Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Түбән Новгород өлкәсенең “Кыр күле”ндә биатлон ярышы узды

$
0
0
02.03.2013 Спорт
Алты ел дәвамында “Россия чаңгы эзе” ярышлары киң колач җәеп, безнең Түбән Новгород өлкәсендә күмәк татарлар яшәгән районнарга да килеп җитте. Ә Кызыл Октябрь районы чаңгычылар узышы гына түгел, соңгы ике-өч елда биатлон да оештыра башлады. Быелгысына хәтта авыл администрацияләре, учреждение һәм оешмалар каршында тупланган ир-ат командалары Чүмбәлинең “Кыр күле”ндә махсус ясалган чаңгы эзендә үзләренең тизлеген һәм пневматик мылтыктан төз атуларын күрсәтә алдылар.

Гомум стартка ун команданың беренче вәкилләре басты һәм күл өстендә тын гына яткан ак карны җилфердәтеп, алар биатлончылар эстафетасын башлап җибәрделәр. Әйтергә кирәк, Маресево командасы вәкиле беренче этаптан ук үз көндәшләрен күпкә артта калдырып, икенче әйләнешкә барачак иптәшенә эстафетаны ике-өч минутлык запас белән бирде. Һәм алар ахыргача бу өстенлекне югалтмыйча финишка беренче булып килделәр. Икенче урында Пильна агропромышленность техникумының Уразавыл филиалы биатлон-чылары. Өченчедә – Чүмбәли администрациясе командасы.

Бераз арып-талган, әмма яңа төр ярышлардан зур канәгатьлек хисе алган ир-егетләрне Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов Ватанны яклаучылар көне белән җылы тәбрикләде, барлык катнашучыларга рәхмәтләрен белдерде һәм сәламәтлек, иминлек теләп, яңа очрашуларга кадәр, диде. Шуннан соң җиңүчеләргә дипломнар, кубоклар һәм бүләкләр тапшырды.

Елдан-ел районда биатлонның масса-күләм спорт бәйрәменә әверелеп баруы күңелле күренеш. Чөнки моңа кадәр бу ярышларда мәктәп командалары гына катнашса, хәзер, әйткәнебезчә, ир-атлар да чаңгыга басты һәм төз атуда ярышты. Шулар арасыннан Уразавыл мәктәбен, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбен,”Ростелеком” район элемтәчеләрен, Семочки, Салган, Мәдәнә администрацияләре данын яклаган командаларны билгеләп үтәсе килә.

Кояшлы суыкта бит алмалары кызарып, күз карашлары нур чәчкән катнашучылар самавырлы өстәл тирәсендә үзара күңелле фикер алышып торганда, аларның игътибарын тагын бер искитмәле старт җәлеп итте. Бу юлы, губернатор Валерий Шанцев үрнәгендә булса кирәк, чаңгыга район башлыгы Халит Мөхәммәт улы белән бергә Чүмбәли мәктәбе директоры Марат ага Шиафетдинов һәм Мәдәнә авылы башлыгы Равил әфәнде Салехов бастылар. Билгеләп үтәргә кирәк, көч-куәт, дәрт-дәрман бар икән әле өлкән буында. Алар сокланырлык тизлектә йөгерделәр дә, төз аттылар да. Кем белә, бәлки, киләчәктә район башлыгының ачык мисалында, район администрациясендә эшләгән башка җитәкчеләр дә чаңгыга басар. Марат ага, Равил әфәнде мисалында шундый ярышларга мәктәп директорларын да, авыл башлыкларын да җәлеп итәргә кирәк. Әлеге биатлонда катнашкан Рауф Ваһапов, Эдгар Абдулхаев кебек яшь җитәкчеләр дә милли районда бар бит. Чакыру белән түгел, ә мәҗбүр итү белән ачык һавада шундый чаралардан масса-күләм спорт бәйрәме ясарга кирәк.


Автор фотосы.
 


О.ӘНДӘРҖАНОВ

в„–8 | 01.03.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670