Көн туды исә, “Вамин” яңа хәбәрләр белән “сөендерә”. Хәбәрләр шактый: рәсмиләре дә, рәсми булмаганнары да бар. “Вамин”ның үзендә эшләүчеләр генә түгел, шәхси хуҗалыгында терлек асрап, аңа сөт тапшыручыларны да “кәкре каен”га терәтәләр. Урыннарда хезмәт хакы түләү буенча бурычлар дистәләрчә миллион сум белән исәпләнә. Банк вәкилләре, үрле-кырлы сикереп, судтан судка чаба.
Атна саен диярлек Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге киңәшмәләрдә “Вамин” компаниясенә керүче предприятие һәм агрофирмалар, сөт эшкәртү заводлары, авылда яшәүче дистәләрчә мең гаиләнең иминлеген саклап калу турында баш ваталар.
Тикшерү органнарына соңгы вакытларда “Вамин-Татарстан” җитәкчелегенең, аерым алганда, Вәгыйз Минһаҗев һәм гаилә әгъзаларының агрохолдинг карамагында булган 7 сөт эшкәртү заводының ниндидер “Казан” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенә күчерелүе дә мәгълүм. Бу исә үзе генә дә 11 миллиард сум акча дигән сүз.
Сатылуын сатылган, тик компания кассасына акча кермәгән шул. Югыйсә бу кадәрле акча хезмәт хакы өчен бурычларны түләргә дә, банкларга да, соңгы вакытларда хәлләре аеруча кыенлашып киткән предприятиеләргә өлеш чыгарырга да җитәр иде.
Кеше кесәсендәге акчаны санау яхшы гамәл түгел анысы. Әмма бу кадәр байлыкның күпме өлеше “гаилә”неке, ә күпмесе дәүләт тарафыннан бирелгән субсидия һәм дотацияләр булуын “Вамин”га нигез салучы, Россия Федерациясе Советы сенаторы Вәгыйз Минһаҗевка яхшы билгеле.
Кем әйтмешли, теләсә нинди сорауга җавап таба торган тәҗрибәле җитәкче ул. Законнарны да яхшы белә. “Вамин-Татарстан”га миллиардларча сум инвестицияләр керткән республика хөкүмәтенең икътисадый яктан гына түгел, ә социаль әһәмияткә дә ия булган агрогигантны аяктан егу максаты куеп эшләмәвен дә чамалый ул. “Акционерлык җәмгыятьләре турында” Россия Федерациясе Законы да мондый адымга барырга мөмкинлек бирмәячәк. Ни генә дисәң дә, агрохолдингның Татарстан авылларында меңнәрчә эш урыны булдыру, йөзләрчә терлекчелек комплексын саклап калу, аякка бастыру һәм башка төрле мөһим юнәлешләрдә керткән өлеше бик зур.
Шул ук вакытта “Вамин-Татарстан” компаниясенең 95 процент акциясе сенаторның гаилә әгъзалары кулында булуын да онытырга ярамый. Димәк, килеп туган вәзгыятьне ничек кенә булса да азрак югалтулар аша хәл итү юлларын эзләргә генә кала. Кем белән кем арасында?
Банкларны авыллар, андагы терлекчелек комплекслары, сөт җитештерү, эшкәртү проблемалары, язгы кыр эшләре һәм авыл хуҗалыгы белән бәйле башка проблемалар артык борчымый. Алынган кредит бурычлары вакытында кайтарылса, процент ставкалары түләп барылса, аларга шул җиткән. Димәк уртак телне, иң беренче чиратта, Татарстан Хөкүмәте белән “Вамин-Татарстан” акционерлары, ягъни Вәгыйз Минһаҗев һәм гаилә әгъзалары табарга тиеш.
Кызганыч, әмма уртак тел табу мәсьәләсе генә көннән-көн катлаулана. Ташка бәрелгән чалгы сыман, ике якка да файдасы аз булган ыгы-зыгы арта гына бара.
Компаниядә кадрлар алышыну һәм банкротлык процессына җавап йөзеннәндер, быелның 29 апрелендә “Вамин-Татарстан” Директорлар советының яңа составын сайлау турында карар кабул ителә. Директорлар советына исә иң күп акцияләргә ия булган “гаилә” әгъзалары тәкъдим ителә. Закон нигезендә компаниядә бер генә мөһим мәсьәлә дә акционерлардан тыш хәл ителергә тиеш түгеллеген исәпкә алганда, компаниядә Минһаҗевларның соңгы вакытларда шактый какшаган позицияләре ныгый дигән сүз.
Матбугатта “бу эшләрнең башында Вәгыйз Минһаҗев үзе тора” дигән фикер әйтелә. Директорлар советы утырышында катнашуы да телевидениедән күрсәтелде. Гәрчә Россия парламенты депутатының бизнес белән шөгыльләнүе закон нигезендә тыелса да. Бу кадәресе исә сенаторның киләчәктә депутат мандатыннан колак кагуына да китерергә мөмкин.
Тагын шунысы да бар. “Вамин-Татарстан”ның гомуми бурычы бүген 19 миллиард 500 миллион сумнан артып китә икән. Банклардан алынган кредитларның 2 миллиард 300 миллион сумына турыдан-туры Вәгыйз Минһаҗев җаваплы. Суд карары нигезендә шуның 200 миллион сумы бүгеннән түләнергә тиеш.
Дөрес, сенаторның моңа әллә ни исе китми бугай. Судларга чакырсалар да, авыруы аркасында катнаша алмый. Хөкемдарлар исә мондый мөһим мәсьәләне җавап бирүчедән башка гына карап, тикшерә алмыйдыр шул инде. Дөрес, зур җыеннарда, шул исәптән Россия Федерациясе Советы Рәисе Валентина Матвиенко катнашында Казанда узган киңәшмәләрдә Вәгыйз Минһаҗев күренде күренүен. Тик, шайтан башка, җен башка, дигәндәй, анысында акча сорап теңкәгә тимиләр.
Мәкаләне тәмамлар алдыннан гына редакциягә Актаныш районы Югары Яхшый авылыннан шәхси хуҗалыгында унлап мөгезле эре терлек асраучы Илгиз Фәхриев шалтыратты. Сөтне ул “Вамин”ның “Актаныш коры сөт җитештерү” предприятиесенә тапшырган. Күптәннән инде үзенә тиешле 400 мең сумнан артык акчаны ала алмый йөри икән. Авыл кешесе өчен бик зур сумма инде. “Минем кебекләр бездә генә түгел, Түбән Яхшый, Тәкмәк һәм башка авылларда да күп”, – ди Илгиз Фәхриев.
Акча сорап, ул “Вамин-Татарстан” компаниясе генераль директоры Елена Панченкога кадәр барып җиткән. Җитәкче исә аңа тиешле акчаны ни сәбәпледер район башлыгыннан сорарга киңәш итә. Югыйсә сөтне бит ул район башлыгына түгел, ә “Вамин”га тапшырган...
Камил СӘГЪДӘТШИН
в„–36 | 01.03.2013