Комарлы уеннар белән мавыгучыларның туганнарына гаилә бюджетын саклап калу мөмкинлеге барлыкка килде: март аенда Россия Гражданнар кодексына төзәтмәләр үз көченә керәчәк, аның нигезендә судлар уенчыларның, наркоман һәм эчкечеләр кебек үк, хокукларын чикли ала.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә судларның “спиртлы эчемлекләр яки наркотик матдәләр куллану нәтиҗәсендә үз гаиләсен матди яктан авыр хәлгә куючы” кешенең хокукын чикләргә хакы бар. Бу очракта эчкечегә аның хезмәт хакын яки пенсиясен алу, шулай ук зур килешүләр төзү – кредит алу, милек сатып алу яки сату өчен попечитель билгеләнә. Попечитель рөхсәтеннән башка хокукы чикләнгән гражданинга кибеттән азык-төлек, кием-салым сатып алырга гына ярый. Кешенең хокукын чикләү үтенече турында гариза белән судка “аның гаилә әгъзалары, опека һәм попечительлек органнары, шулай ук психиатрия яки психоневрология учреждениесе вәкилләренең мөрәҗәгать итәргә” хакы бар.
Татарстанның Суд департаменты идарәсе мәгълүматлары буенча, узган ел республика судларында шундый 28 гариза каралган, аларның 23 е канәгатьләндерелгән. Ә 1 марттан отышлы уеннар белән мавыгып, гаиләне бөлгенлеккә төшерүчеләрне дә судка биреп булачак.
– Моның ничегрәк булачагын фаразлыйсым килми, - ди әлеге уңайдан ТР Югары суды рәисенең гражданлык эшләре буенча урынбасары Марат Хәйруллин. – Закон әле имзаланды гына. Наркомания һәм отышлы уеннар белән мавыгу - икесе ике әйбер... Закон нигезендә, хокуклары чикләнгән эчкече һәм наркоманнарның чикләүне юкка чыгару турында гариза бирергә хакы бар. Бу очракта кеше дәвалану курсы үтүен һәм сәламәтләнүен раслаучы медицина документлары күрсәтергә тиеш. Ә менә отышлы уеннар белән мавыгучылар үзләренең “савыгуын” ничек дәлилләргә тиештер, анысы билгеле түгел. Бәлки, бу медэкспертиза нәтиҗәләре, белгечләрнең бәяләмәләре булыр. Берникадәр вакыттан соң РФ Югары судыннан әлеге тема уңаеннан аңлатмалар килер, дип улыйм.
Шул ук вакытта Татарстанның адвокатлар берләшмәсендә, милкеннән файдалану хокукына ия булу өчен, отышлы уеннар белән мавыгуда теләсә кемне гаепләргә җай чыгачак, дип борчылалар. Эшлексез балаларын мирастан колак кактыру белән янаган бай ата-аналарга шундый гаеп ташланмас дип кем әйтә ала?
– Бу очракта кайсы өлкәдәге белгечләр эксперт булырга тиеш соң. Психиатрмы, психологмы әллә уен салоны операторымы? - дигән сорау куя Казан адвокаты Эльнара Сафина. - Шулай ук кешенең комарлы уеннар белән мавыкмавын нәрсә белән дәлилләргә? Минемчә, закон гамәлдә кулланыла башлагач, хаталар шактый китәчәк. Хәтта канунны үз максатында файдаланырга омтылучылар да табылачак.
Ә психиатрлар бу хакта ни уйлый?
– Отышлы уеннар белән мавыгу, яки гемблинг - ул психик тайпылыш, - ди КДМУның медицина һәм гомуми психология кафедрасы мөдире Владимир Менделевич. - Клиник гемблер, мисал өчен, шул ук эчкечедән әлләни аерылмый - ул шулай ук “барысы да контрольдә” һәм “теләгән вакытта баш тарта алам” дип ышана, дозаны арттыру ихтыяҗын кичерә (уйнаучы - ставкаларны арттыра), махмырдан интегә. Гадәттә, бу авыру бик нык мавыгудан башлана. Кеше шул рәвешле буш вакытын үткәрә яки баерга хыяллана. Ләкин бераздан бәйлелек барлыкка килә. Кеше уен белән артык мавыгуның тискәре нәтиҗәләрен аңласа да, инде туктый алмый. Акчаны оттыра барган саен, бурычлары да арта. Туганнарыннан акча урлый, әйберләрен сата, кредитлар ала башлый. Бу очракта закон нигезендә кешенең хокукын чикләү үзен аклый. Ләкин суд психиатриясе кануннары буенча психикада көчле тайпылышлар булганда гына (психоз һәм акыл зәгыйфьлеге) психик авыруны эшкә сәләтсез дип танырга ярый. Алкоголизм да, наркомания да һәм бигрәк тә гемблинг болар рәтенә керми. Мин, белгеч буларак, кешенең эшкә сәләтлелеген бәяләгәндә суд психиатриясе кануннарын кире кагу белән килешмим. Чөнки мондый очракта кибеткә йөрергә яратучыларның да эшкә сәләтлелеген чикле дип табырга була. Кайбер туганнар якыннарының байлыгына кызыгып, ничек булса да шушы законнан файдаланып калырга тырышыр, дип шикләнәм. РФ Гражданнар кодексының 30 нчы маддәсе буенча кеше хокукын чикләү өчен “гемблинг” дигән диагнозны раслау таләп ителми. Кешенең отышлы уеннар белән мавыгуын һәм “гаиләсен матди яктан авыр хәлгә куя” дигән фактны тану да җитә. Инде суд проблеманың асылына төшенер, хокукы чикләнергә тиешле кешегә, әйтик, шаһитлар ярдәмендә, үзенең отышлы уеннарга бәйле булмавын исбатларга мөмкинлек бирелер, дип өметләнәсе генә кала.
Елена МЕЛЬНИК
в„– | 18.02.2013