Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушылганнан соң авыл хуҗалыгы өчен өстәмә мөмкинлекләр ачылыр дигән өметләр яңарды. Ни генә дисәләр дә, уртак кануннар белән яши башладык бит. Тик, кем әйтмешли, пәри башка, җен башка икән шул. Моны тормышка ашырыр өчен Россия авыл хуҗалыгына чит илләрдәге мөмкинлекләр, ягъни әлеге дә баягы дәүләт ярдәме бик аз. Аның күләме Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүче илләрдән дистәләрчә тапкыр кимрәк булгач, нинди тигез шартлар турында сүз булуы мөмкин?
Авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукцияне тиешле бәядән сату буенча да проблемалар арта. Мөгезле эре терлекнең баш саны буенча гына түгел, сөт һәм башка кайбер продукция җитештерү буенча Россиядә беренче урында барган Татарстанда соңгы ярты ел эчендә бу төр продукцияләргә ихтыяҗ 25-30 процентка кимегән!
Үрдәк нигә күлгә арты белән чума?
Аптыраганнан, билгеле. Авыл халкы да шулай. Бүген байтак өлеше тормышта үз урынын таба алмый. Эшлим дисәң, эш юк. Инвесторлар авылның бик аз өлешен генә эшле итә алды. Аларга да тиешле хезмәт хакын тартып-сузып кына бирәләр. Крестьян-фермер яки мөстәкыйль эшләргә омтылучы хуҗалыкларда да даими эшләүчеләр саны әллә ни күп түгел.
Авылда яшәүче һәркемнең мөстәкыйль рәвештә үз эшен башларга кыюлыгы җитми. Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, шушы һәм тагын кайбер башка сәбәпләр аркасында Татарстан авылларын ел саен 10 меңнән артык кеше ташлап китә. Эшлисе килгәннәргә дә җиңел түгел. Бюрократик системага каршы күпме генә көрәш алып барылса да, аның әле тамырлары шактый тирәндә. Бар, алып кара син, әйтик, йорт төзергә яки башка кирәк-ярагыңа берәр банктан акча. Әллә нинди документлар таптырып, үзәгеңә үтәчәкләр. Дәүләт ярдәме белән дә шул ук хәл.
Әле ярый районнарда да, авылларда да бу эшнең кирәклеген, мөһимлеген аңлый башладылар. Хөкүмәт булышлыгы белән моңарчы авыл җирендә үз эшен булдыру турында хыялланырга да курыккан, әмма кулларыннан эш килә торган шактый гына ир-ат һәм хатын-кызлар кайсы шәхси хуҗалыгында күпләп терлек асрый, кайсы гаилә фермасы төзи яисә башка бер шөгыль табып, тормыш алып барырга тырыша. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, 2013 елның 1 гыйнварына республика авылларында 23мең 400 кеше, ташламалы кредит алып, үз шөгылен булдырган. Моңарчы күрелгән хәлмени: гап-гади авыл кешеләре узган елда гына да 6 миллиард 100 миллион сумлык субсидияле кредит алган. Алуын алган да, аны бит әле процентлары белән кире кайтарасы да бар. Моның өчен, әлбәттә, авыл хуҗалыгында җитештерелә торган продукциягә тиешле бәя булуы кирәк. Шулай булмаганда, авыл кешесе бурычларын кайтарырга каян акча алсын?
Дөрес, кредитлар ташламалы, дидек. Ягъни мәсәлән, банклардан алынган кредитның процент өлешен дәүләт сиңа субсидия формасында кире кайтарачак. Әйтик, 2006 елдан башлап бүгенгә кадәр авыл халкы банклардан 22 миллиард 300 миллион сумлык кредит алган. Шуның процент ставкасы өчен дәүләт аларга 1 миллиард 800 миллион сумын кире кайтарган. Бу кадәресе дә ярап тора анысы. Бәяләр генә көйләнсен...
Янә ярык тагарак янында
Россия дәүләт җитәкчелегенең кайбер гамәлләренә шаклар катарлык. Кайчагында, әллә соң юри шулай эшлиләрме икән, дип сорыйсы килә.
Язгы чәчү алдыннан илдәге вәзгыятьне күздә тотып әйтүем. Югыйсә, өстәгеләргә авыл хуҗалыгында дөньякүләм эш тәҗрибәсен искә алырга да була бит. Америка яки Европа илләрендә авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме кайчан һәм күпме биреләсе шактый алдан билгеле. Анда бит авыл хуҗалыгына ярдәм ниндидер процентларны каплау өчен түгел, ә эш нәтиҗәләренә карап бирелә. Әйтик, нәтиҗә өч тапкыр арттымы, дәүләт ярдәме дә өч тапкыр арта. Кызыксындыру шулай булырга тиеш ул.
Миңа инвестор, крестьян-фермер яки мөстәкыйль эшләргә омтылучы хуҗалыклар белән еш аралашырга туры килә. Дөрес, берсе дә каравыл кычкырмый. Әмма дәүләтнең авыл хуҗалыгы өлкәсендә алып барган сәясәтеннән бүген аларның берсе генә дә канәгать түгел.
Моңарчы ел саен диярлек язгы чәчү алдыннан ягулык-майлау материалларына ташламалы бәяләр куела килде. Ашламалар, югары җитештерүчән орлык һәм башка кирәк-яракларга да акчаны хуҗалыклар ничек кирәк алай дигәндәй, тартып-сузып булса да җиткерергә тырышты. Быел бит тәмам ярык тагарак янында калучы хуҗалыклар бар.
Хикмәт нәрсәдә? Эш шунда: Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч, авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәменең тәртибе үзгәрде. Хәзер ул эшкәртелгән гектарлар һәм сөт сату күләменә карап биреләчәк, диләр. Гектарына...130 сум чамасы. Әле анысы да хуҗалыкларга кайчан барып җитәр, билгесез.
Туй узгач – думбра, дигәндәй, чәчү вакыты килеп җитте бит инде. Россиянең кайбер өлкәләрендә менә-менә башланырга да тора. Ягулык-майлау материаллары, ашламасы түгел, чәчүлеге дә булмаганнарга нишләргә? Җитмәсә тагын язгы чәчү алдыннан гына бәяләрен шактыйга арттырып куялар.
“Дөрес, Татарстан хуҗалыкларында хәлләр алай ук куркыныч түгел”,– ди республика аграр министры урынбасары Илдус Габдрахманов. Техниканың күбесе төзек хәлдә. Орлыклар җитәрлек. Күп хуҗалыклар үз көчләре белән ягулыгын да, ашламасын да, башка кирәк-ярагын да әзерли алган. Әмма 2 миллион 800 мең гектардан артык җирне сыйфатлы итеп эшкәртү, чәчү, ашлау һәм корткычлардан саклау өчен күп кирәк булачак шул әле.
Аннан килеп, ярдәм дигәнебез дә, кайчагында эре монополистларның авыл хуҗалыгын дәүләт аша талавына кайтып кала түгелме? Әйтик, язгы чәчү чорында гына булса да, хуҗалыкларга ягулык-майлау материалларына түләнгән акчадан НДС, ягъни сатылганга өстәмәне дәүләт кире кайтара алмыймы? Бу очракта солярка 30 сум торганда да, һәр литр ягулык 5 сум 40 тиенгә арзаная дигән сүз бит.
Камил СӘГЪДӘТШИН
в„–29 | 16.02.2013