платонович авыл мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли. Балаларга белем бирүгә кырык ел гомерен багышлый.   «Искиткеч яхшы педагог, туган як тарихын өйрәнүче иде, иҗтимагый эшчәнлек белән актив шөгыльләнде. Мондый кешеләр белән дәверләр китә... Бик кызганыч. Леонид Платонович турында якты истәлекләр мәңге яшәр», — дип өстәгән Андрей Иванюта.   Кызганычка каршы, сугыш кырында булган яугир ветераннар саны бик аз калып килә. Бу елның 1 гыйнварына төзелгән БР Сәламәтлек саклау министрлыгы биргән мәгълүмат буенча, республикада 309 инвалид һәм 700 сугышта катнашучы булган. 17641 – тыл хезмәткәре, 6144 – тол хатын, 90 – “Блокадалы Ленинградлы” мактаулы билгесе белән бүләкләнгән, 93 концлагерь, гетто һәм Икенче Бөтендөнья сугышы елларында фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан ясалган башка урыннарда мәҗбүриләп тотылган кеше исәпләнә.   Кызганычка каршы, картлык һәм авырулар гына алып китми безнең арадан ул котычкыч сугышны кичеп кайткан солдатларны... Быел, 9 июльдә, Кыйгы районының Ләүзә авылында яшәгән 100 яшьлек ветеран Иван Несмеянов җинаятьчеләр кулыннан һәлак булды...  
Алсу ТӨХВӘТУЛЛИНА

--- | 19.11.2020

Ришат Гатиятовтан өр-яңа җыр ПРЕМЬЕРАСЫ

$
0
0
19.11.2020 Мәдәният
Бүген Чаллыда яшәп иҗат итүче яшь башкаручы Ришат Гатиятов “Татарча Flow” исемле җырын тамашачыларга тәкъдим итте. Күпләр аны Gatik дип кенә йөртә.

Ришат – беренче адымнарын ясаучы рэпер. Ләкин аның рэпы гади түгел. Ул ике телдә яза һәм үзенә үзенчәлекле яңа стиль уйлап тапкан дисәң дә була - юморлы рэп. Монда сатира да, фольклор белән урам егетләре сөйләме чагылышы да бар.

Әлбәттә, репертуарында җитди темалар да ачыла. Көнбатыш илләрдә кайбер "җырларын"- гангста рэп диярләр иде. Ләкин тормышта ул - акыллы, әти-әнисен хөрмәт итүче 22 яшьлек егет.

 

        Посмотреть эту публикацию в Instagram                      

Юл чыкканда машина бәрдереп гомере өзелгән Илнар Фәйзрахмановның туганы: «Сабыйларга әтиләре юклыгын ничек аңлатырга?!»

$
0
0
19.11.2020 Фаҗига
Кичә Арча юлында коточкыч юл һәлакәте булган. Яңа Иябаш авылында яшәүче 37 яшьлек Илнар Фәйзрахмановны юл аркылы чыкканда машина бәреп киткән. Кызганыч, ул шунда ук вафат булган. Илнарның өч баласы ятим калган.
– Абыемны югалттык. Бик авыр көнебез. Шулкадәр матур яшиләр иде алар. Башта әни белән яшәделәр, аннары, йорт салып, башка чыктылар. Әмма әнине ташламадылар. Гел бергә иделәр. Мин исә күрше Яңа Кырлай авылына кияүгә чыктым, – дип сөйли Илнарның сеңлесе Алия.   – Кичә шалтыратып әйткәч, нишләргә белмәдек. Киленебез Гөлгенә дә, әнием дә шок хәлендә. Мин елыйм да елыйм. Абыйның өч кызы ятим калды. Олысы – бишенче, уртанчысы өченче сыйныфта укый. Кечкенәләре икенче елга укырга керәчәк. Ул сабыйларга әтиләре юклыгын ничек аңлатырга? Аларны да бит аякка бастырасы бар.   Бәрдерткән кешенең дә кем икәнен беләләр. Күрше авыл кияве, — ди Алия.   – Ул ирнең биш баласы бар икән. Гаиләләре гафу үтенә. Рәнҗемәвебезне сорый. Нишлик инде, түзәбез. Әтиебезне югалтканга 9 ел иде. Менә тагын йортыбызга хәсрәт килде. Абыйның язмышы шулай язылган булгандыр инде, – ди Алия.   Әлеге ятим калган сабыйларга теләге булган һәркем ярдәм итә ала. Алиянең Ак Барс картасы 89503107599 номерына беркетелгән.
---

--- | 19.11.2020

Оренбургның «Туган тел» мохтәрияте Президиумы әгъзасы Мансур Сәгъдиев вафат

$
0
0
19.11.2020 Әдәбият
14 ноябрь көнне иртән Мансур Габидулла улы Сәгъдиев вакытсыз бакыйлыкка күчте, дип хәбәр итә Оренбург шәһәренең «Яңа Вакыт» редакциясе.
«Мансур Сәгъдиев 1946 елның 11 декабрендә данлыклы Муса Җәлилебез Ватаны — Мостафа авылында туган. Оренбур педагогия институтының физика-математика бүлеген тәмамлый. Авыл мәктәбендә укытучы, завуч, директор була. 1976 ел ахырыннан Оренбургта яшәде.   Ул Оренбург шәһәренең «Туган тел» татар милли-мәдәни мохтәрияте Президиумы әгъзасы булып торды. Бик милли җанлы, фидакяр шәхес иде. Оныкларын да, яртылаш рус милләтеннән булуларына карамастан, татарлыкка тартып тәрбияләде. Татар телен бик камил дәрәҗәдә белгән кеше, күпләргә остаз, сүз һәм эш кешесе булды.   Мансур Габидулла улының якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр», диелә редакциянең кайгы уртаклашу хәбәрендә.   Мансур Сәгъдиев тромб өзелү сәбәпле вафат булган. 
---

--- | 19.11.2020

Кариев театрында «Һөнәр» Бөтенроссия фестивале узачак

$
0
0
19.11.2020 Мәдәният
2020 елның 1 - 6 декабрендә Казанда «Һөнәр» XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узачак. Фестивальнең максаты – яшь режиссерларга профессиональ мөхит тудыру, аларның иҗатын киңкатлам тамашачыга җиткерү, театрлар белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итү.

Фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала. Тамашачылар игътибарына соңгы театраль сезонда сәхнәләштерелгән спектакль премьералары тәкъдим ителә.

6 көн дәвамында Татарстан театрларының 11 коллективы заманча һәм үзенчәлекле спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Афишага 16 спектакль кертелгән. Алар Казанның 6 театраль мәйданчыгында күрсәтеләчәк: Г. Камал театры, Кариев театры, Тинчурин театры, Яшь тамашачы театры (ТЮЗ), «Әкият» Татар дәүләт курчак театры, MOÑ театраль мәйданчыгы.

Исегезгә төшерәбез, «Һөнәр» фестивале 2009 елда Казанда Г.Камал театры инициативасы белән оештырылды һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланды. 10 ел буена Г. Камал театры әйдәп барган «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале быел икенче мәртәбә Г.Кариев театрында үтә. Фестивальне оештыручылар – ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Театр әһелләре берлеге.


---

--- | 19.11.2020

Нәзарәт “30/40” проектында катнашырга чакыра

$
0
0
19.11.2020 Дин
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге “30/40” проектына катнашучылар җыю игълан ителү турында хәбәр итә. Әлеге чара 2021 елның 2-6 гыйнварында бабаларыбыз рәсми рәвештә ислам динен кабул иткән тарихи җирлектә – Болгар шәһәрендә узачак.

Проектта 30-40 яшьлек егетләр һәм кызлар, шулай ук гаиләле парлар да катнаша ала.

“30/40” проекты беренче тапкыр Татарстан мөфтияте тарафыннан 2020 ел башында тормышка ашырылды. Әлеге чараны үткәрүнең төп максаты – рухи һәм физик камилләшү, дини белемнәрне арттыру.

Быел форум җанны дәвалау темасына багышланган. Спикерлар булып шәех Гали Ибодов һәм остаз Әхмәд Абу Яхъя чыгыш ясаячак. Форумда катнашучыларны көн саен бай программа көтә. Өч көн дәвамында саф һавада тренинглар, остазлар катнашында дәресләр, саф һавада спорт уеннары уздыру ниятләнә. Фәнни-танып белү дәресләре экскурсияләр һәм күңел ачу программалары белән чиратлашачак.

Проектта 60 кеше катнашачак. Катнашу бушлай. Язылу өчен телефон: 7 (843) 237-86-18. Шулай ук инстаграм челтәрендә https://www.instagram.com/muslimol/ аккаунты ярдәмендә 2020 елның 20 декабренә кадәр теркәлү узарга мөмкин.


---

--- | 19.11.2020

Путин студентларга өстәмә унар мең сум акча вәгъдә итте

$
0
0
20.11.2020 Җәмгыять
Медик-студентлар ел азагына кадәр өстәмә түләүләр алырга хокуклы. РФ Президенты Владимир Путин шулай дип белдерде.
“Чыннан да эшли алган һәм эшенең нәтиҗәсе булган студентларга ярдәм күрсәтергә кирәк. Мин 2020 ел азагына кадәр поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә эшкә урнашкан һәм авыруларга ярдәм итүче студентларга өстәмә түләүләр булдыруны тәкъдим итәм”, - диде Президент.   Аның сүзләренчә, медицина югары уку йортлары студентлары, ординаторлык һәм аспирантура бүлекләрендә укучыларга унар мең сум, медицина көллиятләрендә белем алучыларга җидешәр мең сум өстәмә түләнәчәк.   
---

--- | 20.11.2020

«Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектлары» каталогының беренче томы басылды

$
0
0
20.11.2020 Милләт
Фундаменталь белешмә басма ТАССР оешуга 100 ел тулу белән бәйле һәм Казан шәһәренә багышланган. Проект «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» Федераль проекты кысаларында тәкъдим ителә АКБО «Россия мәдәният фонды» гранты ярдәмендә тормышка ашырылды.

Каталог Татарстан территориясендә урнашкан (федераль, региональ һәм җирле әһәмияттәге) мәдәни мирас объектларын ачыклау, өйрәнү, паспортлаштыру һәм дәүләт саклавына кую буенча илебез архитектурасы тарихчылары һәм тикшеренүчеләре тарафыннан эшләнгән күпьеллык эш нәтиҗәсе булып тора. Басманың төзүчесе һәм баш редакторы-А.М. Тарунов. Басма күләме 1000 биттән тора, анда Казан шәһәренең 620 мәдәни мирас объекты тасвирлана, 536 карта-схема һәм 2402 фотография урнаштырылган.

Мәгариф һәм фәнни максатларда каталогның бөтен тиражы (1000 данә) мәдәният, фән һәм мәгариф учреждениеләренә, музейларга һәм китапханәләргә, Татарстанның иҗтимагый һәм дини оешмаларына, дәүләт һәм муниципаль органнарга һәм гражданлык хокукының башка субъектларына бушлай тапшырылды.

Каталогның зур тиражлы өлеше мәдәният һәм мәгариф учреждениеләренә – китапханәләргә, дәүләт, муниципаль, ведомство һәм шәхси музейларга, фәнни үзәкләргә, югары уку йортларына юнәлтелде. Нәкъ менә шушы оешмалар тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру белән шөгыльләнә, киң күләмле агарту һәм тикшеренү эшләре алып бара.

«Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектлары: Казан» каталогы күп санлы уңай фикерләр һәм соклану сүзләренә лаек булды, чөнки бу басма элек аерылган мәгълүматны бик эчтәлекле итеп берләштерә, республиканың тарихи һәм мәдәни ядкярләрен алга таба өйрәнүгә һәм саклауга ярдәм итә.

Киләчәктә Татарстан районнарына багышланган каталогның икенче томын бастырып чыгару күздә тотыла, анда Иске Казан, Болгар, Зөя, Чистай һәм Алабуга музей-тыюлыклары, әһәмиятле архитектура һәйкәлләре тәкъдим ителәчәк.

Барлык теләүчеләр Казан һәм Татарстан китапханәләрендәге каталогны өйрәнә, шулай ук электрон версияләрдән ирекле файдалана алалар: http://tehne.com/library/obekty-kulturnogo-naslediya-respubliki-tatarstan-kazan-illyustrirovannyy-katalog-moskva-2018 (Казан), https://16.nnrf.ru/files/assets/basic-html/page-I.html (административ районнар).


---

--- | 20.11.2020

Өч баламның кабере янәшә

$
0
0
20.11.2020 Язмыш
Бу язмамны бик озак уйлангач кына язарга утырдым. Беразга гына булса да, күңелемә тынгы табасы килде. Беләм, бу дөньяда беркем дә мәңгелеккә килмәгән. Әмма үлем ачысыннан да читене юк. Моның бик ачы хәсрәт икәнен үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың икән.
Гомерем буе укытучы булып эшләдем. Башлангычта да укыттым, өлкәнрәкләргә дә математикадан белем бирдем. Ана назыннан мәхрүм булган сабыйларны да тәрбияләргә туры килде. Менә шул чакта: “Балаларым әти-әниле булып үссен иде”, – дип Ходайдан сорап теләк те­ләдем. Шөкер, алар кабул булды. Үзем дә бик бәхетле яшәдем. Яраткан эшем, хезмәттәш­ләрем, гаиләм бар. Тик бәхетебезгә күз тиде. Иремнең сәламәтлеге юк иде. Ул – инсульт кичергән кеше. Параличланган, бер ягы эш­ләмәгән килеш 21 ел яши. Без бу авыруны зур кайгыга әйләндер­мичә яшәргә, шөкер итәргә тырыштык.   Бар да әйбәт кебек иде. Тик олыгайган көнебездә безне ачы хәсрәтләр көткән икән. Без картым белән өч балабызны югалтып ятим калдык.      Башта ике кызыбыз, аннары ике улыбыз туды безнең. Төп­чегебез – Айрат исемле балам кечкенә вакытта үпкәсенә суык тиеп үлеп китте. Көтеп алынган тансык улыбызны югалтуны авыр кичердек. Тормыш дәвам итте. Тик озак тормады, кайгы җиле тагын безнең ишекне шакыды. Бу юлы Алсу исемле кызыбызны югалттык. 28 яшьлек чәчәктәй балам авырып китте. Озак та үтмәде, күзләрен мәң­гелеккә йомды. Алсуның кайгысын олы кызым Резидәгә карап азрак онытып тора идем. Ул Казаннан кайтуга Алсуым кайткан төсле була иде. Тик бу бәхеттән дә мәхрүм калдым. Резидә 2014 елда юл фаҗигасендә һәлак булды.      Резидә тырыш, тотынган һәр эшен башкарып чыга торган кеше иде.     Апасының авыр хәлдә икәнен әйтүгә, Рамил улым төнлә юлга кузгалды. Авылдан Казанга якын ара түгел бит. Җиңел машина белән 3-4 сәгать барасы. Апасы, әйтерсең, ул килеп җиткәнне генә көткән, бер сәгатьтән өзелгән дә. Рамил апасын күрә алмады, аны реанима­циягә дә кертмәгәннәр. Әлеге хәс­рәтне бик авыр кичердек. Җитмәсә ул чакта өебездә төзелеш эшләре иде. Резидә атна ахырына булышырга кайтам дип китте. Җомга көнне гәүдәсен генә алып кайттык.   Якыннарым вакыт дәвалар дисә дә, балаларымны югалту хәсрәте басылмады. Киресенчә, йөрәк­тәге яралар һаман кузгалып кына тора. Резидә тырыш, тотынган һәр эшен башкарып чыга торган кеше иде. 18 яше тулгач, Казанга чыгып китте. Хисап эшләре буенча югары белем алды. Мәдәният министрлыгында, Тинчурин һәм Камал театрларында эшләде. Соңгы эш урыны Качалов театрында иде. Анда баш хисапчы булып эшләде. Еш кына командировкаларга йөрергә туры килде. Ә фаҗига буласы көнне ул Чабаксарга артистлар янына киткән. Казанга да исән-сау әйләнеп кайткан. Төнлә автобуслар йөрмәгәч, такси чакырткан.   Тик машина йөртүче светофорның кызыл төсенә туктамаган. Алар икенче машина белән бәрел­гәннәр. Кызым бик нык имгәнеп, аңына килә алмыйча үлеп китте.   Дөньялыкта булган ачы хәсрәтне мин өч тапкыр кичердем. Бар ышанычым, өметем булып улым Рамил калды. Аның гаи­ләсенә, оныкларыма сөенеп яшим. Бала хәсрәтеннән дә ачы хәсрәт юк диюләре хак икән. Резидәне әле дә менә кайтып керер дип көтәм. Казандагы фатирына барып та бераз яшәп кайтам. Балам монда гына чыккандыр да хәзер кайтыр шикелле. Аның кигән киемнәрен күз карасыдай саклап торам.   Йөрәк әрнүләрем басылмасмы дип, зиратка барып дога кылып кайтам. Өч баламның да кабере янәшә урнашкан. Хәзер күңелемне бары тик дога кылып кына тынычландырам. Күңелем белән хәзер бер генә теләк: балаларымның урыны җән­нәттә булсын дип телим. Беркемгә дә үзеннән алда баласын югалтырга язмасын икән. Әлеге язмам балаларым рухына дога булып ирешсен иде. Психолог Эльвира Сафина киңәше:   – Ана өчен бала үлеменнән дә авыры юк.   Сез бер генә түгел, өч балагызны югалткансыз. Күңелегездә яралар төзәлергә өлгермәгән, яңалары барлыкка килгән. Редакциягә хат юллап дөрес эшләгәнсез. Күңелегез беразга булса да бушап калган. Якын кешеләреңне югалту ачысын әйтеп тә, язып та аңлатып булмый. Динебез кушканча сабыр булырга кирәк. Күңелегезгә хәсрәтегезне җыймагыз. Елап та алыгыз. Тик хәзер аларның бары тик сезнең догага гына мохтаҗ икәнен онытмагыз. Венера БАЙБУЛАТОВА, Чүпрәле районы,Иске Шәйморза авылы  Фото: bbc.co.uk
---

--- | 20.11.2020

"Җанкисәккәем" спектакленә - 25 ел!

$
0
0
20.11.2020 Мәдәният
1995 елның 27 октябрендә Камал театрында Туфан Миңнуллин әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән легендар "Җанкисәккәем" спектакленең премьерасы булды. Әлеге музыкаль комедия менә инде 25 ел үзенең нечкә лирикасы, яхшы энергиясе һәм онытылмас музыкаль номерлары белән тамашачыларны шатландырып килә.

Шул уңайдан, театр коллективы 25 ноябрьдә  спектакльнең олы юбилеен тамашачылары белән бергәләп билгеләп үтәргә чакыра.

БИЛЕТ АЛЫРГА КАССА: (843) 293-03-74


---

--- | 20.11.2020

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан вафат

$
0
0
20.11.2020 Дин
Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан коронавирус инфекциясеннән вафат булган. Бу мәгълүматны Татарстан митрополиясендә расладылар.
«Татар-информ» язуынча, архиерей бүген, 20 ноябрьдә вафат булган.   Татарстан митрополиясе архипастырьлары, клириклар һәм паствалар владыка Феофанның вакытсыз үлеме сәбәпле, кайгы уртаклаша. 
---

--- | 20.11.2020

2021 елда эшләми торган көннәр билгеле

$
0
0
20.11.2020 Җәмгыять
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре республикада 2021 елда эшләми торган бәйрәм көннәрен әйтте. Бу хакта бүген эш календарена сылтама белән ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.
«РФ Хезмәт кодексы һәм «ТРның бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы ТР Законы нигезендә республикада яңа ел каникуллары (1-6 һәм 8 гыйнвар), Раштуа бәйрәме (7 гыйнвар), Ватанны саклаучылар көне (23 февраль), Халыкара хатын-кызлар көне (8 март), Яз һәм хезмәт бәйрәме (1 май), Җиңү көне (9 май), Россия көне (12 июнь), Татарстан Республикасы көне (30 август), Халыклар бердәмлеге көне (4 ноябрь), ТР Конституциясе көне (6 ноябрь), Ураза һәм Корбан бәйрәме», - диелә хәбәрдә.   Ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең башлануы туры килә торган көннәр Татарстан Президенты указы белән билгеләнә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматларына караганда, 2021 елда дини мөселман бәйрәмнәренең якынча даталарын 13 май һәм 20 июль дип санарга мөмкин.   Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре бергә туры килгән очракта ял бәйрәмнән соң икенче көнгә күчерелә. Гыйнварның эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән яллар гына искәрмә булып тора. Шулай итеп, яңа елда түбәндәге ял көннәре: шимбә 2 гыйнвардан 5 ноябрь җомга көнгә, 3 гыйнвар якшәмбедән 31 декабрь җомгага, шимбә 20 февральдән дүшәмбе 22 февральгә күчерелгән.   
---

--- | 20.11.2020

Африка кызына өйләнгән татар егете: «Туганнар, әти-әниләрем Кентны бер күрүдә үк бик яратып кабул иттеләр»

$
0
0
20.11.2020 Ир белән хатын
Мәхәббәткә тән төсе дә, дин дә, тел дә комачауламый. Яшь парлар – Пермь краеның Седяш авылы егете, блогер Марат Дәүләев белән Африка кызы Кент икесе ике илдә яшәсә дә, үзләрен бәхетле хис итәләр.
Марат белән Кент бер-берсе белән социаль челтәрдә танышкан. Алар ике ел элек танышып, ярты ел бергә яшәгәннәр. Кент Замбиядә табиб белгечлеген үзләштерә. Шул сәбәпле, әлегә икесе ике якта. Сагыну авыр булса да, түзәргә туры килә. Кент авылга 4 тапкыр кайтырга өлгергән инде. Сыерын да савып караган, бергәләшеп утын кискәннәр, печән чапканнар. Африкада печән чабып караганы булмагач, аңа бик кызык тоелган.   – Авылыбыз кечкенә. Туганнар, әти-әниләрем Кентны беренче күрүдә бик яратып кабул итте. Ләкин авылдашлар арасында күңелсез сүзләр җиткерүчеләр дә булды. Кәләшемне берничек тә сынап карамадым. Ул бик тәрбияле кеше, зирәк, аңлаучан. Гөрләтеп туй үткәрдек. Замбиядә дә кызлар бездәге кебек туй күлмәге кия. Кунаклар күп булса да, аның туганнары, әти-әниләре кайта алмады. Алар белән видеоэлемтә аша гына аралаштык. Хатыным белән рус телендә аралашабыз. Ни өчен дигәндә, мин инглизчә начар беләм. Шулай да аны интернеттан өйрәнәм, Кент та өйрәтә. Үзе татарча кайбер сүзләрне генә белә. Милли ризыкларны бик ярата. Безнең кухня аларныкыннан нык аерыла.   Аларда мин ишетмәгән махулухулу кебек әллә нинди җиләк-җимешләр дә үсә. Манго, апельсин, банан, лимонны бакчаларыннан гына өзеп ашыйлар.   Марат әти-әниләре белән яши. Әмма һәрвакыт эштә булгач, авылга сирәк кайта. Жәй көне Кент янына барырга җыена. Блогерның максаты – сәяхәтләрен Инстаграм аккаунтыннан һәм YouTube каналыннан күрсәтү. Шуның өчен төрле транспортка утырып барырга дип планлаштыра. Юлда барганда илләрнең табигатен, яшәешен күрсәтергә хыялланса, Африкада исә татар егетенең күргәннәре турында сөйләмәкче. Марат сөйгәне белән шунда яшәргә, ялларда туган ягына кайтырга планлаштыра.
---

--- | 20.11.2020

Илшат Рәхимбай: "Әпипә" татар концертларына альтернатива була ала"

$
0
0
20.11.2020 Мәдәният
Киң прокатка беренче татар мюзиклы «Әпипә» чыга. Озак көтелгән премьерны Татарстан, Башкортстан, Симферополь һәм Чиләбе өлкәсе кинотеатрларында карарга мөмкин булачак. Мюзикл кинотеатрларда татар телендә русча субтитрлар белән барачак.

Хәзерге вакытта картинаны ай дәвамында көн саен күрсәтү турында карар кабул ителде. Әгәр фильм тамашачыларда уңыш казанса, прокат озайтылачак.

«Әпипә» фильмы - тулысынча прокат киносы. Без баштан ук прокатта кызыклы булган фильм булдыруны күздә тоттык. Бу картинаның форматы, жанры аудиторияне көтүгә туры килә, хәзер комедияләр, бигрәк тә музыкаль комедияләр бик аз. Һәм тамашачыларда зур кызыксыну уята торган тагын бер фактор - бу фильмда төшкән танылган җырчылар. Эстрада һәм кино симбиозы - безнең кинематографта юк иде әле, бу Татарстан киносы өчен яңа жанр», - диде Миләүшә Айтуганова.

Фильмның сюжеты буенча, җиде кыздан торган музыкаль төркем Татарстан районнары буенча гастрольләрдә йөри. Вакыйга төп геройның армиягә китмәс өчен качып барганда, соңга калган баянчы урынына «Әпипә» автобусына килеп эләгүеннән башлана. Егет автобуста костюмерша кызга гашыйк була. Мәхәббәт тарихыннан тыш, фильмда артистларның маҗараларга бай гастроль туры күрсәтелгән. Кульминацион мизгел – “Әпипә” фильмы геройлары күзәтү тәгәрмәче төзексезлеге аркасында һавада асылынып калуы һәм үзләренең чын йөзләрен ачуы.

Фильмда татар эстрадасының популяр артистлары - Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, «Зө-ләй-лә» кызлары Ләйсән Мәхмүтова һәм Ләйсән Закирова, «Фәридә-Алсу» дуэты кызлары Фәридә Әхмәтшина һәм Алсу Сөнгатуллина, Алсу Әбелханова һәм Гөлшат Имамиеваны күрергә мөмкин. Төп рольләрне Тинчурин театры артистлары башкара. Мәхәббәт линиясе Резеда Сәлахова белән Артем Пискуновка тапшырылган. Алып баручы егет – Рөстәм Гайзуллин. Артистларны каршы алучы образында – Зөлфия Вәлиева.

Фильмның режиссеры Илшат Рәхимбай сүзләренчә, “Әпипә” – тамашачыларга Татарстанда да прокат өчен сыйфатлы, кызыклы фильм чыгарып булуны күрсәтер өчен төшерелгән. “Мондый картиналар татар концертларына альтернатива була ала, чөнки билет бәясе шактый аерыла. Безнең алда тамашачыны кинотеатрларга алып килү бурычы торды,” – дип ассызыклый режиссер.

Аның сүзләренчә, фильм сюжет һәм куелыш ягыннан гына түгел, таныш йөзләрне яңа амплуада күрә алу мөмкинлеге белән дә кызыклы. “Фильм көлдерә дә, елата да, уйландыра да. Ул мәхәббәт турында, гастрольләр турында, батырлык һәм хаклык турында,” – дип бүлеште Илшат Рәхимбай.


---

--- | 20.11.2020

Кариев театры көзне премьера белән озатачак

$
0
0
20.11.2020 Мәдәният
Астрид Линдгренның ”Мио, минем Мио” әкияте буенча әлеге әсәрне сәхнәгә Санкт-Петербургтан махсус чакырылган режиссер Екатерина Гороховская куйды. Ул - Россия киңлекләрендә танылган балалар спектакле режиссерларының берсе, театр һәм кино актрисасы, театр режиссеры, тәнкыйтьче, педагог, В.Стржельчик исемендәге актерлар премиясе лауреаты.

Екатерина Гороховскаяның тавышын, балалар һәм олылар яратып өлгергән, “Добрыня Никитич һәм Змей Горыныч” (Забава Путятична ролендә), “Илья Муромец һәм Соловей-разбойник” (Аленушка ролендә), “Лунтик һәм аның дусларының маҗаралары” (Лунтик), “Барбоскиннар дачада” (Лиза ролендә) һәм башка мультфильмнарда да ишетергә була.

«Мио, минем Мио!" - ул балалар ялгызлыгы һәм куркулар, ата-аналар мәхәббәте, шатлык, кыюлык, тугрылык һәм дуслык турындагы повесть. Әлеге төшенчәләр һәрвакыт актуаль. Бу – гаилә белән карый торган әкият.

Билет алу өчен сылтама: https://tickets.karievteatr.ru/


---

--- | 20.11.2020

Кешеләрне күзәтергә яратам

$
0
0
20.11.2020 Мәдәният
Самара өлкә “Туган тел” җәмгыяте активисты, үзешчән рәссам Азат Камил улы Надировның картиналары кайбер газета укучыларының өе, милли активистларның офислары түрендә эленеп тора. Рәсем сәнгатен яратучылар Азат аганың эшләрен Самарада һәм өлкәдә оештырылган күпсанлы күргәзмәләрдә, милли бәйрәмнәребездә күрә алалар.

Быел Россиядә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата бик күп мәдәни чаралар уздырылды. Самараның «Художественный» кинематография үзәге фойесында да «Җиңү салюты» дип аталган Бөтенроссия һәвәскәр рәссамнар, халык һәм үзешчән декоратив-гамәли иҗат осталарының эшләрен тәкъдим иткән күргәзмә-смотры узды. Хәрби, тарихи, патриотик тематиканы яктырткан, шулай ук хәзерге буын кешеләренең тыныч тормышын чагылдырган картиналар һәм кул эшләре арасында «Палитра» рәссамнар иҗат берлеге әгъзасы Азат Камил улы Надировның картиналары да бар иде. Эксперт советы карары буенча рәссамның «Генераль конструктор Алексей Туполев очу кырында» дип аталган картинасы Екатеринбургта узган «Салют Победы» күргәзмә-смотрына алынган, һәм андагы жюри да эшне Мәскәүнең Малая Третьяковка залында оештырылган «Великому подвигу посвящается» күргәзмәсендә катнашырга да лаек, дип тапкан.

«Генераль конструктор Алексей Туполев очу кырында» картинасының үз тарихы да бар икән. Аны конструктор, философ, социолог Евгений Корчевский ясый башлаган булган. Әмма, эшен тәмамларга өлгермичә, вакытсыз вафат булган. Шулай итеп, әлеге картинаны, дустының васыяте буенча, Азат ага эшләп бетерә һәм ике сәләтле авторның рухи байлыгын үз эченә сыйдырган рәсем бер ай буе башкалабызның иң зур күргәзмә залында эленеп тора..

Картина Самараның Королев исемендәге авиация һәм космонавтика музее директоры Надежда Богданованың күңеленә дә бик хуш килгән. «Бәлки берәр кеше картинаны музейга бүләк итәр әле», – ди Азат Камил улы.

- Хәрби-патриотик тематика, гомумән, миңа бик якын. Әтием - сугыш ветераны, әнием - тыл хезмәткәре. Мин үзем дә сугыш елларын бик әйбәт хәтерлим, әнием белән иртәдән кичкә кадәр колхозда эшләгәннәрне онытып булмый, - дип искә ала рәссам.

Надировның сәнгать дөньясы гаҗәеп матур. Аның пейзажлары туган якка мәхәббәт белән сугарылган. Хәтта авиаконструктор Туполев портретының арткы планында да Идел буен чамалап була. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәвәскәр рәссамның иҗаты пейзажлар белән генә чикләнми, ул портретлар белән дә мавыга.

- Мин транспортта барганда кешеләрне күзәтергә яратам. Кайвакыт пассажирлар арасында үземнең булачак картиналарымның геройларын табам. Шуңа да кесәмдә һәрвакыт кәгазь һәм карандаш йөртергә туры килә. Күземә кызыклы образ чалынса, шунда ук кәгазьгә төшереп алам. Фашист концлагереннан качучыларга багышланган «Остается прикрывать» дип аталган картинамның төп геройлары өчен образлар да нәкъ менә трамвайда барганда очрадылар, - дип елмая Азат ага.

Талантлы якташыбыз Азат Надировны киләчәктә дә илһам ташламас һәм аның картиналары Россия музейларын гына түгел, чит ил күргәзмәләрен дә бизәр, дип ышанабыз.

 


Эльмира СӘЙФУЛЛИНА

--- | 20.11.2020

Бала ике айдан соң табылган

$
0
0
20.11.2020 Хәвеф-хәтәр
28 сентябрьдән эзләүдә булган беренче сыйныф укучысын 26 яшьлек кешенең фатирында тапканнар. Хәзер ир тоткарланган. Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волкова хәбәр итте. Беренче сыйныф укучысын бер адәм актыгы йортында бикләп тоткан.
Малай Владимир өлкәсендә автобуста мәктәптән кайтканда югалган иде. Ул Горки авылында автобустан төшеп кала һәм юкка чыга.   Русия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә берникадәр вакыт элек Интерпол каналлары буенча чит ил коллегаларыннан Интернетның күләгә сегментындагы язмалар турында мәгълүмат килгән. Аларда малайны урлаган һәм үз өендә тотучы ир турында әйтелә.   — Росгвардия ярдәме белән полиция хезмәткәрләре, баланы урлауда шикләнеп, Владимир өлкәсенең Камешковский районы Макариха авылында яшәүче 26 яшьлек ирне тоткарлады. Аның шәхси йортында эзләнүдә булган малай табылган, - дип билгеләп үтте Ирина Волк.   Беренче сыйныф укучысы инде әти-әниләренә тапшырылган. Чыганак Фото: кп.ру  
---

--- | 20.11.2020
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>